kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Новый год у ворот!

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сценарий для проведения новогоднего утренника в младших группах ДОУ

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Новый год у ворот!»

Яңа ел бәйрәме

 

Катнашалар:

дүрт куян, убырлы карчык, бүре, Кыш бабай, Кар кызы


Алып баручы : Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле коллегалар, килгән кунакларыбыз! Яңа ел белән сезне!

Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса.

Яңа ел диюгә – уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә. 

Өр-яңа ел килә, өр-яңа.

Чынлап яңа булсын ул.

Кояш кебек, һәммә кешегә дә

Тигез көлеп торсын ул.

Күз яшьләре онытылып торсын,

Артка чиксен кайгы-борчулар.

Элеккечә утлар янып торсын,

Балкып торсын шулай чыршылар

Беренче куян куяннар сафы алдыннан әрле-бирле йөренеп, җитди, тәлапчән тавыш белән сөйли.

 

Беренче куян Дилус Уф, булды, ниһаять ... Ашыгыйк, дусларым! Аңарчы, тыңлап бетерегез! Авылга кадәр ике километр. Карап чабабыз – бүреләр очрамасын! Шуны исегездән чыгармагыз: концертның уңышлы үтү-үтмәвенең илле проценты бездән тора! Гомумән, 2023 нче елда күп нәрсәләр без – куяннардан торачак. Җаваплылыкны һәрберебез тоярга тиешле. Бурычлар:

- Тамашачыларның кәефен һичшиксез күтәрергә!

- Куян елы шәп буласына ышандырырга!

Сезгә шатлыклы хәбәр ирештерәм: Яңа ел бәйрәмен шәп итеп оештырып чыгарган өчен, хуҗалык рәисләре, һәрберебезгә берәр центнер кишер бирергә абищәть итте.

Икенче куян Ильдан Нинди кишерләтә инде тагын... Акча бирсеннәр. Акчам булса, белермен каян аласын!

Беренче куян Дилус Әй, син, авызыңны томала, тиз! Кишерләтә булса да, авызыңны тишмәс.

Икенче куян турсая, калганнар сикергәләп шатланышалар.

Өченче куян Ранил Шәп була, мин риза. Әй, сусылдыр әле үзләре?! Болай булгач, рәхәтләнеп җырлыйбыз!

Икенче куян Ильдан Шәп итеп биибез.

Дуртенче куян Гөлчәчәк Хуш киләсең, Яңа ел!

Бергә. Ур-ра!!! Бәйрәм белән!

Дуртенче куян Гөлчәчәк. Йөгерик, клубка!

Йөгереп чыгалар. Күңелле көй ишетелә. Убырлы карчык керә. Бик озаклап куяннар чыккан якка карап тора.

Убырлы карчык. Эһе-ее, авылны озын колаклар баса икә-ә-ән. Сортовой алмагачларның рәте булмас – кимереп бетерерләр. Чиләккә тутырып сатарлык алмалар – вряд ли... Очыйм әле, алар авылга җиткәнче.

Себеркесенә атланып бер әйләнеп чыга да сәхнәне, туктый.

Убырлы карчык (тамашачыларга күз салып). Иһи-һи, хәерле кичләр, кадерле вә гыйззәтле (Яна- Кенәрлеләр)! Исән-сау гына тордыгызмы? Үткән ел сезгә килмәдем бит! Ии-и, утырмагыз инде, авызыгызны турсайтып. “Ник килмәдең, былтыр?” - дип сорасагыз укагыз коеламы әллә? “Сине бик сагындык!” - дип куйсагыз да, минем ише карт-корының күңеле булыр иде, мәнсезләр.

Алып баручы - ”Авырган идең мәллә?”- дип сорый.

Убырлы карчык (елмаеп). И-и, рәхмәт, хәлемне соравыңа! (шул мизгелдә усалланып) Юк! Нишләп авырыйм ди мин? Сагынсыннар дип, специальне килмәдем. (Йомшак тонга күчеп) Үзем килмәгән булдым, ә үзем бик сагындым сезне. Шуңа, этлек эшләп тормам инде, быел. Алдагы начарлыкларны да онытмагансыз? Концертыгызны алып барсам, шул җитәр. Минем күк матур апа авылыгызда булмас. (Боргаланып-сыргаланып) Күлмәгемне дә специальне концертка дип тектердем. Матурмы? (Күзең акайтып) Биш каз акчасы китте, малай!

Акрын гына тезелеп куянар керә. Убырлы күрмәсен дип, чыршы артына посмакчы булалар. Убырлы арты белән торган көе, иснәштерә дә, ялт-йолт тирә ягына карап, каты итеп сызгыра. Бер куян куркудан һушын югалтып сыгылып төшә. Куяннар, мәш килеп “һушсызга” ярдәм итәләр. Убырлы карчык бик эре кыяфәттә биленә таянып куяннар янына килеп баса.

Убырлы карчык Әй, куркак җаннар, нишләп йөрисез, монда? Сызыгыз, моннан!

Беренче куян Дилус (убырлы борын төбенә кукиш китереп). Сызды ди, көт!

Убырлы карчык (исе китеп). Кара син моны! Батыр җан!

Икенче куян Ильдан Бар үзең кит, комачаулама! (У.К. тагы да гаҗәпләнә.) Хәзер концерт башлыйбыз.

Убырлы карчык. Миннән дә лаеклы кандидат юк – алып баручыга! Колакларыгызны сузып йөрмәгез, ачуымны китереп. Кайчан куянның концерт алып барганын күргәнегез бар, йә әйтегез?!

Өченче куян Ранил Аның карауы, убырлы карчык гомер буе начарлык эшләп, уңайны кирегә әйләндереп йөрде шул.

Убырлы карчык. Әә-ә, минем начарлыкны сагындыгызмы? Менә юри яхшы булам бүген.

Икенче куян Ильдан (кинәя белән). Убырлыкай! Рәхмәт! Бусын ук өмет тә итмәгән идек.

Дуртенче куян Гөлчэчэк. Сүз көрәштермик әле кызлар, Убырлы булса да, олы бит инде ул. Аның белән болай сөйләшеп, тагы да кире нәтиҗәләргә генә ирешербез күк. Әйдәгез, Убырлыкайны үз төркемебезгә алыйк, ни дисәк тә, бер туфрактан, бер урманнан бит без!

Беренче куян Дилус. Нишләп булыр икән соң аның белән?!

Дуртенче куян Гөлчэчэк. Мондый фикер килде, башыма: Убырлыкайның җитездән-җитез очкычы бар. Кыш бабай белән Кар кызын бирегә алып килсен.

Убырлы карчык. Ээ-э, китте ди. Алдакчылар! Кайчан күргәнең булды синең, Убырлы карчыкның Кыш бабайны бәйрәмгә алып килгәнен?!

Дуртенче куян Гөлчэчэк. Ай-яй, гел шундый – мәкерле икәнсең син!

Убырлы карчык. Һе, яңалык әйтте! Ә менә син мине - пенсионер әбиеңне бер пенсиягә ничек яшәгәнен беләсеңме? Һәр тиенем исәптә: бу очкычка күпме ягулык салып очам мин, беләсеңме? Бензин арта, ә мин бушка, Кыш бабаңның бер конфетына кызыгып утыртып йөртергә тиешме? (Кукиш күрсәтеп) Менә! Кесә телефоныннан, “башлана, тиз кил!” дип чакырыгыз. Килер, бүтән эше юк!

Өченче куян Ранил. Китик әле, бер якка, кәеф бозып торырга...

Убырлы карчык (ачуланып). Таегыз авылдан! Убырлы әбиегезнең, маникенщица булып, концерт алып барасы була. Мин сезгә яхшылык белән әйтәм, участковый килгәч, барыбер китәчәксез моннан. Әйтсәм-әйтим: сезне авыл территориясенә кертмәскә дигән, фәрман бар.(Оек эченнән бер кәгазь тартып чыгара.) Менә, авыл җирлеге мөһере сугылган, башлык имзасы тора.

Беренче куян Дилус (җитез генә килеп). Юкны сөйләмә әле, күрсәт!

Барысы да якын килеп кәгазьне карыйлар.

Өченче куян Ранил. Ышанды, ди. Бу бит күчемсез милкең – избушка таныклыгы.

Убырлы карчык (сүрелеп). Ялгыш шунсын алып килгәнмен микәнни?

Өченче куян Ранил. Менә, убырлыкай, чын документ шундый була (кесәсеннән, кызыл тышлы книжка алып күрсәтә.) Ел ахырына кадәр үз көчендә. Мөһере дә, имзасы да урынында.

  Барысы да кесәләреннән алып Убырлыга күрсәтәләр.

Убырлы карчык (башына шап итеп сугып). Ух-х, 2023 нче ел куян елы бит әле... (Сәхнә алдынарак килеп) Барып чыкмады. Яраклашырга кирәк! Дөньясы шундый, болар куян гына дип булмас, елның тоткасы болар икән. (Куяннар янына борылып) Ии-и, картайдым инде мин. Бутала да башладым. Ачуланмагыз, берүк! Ни, әллә соң Кар кызын очкычыма утыртып алып килимме?

Икенче куян Ильдан. Убырлыкай! Син Кыш бабайны яратып бетермисең инде, беләбез. Әйдә, бергәләп барып алып киләбез – очкычыңда урын җитә бит барыбызга да.

Дуртенче куян Гөлчэчэк Әйе шул, бергәләп күңелле дә булыр.

Убырлы карчык (йомшарып). Шулай дисезме?! Ярый, миннән булсын, яхшылык! (Себеркесенә атланып) Утырыгыз!

Барысы да убырлы себеркесенә атлана. Соңгы куян атланганчы, Убырлы карчык ашыгып очкыч-себеркесен “худлап”, чыгып та китәләр. Дүртенче куян утырырга өлгермичә күңелсезләнеп басып кала.

Дүртенче куян аптырап әрле-бирле йөреп торганда, бүре костюмыннан ир бала керә. Куян аны күреп, дерелди башлый. Бераздан үзен кулга ала, үз-үзенә сөйләнеп тынычлана.

Дуртенче куян Гөлчэчэк Ел хуҗасы исемен алганда - ант бирдек. Һичнәрсәдән курыкмаска! Усал көчләр белән көрәшергә, начарлыкларны фаш итәргә... Тукта, тукта. (Күзен йомып, йодрыкларын кысып) Мин нык! Мин көчле! Мин курыкмыйм! (Бүрегә таба борыла.) Исәнме, Бүрекәй! Танышыйк, мин куян кызы – Нуяк. Ә синең исемең ничек?

Бүрекәй. Нупогади кушаматлы булам мин.

Дуртенче куян Гөлчэчэк. Менә, таныштык та... Ни эш бетереп йөрисең?

Бүрекәй (мут елмаеп). Менә, син яшь, чибәр куянны күрдем дә, бабамның мультик та уйнап йөргәннәрен сөйләгәне искә төште. Рәхәт булган аларга. Әллә без дә берәр күренеш-мазар уйныйбызмы? Ходай безне монда тиккә генә очраштырмагандыр, ә?

Дуртенче куян Гөлчэчэк -Бүрекәй, нинди әйбәт син! Кулымда өр-яңа “табадан төшкән” сценарий. Ничек рәхмәтле мин, язмышка! Яңа серия уйнарбыз!

Бүрекәй. Карале, яңа дустым! Тик мин синең арттан чабып йөрергә җыенмыйм – ул заманнар үткән иде.

Дуртенче куян Гөлчэчэк Мин дә үткәннәргә кире кайтырга җыенмыйм. Монда гап-гади – яңа ел тамашасын алып барырга кына кирәк.

Бүрекәй. Яттан сөйләргә булса – мин юк!

Дуртенче куян Гөлчәчәк Укы инде алайса, вакыт сузыла бит!

Бүрекәй. Йә, башладык.

Дуртенче куян Гөлчәчәк Яңа ел белән сезне!

Бүрекәй. Яңа ел котлы булсын!

Дуртене куян Гөлчәчәк Бәхетләр елы булсын!

Бүрекәй. Шатлыклар елы булсын!

Дуртенче куян Гөлчәчәк Кырларда иген уңсың,

      Амбарлар тулып торсын!

      Табыннар мул булсын,

      Бәрәкәтле ел булсын!

    Бүрекәй. Ап-ак мамык карлар ява,

Акка төреп дөньяны.

Бүген безне үз янына

Яшел чыршы җыйнады.

   

 

“Яңа ел вальсы” җыры фонограммасы яңгырый. Сәхнәгә көй агымына кушылып, дүрт куян керә. 

Дуртенче куян Гөлчәчәк (иптәшләрен кочаклап). Килеп җиттегезме, дусларым? Ә кайда Кыш бабай, Кар кызы?

Өченче куян Ранил Ай, безнең маҗаралы сәяхәтне сөйләп бетерә торган түгел...

Икенче куян Ранил. Кыш бабайның тулпар атына утырган соң? булсак

Беренче куян Дилус Белсәң, Нуяк, Убырлы карчыкның очкычы безне чыдатмыйча, башта төтенләде, аннан шыртлап сынды.

Икенче куян Ильдан: Шуннан убырлы карчык бирде кирәк-не-е.

Дуртенче куян Гөлчэчэк Ә кыш бабай, Кар кызы кайда? Аларга берәр нәрсә булмагандыр ич?

Икенче куян Илдан Алар бит. Безгә кадәр үк килеп җиткәннәр. Хәзер гримерныйда хәл алып утыралар.

Дуртенче куян Гөлчэчэк Уф-ф, ярый икән әле, алайса. Ә без бүре белән дуслаштык. Сез дә таныш булыгыз!

Бүрекәй (эре генә). Бүрехан.

Бишенче куян Гөлчэчэк Аның бабасы белән безнең әби “Ну погади!” сериалларын уйнаганнар.

Бүрекәй. Нәкъ шулай, куянкайлар. Сезнең белән танышуга бик шатмын. Кызганыч ки, минем вакытым тар – киңәшмәгә барасым бар.

Бишенче куян Гөлчэчэк(җибәрәсе килмичә). Бәйрәм көндә нинди киңәшмә?

Бүрекәй. Бүреләр бәйрәмдә дә йоклап ятмый. Тарихта казынасы бар. Ниткән әле әкиятләрдә бүреләрне кәҗә белән сарыктан да көчсез итеп тәсфирлыйлар анда – бүре дәрәҗәсен төшереп. Бүре кавеме һәрчак көчле булырга тиеш! Диссертациям шул темага якланачак. Киң аудитория каршында чыгыш ясыйсым бар берничә минуттан. Бик ашыгам, киттем, гаеп итештән булмасын! Бәйрәмегез күңелле үтсен, куянкайлар, хөрмәтле тамашачылар! (Чыга.)

Беренче куян Дилус(тәэсирләнеп китеп). Уңышлар сиңа, Бүрехан! Безне онытма! (Кинәт исенә килеп) Ай, бу телне, онытып җибәргәнмен...

Өченче куян Ранил. Әй, мин курыктым.

Дуртенче куян Гөлчәчәк Быелгы елда бүреләр куяннар белән дус булачаклар, шикләнмәгез!

Өченче куян Ранил Кешеләр арасында да күптәннән ызгышып яшәгәннәр - бер-берсен гафу итәчәкләр.

Беренче куян Дилус(тамашачыларга). Әйе, хөрмәтле тамашачылар, ни сөйләмәс болар дип кенә тыңламагыз – указлы куяннар без! Шулай бит, дусларым?! Ел хуҗасы булырга курслар үттек. Кызыл тышлы таныклыклар юкка гына бирелмәде!

Икенче куян Ильдан Күршеләр – күршеләр белән туганлашып бетәчәк.

Беренче куян Дилус Кешелек доньясы изгелектэн башка берни белмэячэк

Дүртенче куян Гөлчәчәк. Әнә шулай, җир шары – игелек, мәрхәмәт, шәфкать белән...

Өченче куян Ранил (дәвам итеп). Сөю-сәгадәт, мәхәббәт белән тормыш һичшиксез гөрлиячәк! Якты көннәр матур төннәр белән... Әй, әйләнә, әйләнә Җир шары!

Икенче куян Ильдан Шатлык-бәхеттә бергә-бергә әйләнсәк иде...

Дуртенче куян Гөлчәчәк Стоп! Шушы урында, программа нигезендә җыр тапшырабыз.

Җыр “Бубенцы“ 1төркем балалары башкаруында. Соңыннан, пыр тузынып сынык себеркесен болгап Убырлы карчык керә.

 

Убырлы карчык. Күрсәтер идем мин сезгә җир шары ничек әйләнгәнен... Бәйрәм көн булганга гына шәфкать күрсәтәм. Уф-ф! Кәефне бетерделәр, озын колаклар. Шуларга рәхимле булып, “ТУдый – 99”лы очкычым шартлый язды. (Пауза. Тамашачыларга елмаеп карап торганнан соң) Ии-и, ни күрим барыгыз да матур киенгәнсез, шат елмаясыз... Көнләшәм мин сездән... Ник мин Убырлы булдым икән ул, ә?

Башын аска иеп, ике кулын салындырып, “мышык-мышык” килеп елап, чыршы төбенә чүгәли. Куяннар чыга.

Өченче куян Ранил Күрегез, дуслар, Убырлы карчык та килеп җиткән.

Икенче куян Ильдан(У.К-ка.). Әллә елыйсың инде. Ни булды?

Ярым түгәрәккә алып юаталар, сорашалар. Убырлы киреләнеп, сөйләшми.

Икенче куян ИльданАчуланган инде ул, безгә.

Убырлы карчык. Юк, куянкайлар, ачуланмадым. Үземә үпкәлим мин... Кеше буласым килә. Нинди зур шатлык, Кеше булуы!

Дуртенче куян. Гөлчәчәк Йә инде, алай бәргәләнеп елама. “Ник куркак куян без?”, - дип елап утырмыйбыз бит - яшибез. Чөнки яшәве күңелле! Кичне ямьләндереп, Кыш бабай һәм Кар кызы килеп керер. Ул бит могҗизаларга ышандыручы Кыш бабабыз. Тылсымлы таягы да бар...

Убырлы карчык (җанланып). Ул мине – кыяфәтсез карчыкны матур кызга әйләндерә алыр бит, ә?

Өченче куян Ранил Бик-бик матур кыз буласың киләмени соң? Юкка борчыласың. Син кара әнә - залга, анда никадәр чибәр кызлар утыралар. Ә син - Убырлы карчык – берәү генә! Сине бар да көтте, чөнки син сөйкемле, ел да көтеп ала торган сәхнә героебыз!

Икенче куян Ильдан (У.К-ны кочаклап) Син безгә кирәк! Синең белән күңелле!

Убырлы карчык. Шулай дисезме? Ай, рәхмәт! Мин шушылай да матур иеме? (Себеркесе белән биеп җибәрә, сикергәли.) Йөрәгем канатлана. Очыйм әле мин. Кыш бабайны үпкәләттем, гафу сорыйм... Барыгыздан да гафу сорыйм.(Сынык себеркесеннә атланып чыгып китә.)

Икенче куян Ильдан (ике колагын тотып). Туйдырды ла бу колаклар.

Өченче куян Ранил Йә, чәлперәймәгез әле, кәефне бетереп. Тылсым көче булышыр, Кыш бабайга әйтеп карарбыз.

Беренче куян Дилус Ә нәрсә Кыш бабай тылсымын көтәргә? “Нәкъ бер ел дәвамында “Тамчылар” бию төркеменә йөрүчеләр сез түгелме соң? Шулай булгач....

Куяннар җанланып бер-беренә карашалар.

Дуртенче куян Гөлчәчәк Тылсым көче безнең үзебездә. Теләсәк, барын да булдырабыз, дусларым.

Икенче куян Ильдан Тылсым көче җырда да биюдә дә бар. Сәхнә артыннан биючелэребезне чакырыйк та, биитик.

Алып баручы: “ “төркем балалары башкаруында.

Алып баручы Бар тылсым көчен берләштереп, сәхнәгә Кыш бабайны чакырыйк.

Кыш бабай” дип чакыралар да, үзләре чыршы артына керәләр. Кыш бабай, Кар кызы керә.

Кыш бабай. Исәнмесез кадерле дуслар!

Кар кызы. Яңа – 2023 нче ел белән!

Кыш бабай. Килгәч тә, ял итмичә, чыга алмадым шул. Карны күп яудырганмын – килүләр авыр булды.

Кар кызы Бабай, биреште быелларда. Җәйләрен дә борчылды – яңгыр булмаганга. Котыптан торып, җәй хуҗасына киңәшләр дә юллады... Тик бар да юкка булды.

Кыш бабай. Шуңа да, тырышып тырышып җир-ананы кар белән сугарам, җәйгә дым кирәк. Сыкранмый гына көрәгез, дусларым, карларымны! Бар да яхшыга – уңышка!

Кар кызы Илаһи ак кыштан да, очрашудан да - барысы да канәгать бүген, бабакай. Күрәсеңме, бар да көләч, бар да шат бүген.

Кыш бабай. Әйе, кызым, күрәм.

Бәйрәмнәр гөрләп торсын,

Күкләр гел аяз булсын!

Җир йөзендәге бар кешеләр

Бәхетле, сәламәт булсын!

Яңа ел белән!

 

Кар кызы Бәйрәмегез күңелле узуын, илләр имин булуын телибез!

Кыш бабай. Кызым! Мин ял иткәндә монда куяннарның күп булуын шәйләдем. Кайда алар хәзер?

Кар кызы Алар кайдадыр якында гына. Йомшак куяннар, бире килегез!

Куяннар (чыршы артыннан чыгып). Сезне күрүебезгә бик шатбыз!

Кар кызы Яңа ел белән, куянкайлар!

Кыш бабай. Кызым, күчтәнәчләрне үз кулларың белән бир әле.

Карчәчәк күчтәнәчләр өләшә.

Беренче куян Дилус Бабакай! Без сиңа атап шигырьләр өйрәндек Телисеңме, сөйлибез?

Кыш бабай. Ягез, куянкайларым, сез сөйләгез, мин бүләкләремне өләшим.

Алып баручы: Шигырьләр Зөлфәт, Салават. 2 төркем балалары

Беренче куян Дилус Тик бабакай бер шартыбыз бар иде шул. Безнең куяннар булып түгел, алдынгы укучылар булып чыгыш ясыйсыбыз килә.

Кыш бабай. Әһә, аңлашылды, куянкайларым. Бер дә катлаулы эш түгел, аның өчен яхшы уй-теләкләрне бер кат күңелдән кичерегез дә, чын күңелдән җырлап- биеп җибәрегез. Теләгегез үтәлер, балакайларым.

Алып баручы: Җыр “ “, 2 нче төркем балалары


Кыш бабай, Кар кызы уку алдынгыларына буләкләр, залга конфет өләшә төшә.

Кыш бабай.

Бәйрәм үтте, сәгать сукты –

Яңа ел килә безгә.

Яңа бәхетләр китерсен

Сезнең һәрберегезгә.

Килермен киләсе елга,

Ә сез белем туплагыз,

Белем кирәк һәр кешегә,

Ялкауланып тормагыз.

Нәкъ шунда, шушы сәгатьтә,

Йөгерә-атлый килермен,

Кемнең мине тыңлаганын,

Шул чагында белермен.

Кар кызы. 

Күңелле булды бәйрәм,

Уйнадык әйлән-бәйлән.

Матур җырлар җырладык,

Кунак булып туймадык.

Тик китәр вакыт җитте.

Көтә безне янә юл.

Рәхмәт сезгә, балакайлар,

Котлы булсын Яңа ел!

Сау булыгыз, дуслар! Киләсе елга кадәр, дуслар!

Балалар. Хуш, бабай! Хуш Кар кызы! Сагынырбыз бер елдан соң, тагын килегез! (Кыш бабай, Кар кызы китә)

Прграмма буенча номерлар:

1.Шигырьләр: Таңсылу, София, Рафис

2.Рус биюе “Калинка , Малинка”- Альмухаметова Гөлчәчәк

3.Шигырьләр: Фәнис, Адилә

4.Башкорт биюе. Шарипова Эльвина

5. Җыр “Новый год у ворот”

6. Шигырьләр: Фоат,Файруза, Ильдан

7. Танец джентьлменов (Салават, Рамазан, Алмаз,Фанис) 2 нче тцркем балалары

8. Шигырьләр (Гөлчәчәк, Әмир, Леонид)

9. Рус биюе “Возле речки, возле моста” А.Гөлчәчәк, Г.Таңсылу

10. Шигырьләр (Руслан,Ранил)

11. “Татар яшьләре биюе “1 нче төркем балалары

12.Җыр “Яңа ел”, 2 нче төркем балалары

13. Школьный вальс (Руслан, Гөлчәчәк)

14.Бию “Современный”


Алып баручы. Бәйрәмебез ахырга якынлашты .

Без телибез балаларга шатлыклы җәйләр,

Газиз әткәй-әнкәйләргә - озын гомерләр!

Без телибез илебезгә иминлек, байлык!

Без телибез hәммәбезгә исәнлек-саулык!

Алып баручы: Бәйрәм үтте, ә Яңа ел
Һәрбер өйгә киләчәк
Яхшы булсын, имин булсын
Матур булсын киләчәк.
Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
Матур бәйрәме өчен.
Рәхмәт әйтик кунакларга
Килеп караган өчен.
Яңа елга яңа юлдан,
Нык басып бердәм керик.
Иң изге, саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.

Җыр “Киек каз юлы “ 1,2 төркем балалары

Алып баручы: Яңа бәхет, зур уңышлар
Алып килсен Яңа ел.
Шатлык белән үтсен һәр көне,
Котлы булсын, Яңа ел!






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Дошкольное образование

Категория: Прочее

Целевая аудитория: Дошкольникам.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Новый год у ворот!

Автор: Диляра Ильдусовна Сибгатуллина

Дата: 27.09.2024

Номер свидетельства: 656945

Похожие файлы

object(ArrayObject)#863 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(128) "Творческий проект «Новый год у ворот» для детей первой младшей группы"
    ["seo_title"] => string(68) "tvorchieskiiproiektnovyighoduvorotdliadietieipiervoimladshieighruppy"
    ["file_id"] => string(6) "285738"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1454241499"
  }
}
object(ArrayObject)#885 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(31) "новый год у ворот"
    ["seo_title"] => string(20) "novyi-ghod-u-vorot-1"
    ["file_id"] => string(6) "259629"
    ["category_seo"] => string(6) "muzika"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1448803815"
  }
}
object(ArrayObject)#863 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(190) "Конспект непосредственно образовательной деятельности для старшей группы. На тему: «Новый год у ворот»"
    ["seo_title"] => string(98) "konspiektnieposriedstviennoobrazovatielnoidieiatielnostidliastarshieighruppynatiemunovyighoduvorot"
    ["file_id"] => string(6) "271732"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1451748919"
  }
}
object(ArrayObject)#885 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(190) "Конспект непосредственно образовательной деятельности для старшей группы. На тему: «Новый год у ворот»"
    ["seo_title"] => string(99) "konspiektnieposriedstviennoobrazovatielnoidieiatielnostidliastarshieighruppynatiemunovyighoduvorot1"
    ["file_id"] => string(6) "271733"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1451748927"
  }
}
object(ArrayObject)#863 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(126) "НОД по познавательному развитию "Приключения Зайчишки под новый год""
    ["seo_title"] => string(75) "nod-po-poznavatiel-nomu-razvitiiu-prikliuchieniia-zaichishki-pod-novyi-ghod"
    ["file_id"] => string(6) "320901"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1461167802"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства