kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Шэгыль конспект "Игелеклек иленэ сэяхэт"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Шэфкэтлелек,игелеклкек нэрсэ ул дигэн темага жавап эзлэу

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Шэгыль конспект "Игелеклек иленэ сэяхэт"»

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен мәрхәмәтлелек шөгыле.

Тема:Игелеклек иленә сәяхәт.(сөйләм телен үстерү)

Максат:Матур әдәбият аша балаларга яхшы гадәтләр турында аңлату. “Нәрсә яхшы,нәрсә начар?”төшенчәләре турында балаларның үз-үзләрен тотуларына мисаллар китереп,әңгәмә үткәрү

Бурычлар:

– балаларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру;

– яхшылыклар эшләргә омтылыш тәрбияләү;

– балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү.

-сөйләм телен устерү.

Җиһазлау:Китаплар.Мәкаль язылган битләр.Аланчык өчен 4 коршау,2такта,карточкалар,бармакка кидертә торган ясалмалар,2 чиләк,кечкенә 8шар,ватман,клей,ноутбок.

Шөгыль барышы.

Балалар безгә бүген кунаклар килгән.Әйдәгез алар белән исәнләшик.(Балалар исәнләшәләр).

Балалар шогылебезне бер беребезгә хэерле иртә теләүдән башлыйк.

Хәерле иртә кояшка,

Хәерле иртә кошларга,

Хәерле иртә дусларга,

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә миңа.

–         Балалар! Безнең бүгенге шөгылебез гадәти түгел – мәрхәмәтлелек шөгыле. Нәрсә соң ул мәрхәмәтлелек?

–         Мәрхәмәтлелек – ул барлык яхшы эшләр, елмаюлы караш, кемгә дә булса булышу, ярдәм итү, хөрмәт һәм ихтирам.

–         Ә начарлык нәрсә ул?

–         Кешеләргә, хайваннарга, кошларга, табигатькә карата начар мөгамәлә.

–         Дөрес, балалар, начарлык ул яхшылыкның киресе

–         Балалар, без Җир дип аталган зур планетада яшибез. Җирдә яхшылык һәм начарлык бар икән, димәк кешеләр яхшылык та, начарлык та эшли алалар.

–         Ә сезнең тормышта яхшылык һәм начарлык белән очрашканыгыз бармы? (Балалар җавабы)

–         Балалар, ә сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Бүген без сезнең белән Игелеклелек шәһәренә барырбыз. Менә бу йомгак безне анда алып барыр .Әйдәгез ягымлы сүзләр әйтеп шул йомгакка тотыныйк.Юлда күңелсез булмасын өчен җырлап барыйк! 

  (“Хәерле көн!” җыры.)

–         Балалар, без сезнең белән “ Игелеклек иленә килеп җиттек.” Менә монда кечкенә аланчыклар(полянки).Анарга мәкалләр язылган әйдәгез укып карыйк әле.1.”Яхшылыкны онытма,начарлыкны исеңдә тотма.Балалар бергә кабатлыйк әле.(мәкальне кабатлау)Мәкальне сез ничек аңлыйсыз.(балаларның фикерләре.)

Балалар сез нинди әкиятләрдә яхшылык һәм начарлыкны очратканыгыз бар.Искә төшерик әле.

–         “Өч кыз” әкиятеннән. (Әкиятнең эчтәлген сөйләү.)

–         Бу әкияттә кайсы кыз әнисен тәрбияли?

–         Төпчек кыз.

–         Әйе, балалар, төпчек кыз әнисен карый, тәрбияли. Шуңа күрә аның үзен дә хөрмәт итәләр, яраталар. Әнисенә карата мәрхәмәтле булганы өчен ул гомере буе рәхәт яши, авырлыклар күрми. Ә олы кыз белән уртанчы кыз әниләренә карата мәрхәмәтсез булганнары өчен үз җәзаларын алалар.

Ә начарлык кайсы әкияттә бар.

-Су анасы әкиятендә бер малай су анасының алтын тарагын урлый.(алай ярамый).

Аннан соң ул бик үкенә.Бүтән кеше әйберләренә тими.

Бик яхшы.Мин сезгә хәзер Флёра Тарханованың “Яшьтән өйрән тәртипкә” дигән шигырен укып үтәм.(шигырь буенча әңгәмә).

–         Сәяхәтебезне дәвам итәбез.

 

Алдагы аланчык– Менә балалар монда нинди мәкаль язылган икән.2“Киңәшле эш таркалмас”.

(балалар укыйлар)мәкальне кабатлау.

-Балалар сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?Әйе,берәр эшне башлаганда өлкәннәрнең киңәшентыңласаң эш тә нәтиҗәле була.

-Сезгә киңәш биргәннәре бармы?(балаларның җаваплары).

Менә балалар бу чәчәк булган аның таҗларын ниндидер малай алып ташлаган.Шулай ярыймы икән.(балаларның җаваплары)

-Балалар ,бик дорес уйлыйсыз.Мин сезнең белән килешәм.

-Әйдәгез балалар чәчәккә ярдәм итик.Менә бу таҗларга сораулар язылган,без аларга җавап биреп,киңәш биреп чәчәкнең таҗларын җыярбыз.

-Сез ризамы?Әйдәгез алайса таҗларны алыгыз.

-1нче сорау.Бер әби урамнан барганда таеп егыла.Син нишләр идең?(бала үз җавабын әйтә,таҗны чәчәккә куя)

-2нче сорау.Син иптәшләрең белән урманга баргансың ди.Бер иптәшең агачларның ботакларын сындырган.Син нәрсә әйтерсең иптәшеңә?

-3нче сорау.Алмаз исемле малай балалар бакчасыннан кайткач,киемнәрен салып ташлаган да,рөхсәт сорамыйча,урамга чыгып киткән.Ни эшләр идең?(бала җавабы.)Ни өчен рөхсәт сорарга кирәк?

-4нче сорау.Ике бала уенчык булә алмый.Икесенең дә шул уенчык белән уйныйсы килә.Син аларга нинди киңәш бирәсең?

-5нче сорау.Бер малай конфет тышын юлга аткан.Син бу очракта нәрсә әйтер идең?

-6нчы сорау.Балалар бакчасында балалар рәхәтләнеп уйныйлар да,уенчыкларын җыймыйча өйләренә кайтып китәләр.Дөрес эшлиләрме?

-7нче сорау.Айгел әнисенең сумкасын актара,син Айгелгә нинди киңәш бирер идең?

-8нче сорау.Ике малай машина юлында уйнап йөри,син аларга киңәш бир.(балалар үзләренең җаваплрын әйтәләр,чәчәкнең таҗларын җыялар)

Әйдәгез балалар ял итеп алыйк.

Физкультминут

Балалар түгәрәк ясап баса.

Без чыгабыз бакчага-2 тапкыр.(әйләнә тирәли атлап йөриләр)

Уңга,сулга карыйбыз-2 тапкыр.

Карагыз әле балалар(алга таба кулларны сузалар)

Чәчәкләребез шиңгән.

Уңга да бегелгәннәр,

Алга да бегелгәннәр,

Сулга да бегелгәннәр ,

Артка да да бегелгәннәр

Әйдәгез яхшылык эшлик,(Ике кулны җәяләр)

Сулар сибик аларга.

Менә шулай,менә шулай(Кулларына,гәүдәләрен әкертен генә сыпыралар )

Сулар сибик аларга.

Чәчәкләребез торды(аяк очларында ,кулларныөскә таба күтәрәләр)

Уңга алар әйләнде,

Сулга алар әйләнде.

Таҗларын өскә күтәреп(куллар күтәрелә)

Безгә рәхмәт әйттеләр.

Кояшка елмайдылар.

Киләсе аланчыкка да килеп җиттек. 3.“Яхшылык белән начарлык бер түгел”Әйдәгез балалар исемен укыйк әле .Әйтемне кабатлау.Бу әйтемне ничек аңлыйсыз?(балалар җавап бирә)

- Менә монда карточкалар(анда яхшы гамәлләр белән начар гамәлләр бергә куелган.

Без шушы карточкалардагы начар гамәлләрне “начарлык” дип язылган тактага,ә яхшы гамәлләрне “яхшылык” дип аталган тактага куярга тиешбез.(Картина белән эшләү)

(балалар начар гамәлләр белән яхшы гамәлләрне аералар һәм аңлаталар.)

-Хәзер әйтемне аңладыгызмы инде.Яхшылык белән начарлык бер була аламы?

-Юк.Начарлык эшләгәнне бер кем дә яратмый,ә яхшылык эшләгәнне барсы да ярата.

Киләсе аланчык 4.“Хезмәт төбе –хөрмәт”Бу мәкальне ничек аңлыйсыз? (Мәкальләрнең мәгънәләрен ачыклау).

-Балалар хәзер нинди ай ?

-Яз фасылы,апрель ае.

-Әйе.Тиздән бакча эшләре дә башлана.Балалар әйдәгез бармак уены аша язгы эшләрне санап үтик.Сез ризамы?(балалар утыралар)

Бармак уены.

Менә яз җитте.(учларын ачалар)Кояш елмайды.(кул учына елмаю рәсеме ясыйлар)

Нурларын чәчте,(бармакларны селкетү)Тамчылар тамды(учларга сугу)

Карлар эреде Җирләр җылынды.(кулны сыпыру)

Үләннәр чыкты,чәчәкләр чыкты.(бармакларны ачу)

Җылы яклардан Кошлар да кайтты.(ике кулны кисештерү)

Әйдәгез балалар,(чакыру хәрәкәте)Бакчага чыгабыз(бармакларны атлату)

Көрәк алабыз,җирне казыйбыз

Һәм тырмалыйбыз.

Түтәл ясыйбыз,орлык чәчәбез.

Туфрак белән күмеп,Сулар сибәбез.

Менә тырышкач,түтәл дә булды.

Кишер түтәле(яшелчәләрне бармакларга кидертәләр)

Сез,яшелчәләр,тизрәк үсегез!

Без сезгә һәр көн ,сулар сибәрбез.

Без бик тә ардык(бармаклардан яшелчәләрне салалар)

Бабайга булыштык,әбигә булыштык,

Әтигә булыштык,әнигә булыштык(гаиләне бармакларга кияләр)

Без бик тырыштык!

Бабай мактады баштан сыйпады.(чәнти бармакны сыйпау)

Әби тәмле коймак белән сыйлады.

Әти дә,әни дә :”Үскән сон бит дип”(чәнти бармакны кочаклау)

Кочаклап алды:”Бик аргансың” дип

Йокыга салды.

-Әфәрин,балалар.Сез бик тырыштыгыз.Ни өчен сезне олылар мактады.

-Без аларга булыштык.

-Ничек булыштыгыз? (балалар җавабы.)

-Балалар яздан сон нинди ай килә?

-Җәй.

-Балалар,җәй аенда да бакчаны карарга,олыларга ярдәм итәргә кирәк.

5нче аланчык.“Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит” диелә татар халык мәкалендә. Ә сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

– Кешеләргә эшләгән яхшылык сиңа яхшылык булып кайта.

-Ватманда нәрсә күрәсез?

-Куллар.

-Менә һәр беребезнең куллары бар.Бу куллар белән без яхшылык та ,начарлык та эшли алабыз.

Әйдәгез шушы куллар белән без нәрсә эшли алабыз икән шуны рәсемгә төшерик.(балалар рәсем ясыйлар ,һәм аңлаталар)

Менә балалар һәр көнне шушы куллар белән яхшылык эшләргә тырышыйк.–         Балалар, әйтегез әле, сез үзегез өйдә, урамда, бакчада һәм башка урыннарда нинди яхшылыклар эшли алыр идегез?

–         Әти-әниләргә булыша алабыз, дусларыбызга ярдәм итә алабыз, йорт хайваннарын караша алабыз, кошларга оялар ясый алабыз, ярдәмчесез калган әбиләргә, бабайларга булыша алабыз

–         Балалар, ә яхшы булу кыен микән?

–         Юк.

–         Әйе, балалар, яхшы булу өчен кешенең мәрхәмәтле, изге күңелле булуы кирәк.

_ Әйдәгез балалар хәзер кире бакчабызга кайтабыз.Йомгакны тытыгыз.Безгә күңелсез булмасын өчен юлыбызда очраган мәкальләрне кабатлап кайтарбыз.

Йомгаклау этабы

–         Балалар, ә җирдә нәрсә күбрәк дип уйлыйсыз: яхшылыкмы, әллә начарлыкмы? Әйе без моны тикшереп карый алабыз. Менә монда ике чиләк тора .Аның берсенә без начарлыкларны, ә икенчесенә яхшылыкларны салырбыз.Без буген нәрсәләр эшләдек, искә төшерик тә чиләккә әйтеп салыйк.

-Исәнләштек,хәерле көн теләдек,булыштык,бармак уены уйнап бакчадагы эшләрне санап үттек),үзебезнең киңәшләрне биреп чәчәкләрнең таҗларын куйдык.

Балалар, үлчәү янына килеп, үзләренең эшләгән яхшылыклары турында әйтәләр һәм үлчәүгә салалар. (Алдан кечкенә туплар әзерләнә.)

–         Менә, балалар безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты. Яхшылыклар эшләп начарлыкны җиңеп була икән! Әйдәгез, балалар, һәр көнне яхшылык эшләргә тырышыйк! Бер-беребезгә карап елмайыйк!



Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,
Бу заманда бигрәк.
Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,
Ә эшләргә кирәк!



 




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Дошкольное образование

Категория: Прочее

Целевая аудитория: Дошкольникам

Скачать
Шэгыль конспект "Игелеклек иленэ сэяхэт"

Автор: Ибрагимова Лилия Асхатовна

Дата: 06.06.2019

Номер свидетельства: 513580


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства