Проект "Милләтләр калейдоскобы"
Проектның максатлары :
1.Сөйләмне үстерү.
2.Милли үзаң тәрбияләү һәм үзеңнең мәдәни үзенчәлегеңне хөрмәт итү.
3.Үз милләтең белән горурлану хисенең үсеше һәм аны ирекле белдерү сәләте.
3. Туган телне саклау һәм актив тел мохитен формалаштыру.
4. Балаларда халыклар арасында үзара ихтирам һәм дуслыкның әһәмиятен аңлау формалаштыру
Просмотр содержимого документа
«Проект “Милләтләр калейдоскобы”»
Әгерҗе муниципаль районы Әгерҗе шәһәренең муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү оешмасы – 7нче “Бәләкәч” балалар бакчасы
Проект “Милләтләр калейдоскобы”
Проектны яклый:
Нургалиева Миләүшә Альбертовна
Проектның максатлары :
1.Сөйләмне үстерү.
2.Милли үзаң тәрбияләү һәм үзеңнең мәдәни үзенчәлегеңне хөрмәт итү.
3.Үз милләтең белән горурлану хисенең үсеше һәм аны ирекле белдерү сәләте.
3. Туган телне саклау һәм актив тел мохитен формалаштыру.
4. Балаларда халыклар арасында үзара ихтирам һәм дуслыкның әһәмиятен аңлау формалаштыру
Проектның бурычлары:
1. Балаларның милли мәдәниятнең күптөрлелеге турындагы күзаллауларын киңәйтергә.
2. Этномәдәни кыйммәтләрне саклап калуга һәм киләсе буыннарга тапшыруга ярдәм итәргә.
3. Традицияләрне саклауның мөһимлеге турында ата-аналарның хәбәрдарлыгын арттырырга.
4. Мәдәниятара хезмәттәшлек һәм үзара аңлашуны ныгыту өчен уңай шартлар тудырырга.
Проект бүлекләре:
1 – “Милләт вәкилләре һәм аларның киемнәре”,
2 – “Милли ризыклар”,
3 – “Милли бәйрәмнәр һәм уеннар” ,
4 – “Язучылар, композиторлар һәм шагыйрьләр бүлеге” .
Балалар үзләре теманы сайлап стенд-калейдоскопка эләләр
Милләт вәкилләре
һәм аларның милли киемнәре
Милли ризыклар
Милли бәйрәмнәр
һәм уеннар
Язучылар, композиторлар
һәм шагыйрьләр
Эшләнмә ата - аналар өчен ярдәмче таяныч тактасы булып тора