kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект урока "Тер?к-х?р?к?т системасы".

Нажмите, чтобы узнать подробности

Д?рес темасы: Тер?к-х?р?к?т системасы.

Максат.   1.Органик д?нья эволюциясенд? тер?к-х?р?к?т  системасы ?зг?решл?рене? с?б?пл?рен ачыклау.

2. Хайваннарны? кайсыларында тышкы ??м эчке скелет очравын билгел??.

3.Укучыларда м?ст?кыйль эшли бел? с?л?тен барлыкка китер?не д?вам ит?.

4.Конкрет мисалларда скелетны? функциял?рен ??м хайваннар д?ньясыны? т?рлелеген саклауда ролен  к?рс?т?.

Д?ресне? тибы: катнаш

Методлар: С?йл??, ??г?м?, эзл?н?,м?ст?кыйль эш

Д?ресне ?и?азлау: т?ркемн?рд? эшл?? ?чен биремн?р, хайваннарны? скелеты модельл?ре, р?семн?р, юеш препаратлар “Прудовик”, “Аскарида”,презентация ?чен слайдлар.

Д?рест? т?б?нд?ге н?ти??л?рг? иреш? планлаштырыла:

Укучылар белерг? тиеш

  • к?з?н?к тышчасы-хайваннарда барлыкка килг?н беренче тер?к структура
  • эволюция барышында тер?к-х?р?к?т системасыны? катлаулануы
  • тышкы скелетны? г??д?г? тер?к булуын, шул ук вакытта тышкы скелетны? ?итешсезлекл?рен
  • эчке скелетны? ?стенлекл?рен
  • эволюциябарышында скелетны? катлаулана баруын

Д?рес барышы

I Оештыру ?леше(1 мин.) Укучыларга д?ресне? темасын ?йт?, д?рест?ге эш т?ртибе бел?н таныштыру.

II   Алган белемн?рне актуальл?штер?.

II. Я?а белемн?р формалаштыру.

1/Кереш с?з.  Без тер?к, тере организмнарны? тер?к системасы диг?нд? к?з алдына ниндидер умырткалы хайваннарны?- балыкны?, баканы?, еланны?, кошны?, кешене? скелеты килеп баса. Л?кин бу бик ?к д?рес т?гел : скелет ясалгылары умырткалыларда гына т?гел, б?лки бик к?п умырткасызларда да бар. М?с?л?н, микроскопик и? гади т?зелешлел?р—радиоляриял?рд? кремнезем эн?л?рд?н торган шактый гына катлаулы т?зелешле скелет бар. Ул аларга тир?н суларда й?з?рг?, дошманнарыннан сакланырга м?мкинлек бир?. Башка и? гади т?зелешлел?рд? д? скелет бар: бу- кабырчыклы амебалар ??м фораминифералар. Аларны? скелеты ?к?м-т?к?мне х?терл?т? ??м ерткычлар ????менн?н саклый. Хайваннарда барлыкка килг?н беренче тер?к структурасы- к?з?н?к тышчасы. Ул организмны тир?лект?н аерып торган,а?а камчы ??м керфекчекл?р ярд?менд? х?р?к?т ит?рг? м?мкинлек бирг?н (слайд2)

Эволюция процессында хайваннар я?адан-я?а территориял?р, азык т?ре ?зл?штерг?нн?р, ?зг?реп торучы тереклек шартларына ?айлашканнар. Эволюция хайваннарны? кыяф?тен  д? эзлекле р?вешт? ?зг?ртк?н. Ис?н калу ?чен азыкны активрак эзлзрг?, яхшырак яшеренерг? яки дошманнардан сакланырга, тиз к?ченерг? кир?к булган.

Организм бел?н ?зг?реп, тер?к-х?р?к?т системасы барлык бу эволюцион ?зг?решл?рне т?эмин ит?рг? тиеш булган.

К?пк?з?н?кле хайваннарда тер?к структуралары ??м х?р?к?т ?айланмалары к?п т?рле.

Слайд 3. Яссы, йомры ??м бо?ралы суалчаннарда тышкы сузылучан япма тер?к скелет функциясен ?ти.

Слайд4. Скелетны? функциял?ре.( Т?н формасын саклый, мускулларны? берег? урыны, эчке органнарны саклалый,мускуллар кыскарганда х?р?к?тне т?эмин ит?)

Слайд5. Скелетны? типлары:(р?семд? фораминифера,кысла,моллюск кабырчыгы, балык скелеты,суалчанны?  т?н куышлыгы) гидростатик- йомшак т?нлел?р( моллюск,суалчаннар), экзоскелет(тышкы)-буынтыкаяклылар,эндоскелет(эчке)-хордалылар

(Укучылар д?фт?рд? таблица ясыйлар)

Слайд6. Т?рле т?р хайваннарны? скелетларын чагыштыру:Тышкы  скелет х?р?к?т тизлеген арттыра, х?р?к?тне? я?а ысулларын, м?с?л?н сикер?, очу, ?зл?штерерг? ярд?м итк?н. Тышкы скелетны? ?итешсезлекл?ре: ул хайван бел?н берг? ?сми,кабык салу вакытында скелетсыз калган хайван б?тенл?й к?чсез кала, тышкы скелет шулай ук т?н зурлыгын чикли.

Эчке скелетны? мондый ?итешсезлекл?ре юк, ул хайван бел?н берг? ?с?,аерым мускулларга специальл?шерг? м?мкинлек бир?,х?р?к?т ит?не? рекордлы тизлеген? ирешерг? м?мкинлек бир?.

Слайд7.Эчке скелетны? ?лешл?ре: (р?семд? имез?че хайван скелеты, баш скелеты, очлыклар скелеты) к?ч?р скелет,баш скелеты, очлыклар скелеты.

Скелет барлыкка кил?:с?якл?р, кимерч?к, се?ерл?рд?н

С?якл?р тоташа:х?р?к?тсез,ярымх?р?к?тчел, х?р?к?тчел

Физкультминутка.

Сыйныфны 6 т?ркемг? б?леп ??р т?ркемг? биремн?р тарату.(укучылар бирем бел?н6-8 минут эшлил?р)

Т?ркемн?рд? эшл?? ?чен биремн?р

1 нче т?ркемг? бирем: Медуза, нереида, кысла,буа ?к?м-т?к?мн?рене? юеш препаратларын карагыз.

1)Т?н япмасы н?рс?д?н тора ик?нлеген билгел?гез. Бу хайваннарны? тер?к-х?р?к?т системасы ролен н?рс? ?ти?

2)Буынтыкаяклыларны? тышкы скелетлары барлыкка кил? аларга нинди ?стенлекл?р бир??

3)Тышкы скелетны? файдалы якларын гына т?гел, ?итешсезлекл?рен д? ?йтегез.

2 нче т?ркемг? бирем: Балык скелетын карагыз.

1)Эчке скелетны? ?стенлекл?рен ?йтегез.

2)Балык скелеты нинди ?лешл?рд?н тора?

3)Балыкларны? х?р?к?тен нинди органнар т?эмин ит??

3 нче т?ркемг? бирем: Бака скелетын карагыз.

1)?ир-су хайваннары скелетыны? катлаулануын к?рс?тегез, бу н?рс? бел?н б?йле?

2)Баканы? очлыклар скелетын керагыз ??м аларны? т?зелеше башкара торган функциял?рг? б?йлелекне к?рс?тегез.

3)Умырткалыкта муен ?леше барлыкка кил?не? роле н?рс?д??

4 нче т?ркемг? бирем: К?лт? скелетын карагыз.

1)С?йр?л?чел?р скелеты нинди б?лекл?рд?н тора?

2)К?кр?к читлеге нинди роль уйный? Кабыргаларны? роле?

3)Еланны? кабыргалар очы ирекле булу нинди  роль уйный?

5 нче т?ркемг? бирем: Кош скелетын карагыз.

1)Кош умырткалыгы нинди б?лекл?рд?н тора?

2)Кошны? к?кр?к читлеге т?зелеше башка умырткалыларны? к?кр?к читлеге  т?зелешенн?н н?рс? бел?н аерыла?

3)Кошларны? с?якл?ре очуга ничек ?айлашкан?

6 нче т?ркемг? бирем: Имез?че хайван скелетын карагыз.

1)Имез?чел?рне? очлыклары нинди ?лешл?рд?н тора?

2)Югарыгы ??м т?б?нге очлыклар поясыны? роле н?рс?д??

3)Имез?чел?рне? баш скелеты нинди ?лешл?рд?н тора?

4)К?кр?к читлегене? роле?

(??р т?ркем биремн?рне д?фт?рг? язмача ?ти, биремн?рне ?т?г?ч ??р т?ркемн?н бер укучы ?ыелган информация буенча чыгыш ясый, 10-12 мин.)

 Рефлексия

Биологик м?сь?л?л?р чиш?:

1нче бирем. Балыклар башын бора алмый. Бака ??м тритоннар башын борамы? ?авабыгызны а?латыгыз.

2 нче бирем. Т?рле имез?чел?рд? муен озынлыгы т?рле, этт? ул кыска, жирафта озын.Андый аерымлыклар н?рс? бел?н б?йле?

Сорауларга ?авап бирегез:

  • Тер?к –х?р?к?т системасыны? ???мияте н?рс?д??
  • Тер?к-х?р?к?т системасын нинди органнар барлыкка китер??
  • Хайваннарны? тер?к-х?р?к?т системасы эволюциясе нинди юн?лешт? барган?

?й эше П.37, с?злек бел?н эш (198 бит)

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока "Тер?к-х?р?к?т системасы". »

Дәрес темасы: Терәк-хәрәкәт системасы.

Максат. 1.Органик дөнья эволюциясендә терәк-хәрәкәт системасы үзгәрешләренең сәбәпләрен ачыклау .

2. Хайваннарның кайсыларында тышкы һәм эчке скелет очравын билгеләү.

3.Укучыларда мөстәкыйль эшли белү сәләтен барлыкка китерүне дәвам итү.

4.Конкрет мисалларда скелетның функцияләрен һәм хайваннар дөньясының төрлелеген саклауда ролен күрсәтү.

Дәреснең тибы: катнаш

Методлар: Сөйләү, әңгәмә, эзләнү,мөстәкыйль эш

Дәресне җиһазлау: төркемнәрдә эшләү өчен биремнәр, хайваннарның скелеты модельләре, рәсемнәр, юеш препаратлар “Прудовик”, “Аскарида”,презентация өчен слайдлар.

Дәрестә түбәндәге нәтиҗәләргә ирешү планлаштырыла:

Укучылар белергә тиеш

  • күзәнәк тышчасы-хайваннарда барлыкка килгән беренче терәк структура

  • эволюция барышында терәк-хәрәкәт системасының катлаулануы

  • тышкы скелетның гәүдәгә терәк булуын, шул ук вакытта тышкы скелетның җитешсезлекләрен

  • эчке скелетның өстенлекләрен

  • эволюциябарышында скелетның катлаулана баруын

Дәрес барышы

I Оештыру өлеше(1 мин.) Укучыларга дәреснең темасын әйтү, дәрестәге эш төртибе белән таныштыру.

II Алган белемнәрне актуальләштерү.

II. Яңа белемнәр формалаштыру.



1/Кереш сүз. Без терәк, тере организмнарның терәк системасы дигәндә күз алдына ниндидер умырткалы хайваннарның- балыкның, баканың, еланның, кошның, кешенең скелеты килеп баса. Ләкин бу бик үк дөрес түгел : скелет ясалгылары умырткалыларда гына түгел, бәлки бик күп умырткасызларда да бар. Мәсәлән, микроскопик иң гади төзелешлеләр—радиолярияләрдә кремнезем энәләрдән торган шактый гына катлаулы төзелешле скелет бар. Ул аларга тирән суларда йөзәргә, дошманнарыннан сакланырга мөмкинлек бирә. Башка иң гади төзелешлеләрдә дә скелет бар: бу- кабырчыклы амебалар һәм фораминифералар. Аларның скелеты әкәм-төкәмне хәтерләтә һәм ерткычлар һөҗүменнән саклый. Хайваннарда барлыкка килгән беренче терәк структурасы- күзәнәк тышчасы. Ул организмны тирәлектән аерып торган,аңа камчы һәм керфекчекләр ярдәмендә хәрәкәт итәргә мөмкинлек биргән (слайд2)

Эволюция процессында хайваннар яңадан-яңа территорияләр, азык төре үзләштергәннәр, үзгәреп торучы тереклек шартларына җайлашканнар. Эволюция хайваннарның кыяфәтен дә эзлекле рәвештә үзгәрткән. Исән калу өчен азыкны активрак эзлзргә, яхшырак яшеренергә яки дошманнардан сакланырга, тиз күченергә кирәк булган.

Организм белән үзгәреп, терәк-хәрәкәт системасы барлык бу эволюцион үзгәрешләрне тәэмин итәргә тиеш булган.

Күпкүзәнәкле хайваннарда терәк структуралары һәм хәрәкәт җайланмалары күп төрле.

Слайд 3. Яссы, йомры һәм боҗралы суалчаннарда тышкы сузылучан япма терәк скелет функциясен үти.

Слайд4. Скелетның функцияләре.( Тән формасын саклый, мускулларның берегү урыны, эчке органнарны саклалый,мускуллар кыскарганда хәрәкәтне тәэмин итә)

Слайд5. Скелетның типлары:(рәсемдә фораминифера,кысла,моллюск кабырчыгы, балык скелеты,суалчанның тән куышлыгы) гидростатик- йомшак тәнлеләр( моллюск,суалчаннар), экзоскелет(тышкы)-буынтыкаяклылар,эндоскелет(эчке)-хордалылар

(Укучылар дәфтәрдә таблица ясыйлар)

Слайд6. Төрле төр хайваннарның скелетларын чагыштыру:Тышкы скелет хәрәкәт тизлеген арттыра, хәрәкәтнең яңа ысулларын, мәсәлән сикерү, очу, үзләштерергә ярдәм иткән. Тышкы скелетның җитешсезлекләре: ул хайван белән бергә үсми,кабык салу вакытында скелетсыз калган хайван бөтенләй көчсез кала, тышкы скелет шулай ук тән зурлыгын чикли.

Эчке скелетның мондый җитешсезлекләре юк, ул хайван белән бергә үсә,аерым мускулларга специальләшергә мөмкинлек бирә,хәрәкәт итүнең рекордлы тизлегенә ирешергә мөмкинлек бирә.

Слайд7.Эчке скелетның өлешләре: (рәсемдә имезүче хайван скелеты, баш скелеты, очлыклар скелеты) күчәр скелет,баш скелеты, очлыклар скелеты.

Скелет барлыкка килә:сөякләр, кимерчәк, сеңерләрдән

Сөякләр тоташа:хәрәкәтсез,ярымхәрәкәтчел, хәрәкәтчел

Физкультминутка.

Сыйныфны 6 төркемгә бүлеп һәр төркемгә биремнәр тарату.(укучылар бирем белән6-8 минут эшлиләр)

Төркемнәрдә эшләү өчен биремнәр

1 нче төркемгә бирем: Медуза, нереида, кысла,буа әкәм-төкәмнәренең юеш препаратларын карагыз.

1)Тән япмасы нәрсәдән тора икәнлеген билгеләгез. Бу хайваннарның терәк-хәрәкәт системасы ролен нәрсә үти?

2)Буынтыкаяклыларның тышкы скелетлары барлыкка килү аларга нинди өстенлекләр бирә?

3)Тышкы скелетның файдалы якларын гына түгел, җитешсезлекләрен дә әйтегез.

2 нче төркемгә бирем: Балык скелетын карагыз.

1)Эчке скелетның өстенлекләрен әйтегез.

2)Балык скелеты нинди өлешләрдән тора?

3)Балыкларның хәрәкәтен нинди органнар тәэмин итә?

3 нче төркемгә бирем: Бака скелетын карагыз.

1)Җир-су хайваннары скелетының катлаулануын күрсәтегез, бу нәрсә белән бәйле?

2)Баканың очлыклар скелетын керагыз һәм аларның төзелеше башкара торган функцияләргә бәйлелекне күрсәтегез.

3)Умырткалыкта муен өлеше барлыкка килүнең роле нәрсәдә?

4 нче төркемгә бирем: Кәлтә скелетын карагыз.

1)Сөйрәлүчеләр скелеты нинди бүлекләрдән тора?

2)Күкрәк читлеге нинди роль уйный? Кабыргаларның роле?

3)Еланның кабыргалар очы ирекле булу нинди роль уйный?

5 нче төркемгә бирем: Кош скелетын карагыз.

1)Кош умырткалыгы нинди бүлекләрдән тора?

2)Кошның күкрәк читлеге төзелеше башка умырткалыларның күкрәк читлеге төзелешеннән нәрсә белән аерыла?

3)Кошларның сөякләре очуга ничек җайлашкан?

6 нче төркемгә бирем: Имезүче хайван скелетын карагыз.

1)Имезүчеләрнең очлыклары нинди өлешләрдән тора?

2)Югарыгы һәм түбәнге очлыклар поясының роле нәрсәдә?

3)Имезүчеләрнең баш скелеты нинди өлешләрдән тора?

4)Күкрәк читлегенең роле?

(Һәр төркем биремнәрне дәфтәргә язмача үти, биремнәрне үтәгәч һәр төркемнән бер укучы җыелган информация буенча чыгыш ясый, 10-12 мин.)

Рефлексия

Биологик мәсьәләләр чишү:

1нче бирем. Балыклар башын бора алмый. Бака һәм тритоннар башын борамы? Җавабыгызны аңлатыгыз.

2 нче бирем. Төрле имезүчеләрдә муен озынлыгы төрле, эттә ул кыска, жирафта озын.Андый аерымлыклар нәрсә белән бәйле?

Сорауларга җавап бирегез:

  • Терәк –хәрәкәт системасының әһәмияте нәрсәдә?

  • Терәк-хәрәкәт системасын нинди органнар барлыкка китерә?

  • Хайваннарның терәк-хәрәкәт системасы эволюциясе нинди юнәлештә барган?

Өй эше П.37, сүзлек белән эш (198 бит)






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Биология

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 7 класс

Скачать
Конспект урока "Тер?к-х?р?к?т системасы".

Автор: Валеева Гульнур Мирхатовна

Дата: 04.04.2015

Номер свидетельства: 196809


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства