«Ямьле язга кунакка»
Музыка астында балалар залга үтәләр.
Тәрбияче. Кадерле әниләр, әбиләр, апайлар, килгән кунаклар, бакчабыз хезмәткәрләре! Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме - 8 март белән котлыйбыз! Сезгә уңышлар, гаилә байлыгы, күңел тынычлыгы телибез. Балаларыгыз сезне гел сөендереп кенә торсын! Балаларның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын!
1 нче бала:
Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген.
Балалар бакчасында.
Әниләрне,әбиләрне,
Бакчадагы апаларны,
Чакырдык барчасын да.
2 нче бала:
Без беләбез җылы язның
Иң беренче бәйрәме
Әниләр, әби, апалар
Хатын-кызлар бәйрәме.
3 нче бала:
Сез бәйрәмнең иң түрендә-
Сөекле хатын-кызлар.
Бары тик сезнең хөрмәткә
Яңгырый безнең җырлар.
Җыр “Әниләр бәйрәме”
4 нче бала:
Әниемә бәйрәмгә,
Нәрсә бүләк итәргә?
5 нче бала:
Ул кушканны үтәргә,
Шатлык бүләк итәргә
Зур үскән кызым, дисен,
Минем өчен сөенсен
6 нчы бала:
Гөлләргә су сибәрмен
Ял ит, әни диярмен.
Бүлмәләрне җыярмын
Тәртип ясап куярмын
7 нче бала:
Син бер генә, диярмен
Бит очыннан үбәрмен
Син минем иң кадерлем
Озак яшә, диярмен.
Бергә:
Барысы өчен
Рәхмәт сезгә әниләр
Исәнлек саулык телиләр
Сезгә барлык нәниләр.
Җыр “Рәхмәт, әнием!”
Тәрбияче. Безнең кызларыбызның тизрәк үсеп, әниләре кебек матур туфлиләр киеп йөриселәре килә. Хәзер менә биеп тә күрсәтерләр.
Танец в маминых туфлях.
Тәрбияче.
Балалар минем сезгә бер табышмак әйтәсем килә.
Кем китаплар укый сезгә,
Бакчага илтә иртән.
Кем тәмле коймак пешерә,
Яраткан оныкларына
Ягымлы, назлы, шундый.
Бергә: ул безнең әби, яраткан дәү әни.
8 нче бала:
Дөняда иң җылы әби,
Безнең әби беләбез.
Шуңа күрә сеңлем белән,
Куенына керәбез.
9 нчы бала:
Дәү әнинең кочагында,
Китәбез эреп кенә.
Яшәрбез әле, үскәчтә
Кадерен белеп кенә.
10 нчы бала:
Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле, иң кадерле-
Алар безнең әбиләр.
11 нче бала:
Минем әби бик әйбәт, гел көлеп кенә тора,
Балакаем, дип әйтеп, сөеп, иркәләп тора.
Әбием һәркөн безгә тәмле ашлар пешерә,
Сөйкемле сүзләре белән безнең күңелне күрә.
Без әбине яратабыз, ул да безне ярата.
Безнең әбидән дә әйбәт кем бар икән дөньяда?
12 нче бала:
С праздником веселым,
С празднком весны.
Всех на свете бабушек,
Поздравляем мы!
13 нче бала:
Есть много разных песенок,
На свете обо всем,
А мы сейчас о милой
Бабушке споем.
Җыр: “Әбием - әбекәем”
Тәрбияче. Балалар, сез ишетәсезме, көй яңгырый. Безнең янга кемдер килә бугай.
Музыка астында Яз керә.
Яз. Исәнмесез балалар! Сез мине таныдыгызмы? Мин Яз кызы. Җиргә җылылык, матурлык китерәм, җиргә – үлән, агачларга - яфраклар. Кошларым һәрчак минем белән. Ишетәсезме? (Кошлар тавышы яңгырый) Мин чәчәкләремне дә алып килдем. Әйдәгез, чәчәкләрем биеп күрсәтегез әле.
“Чәчәкләр” биюе
Яз. Рәхмәт сезгә дусларым. Бик яхшы биедегез, барсына да ошады. Хәзер инде әниләребез, дәү әниләребез өчен чәчәкләр болында атсын, ләкин бу язгы могҗиза килеп чыксын өчен, миңа ярдәмчеләр кирәк.
Тәрбияче. Яз кызы, безнең малайлар сиңа булышырга әзер.
Уен: “Чәчәк җыю”
Балалар әниләренә, дәү әниләренә матур сүзләр әйтеп чәчәкләрнең таҗларын куялар.
Тәрбияче. Менә ничек матур булды!
Яз: Әниләребез, әбиләребез хөрмәтенә матур чәчәкләр атты. Аларга карасаң елмаясы, җырлыйсылар килә. Әйдәгез, мин дә матур җырымны бүләк итим әле.
Җыр “Хәерле көн”
Кызганыч мияулаган песи тавышы килә.
Тәрбияче. Тирә якта шундый матурлык булганда кем шулай моңсуланып утыра икән?
Песи чыга, тәпиләре бауга чуалган
Тәрбияче. Нәрсә булды, нигә җылыйсың, песикәй?
Песи. Мяу! Мина бик оят инде.
Яз. Ярый, елама, нәрсә булды сөйлә?
Песи. Әгәр сөйләсәм, сез мине кумассызмы?
Тәрбияче. Балалар, песине кумыйсызмы?
Балалар. Юк!
Песи. Ачуланмыйсызмы мине?
Тәрбияче. Юк ачуланмыйбыз сөйлә инде, нәрсә булды?
Песи. Минем Камиль исемле хуҗам әнисенә бүләк әзерләгән иде. Аның өчен үзе печенье пешерде. Һәр печенье арасына крем сөртте. Ах кремы бигрәк тәмле иде! (ялана) һәр печеньеларны пакетка салып куйды да пакетын матур тасма белән бәйләп куйды. Ә аңардан шундый тәмле ис аңкып торды (ялана). Башта мин иснәрмен дип кенә уйладым , ә соңыннан бер тапкыр ялап карыйсым килде (печенье ялаган кебек итә). Шул матур тасманы тарткан идем минем тәпиләрен тасмага чуалды (кызганыч итеп мияулый)
Тәрбияче. Әйе, булдыргансың син.
Песи. Сез бит мине гафу итәбез дип ышандырдыгыз.
Яз. Бәйрәм көн булганга без сине гафу итәбез.
Тәрбияче. Гафу итәрбез һәм сыйларбыз. Балалар, песи нәрсә ярата әле? (балалар җавап бирә) Әйдәгез аңа сөт бирик. Ул сөт эчкән арада Булатның әнисе безгә матур җырын бүләк итәр.
Җыр “Бәхетле бул, балам!”
Песи. Сөтегез бик тәмле икән, рәхмәт сезгә балалар. шул хәтле күп эчтем, хәтта шатлыгымнан биисем килә башлады. Сез минем белән биисезме?
Балалар. Әйе!
Бию “Выше якоря”
Тәрбияче. Балалар, әниләр утырып арып беткәннәрдер инде. Әйдәгез әле аларны да уйнатып алыйк.
Уен
Тәрбияче. Ничек күңелле итеп уйнадык. Балалар, сезгә әниләр белән уйнавы ошадымы?
Балалар.Әйе!
Песи. (тәрбиячегә) Ә сезнең балалар минем Камиль хуҗам кебек әниләренә, дәү әниләренә бүләкләр әзерләгәннәрме соң?
Тәрбияче. Әлбәттә.
Алмадык сатып бүләкләр,
Без үзебез ясадык.
Үзебез көч куйган бүләкне,
Зур бүләк дип уйладык.
(Балалар әниләренә бүләкләр бирәләр)
Тәрбияче.
Кадерле әниләр, дәү әниләр!
Бәйрәмегез сезгә бәхет,
Сәламәтлек китерсен,
Көнегез гел шат булсын!
Шуның белән безнең әзерләгән күчел ачу иртәбез тәмам. Барыгызга да рәхмәт! Сау булыгыз!