kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Сценарий демонстрации костюмов из бросового материала

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сценарий демонстрации костюмов из бросового материала детей младших и средних групп

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Сценарий демонстрации костюмов из бросового материала»

Залда музыка яңгырый. Киемнәрдән тәрбиячеләр керә.




1т. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар!


2т. Без сезне “Тургай” балалар бакчасында күрүебезгә бик шат.


1т. Буген гади генә көн түгел. Бүген беренче тапкыр безнең бакчада экологик чиста материаллардан әти - әниләр кулы белән тегелгән киемнәр модасы була. Аны сезгә икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме тәкъдим итә. Рәхим итеп карагыз.


2т. Алкышларны кызганмагыз

Без – кечкенә модельләр

Сезгә тәкъдим итәбез

Бик күп төрле киемнәр





1т. Пакет, гәҗит һәм катыргы

Салфетка да ярады

Ташландык материалларның

Берсе дә читтә калмады


2т. Модадан артта калмыйбыз

Гел янәшә атлыйбыз

Мусордан кием тегәбез

Табигатьне саклыйбыз.


Музыка. Балалар керә.


1т. Кызларыбыз бик матурлар

Чәчәк – гөлгә күмелгән

Киемнәре килешеп тора

Нәкъ үзләренә тегелгән

Сезгә Камилә (К) һәм Азалия (К), Азалия (У), Илвина (У) үзләренең “Чәчәкле алан” костюмнарын тәкъдим итәләр. Әлеге күлмәкләр мусор пакетыннан, төрле төсле салфеткалардан, гофр кәгазеннән, гәҗитләрдән тегелгән. Бу кәлмәкләрне кигән кызлар һәрбер бәйрәмдә игътибар үзәгендә булачак.




2т.Кызларыбыз янында

Табигатьнең сагында

Тора безнең егетләр

Нәкъ тә герой кебекләр

Үзләренең костюмнарын сезгә Вилдан (У) һәм Камил (У) тәкъдим итә. Егетләребезнең костюмнары кара һәм ак мусор пакетыннан тегелгән. Бу модельләрне тегү өчен шулай ук катыргы кәгазь һәм тукыма кулланган. Джентльмен Вилдан һәм Бэтмен Камил булганда кызларыбызга бернинди куркыныч та янамый!


1т.Рыцарь булу безгә ошый

Күзәтәбез барын да

Пычратмагыз тирә - юньне

Без – табигать сагында



Әлеге модельне сезгә Ильдан (К), Тахир (У), Данияз (У) күрсәтә. Бу костюмнар мусор пакеты, җылыткыч фольга, үтә күренмәле пакет кулланып тегелгән.


2т. Мушкетер егетләребез Ринас (К), Искәндәр (К), Әмир (К), Җәмилнең (У) костюмнары кара, ак һәм зәңгәр мусор пакетыннан, чүпрәк салфеткалардан тегелгән. Эмблемалары катыргы, фольга кәгазьдән эшләнгән. Кылычлар пластмассадан, эшләпә катыргы кәгазь, атлас тасма кулланып эшләнгән. Шулай ук костюмны тегү өчен пластик капкач, ак кәгазь сөлге кулланылган.


Мушкетер егетләребез

Ай – яй матур киенгән

Әле үткен кылычы да

Күренеп тора биленнән






1т. Яклау, саклау, җыештыру –

Һөнәргә без бик байлар,

Ярдәмгә килергә әзер

Без бит ниндзя малайлар.



Ниндзя костюмнарын сезгә Эмиль (К), Марсель (К), Булат (У), Данил (У), К.Нияз (У) Йосыф (У) тәкъдим итә.Костюмнар кара һәм зәңгәр мусор пакетына төрле төсле тасмалар беркетелеп тегелгән. Ниндзя ташбаканың панцире пластик шешәләрдән эшләнгән.


2т. Әкиятләр иленнән

Тылсымчылар килгәннәр

“Бу дөньяны мусорлардан

Арындырыйк!»- дигәннәр.


Рамазан (К) һәм Ислам (К) сезгә “Тылсымчылар” костюмын күрсәтә. Костюм плащ, эшләпә, күзлек, тылсымлы таяктан тора. Аны картон, шулай ук кара мусор пакеты кулланып тегергә була. Йолдызларын эшләү өчен үзъябышкыч кәгазь кулланылган.



1т. Әкият геройлары да

Мода күрсәтә килгән

Ташландык материаллардан

Алар да тегә белгән

“Алладин”, “Пират”, “Йолдызлар санаучы”, “Мальвина», Супер мәче”, “Доктор Айболит”, “Робин Гуд”! Әйдә, рәхим итегез

Бик күркәм киемнәрегезне

Я, күрсәтеп китегез!




Сезгә үз киемнәрен Рудольф (К), Сәед (К), Фаяз (К), Гүзәл (У), Ю.Нияз (У), Тимур (У), Реналь (У) тәкъдим итә. Киемнәр зәңгәр, кара, яшел мусор пакетыннан, фольга, җылыткыч материал, күн (кожа)нән тегелгән. Баш киеме катыргы кәгазьдән. Шулай ук йолдызлар өчен үзъябышкыч кәгазь, каурый өчен пластик шешә кулланылган.



2т. Бертапкырлык перчаткадан

Күлмәк тә була тегеп

Менә дигән “кичке” күлмәк

Бәйрәмгә була киеп

Динәнең (К)“Экокүкчәчәк” моделе 67 данә бертапкырлык зәңгәр перчаткалардан тегелгән. Матур кызыбызның җилләткече диск, каты кәгазь, сетка, бертапкырлык чәнечкедән эшләнгән.



1т. Күлмәкләрнең күп төрлесен

Тәкъдим итәбез сезгә

Кирәк булса бу модельләр

Шалтыратыгыз безгә


Кызларыбыз Рәзилә (К), Азалия (К), Ясминә (К), Динә (К), Аида (К), Дилбәр (К), Самина (К), Самира (К), Зәринә (У), Азалия (У), Сөмбел (У), Г.Камилә (У) сезгә үзләренең “Айлы төн”, “Конфетка”, “Киләчәктән кунак”, “Табигать феясы”, Ягодка” модельләрен күрсәтә. Бу күлмәкләр кара, яшел, зәңгәр, шәмәхә мусор пакетыннан, газеттан тегелгән. Чәчәкләр һәм кайбер элементлар кисәтүче тасма, лентадан, муенса киндер күкәе савытыннан, фонары пластик шешәдән эшләнгән.



2т. Космонавт буласың килсә Робот та килә ярдәмгә

Костюм тегеп бирермен Әгәр кирәге чыкса

Берәр нинди янгын чыкса Җирне чүптән арындыру

Пожарныйга килермен Авыр була бит юкса


Космонавт, пожарный һәм робот костюмнарын сезгә Самир (К), Шамиль (К) Ранэль (К) һәм Арслан (У) тәкъдим итә. Әлеге костюмнар җылыткыч, фольга, изолента, мусор пакеты, гәҗит, картон коробкадан эшләнгән. Кайбер детальләр төрле төсле изолента, катыргы кәгазь, хәтта пластик шешә кулланып ясалган.



1т. “Стильный» кием кирәк булса

Аны тиз тегеп куям

Минем бик зур хыялым бар

Үскәч модельер булам.

Сәед (У) һәм Т.Ильяс (У) сезгә үзләренең стильный малай костюмнарын тәкъдим итә. Бу модельләр сетка һәм полипропилен капчыклардан, шулай ук саклагыч пакеттан тегелгән. Аерым детальләр өчен катыргы, үзъябышкыч кәгазь, замок, төрле эмблемалар кулланылган.


2т. Сезнең алда тагын бер моделебез Зәринә (К) чыгыш ясый. Ул үзенең “Линолеум патшабикәсе” костюмын күрсәтә. Костюм линолеумнан тегелгән һәм ул плащ, беретка һәм кечкенә сумкадан тора.

Линолеум минем өчен

Бер дә авыр йөк түгел

Менә нинди шәп костюмнан

Бәйрәмгә килдем бүген



1т. Циркта без клоуннарны Фиксик кем дип сорасагыз

Күрәбез тик сәхнәдә Менә мин ул, күрегез

Минеке кебек костюмны Безгә, якын дусларым,

Тегеп киегез әйдә. Сез кунакка килегез

Клоун һәм Фиксик костюмнарын сезгә И.Әмир (У), Г.Ильяс (У) тәкъдим итә. Әлеге костюмнар сары, зәңгәр мусор пакетыннан тегелгән. Клоун костюмы өсте – асты тоташ комбинезон, баш киеменнән тора. Фиксик костюмы тукымадан, баш киеме ташландык губкадан ябыштырып эшләнгән.




2т. Бүген сезнең алдыгызда экологик чиста материаллардан чыннан да уникаль мода күрсәтү тамашасы булды. Костюмнарга тирәнрәк карадыгызмы? Аларны истә калдырыгыз, тагын да яхшырак эшләргә тырышыгыз. Без сезгә мода күрсәтү бәйрәменә килгәнегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Бигрәк тә тамашаны күрсәтүгә зур көч куйган, нәни модельләребезгә берсеннән – берсе матур костюмнар теккән әти - әниләребезгә аеруча зур рәхмәтебезне белдерәбез. (балалар керә)


1т. Менә, дуслар, бәйрәмебез

Ахырга якынлашты

Күптән көткән хыялыбыз

Бүген тормышка ашты


2т. Пычратмыйк без табигатьне

Булыйк без тату, бердәм

Булсын дөньяда чисталык

Шаккатсын бөтен галәм


1т. Бездән көткән яхшылыкны,

Ышанычны аклагыз

Ташламагыз чүп – чарларны

Табигатьне саклагыз!!!


2т. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! Сау булыгыз!
















Татарстан Республикасы Питрәч районы Шәле «Тургай» балалар бакчасы







СЦЕНАРИЙ


«Экология» темасына багышланган

ташландык материаллардан тегелгән

киемнәр модасы күрсәтү

(икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме)



Тәрбиячеләр: Сафина Г.Р.

Зиганшина Э.Х.


















7 декабрь 2017 ел

11




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Дошкольное образование

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Дошкольникам.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Сценарий демонстрации костюмов из бросового материала

Автор: Сафина Гульнара Рафаэлевна

Дата: 13.01.2019

Номер свидетельства: 495023


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства