kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Уен-ярыш "Юлда һәрчак уяу бул!"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: Юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен, транспорт төрләрен өйрәтүне дәвам итү. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Уен-ярыш "Юлда һәрчак уяу бул!"»

Музыка астында балалар залга үтәләр. Икенче яктан залга елаган куян керә.

Тәрбияче: Ни булды, Куянкай?

Куян: Тубым ярылды-ы. Дүрт тәгәрмәчле бер нәрсә таптады-ы.

Тәрбияче: Ә нәрсә булыр икән соң ул, дүрт тәгәрмәчле әйбер, балалар?

Балалар: Машина.

Тәрбияче: Ничек ул синең тубыңны таптады соң? Син, бәлки, машина юлында уйнагансыңдыр?

Куян: Юлда уйнарга рәхәт бит: тигез дә, киң дә. Тик юлда һаман машиналар йөри шул.

Тәрбияче: Куянкай, син юлда уйнама, машиналар үзеңне таптарга мөмкин. Юлда бер дә уйнарга ярамый. Аңладыңмы? Юл бит ул машиналар, атлар йөрү өчен ясалган. Куянкай, ә синең исемең ничек соң? Каян килеп чыктың монда?

Куян: Мин урманда яшим. Исемем – Тиктормас. Мин әниемнән сорамыйча гына килдем.

Тәрбияче: Бик начар эшләгәнсең, Тиктормас, әнидән алай качырга ярамый. Ул борчылачак бит. Җитмәсә син урамда йөрү кагыйдәләрен дә белмисең. Теләсәң, сиңа үзебез белгәннәрне өйрәтәбез. Икенче тапкыр килгәндә ничек йөрергә икәнен белерсең.

Куян: Телим! Телим!

Тәрбияче

Бүген бездә бәйрәм көн,

Кояш та көлә күктә,

Дәртле, күңелле уен

Бик күптән безне көткән.

Бүген без “Юлда һәрчак уяу бул!” дигән уен-ярыш үткәрербез.Уенны башлар алдыннан сәхнәгә әниләребезне чакырабыз. Чөнки бу ярышта балалар әниләре белән бергә ярышалар.



Залга “Зебра” командасы чакырыла. Залга “Светофор” командасы чакырыла. Жюри әгъзалары билгеләнә.

Ярышларны башлыйбыз,

Барыбыз да тапкыр без,

Барыбыз да зирәк без.

Сынашыйк көчебезне.



1 нче ярыш. Сәләмләү.

Зебра” командасы.

Без бәйрәмгә килдек бүген

Бер дә ялкауланмагыз.

“Светофор” га сәлам юллап

Уңыш теләп калабыз.


Светофор” командасы

Без уяу дусларыбызга

Кайнар сәлам юллыйбыз,

Ярышларда зирәк, тапкыр

Булуыгызны телибез.


2 нче ярыш. Ә хәзер командалар үзләренең исемнәрен яклыйлар.

Зебра” командасы.

1.Юлда аркылы сызык күрсәң,

Булыр чыгу урыны

Ул булмаган җирдән чыксаң,

Машина бүләр юлыңны.

2.Ак, кара тасмалар буйлап

Җәяүле горур атлый .

Чөнки белә: шушы билге

Гомерен уяу саклый.

Светофор” командасы

1.Юлларда без көн саен,

Күрәбез светофорлар.

Юлда барган һәр кешене

Кисәтеп тора алар.

2.Кызыл төсе әйтә безгә:

Юл аркылы син чыкма.

Тукта, тукта, әз генә көт

Кузгалырга ашыкма.

3.Сары төсе кисәтәдер:

Әзерлән, дустым, хәзер.

Юлны аркылы чыгарга

Бул инде син гел әзер.

4.Сары ут сүнсә әгәр,

Яшеле тиз кабына.

Инде, җәяүле, ашык

Юлның аргы ягына.

Бергә:

Светофорның бу эше

Һәркемгә дә кирәкле.

Моның өчен аңа бит

Барысы да рәхмәтле.

 

3 нче ярыш. “Табышмак әйтәм, тиз тап”

1. Кечкенә генә өйчекләр

Урам буйлап йөгерә.

Кешеләрне һәркөнне

Кирәк урынга җиткерә. (Машиналар)

2.Уф-уф сулар,

Уфтанса да, алып китәр.

Ике көпчәкле арба,

Барыр җиреңә җитәр. (Поезд)

3.Сайрамый, оя да кормый,

Кешеләр һәм йөк ташый.

Кем миңа әйтер икән,

Ә бу нинди кош икән? (Самолет)

4. Юк, мин поезд түгел,

Ләкин аңа охшаган.

Чөнки йөрибез без

Тимер юллардан.  (Трамвай)

5.Ат түгел, кешнәми,

Йөз аттан ким эшләми.

Үзе йөри тыр да тыр

Я, бу нәрсә, кем әйтер (Трактор).

6. Балык түгел – суда йөзә

Туктаусыз төтен бөркә,

Эченә кереп утырсаң

Су буйлап алып китә.(Пароход)

7.Нинди гаҗәп бер өй бу.

Һәр ягы тәрәзәле.

Аяклары резина.

Дустым, шуны бел әле. (Автобус)

8.Бу машина – трамвай түгел,

Түгел бу автобус та.

Аңа бензин салмасаң да,

Ут белән йөри оста. (Троллейбус)

4 нче ярыш. «Ярый-ярамый»  уены.

  1. Юл кырыенда уйнарга….(ярамый)

  2. Юл аркылы бары тик рөхсәт ителгән җирдән генә чыгарга… (ярый)

  3. Светофорның кызыл утына юл аша чыгарга…(ярамый)

  4. Җәяүлегә тротуардан гына, анда да уң яклап кына барырга….(ярый)

  5. Транспорттан чыгуга ашыгырга…(ярамый)

  6. Җәяүлегә юл уртасыннан барырга …(ярамый)

  7. Туктап торган транспортның алдыннан гына үтәргә …(ярый)

  8. Юл аша бары тик светофорның яшел утына гына чыгарга… (ярый)


5 нче ярыш. «Тиешле билгеләрне тап» уены.

Рәсемгә туры килгән билгене табарга һәм аңлатырга.


Җыр «Правила дорожного движения»

Этот мир состоит из пешеходов,

Из машин и из шофёров,

И, конечно, из дорог.

Чтобы все в этом мире жили дружно,

Непременно всем нам нужно

Жить по Правилам, дружок!

Припев:

Соблюдайте их, друзья,

Нам без них никак нельзя,

Пешеходы и шофёры,

Правила Дорожного Движения!

Пешеходы и шофёры,

Правила Дорожного Движения!


Светофор нам мигнёт зелёным глазом,

И замрут машины сразу,

И пойдем мы на урок.

Красный свет - надо вам не торопиться,

Надо всем остановиться,

Это Правило дорог!


Сәхнәгә Шәвәли керә.


Мин – Шәвәли, Көлдермим!

Шук малай, Бик тапкыр мин,

Үткен малай, Җыйнак мин.

Ут малай! Мин,

Мин – бик уңган, Мин,

Өлгер мин, Мин бик

Юк-бар белән Тыйнак Мин!

Шәвәли. Исәнмесез, балалар, кунаклар!

Тәрбияче. Исәнмесез! Рәхим ит, Шәвәли. Безнең бәйрәмебездә кунак булырсың. Безнең юл йөрү кагыйдәләре буенча уен бара.

ШәвәлиӘ, мин юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы беләм!

Тәрбияче. Алайса, син юлда дөрес йөри беләсеңдер?

ШәвәлиБеләм, беләм. Нишләп белмәскә?

Тәрбияче. Я, без сине сынап карыйк әле. Урам аркылы чыкканда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

ШәвәлиНичек инде нәрсәгә? Икенче як урамга карыйсың да йөгереп чыгасын.

Тәрбияче. Балалар, Шәвәли дөрес әйтәме?

Балалар. Юк. 

Тәрбияче. Ә ничек дөрес була? Светофор” командасы җавап бирсен әле.

Бала. Урам аркылы чыкканда светофорга игътибар итәргә кирәк. Ә светофор булмаса, башта сулга, аннары уңга карап, машина булмаса, әкрен генә урам аша чыгарга кирәк.

Тәрбияче. Дөрес. Автобустан төшкәч, сиңа икенче якка чыгарга кирәк булса, нәрсә эшләргә?

Шәвәли. Әй, автобусны әйләнеп китәргә hәм тиз генә йөгереп икенче якка чыгарга.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез булышыйк Шәвәлигә. “Зебра” командасы җавап бирсен әле.

Бала. Автобус киткәнен көтеп торырга, аннан соң машиналар юклыгына инангач, юл аша чыгарга була.


Тәрбияче. Менә күрденме, син әле иң төп кагыйдәләрне дә белмисең икән. Әйдә балалар уйнаганны карап тор әле. Алар син белмәгән күп нәрсәләргә өйрәтерләр.

5 нче ярыш. “Сорау миннән, җавап сездән .”

-Җәяү йөрүче кем дип атала? (җәяүле)

- Светофорның ничә төсе бар? (3)

- Җәяүлеләр йөри торган җир ничек атала? ( тротуар)

- Автобус көтү урыны.(тукталыш)

- Транспортта баручы ничек атала? (пассажир)

- Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан? (иң өстә)

- Зебра ничә төсле? (2)

- Трамвай кайдан йөри?( рельстан)

Тәрбияче. Шәвәли, ә син шартлы билгеләрнең нәрсә аңлатканын беләсеңме?

ШәвәлиНинди шартлы билгеләр?

Тәрбияче. (Күп билгеләр күрсәтә). Менә шундый юл билгеләре.

Шәвәли. Ә-ә-ә. Мондый рәсемнәр юл кырыйларында да тора иде, машиналарга комачауламасыннар дип мин аларны җыеп алдым бит. Менә кисеп тә бетердем (Күрсәтә)

Тәрбияче. Ах, Шәвәли, син нык ялгышлык эшләгәнсен бит, ул рәсемнәр юл билгеләре дип атала, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә бик кирәк бит алар. Син бу билгеләрнең нәрсә аңлатканнарын беләсеңме соң?

Шәвәли. Юк шул, белмим.

Тәрбияче.Менә хәзер балалар сиңа ул билгеләрне җыеп нәрсә аңлатканын әйтеп бирерләр.

6 нчы ярыш. “Юл билгеләрен җый”.

Тәрбияче. Шәвәли, Куянкай безнең малайларыбызның шофёр буласылары килә бит әле. Хәзер алар җырлап та күрсәтерләр.

Мин - шофёр” җыры

Машина белән уйнарга

Яратам мин, яратам.

Беркем дә узып китә алмый

Чабалар минем арттан.

Кушымта:

Мин –шофер, мин -шофер

Машинам нинди матур

Тәгәрмәчләр әйләнә

Әл-лә-лә-лә , әл-лә-лә.

 

Әтиемне- әниемне

Кунакка алып бардым.

Дусларга да урын җитте,

Берсен дә калдырмадым.

 

Сәлам биреп үтим әле,

Сезгә дә, пи-пи-пи-пип.

Шофер булам мин, күрерсез,

Тик үсеп кенә җитим.


7 нче ярыш. “Шофёрлар”

Һәр командадан ике бала руль тотып йөгерәләр.

Шәвәли. Булдырдыгыз, балалар. Хәзер мин дә йөреп карыйм әле, кая әле минем сәпитем. (Самокатка баса һәм егыла). Ай-ай-ай.

Тәрбияче.Әй, Белмәмеш, кая, мин синең аягыңны бәйлим әле (бинт белән аягын бәйли).

Шәвәли. Рәхмәт. Минем беләсем килә, беренче ярдәмне балалар да күрсәтә белә микән?

Тәрбияче. Әйдәгез әле, балалар, белгәннәрегезне күрсәтегез.

8 нче ярыш. “Беренче ярдәм”

Команданың бер баласы каршы якка барып утыра.

2 нче бала йөгереп барып бинт илтә.

3 нче бала йөгереп барып, бинт белән аягын бәйли.

4 нче бала йөгереп барып куртка илтә.

5 нче һәм 6нчы балалар барып алып кайталар (авыру бала бер аякта сикереп бара)


Шәвәли. Ай- яй балалар,сезнең белмәгәнегез юк икән. Сез беренче ярдәмне бик тиз күрсәттегез.

Куян. Сез бигрәк җитезләр икәнсез. Ә менә минем урмандагы дусларым белән берәр хәл була калса,каян бәйләвеч (бинт) алырмын икән?

Тәрбияче. Аның өчен, куянкай, аптечка бар. Аптечка һәрбер өйдә, һәрбер оешмада, һәрбер машина эчендә булырга тиеш. Анда беренче ярдәм күрсәтү өчен кирәкле барлык әйберләр дә бар. Менә хәзер Шәвәли белән яхшылап карап утырыгыз, балалар аптечка эчендә нәрсәләр барлыгын аңлатырлар.

9 нчы ярыш. “Аптечканы җый”

(балалар аптечканы тутыралар,соңыннан исемнәрен әйтеп нәрсә өчен кулланылганын аңлаталар)

Тәрбияче. Шәвәли, Куянкай, ә сез балаларны машинага ничек утыртырга кирәклеген беләсезме соң?

Шәвәли. Ник нәрсәсен беләсең инде аның? Керәләр дә утыралар инде.

Тәрбияче. Балалар, Шәвәли дөрес әйтәме?

Балалар. Юк. Балаларны автокреслога утыртырга кирәк?

Тәрбияче. Бик дөрес, балалар! Автокресло балаларны хәвеф-хәтәрләрдән саклап кала, шуңа күрә аларны автокреслога утыртырга кирәк.

10 нчы ярыш. “Автокресло”.

(бер бала автокреслога курчакны утырта, бәйли. Икенчесе килеп курчакны ычкындыра, курчакны ала)

Шәвәли. Менә бит...Ә мин ник балаларны шулай бәйләп куялар икән дип бик аптырый идем, аның нәрсәгә шулай эшләнгәнен хәзер аңладым инде.

Рәхмәт сезгә, балалар! Мин бик күп әйберләр белдем.

Куян. Минем дә сезгә рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең ярдәмегез белән мин юл йөрү кагыйдәләрен өйрәндем, юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белдем. Хәзер мин сезгә курыкмыйча кунакка килә алам.

Тәрбияче. Сез инде башка ялгышлар җибәрмәгез. Юлларда сак булыгыз!

Шәвәли. Сау булыгыз, балалар.

Куян. Сау булыгыз, балалар. (Чыгып китәләр)

Балалар. Сау булыгыз!

Тәрбияче. Балалар, безнең уен – ярышыбыз ахырына килеп җитте. Белемнәребез тигез, шунлыктан безнең дуслык җиңде. Сез булдырдыгыз!

Светофор утлары” җыры

1.Бер, ике, өч-

Светофор утлары.

Бер яна да

Сүнә ич, светофор.

Кушымта:

Урамда юл чатында

Сакта тора светофор,

Сакта тора светофор.

2. Кызыл ут

Кисәтә, тукта! - ди

Юл ябык,

Син юлга чыкма! – ди.

3. Сары ут

Әзер бул! – дигәндә,

Атлап чык

Юл аша яшелгә!

4. Берсе – кызыл.

Берсе – сары,

Тагын берсе яшел ич

Светофор утлары.


Тәрбияче.

Әйдәгез, әти-әниләр,

Саклыйк без балаларны:

Бергәләшеп өйрәтик без

Бар нәрсәгә аларны.



Бәхетсезлек читтән генә

Килергә куркып йөрсен,

Әти-әниләр йөзендә

Шатлык нуры сирпелсен!




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Дошкольное образование

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Дошкольникам.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Уен-ярыш "Юлда һәрчак уяу бул!"

Автор: Мингазова Роза Гаптулхаевна

Дата: 18.04.2019

Номер свидетельства: 507594


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства