kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Ис?н – имин й?рим дис??, бел син юл кагыйд?сен!

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мероприятие на закрепление правил дорожного движения.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Ис?н – имин й?рим дис??, бел син юл кагыйд?сен!»

Татарстан Республикасы Әтнә районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясы “Олы Әтнә балалар бакчасы”













Тема: Исән – имин йөрим дисәң, бел син юл кагыйдәсен!













Төзеде : беренче квалификацион

категорияле тәрбиячесе

Сөнгатова Р.Э.





2016 ел.



Музыка астына маршка атлап балалар залга кереп, шахмат тәртибендә тезелеп басалар.

Тәрбияче. Балалар, күрегез әле, бүген безгә бик күп кунаклар килгән. Әйдәгез исәнләшеп алыйк әле.

“Хәерле көн” җырының икенче куплеты башкарыла.

Хәерле көн күршеләргә,

Дуслар туганнарга да.

Теләктән читтә калмасын

Таныш булмаганнар да.

Яратам мин, яратам шул

Матур теләк теләргә.

Онытты дип уйламагыз,

Хәерле көн сезгә дә.

Тәрбияче. Балалар, анда ниндидер тавышлар килә, сез дә ишетәсезме?

Музыка астында йөгерешеп тавык белән чеби керәләр.

Кыт-кытак! Кыт – кытак!

Тукта кызым, тукта!

Көт мине!

(Чебиен эләктереп ала.)

Чеп – чеп – чеп

Мин йөрим, кайда телим!

Теләсәм борылып басып

Алдан, артка да йөрим.

Тавык: Мине чебием бөтенләй тыңламый

Юл уртасыннан чаба.

Нишләтим бу баланы?

Юл кагыйдәләрен белми,

Табыгыз берәр чара.

Чеби. Ярый әнием, гафу ит, икенче алай эшләмәм. Син ничек өйрәттең, шулай эшләрмен.

Тәрбияче. Безнең балалар юл кагыйдәләрен бик яхшы беләләр. Ләкин юл билгеләрен яхшырак белү өчен безгә шәһәргә барырга кирәк.Балалар юлга чыгарга, чебигә юл кагыйдәләрен өйрәтергә сез әзерме?

Балалар. Әзер!

Тәрбияче. Үзебез белән без юлга полиция хезмәткәрен дә алырбыз.

Әй чебиләр, балалар.

Арыдык дип әйтмиләр.

Аякларын күтәреп

Матур итеп атлыйлар.

Барабыз без калага

Арымыйча син атла.

Якыная бу ара

Арымыйча син атла.

Тәрбияче. Ә хәзер автобуска утырып балалар шәһәргә киттек.

Музыка астында балалар килеп тукталышка басалар.

Тәрбияче. Балалар монда нинди билге куелган, беләсезме?

1 бала. Бу бит тукталыш.

Тәрбияче. Ә каян белдегез?

2. бала. Анда автобус билгесе ясалган.

Тәрбияче. Автобуска утыргач без кемнәр булабыз инде?

Балалар. Пассажирлар.

Тәрбияче. Пассажирлар өчен кагыйдәләрне искә төшереп үтик әле.



Тәрбияче. Автобуста барганда пасажирларга нәрсәләр эшләргә ярамый? Нәрсәләр эшләргә ярый?

Автобуска утыралар

Тәрбияче. Юлга кузгалдык.

Җыр. “Шофер”

Музыка астында төшеп урыннарга басалар. Ике кыз светофор, дүрт малай машина, калган балалар җәяүлеләр булып басалар.

Тавык. Шәһәребез матур булса да,

Хәтәр барын онытмагыз.

Һәлакәткә юлыкмагыз!

Балалар. Юк, Юк. Хәтәр сүзен онытмабыз.

Юлда уйный – уйный ике аю чыгалар.

Тәрбияче. Аюлар, сез олы юлда уйнарга ярамаганны белмисез ахры. Уйламаганда машина килеп чыгарга мөмкин бит. Әйдәгез безнең белән, бергә. Сез барысын да аңларсыз, безнең белән уйнарсыз.

Тәрбияче. Чеби, аю дуслар, карагыз әле, юл чатында светофорлар тора. Алар машиналарга,җәяүлеләргә юлны күрсәтүчеләр. Менә тыңлап карыйк әле үзләрен.

Шигырь “Светофор”.

“Светофор” җырлы уены башкарыла.

Светофор торса, урам чатында

Игътибар белән, син аңа кара.

Янса кызыл ут, тукта шунда ук.

Алга барырга, алга барырга,

Димәк һич юл юк.

Сары ут янса, игътибарлы бул!

Урамда әле ачык түгел юл.

Яшел ут янды – сиңа юл ачык,

Ашыкмый гына урам аша чык!

Җыр ахырында көй дәвам итә. Инспектор кызыл төсне күтәрүгә машиналар юлдан үтә. Яшелне күтәрүгә җәяүлеләр юл аркылы чыгалар.

Машина:

“Тү – тү – тү – тү” – ди,

Бу бит безнең юлыбыз,

Без бик – бик ашыгабыз,

Сез читтәрәк торыгыз.

Тавык: (каршы килеп)

“Юлның”,

“Буе гына сезнеке,

Теге якка чыгар өчен,

Аркылысы безнеке!”

Тавык. Дусларым, без тротуардан барабыз. Ул җәяүлеләр өчен йөри торган аерым урын.

Тәрбияче. Игътибар,игътибар! Урамда җәяү йөргән кеше “җәяүле” дип атала.

2 бала. Тротуар минем юлым.

Җәяүлеләр азмы, күпме,

Барысы да белсен алар

Йөрергә кирәк уң яктан!

Тәрбияче. Бик дөрес. Ә хәзер ял итеп уйнап алыйк,

Уң якны белеп калыйк.

“Уң ягыңны отып кал” дигән уен башкарыла.

Ул кул алга,

Аннары артка.

Аннары янә алга.

Кул чукларын селкибез.

Сул кул алга,

Аннары артка.

Аннары янә алга.

Кул чукларын селкибез.

Тәрбияче. Кулларыбыз ял итте.

Тәрбияче. Балалар җәяүлеләр өчен тагын нинди куркынычсыз чыгу юлы бар? Беләсезме?

Балалар. Җир асты юлы.

Тәрбияче. Бик дөрес. Менә экранга карагыз әле. Җир асты аша без юлның икенче ягына бик җиңел һәм куркынычсыз гына чыга алабыз.

Тәрбияче. Ә хәзер, без дә “Җир асты юлыннан чыгу” уенын уйнап алырбыз.

Балалар. Озын капчык аша бер яктан икенче якка үрмәләп чыгалар.

Тавык. Барыгыз да чыгып беттегезме, берегез дә калмадымы?

Балалар. Юк.

Тәрбияче. Балалар без сезнең белән кая килеп чыктык, бу билге нәрсәне аңлата.

Балалар. Ял итү урынын.

Тәрбияче. Әйе, без сезнең белән паркка килеп чыктык.

Эскәмияләргә утырыгыз без хәзер сезнең белән уеннар уйнап алырбыз.

  1. Уен. “Нинди яшелчәләр светофорның кайсы төсенә охшаганнар”.

  2. Уен. “Нәрсә артык”

Тәрбияче. Балалар без шәһәрдән нинди транспортларга утырып кайта алыр идек?

Балалар. Самолётка, параходка, поездга.

Уен. “Поезд”.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Дошкольное образование

Категория: Прочее

Целевая аудитория: Дошкольникам

Скачать
Ис?н – имин й?рим дис??, бел син юл кагыйд?сен!

Автор: С?нгатова Резеда Энгелисовна

Дата: 28.04.2016

Номер свидетельства: 323343


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства