kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Музыкальный-тематический вечер " Овощное ассорти"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Балаларда эстетик зэвыкка кызыксындыру уяту,Табигатьтэ музыка аша чынбарлыкны карау.Танып-белу ихтыяжын арттыру.Мэктэпкэ эзерлек очен кунелле бэйрэм кичэсе.Бэйлэнешле сойлэм телен устеру,Туган тобэгебез,табигатебез турында сойлэшу,мэхэббэт уяту,басулар,кырлар турында белемнэрне ныгыту.

Жихазлау: Музыка уен кораллары,проектор...кариналар,экран.ойрэнгэн жырлар,биюлэр, шигырьлэр..........................................................................................................

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Музыкальный-тематический вечер " Овощное ассорти" »

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

Гомуми үсеш бирүче төрдәге Кариле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениясе







Мәктәпкә әзерлек төркем балалары өчен бәйрәм иртәсе











Төзеде музыка җитәкчесе:

Ибрагимова Д.Н.











2014 нче уку елы.   

А.б. Карагыз әле, балалар, тәрәзәгә. Ямьле җәйләр шаулап үтеп тә ктте. Күпме күңелле мизгелләр күңелдә калды. Хәзер инде күбәләкләр дә очмас, кошлар да сайрамас. Кояшлы җылы көннәр артта калды. Акрын гына көз атлап килә.

1 б. Шаулап яңгыр яуганда,

Басуларны юганда,

Бакчаларны юганда,

Чиләкләп су койганда.

2 б. Ак күмәчләр ява, ди,

Җиләк-җимеш ява, ди.

Бәрәңгеләр ява, ди,

Әй шатлана Дәү әни.

3 б. Алсу, кызыл, сап-сары

Алмалар пешеп тора

Сыйланыгыз, дигәндәй,

Лып итеп төшеп тора.

4 б. Кояш җәй буе

Игеннәргә су сипте,

Алтынсу төс йөгертте,

Яшелчәләр өлгертте.

5 б. Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

6 б. Осень, осень наступила,

Листья осыпаются.

Солнца нет и потемнело,

Дождик начинается.

7 б.. Салкын җилләр исә,

Тәрәзәгә чиртә.

Сап-сары яфраклар

Җиргә очып төшә.

 8 б. Дождик, дождик целый день

Барабанил в стёкла.

Вся земля, вся земля

От дождя промокла.

 9 б. Яңгыр ява шып та шып,

Тамчы тама тып та тып.

Яңгыр диеп тормыйбыз

Зонтик белән йөрибез.


 10 б. Сары яфрак белән

Безнең бакча тулган.

Кояш та елмаймый,

Белмим нәрсә булган.

 

 11 б. Дождь холодный льет и льет,

Погулять нам не дает.

Птиц дорога позвала

Это осень к нам пришла.

Осень в лесу” җыры башкарыла

Көз килеп керә,(кулында кәрзин)

Мин – Көз. Килдем сезгә.

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очасы юлымда.

Исәнмесез, нәни дуслар!

Балалар. Исәнмесез!

Алып баручы. Исәнме, Көз! Әйдә, уз, рәхим ит бәйрәмебезгә.

Көз (сөйли)

Гөлбакчага алып килдем

Миләшемнең җырларын.

Тәкыялар бүләк итәм

Сезгә, нәни дусларым.

Алтын яфраклар кулымда-

Минем сезгә бүләгем.

Кызыл миләш белән чиккән

Өстемдәге күлмәгем.

Алып баручы (балаларга).

Көз килде дә, бөтен җир

Сары төскә буялды.

Көз. 

Яратам мин

Сары төсне,

Бөтен дөнья

Алтын төсле.



Алтын коз” җыры башкарыла

Ялкау малай чыга.

 Уф,туйдым шушы бакчадан..шушы эшлэрдэн .Купме эшләргә була инде? Эх,ялкаулар иленэ эләгергә иде..Сузылып ятыр идем..Һәм ипигэ помидор куеп ашап кына ятыр идем

Сөмбелә: Нэрсэ булды сина?Ипи белэн помидорны ашар очен аларны устерегэ кирэк...устерер очен эшлэргэ кирэк!!

Ялкау малай .Ничек инде җэй коне су кермичә эшләп ятарга???Юк!!!Безнен бакчада яшелчәләр узләре усә.узләре пешә.Пешмэсэ дэ нигэ кирэк инде ул???Мин колбаса яратам

Сөмбелә:Ничек инде кирэк булмасын!?Ботен витамин яшелчэдэ !Алар бик файдалы.. Безгэ бик куп яшелэчэлэр усэ .эйдэ эле карап китик..Алар сина ничек ускэннэрен..һәм файдалары турында сойлэп китерлэр.. Нәрсә бу? Каян килеп чыкты соң әле ул? Йомшак икән үзе! Аның эчендә нидер кыштырдый әле! Нинди кәгазь соң бу? (Яфрак рәвешендәге кәгазьгә хат язып тыгылган) Укыйк әле хатны.

Исәнмесез, балалар! Мин – Серле йомгак! Көз патшалыгына барып кайту теләге белән юлга чыккан идем. Сезне үзем белән бакчалар, басуларны карап кайтырга чакырам. Мин сезгә алдан юл күрсәтеп тәгәрәп барырмын, сез минем арттан иярерсез!”

(Алып баручы ярдәмендә йомгак тәгәри-тәгәри “бакча бн басу” каршына килеп туктый).


А.б. Карагыз эле, монда Яшелчәләр, игеннәр бигрәк мул булып үскән икән. Карагыз эле,алар узара ярышалар тугелме.. 1 нче команда, сез кемнәр соң? (Иген үстерүчеләр). 2 нче команда? (Яшелчә үстерүчеләр).

- Иген үстерүчеләр. Сезнең басуларда нинди игеннәр үсте соң?

12 б. Безнең иркен басуларда

Бик күп игеннәр үсте.

Арпа. бодай һәм солы,

Арыш, борчак һәм тары.

А.б. Яшелчә үстерүчеләр нәрсәләр үстергән соң?

13 б. Безнең матур бакчабызда

Бик күп яшелчә үсте.

Кишер, кыяр, суган,

Кабак, шалкан, кәбестә.

А.б. Сүзне “Уңыш” колхозы җитәкчесенә (1 бала) бирик әле. Ул нәрсә дип шатландырыр икән?

14 б. Арыш, бодайлар белән

Колхоз амбары тулды.

Яхшы эшләгәч, уңыш күп,

Бар кеше дә бай булды.

А.б. Менә, Сезгә бик зур рәхмәт. Ә соң быел нинди игеннәр уңды?

15 б. ( арыш)

Кар астында кыш үткәрәм

Яшел тунымны киеп,

Көздән чәчеп калдырганга

Өлгерәм мин иң элек.

Башта буынга сикерәм,

Аннан серкә очырам.

Мин буламдыр арыш,

Буем була ун карыш. (Капчык куя)

А.б. Тагын нинди иген үскән икән?

16 б. (бодай)

Буем озынлыгы белән

Аз калышам арыштан.

Мин аңардан күп уздырам

Уңыш өчен ярышта.

Эшкәртсәләр бөртегем

Бөтен шартын китереп,

Бодайдан күмәч пешә,

Күбек кебек күпереп. (Капчык куя)

А.б. Тагын нинди иген үскән икән? Тыңлыйк әле.

17 б. (солы).Мин бигрәк сусыл солы,

Бөртекләрем сулы-сулы.

Балаларны тиз үстерәм.

Атларга көч-куәт бирәм.

Солыны күбрәк чәчегез,

Файдасы күп, белегез. (Капчык куя)

А.б. Башка иген белән танышып китик.

18 б. (тары).

Солыныкы шикелле үк

Чукларым бар.

Меңәрләгән бөртегем бар.

Мин бит тары булам,

Сөттә җидегә ярылам.

Алтын сары бөртекләрдән

Бик тәмле ботка булам. (Капчык куя).




19 б. (карабодай)

Бал кортлары үбә

Карабодай керфекләрем,

Тары кебек бик вак түгел

Бөртекләрем..

Соң чәчелзәм, иртә каөтам

Басу, кырдан.

Табыннарда мин бик затлы

Ризык булам. (Капчык куя)

20 б. (борчак)

Сабакларым җиргә ятып

Үсә минем.

Чәчәкләрем ал-шәмәхә

Төстә минем.

Балаларга ошый минем

Яшел чагым.

Карабодай белән һич юк

Охшаш ягым. (Капчык куя).

21б. (кукуруз).

Озын-озын егетләр без,

Кукурузлар шул без.

Кәүсәләребез биекләр,

Башыбызда бүрекләр,

Чәчләребез сары хәтфә,

Орлыгыбыз алтын гәрәбә. (Капчык куя).

22 б. (көнбагыш)

Сары эшләпә киябез,

Җем-җем итә күзебез.

Гел кояшка караганга

Кояш төсле үзебез.

Көн багабыз, төн йоклыйбыз,

Без булабыз көнбагыш. (Капчык куя).

А.б. Игенчеләр бик тырыш, уңган кешелзәр.Алар бит ипи үстерүчеләр.

Сөмбелә:  Изге җир-ананың хезмәтчел уллары

Матурлап, яшәртеп төзиләр дөньяны.

Кайсысы шатлыклар кичерә, кичерә.

Кырларда шаулатып игеннәр үстерә.

Чайкала иген кырлары”-Җыр.

Уен “-Сезнең алдыгызда поднослар.Алардагы орлыкларны чүпләп банкаларга салырга кирәк. Һәр орлыкны исеме язылган банкага салырга кирәк. Орлыкның берсе дә калырга тиеш түгел.

А.б. Хәзер яшелчә үстерүчеләр җитәкчесенә мөрәҗәгать итик инде. Сез яшелчә бакчасында ниләр үстердегез соң?

23 б. Кәбестәләр, суганнар

Түтәлләргә тулганнар.

Кишер белән чөгендер –

Тик җыеп кына өлгер.

24 б. (суган)

Тышым сары, эчем ак.

Исемем дә бит суган.

Ай-1ай, бигрәк яратам,

Ерактан торып елатам. (Кәрзин куя)

25 б. (кишер).

Таң нурларын, кичке шәфәкъ төсен

Җәй буена үзем җыйдым да,

Алтын казык булып, татлы булып

Үстем менә,җир куенында. (Кәрзин куя)

26 б. (шалкан).

Түгәрәк мик, ай түгел,

Сары, тик кояш түгел.

Тәмле, тик алма түгел,

Койрыклы, тычкан түгел. (Кәрзин куя)

27 б. (помидор).

Җәй буена яшел булам,

Көз җиткәч тә кызарам.

Хәтта чибәррәк булам

Иннек сөрткән кызлардан. (Кәрзин куя)

28 б. (чөгендер)

Берсеннән аның заводлар

Тәмле шикәр алалар.

Икенчесен вак-вак итеп

Турап ашка салалар.

Без икебез бертуган –

Беребез кызыл, беребез ак,

Чөгендер без, күреп бак. (Кәрзин куя)


29 б. (кабак) Үзем бер бөртек,

Эчем мең бөртек.

Башым җирдә,

Койрыгым комда. (Кәрзин куя)


30 б. (кәбестә) Кәбестәләр үсеп утырды,

Тәгәрәп китәрдәй булып.

Витамин күп кәбестәдә,

Уңды әле күп булып.

31 б.(Кыяр): Исемем минем – Кыяр

Салатка булып куям,

Шул коедэ ашыйлар,

Бик тэмле дип мактыйлар.


32 б.(Алма): бакчабызда усэ – Алма.

Ул кызылда була, алда.

Тэме шикэр бал гына

Рохсэт булса ал гына.


33 б(Бәрәңге) : Тыгызланып, туп кебек

Үсеп җитә бәрәңге.

Кырда, көлдә пешкәне

Һай, бигрәк тәмле инде..


34.б Яшелчәнең иң туклыклысы –

Бәрәңге аларның аксакалы.

Эшем күп, ашым тәмле,

Иренмичә генә эшлә, яме!


Уен” Яшелчәләр җыю,.(уенчык)”


А.б.Яңгыр су сибеп, сез тырышып җырлый-җырлый иген һәм яшелчә үстергәнсез. Ә хәзер игеннәрне. Яшелчәләр бн игенчеләрне нишләтик соң инде?

«Огородная-хороводная.»-уен.

А.б. Олылар да әйткәннәр бит “Хәрәкәттә – бәрәкәт”, дип. Әйдәгез инде җырда җырланганча уңышны машиналарга төяп шәһәргә озатыйк.

(урыннарга барып утыралар).

Сомбелэ белэн ялкау малай чыга. анладынмы инде..?Ялкау кешенен унышы да булмый..бэхете дэ булмый.


Ялкау малай..Эйе.анладым

Шаккатып карап торамын,

Ай-һай уңган һәммәсе!

Әллә инде үземә дә

Берәр шөгыль табасы!

Бик дөрес әйтәсең, дускай,

Хезмәттә-хөрмәт, диләр.

Бакчада җиләк-җимешләр

Тырышкач кына уңар!



А.б. Күрәсезме, дуслык һәрвакыт җиңә. Инде әйдәгез, бәйрәмне тәмамлыйк. Көз бүләкләре – алма ашыйк.

Уеннар да уйналды, бәхет тә сынадык. Әйдәгез әле көзгә соңгы сүзебезне әйтик.



35 Бала (ипи тоткан):

Алтын көз! – диләр, алтын көз!

Кайда аның алтыны?

Ул алтын – безнең түккән тир,

Тырыш хезмәт ялкыны!

36 балаШул ялкын безнең сыебыз –

Арыш, бодай көшеле.

Җирдә тик хезмәт олылый

Һәм алтынлый кешене.

Сомбелэ

.-   Эштә үткәндер көнегез,

Ямьле булсын кичегез!

Ай сокланып йөрсен күктә-

Күңелле ял итегез!

 Хушыгыз, еллар имин,

 Илнең күге аяз булсын!

 Сабыйларның шат авазы               

  Гел яңгырап торсын.

 Бәйрәм мөбарәк булсын,

 Табыннар түгәрәк булсын!

 Барыбызга да сәламәтлек,

 Тыныч көннәр насыйп булсын!

Хушыгыз дусларым!!!



Салмак көй астында чыгып китәләр.






























Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Дошкольное образование

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Музыкальный-тематический вечер " Овощное ассорти"

Автор: Ибрагимова Дилияр Нургаяновна

Дата: 21.12.2014

Номер свидетельства: 146542


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства