kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Квест- игра "Сокравища пиратов"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Квест-игра по пдд на тему: "Сокравища пиротов". 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Квест- игра "Сокравища пиратов"»

Т атарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы”













Квест - уен

«Пират хәзинәсе»

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен





Төзеде тәрбияче:

Башарова Айзилә Айнур кызы









2022 ел

М аксат: Балаларга юлда йөрү куркынычсызлык кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне уен аша формалаштыру.

Бурычлар: баларга юл билгеләрен өйрәтү (кисәтүче, күрсәтүче, тыючы), светофорның сигналларын белүне ныгыту.

Тәрбия бурычы: бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт, балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның күзәтүчәнлек һәм кызыксынучаклыкларын, хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне, әйләнә-тирә чынбарлыктагы предметлар һәм күренешләр турында күззаллауларын үстерү.

Белем бирү бурычы: урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен, юл йөрү кагыйдәләрен, светофорның яшел, кызыл, сары сигналлары турында белемнәрен ныгыту, кабатлау. Уен кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтү. Килеп туган каршылыкны, үз- ара киңәшләшеп, дусларча чишү.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, сүзлек өстендә эш, сораулар, үсендерү.

Сүзлек запасын баету: жезл, фликер.

Җиһазлар: косынкалар кызыл, сары, яшел төстә, юл тамгалары ясалган картинкалар , киселгән мәхсус транспорт рәсемнәре, 3 кыршау (кызыл, сары, яшел), жезл, сандык, ачкычлар, светофор.



Уен эшчәнлекнең барышы

Балалар бакча буйлап җәяүлеләр йөри торган юлдан киләләр.

(Барысы бергә)

Бер, ике. Кем бара?

Өч, дүрт. Без Барабыз.

Бер, ике. Кем җырлый?

Өч, дүрт. Без җырлыйбыз.

Без бакчаның шуклары

Бер кайчан сынатмыйбыз.



Аларны Пират каршы ала.

Пират: Балалар исәнмесез! Сез мине таныдыгызмы? Мин бик әйбәт, ярдәмчел Пират булам. Өлкәннәргә, үзем кебек малайларга, кызларга гел булышып торам.

Сезнең күбегез тиздән мәктәпкә барачак. Юлда йөргәндә күңелсез хәлләр булмасын өчен нишләргә кирәк? (балалар җаваплары). Юлда йөрү кагыйдәләре һәм юл тамгалары тагында истә калсын өчен мин сезне уен сәяхәткә чакырам. Моның өчен күп каршылыклар үтеп, биремнәрне үтәп барырга тиеш буласыз. Безне анда төрле сюрпризлар көтәчәк. Төрле подсказкалар (сер сүз) ярдәмендә без ХӘЗИНӘне эзләрбез. Каршылыкны җиңеп чыккач сезгә Ачкыч биреләчәк. Шул ачкычлар ярдәмендә без эзләгән әйберебезне табарбыз.

Т әрбияче: Балалар Хәзинә эзләргә барабызмы? Сез әзерме? (балалар җаваплары)

(Балалар өч төркемгә бүленәләр. Башларында төрле төстәге косинкалар "бандан" кызыл, яшел төстә)

Пиратны үзебез белән алыйкта юлга кузгалыйк.

Пират: Ә юк! Юлга кузгалганчы игътибарлылыкка күнегү ясап алыйк әле.

1 пункт - игътибарлылыкка күнегү.

Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җаваплар белән килешсәгез- “Бу мин, бу мин, һәм минем дусларым” дип әйтәсез. Әгәрдә килешмәсәгез, тын гына торасыз.

  • Кем юлда тәртип бозмый?

  • Кем юлда туп белән уйный.

  • Автобуста өлкәннәргә кем урын бирә?

  • Кем светофорга карамый гына юла аркылы чыга?

Пират: Әфәрин! Сез бик игътибарлы балалар икән. Менә шуның өчен юлны дәвам итәргә бер сер суз. (Ачкыч бирелә. Ачкычка табышмак беркетелгән)

Тәрбияче : Балалар монда табышмак язылган.

  • Дүрт кешегә бер эшләпә. (өстәл)

Шулай булгач без алдагы биремебезне кайдан эзлисе була? (өстәл астына уен беркетелгән)


2 пунктУен «Картинаны җый».

Балалар 3 төркемгә төсләренә карап бүленәләр.Һәрбер төркем картина җыялар. (полиция машинасы, ашыгыч ярдәм машинасы, янгын сүндерү машинасы).

Тәрбияче: Аларның нинди максатларда кулланылуын әйтегез әле. 0-1, 0-2, 0-3 номерлары кайсы машиналарга язылган, ни өчен?

Пират: Ә бәлки сез алар турында шигъри юллар белән әйтеп бирерсез


1 бала: Шырпы белән уйнама син, калырсың көл-күмергә,

Әгәр янгын чыга калса, шалтрат син 0...1 гә


2 бала: Тап булсаң әгәр, шикле кешегә,

Кичекмәстән шалрат син 0...2 гә


3 бала: Әгәр кеше авырый икән

Күрсәт ярдәмне

Телефоннан җый син һәрвакыт 0...3 не


Пират: Балалар сезнең җавапларыгыз миңа бик ошады. Шуңа күрә сезгә тагын бер ачкыч.

Тәрбияче: Балалар алдагы сер сүздә – табышмакта.

-Аягы бар, кулы юк,

Аркасы бар, түше юк. (Урындык)

Кайдан эзлибез икән алдагы биремне? (Балалар юл тамгаларын урындык астыннан табалар)


3 пункт “Юл тамгалары” Шигырьләр сөйләү

М енә гади генә юл,

Аннан кешеләр бара.

Монда бит махсус тамга,

Исеме аның “зебра”.

***

Әгәр өчпочмак эчендә

Паровоз гына булса,

Ул паровоз торбасыннан

Төтен чыгарып торса,

Димәк, юлның бу өлеше

Шлагбаумсыз гына-

Әйбәтләп, як-якка карап

Үтеп кит син, сак кына!

***

Тынып тора моторлар,

Игътибарлы шоферлар,

“Мәктәп! Балалар бакчасы!”

Дип билгеләр торалар. (“Балалар”)

***

Менә бу билге кисәтә

Шоферларны шул хакта:

Игътибарлы булыгыз, ди,

Җәяүле үткән чакта.

***

Бу билгене күрсәләр,

Сөенә авырулар.

Д имәк, якында гына

Ярдәм күрсәтүчеләр.

***

Ерак түгел, диеп, чәйгә,

Тәмле аш һәм боткага.

Ач, “үләм” дигән чагыңда,

Шушы билге коткара.

***

Бу билгегә карасаң,

Сөенеп тә куярсың.

Ярый әле машина

Алмаганнар әтиләр,

Велосипедта гына

Йөрергә кирәк диләр.

***

Бу билгене белү кирәк,

Аны белү мөһим бигрәк.

Утырып булмый аннан башка

Трамвайга-автобуска.

Тукталышларда бу билге

Әверелә чып-чын дуска.

Пират: Миңа нигәдер күңелсез булып китте әле...

Тәрбияче: Балалар пиратның күңелен ничек күтәрик икән? (Балалар җаваплары)

Флешмоб биюе

Пират: Ой рәхмәт сезгә балалар. Күңелләрем күтәрелеп китте. Шуның өчен сезгә тагын бер ачкычны бирәм.


4 пункт “Светофор”

Тәрбияче: Балалар тагын бер табышмакка җавап табарга кирәк.

  • Киттем диеп китә, кире килә. (Ишек)

  • Шулай булгач безнең алдагы тукталышыбыз нәрсә икән?

  • Светофор. (Балалар ишеккә эленгән светофорны күреп алалар)

Пират: Балалар мин светофорның ничек барлыкка килгәнен беләм. Сезгәдә сөйлимме?

Гәҗәеп бер матур шәһәрнең нәкъ үзәгендә, юллар кисешкән чатта өч төрле ут: кызыл, сары, яшел очрашканнар ди. Шулай сөйләшә торгач, үз- ара бәхәсләшеп киткәннәр.

Кызыл төсле ут әйтә икән: Мин иң кирәкле төс, мин ут төсендә. Кешеләр мине күргәндә, алда куркыныч барлыгын белеп торалар . Сүзгә сары төс кушылган.

  • Мин мөһимерәк төс, чөнки мин кояш төсендә. Ул дуста, дошманда була ала.

Шуңа күрә мин кисәтәм, ашыкма!

  • Дусларым әйдәгез тынычланыгыз әле,- диеп сүзгә кушылган яшел төс.

Менә мин иң мөһиме! Чөнки мин урман, яфрак, үлән төсендә. Мин сезгә шуны әйтәм, миндә куркыныч юк. Мин булганда тынычлык булыр - дигән.

Менә шулай аларның үз-ара тарткалашканнарын тыңлап торучылар булган.

  • Сез өчегездә бик матурлар, кирәкле төсләр. Урамдагы

кешеләргә, машиналарга хәрәкәт итәргә булышыр идегез дигәннәр. Менә шулай итеп светофор барлыкка килгән ди.

Җыр “Светофор”


Тәрбияче: Әйдәгез әле бер уен уйныйбыз. Ул уен “Светофорны буя” дип атала. (ООО- рәвештә кыршаулар куела. Балалар үз төсләрендә булган кыршау эченә, шул төстәге предметларна тирә- яктан җыялар).

Пират: Миңа бу уеныгыз бик ошады әле. Менә сезгә тагын бер ачкыч.

5 – пункт Уен « Жезльне җибәр»

Тәрбияче: Балалар монда тагын бер табышмак бар әле.

  • Ана карасаң, урамны күрәсең. (тәрәзә)

Безнең сер сүзебез кайда барырга куша?

-Нәрсә бу балалар? (Жезль) Әйдәгез уйнап алабыз. Музыка башлангач, таяк кулдан- кулга бирелә. Музыка тукатуга кемдә кала шул өстәл өстеннән бер “җаза” ала.

(Монда төрле сорауларга җаваплар табырга, биюләр, җырлар башкарасы)

4 бала: Юл билгеләре безгә

Бик күп нәрсә әйтәләр.

Кирәк чакта боералар,

Кирәк чакта кисәтәләр,

hәләкәтләр булмасын дип,

Телидер hәрбер йөрәк.

Шуңа күрә дә йөргәндә,

Бик сак булырга кирәк.

5 бала: Олы юлда бик күп алар

М ондый тамга – билгеләр.

Ерактан ук күренәләр,

Гүя маяк – өлгеләр.

6 бала: Юлда йөрсән, бул өлгер,

Юл кагыйдәсен нык бел.

Светофорның һәрбер төсен,

Юлның билгеләрен бел.

7 бала: Җәяүлеләр юлы аша

Чыгыгыз каршы якка.

“Зебра” сызыклары кебек

Буялган ул юл акка.



Пират: Ай сез балалар бигрәктә белемле икән менә миндә соңгы ачкыч. Ә хәзер тирә- яктан, шушы мин биргән ачкычлар белән мин яшереп куйган ХӘЗИНӘне эзләгез инде. Кайсы ачкыч кайсы йозакны ачар микән? (Балалар сандык табалар, яраган ачкыч белән ачалар. Аның эчендә фликерлар ята.)

Тәрбияче: Яктырткычны кире кайтаручы элементлар - фликерлар диеп аталалар. Алар мәхсус материалдан ясалганнар. Көннең караңгы вакытында, юлдагы кешеләр шоферларга 20-30 метрдан гына күренәләр. Кешенең киемнәренә, әгәрдә фликелар беркетелгән икән фара яктысында алар ялтырап күренеп торалар. Машинаның фара уты якын арага яктыртканда юлдагы фликерлы кеше-120 метрдан, ә ерак араны яктырткан вакытта 400 метрдан ук күренә икән.

- Балалар сезнең яктылыкны кире кайтарычы элементлардан эшләнгән әйберләрне тагын кайларда, кемнәрдә күргәнегез бар? (Балалар җаваплары.)

Пират: Менә минем сезгә бүген бирергә теләгән бүләгем шушы фликерлар иде. (Балаларга өләшә)

Тәрбияче: Балалар онытмагыз безнең хәзинәбез ул тормышыбыз, сәламәтлегебез. Без аны сакларга тиешбез. Юл йөрү кагыйдәләрен белегез һәм төгәл үтәгез! Хәерле имин юллар сезгә балалар!








Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Дошкольное образование

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Дошкольникам

Скачать
Квест- игра "Сокравища пиратов"

Автор: Башарова Айзиля Айнуровна

Дата: 07.02.2023

Номер свидетельства: 625014


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства