kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Квест-игра "Әйдә,йомгак тәгәрә,алда могҗиза көтә."

Нажмите, чтобы узнать подробности

Конспект квест-игры "Әйдә,йомгак тәгәрә,алда могҗиза көтә"

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Квест-игра "Әйдә,йомгак тәгәрә,алда могҗиза көтә."»

Зурлар төркеме.

Тема: «Әйдә, йомгак тәгәрә, алда могҗиза көтә...».

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү өчен шартлар тудыру.

Бурычлар.

Үстерү бурычы: квест уен барышында Ватан, кече Ватан төшенчәләрен төшендерү, реакция тизлеген, логик фикерләүне, игътибарлылкны, хәтерне үстерү, сүзлек запасын активлаштыру.

Тәрбия бурычы: бердәмлек һәм бер-береңне тыңлау әдәбе тәрбияләү, туган җиреңә карата кызыксыну, горурлык хисләре уяту.

Белем бирү бурычы: балаларда үз Ватаннары турында белемнәр формалаштыру, тәрбияче сорауларына тулы җавап бирүгә ирешү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.

Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше, социаль-коммуникатив үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: сөенеч мизгеле, проблемалы ситуация, күрсәтмә материал, әңгәмә, нәфис сүз, дидактик уен.

Җиһазлау: проектор, экран, ноутбук, хат, йомгак, карта, магнитлы такта, Актаныш шәһәре гербының пазл өлешләре, дидактик уен «Күренекле урыннарның күләгәсен дөрес таны», дидактик уен «Бәйрәмне символ буенча тап», милли ризыклар турында шигырь салынган конверт, ризык муляжлары салынган тартма, камзул һәм алъяпкыч пазллары салынган алсу һәм зәңгәр төстәге чигүле ике янчык, кибет уены, видеоязма «Яратыгыз», бүләккә һәр балага «Актаныш шәһәренең яшь гражданнары» медальлләре һәм кечкенә чәк-чәк.

Сүзлек өстендә эш: рәис, канәфер, күләгә.

Алдан үткәрелгән эш:Татарстан Республикасы, Актаныш шәһәре турында рәсемнәр карау, китаплар уку.

Эшчәнлек төзелеше.

I. Кереш өлеш.

- Оештыру мизгеле.

- Сөенеч мизгеле.

II. Төп өлеш.

- Әңгәмә «Татарстан – минем Ватаным».

- Дидактик уен «Күренекле урыннарның күләгәсен дөрес таны»

- Дидактик уен «Пазлны җый»

- Дидактик уен «Бәйрәмне символ буенча тап».

- Музыкаль ял минуты. «Яратыгыз».

- Дидактик уен «Дәвам ит».

III. Йомгаклау.

- Рефлексия. Актаныш шәһәре гербы турында әңгәмә.

- Сюпризны табу.

Эшчәнлек барышы.

I. Кереш өлеш.

Тәрбияче. Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез ничек?(Кояшлы көн кебек.)»Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр,» - диләр. Әйдәгез, без дә бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

(Балалар бер-берсенә теләкләр тели: Яңа көн шатлык алып килсен! Яңа көндә бүләк бирсеннәр! Яңа көндә яхшы эшләр эшлик!һ.б.

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк.

Кояшның җылы нурыннан

Йөрәкләргә көч алыйк.

Татулашыйк, дуслашыйк,

Уеныбызны башлыйк.

(Төркемгә матур зур йомгак тәгәрәп керә, аңа төргәк бәйләнгән.)

Тәрбияче. Балалар, кем җибәрде икән безгә бу йомгакны? (Җаваплар)Төргәкне ачып карыйк әле. (сүтәләр)Безнең Республикадагы иң зур дәрәҗәле кешедән икән бит бу йомгак. Татарстандагы иң зур кешенең исемен беләсезме? (Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов) Ул безгә хат язган, укыйбызмы? Кадерле балалар, мин сезгә тылсымлы карта җибәрәм. Йомгак артыннан карта буенча йөреп, биремнәрне үтәсәгез, Татарстан Республикасы Рәисеннән сюрприз табырбыз икән. Сез сюрпризлар яратасызмы? (әйе) Сюрпризны эзләргә сез әзерме?! (әйе)

II. Төп өлеш.

Тәрбияче. Без нинди Республикада яшибез? (Татарстан Республикасында) Безнең Республикабыз нинди? (матур, зур, бай) Татарстанның башкаласы ниниди шәһәр? (Казан шәһәре) Казан шәһәрендә нинди күренекле урыннар бар? ( Кол шәриф мәчете, музейлар, Кремль, цирк, театрлар...) Ә сезгә Татарстанны яратасызмы (әйе) Без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз, чөнки монда бар кешеләр дә дус яшиТылсымлы картадан бару өчен «Әйдә, йомгак тәгәрә, алда могҗиза көтә»дигән тылсымлы сүзләрне бергәләп әйтергә кирәк. 1 саны янында Татарстандагы матур биналар сурәтләнгән.Үзебезнең төркемдәге туган җир почмагына барыйк әле. Безне монда «Күренекле урыннарның күләгәсен дөрес таны» уены көтә.

(Балаларга төрле биналар һәм күләгәләре күрсәтелә. Биналарның күләгәсен дөрес табып тоташтырырга һәм исемен әйтергә кирәк.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, биремне үтәдегез. Монда бер рәсем артык калды. Аны магнитлы тактага беркетик.

Тәрбияче. Алга таба бару өчен тылсымлы сүзләрне әйтик: «Әйдә, йомгак тәгәрә, алда могҗиза көтә». Тылсымлы картада 2 саны янында нәрсә күрәбез? («сәнгать почмагы» рәсемен)

Тәрбияче. Димәк, кая барабыз? (сәнгать почмагына) Безгә тылсымлы янчыклар калдырганнар бит. Аларга нинди бизәкләр чигелгән? (лалә, кыңгырау, канәфер чәчәкләре һәм өчяфрак) Алсу төстәге янчык кызлар өчен, зәңгәр төстәге янчык малайлар өчен. Янчыктагы биремне дус команда булып үтәргә кирәк.

(Сәнгать почмагында алсу төстәге һәм зәңгәр төстәге ике матур янчык табалар. Кызлар һәм малайлар төркеменә бүленеп, кисәкләрдән алъяпкыч һәм камзул җыялар)

Тәрбияче. Биремне дөрес үтәдегез, дус булдыгыз. Артып калган рәсемне магнитлы тактага беркетегез(балалар үзләре табып ала)

Тәрбияче. Алга таба бару өчен тылсымлы сүзләрне әйтик: «Әйдә, йомгак тәгәрә, алда могҗиза көтә». Картадагы 3 саны янында нәрсә күрәбез? (музыка почмагы) (Йомгак балаларны рәсемнәр яткан музыка почмагына китерә.)

Тәрбияче. Татар халкында бәйрәмнәр күп, әмма без башка халыкларның бәйрәмнәрен дә яратабыз. Чөнки аларны бөтен республикабыз бәйрәм итә. Әйдәгез аларны табыйк. «Бәйрәмне символ буенча тап».

(Балалар бәйрәмнәрне предмет - символ буенча таныйлар).

Бу бәйрәмнәрне Татарстанда түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә бәйрәм итәләр. Без аларны хаклы рәвештә безнең өчен туган халыкларның бәйрәме дип саный алабыз. Артып калган рәсемне магнитлы тактага беркетик һәм тылсымлы сүзләрне әйтик. «Әйдә, йомгак тәгәрә, алда могҗиза көтә». (Экранда «Салаватиклар. Яратыгыз» видеосы килеп чыга. Ял минуты үткәрелә.)

Тәрбияче. Тылсымлы йомгак безне соңгы 4 саны янына алып килде. (кибет рәсеме) Карыйк әле, кибеттә нәрсәләр сатыла икән бүген? Тик монда конверттан башка берни дә юк! Конверт эчендә нәрсә бар икәнен карыйбызмы? Монда шигырь бар. Тик ул язылып бетмәгән. Бергәләп язып бетерәбезме? Җитмәгән сүзләрне үзегез әйтерсез.

Без әзерлибез табын

Китереп бөтен ягын.

Уртага куйдык чәк-чәк,

Чәкчәк янына – чәчәк.

Бавырсак һәм кош теле

Ризыклар төрле-төрле.

Сумса, бәлеш, өчпочмак

Гөбәдия һәм коймак.

Һәркемгә чыгар өлеш

Бар кыстыбый, бар бәлеш.

(Дөрес җавапны әйткәч, тәрбияче тылсымлы тартмадан ризык муляжларын алып кибет киштәсенә куя.)

Тәрбияче. Кибеттә нәрсәләр сатыла? (татар халкының милли ризыклары) Тартма төбендә соңгы рәсем яшерелгән.

III. Йомгаклау.

Тәрбияче. Менә кисәкләр җыелып бетте, әйдәгез, тоташтырып карыйк әле, нәрсә килеп чыгар икән.(Актаныш шәһәре гербы) Балалар, Актаныш шәһәре – ул безнең кече Ватаныбыз. Гербтагы кояш рәсеме озын гомер, активлык, көч, хезмәт сөю символы. Пар акчарлак һәм көмеш төсендәге дулкынлы буй су районыбыздагы елгаларны сурәтли. Унике башак елдагы унике айны — еллык авыл хуҗалыгы циклын күрсәтә. Алтын төс — уңыш, муллык; яшел — сәламәтлек, табигать, үсеш; сыек зәңгәр — намус, рухи байлык символы.
Без бергә дус булып Татарстан Республикасы турында бик күп мәгълүмат белдек! Сезгә биремнәрне үтәү авыр булдымы? Кайсы бирем авыр булды, кайсы бирем җиңел булды? Бу турыда кемгә сөйләрсез?(җаваплар)

Тәрбияче.Тылсымлы йомгак безне тагын каядыр чакыра. Республикабыз Рәисе калдырган сюрпризны Актаныш шәһәре рәсеме яныннан табырсыз. (уенчыклар арасына яшерелгән Актаныш шәһәре гербы рәсеме янында матур тартмага салынган «Актаныш шәһәренең яшь гражданнары» медальлләрен һәм чәк-чәк табып алалар)

Тәрбияче. Сезне шәһәребезнең мактаулы яшь гражданнары исемен алуыгыз белән котлыйм һәм чәй эчәргә чакырам.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Дошкольное образование

Категория: Прочее

Целевая аудитория: Дошкольникам.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Квест-игра "Әйдә,йомгак тәгәрә,алда могҗиза көтә."

Автор: Галиева Айгуль Ришатовна

Дата: 03.10.2023

Номер свидетельства: 637513


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства