kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Планетаны? пычрануы ??м аннан чыгу юллары"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Планетаны? пычрануы х?зерге вакытта и? актуаль проблемаларны? берсе булып тора. Бу д?рест? проблемаларны? т?рл?ре ??м аннан чыгу юллары тикшерел?. Д?рес башында "Планетаны? ?тк?не ??м кил?ч?ге" дип аталган темага презентация к?рс?телеп ?тел?, укучыларны? бу проблемага карата карашлары ачыклана, сораулар бирел? ??м ?з ?ирлекл?ренд? булган экологик проблемаларны чиш? юллары карала.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Планетаның пычрануы һәм аннан чыгу юллары»

Тема:

Планетаның пычрануы һәм аннан чыгу юллары”.

Максат:

- Укучыларны экологик проблемалар белән таныштыру;

- Экологик проблемаларны чишү юлларын өйрәнү;

- Укучыларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһаз: презентацияләр “Табигатьтәге үзгәрешләр”, “Әйләнә-тирәлекнең пычрануы”.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

Исәнмесез укучылар, без бүгенге дәресебезне иң актуаль темаларның берсе булып торган “ Экологик проблемалар яки киләчәк нинди булыр” соравына багышлыйбыз. Әйдәгез, бу сорауның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәненә төшенер өчен презентация карап китик. Презентация “Табигатьтәге үзгәрешләр” (+музыка).

  1. Яңа дәрес материалын аңлату.

Әйе укучылар, безнең планетабызның хәле хәзерге вакытта сокланырлык түгел, һәм иң кызганычы, моңа без үзебез гаепле. Дәресләрдә алган белемнәрегезне кулланып әйтегез әле, әйләнә – тирә пычрануы нинди төрләргә бүленә соң? ( Атмосфера, гидросфера һәм литосфера пычрануы).

Дөрес, ә хәзер без һәр пычрануны аерым карап китәрбез, шулай ук аларны булдырмый калу яки киметү юлларын өйрәнербез.

Атмосфера пычрануы”.

Белемнәрне ныгыту өчен сораулар ( кыскартылган көтелгән җаваплар):

-Атмосфера пычрануы нинди төрләргә бүленә? (табигый һәм антропоген).

- Атмосфераны пычратучы матдәләрне санап күрсәтегез. (заводлардан, машиналардан, органик һәм неорганик калдыкларның таркалуыннан, пожарлар нәтиҗәсендә чыккан газлар, тузан кисәкчәләре һ.б.)

Атмосфераның пычрануы нинди куркыныч тудыра? (кислоталы яңгырлар, парник эффекты, сулыш юллары авырулары .)

Нинди юллар белән пычрануны киметергә була? ( Зарарлы газлар бүлеп чыгаручы предприятиеләрдә фильтрлау җиһазларын куллану, машиналарда экологик чиста ягулык куллану, агачлар утырту һ.б.).

Дөрес укучылар, ә хәзер инде шундый ук тәртиптә калган пычрану төрләрен дә тикшереп китик.

Гидросфераның пычрануы”.

-Сулыкларның пычрану төрләре. ( табигый – сазлыкка әйләнү, антропоген-кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә ).

- Пычратучы матдәләр. (радиактив , химик, биологик, юынтык сулар һ.б.).

- Тискәре тәэсир. (су төп яшәү чыганакларының берсе булганлыктан барлык тере организмнар зарар күрәчәк).

- Зарарны киметү юллары. (заводларда калдыксыз су әйләнешен көйләү, суны механик, химик һәм биологик юллар белән чистарту).

Литосфераның пычрануы”.

-Пычрану төре. (табигый – җир убылулар, сельләр, ком бураннары; антропоген).

-Пычратучы матдәләр. (химик, биологик, радиактив, механик).

-Тискәре тәэсир. (җир асты суларына үтеп керә, туфрактагы организмнарны агулый, авыл хуҗалыг культураларында тупланып азыкка эләгә).

- Зарарны киметү. ( радиактив калдыкларны, авыл хуҗалыгының үлгән хайваннарын дөрес юк итү, табигый ашламаларны, корткычларның биологик дошманнарын күбрәк куллану, ТБО полигоннары төзү, һ.б.).

3. Белемнәрне ныгыту.

Дөрес укучылар, планетабызның киләчәге бары тик үзебезнең кулларыбызда. Уйлап карагыз әле, без Җир – анабызны саклап калу өчен глобаль мәсьәләләрне чишә алмасак та моның өченүз өлешебезне кертә алабыз бит. Ә менә нинди юл белән? (Үзебез яши торган территорияне пычратмаска, теләсә-кая чүп ташламаска, агачларны сындырмаска һ.б.).

Әйе укучылар,шуның белән дәресебезне тәмамлыйк, йомгаклап бер әйбер генә әйтергә кирәк, бергәләп тырышканда һәрвакыт куелган максатка ирешергә була!

Просмотр содержимого презентации
«Презентация»


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Биология

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 5 класс

Скачать
"Планетаны? пычрануы ??м аннан чыгу юллары"

Автор: Галеев Айзат Ахметвалиевич

Дата: 06.01.2015

Номер свидетельства: 150572


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства