kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Мастер-класс "Биология ф?нен? кереш"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мастер-класс "Биология ф?нен? кереш"

«И Табигать, ила?и к?ч!»

Укытучы: Х?ерле к?н, х?рм?тле хезм?тт?шл?р, коллегалар! Сезне? бел?н очрашуыма бик шатмын, ??м мастер класста сезне? ярд?мегезг?, хезм?тт?шлек ит?егезг? ышанып калам. Кулларымны сезг? сузып, мин сезне уртак хезм?т?шлекк? чакырам. ?г?р минем т?къдимне кабул итс?гез, ?авап итеп учларыгызны ми?а ачуыгызны к?т?м. ?г?р риза булмасагыз, кулыгызны арты бел?н куегыз.

“Учлар” кара-каршы элемт? алымы.

Ярд?мегез ?чен р?хм?т, д?ресебезне башлыйбыз.

Укытучы: Табигать. Без бу с?зне бик еш ишет?без, ул безне? а?ыбызда т?рле ассоциациял?р ??м образлар тудыра. (Слайд 1, 2)

??р кешене? д? ?з ассоциациял?ре бар: образ – т?с, образ – пейзаж. Х?зер сез чиста ак к?газь бите, карандаш, фломастер яис? акбур алып, Табигать образын ?зегезч? сур?тл?гез. 

"Ассоциациял?р"алымы,  Джеймс Ласт «Одинокий пастух» музыкасы фонында башкарыла. (Слайд 3).

Укытучы: ? х?зер ?з эшл?регезне к?рс?тегез ?ле. (Эшл?рне демонстрациял??). Игътибар бел?н карасак, бер ген? кабатланган, бер-берсен? охшаш р?сем булмавын к?рербез. Моны? с?б?бе бик гади: табигать д?ньясы  к?пт?рле ??м кабатланмас. Кем ?чендер ул – ки? з??г?р к?к й?зе яис? дулкыннар, б?т?н бер?? ?чен – серле урман яки сихри ч?ч?к д?ньясы, ?ченчел?р табигать образын безне? уникаль планета итеп к?р?. (Параллель р?вешт? 4 – 6нчы слайдлар к?рстел?.)

-? безне? планетабыз н?рс?се бел?н ?зенч?лекле? (Катнашучыларны? ?аваплары: безне? планетада гына тормыш бар).

-Табигать н?рс? ул? диг?н сорауга ничек ?авап бирер идегез? (2-3 фикер ты?лана)

Зур Энциклопедик С?злек бирг?н т?шенч? бел?н д? танышыйк ?ле. (Слайд 7).

?йе, кеше – табигатьне? бар бер кис?ге (?леше) ген?.  ??м, ?ичшиксез, без ?зебез яш?г?н д?ньяны танып белерг? тиешбез! Бу безг? аны? бел?н гармоник м?н?с?б?тл?р урнаштырырга ярд?м ит?ч?к. Шу?а к?р? кеше элекке заманнардан ук Табигать д?ньясыны? сихри ??м кабатланмас серл?рен ачарга, ?йр?нерг? тырышкан. ? никад?р га??еп мог?изалар б?л?к итк?н ул безг?!

Аларны? бернич?се  бел?н танышу ?чен мин сезг?  “И?-и?” алымын т?къдим ит?м (Слайд 8)

- тере организмнар т?зег?н и? зур корылма – Квинслендта – Австралияне? т?ньяк-к?нчыгыш ярларындагы Зур Барьер рифы. 2027 км-га сузыла, ки?леге – 72 км. (Слайд 9)

- и? зур ч?ч?к – раффлезия Арнольди, диаметры 1мга якын, Суматра, Ява ??м Калимантан утравында ?с?. ( Слайд 10)

- и? зур хайван – з??г?р кит, размеры 33метр, массасы 140 т, й?р?ге 600-700 кг (Слайд11)

- ?ир ?стенд?ге и? ?итез имез?че хайван– гепард, корбанын куганда, тизлеген 120 км/с?г-к? кад?р ?иткер? ала.(Слайд 12)

- и? калын агач – баобаб. Биеклеге – 20м, к??с? ?йл?н?се – 20м, агачта 120ме? л су туплана ала. (Слайд 13)

- и? озын елан – анаконда, 11м 43 см озынлыгындагы экземпляр булуы билгеле. (Слайд 14)

Укытучы: Бу исемлекне ?ле бик озак д?вам итеп булыр иде. Биология диг?н сихри ф?нне ?йр?нг?нд?, без ?леге исемлекне тулыландырып барырбыз. Башка ф?нн?рд?ге кебек ?к, биологияне? д? ?з ?йр?н? объектлары бар. ?йд?гез аларны берг?л?п билгел?п карыйк. Бу эшт? сезг? минем подсказка ярд?м ит?ч?к: бирелг?н оъектлар арасыннан кир?км?г?нен сайлап алыгыз, ??м ниг? аны сайлавыгызны а?латыгыз. Бу алым "Д?ртенчесе – артык"  дип атала. (Слайд 15)

  • Тау токымы – г?мб? – боз – болыт
  • Ромашка – нарат – арыш – крокодил
  • Бактериял?р – су – ?ава – кар
  • ?ст?л – китап – мимозашкаф.

Н?рс? килеп чыкканын берг?л?п тикшерик. (Слайд 16)

Укытучы: Н?рс? барлыкка килде со?? Без тере табигать патшалыкларыны? барлык в?килл?рен ?ыйдык, н?къ мен? алар биология ф?нене? ?йр?н? объектлары булып торалар. (Слайд 17).

Сез ничек уйлыйсыз: ник мен? н?къ алар билогияне? ?йр?н? объектлары булып санала? Бу ф?н н?рс?не ?йр?н? дип саныйсыз?

?авап:  Саналган барлык объектлар да – тере организмнар, тере табигатьне ?йр?н? торган ф?н – биология. (Слайд 18).

Биология безне? алга бик к?п табышмаклар ??м серл?р куя, ??м аларны чиш?р ?чен, без бик игътибарлы ??м к?з?т?ч?н булырга тиешбез. Х?зер мин “Бу н?рс? булырга м?мкин?” дип аталган кечкен? ген? конкурс ?тк?рерг? т?къдим ит?м. (Слайд19).

20– абага, 21 – лишайник, 22 – бактерия, 23 – ?имеш.

Укытучы: Н?рс?д?н чыгып, к?релг?н барлык затларны да тере дип саныйбыз? (И?ади битл?р бел?н эшл??, гипотезалар т?къдим ит?).

Тере организмнарны? билгел?ре:

  • ?с?л?р;
  • ?рчил?р;
  • Тукланалар;
  • Сулыйлар;
  • К?з?н?кл?рд?н торалар (Слайд 24)

Укытучы: Бу процессларны? асылына т?шенерг? Биология ф?не ярд?м ит?ч?к.

"Идеял?р чылбыры" алымы.  ТОКИН МЭТ. Биология ф?нен бер ??мл?, с?з, фраза, символ бел?н ген? а?латырга. (барлык катнашучылар да и?ади битл?рд? эшли).(Слайд 25)

"И?ат ит" алымы. Т?къдим ителг?н с?зл?рд?н биологияг? багышланган шигырь и?ат ит?рг?. Танып белерг?, тормыш, телибез, к?з?терг?, матурлык, м?гън?, биология. (Слайд 26)

Укытучы: Мастер классыбызны? эше азагына якынлаша.  Д?реск? нинди максатлар куелган иде?- диг?н сорауга ?авап эзли торырга т?къдим ит?м. (1. Биология ф?нен, аны? т?п т?шенч?л?рен ?зл?штер?; ф?нне? к?пт?рлелеген ??м ?йр?н? объектларын ачыклау. 2. Табигатьк? м?х?бб?т т?рбиял??. 3. Абстракт фикер й?рт? с?л?тен ?стер?).

Укытучы: ? х?зер фикерл?ребезне? туры кил?-килм?вен карыйк. (Слайд 27).

Куелган максатларга ирештекме? Сез ничек уйлыйсыз?

Рефлексия.(Слайд 28)

Бирелг?н ??мл?л?рне? икесен сайлап алыгыз ??м аны ?з фикерегез бел?н тулыландырыгыз:

- Мастер-класста мин..

- Б?ген минем ?чен и? кызыгы. булды.

- Алдагы эшч?нлегемд? мин..

- Укытучыга минем тел?кл?рем:..

- Минем ки??шл?рем:..

Укытучы: Очрашуыбызны йомгаклап, сезг? биологияне ?земне? ничек к?заллавымны ?иткер?сем кил?:

Биология? Биология! Биология:. (Слайд 29).

Укытучы:

Биология? (?ле к?п серл?р саклый)

Биология! (Табигать ?????рл?ре искитм?ле ??м соклангыч)

Биология (Бу ф?нне? ?ле кил?ч?ге бик зур).

Укытучы: Барыгызга да урта хезм?тебез ?чен зур р?хм?тл?ремне ?иткер?м! Б?генге д?рест? кулланылган методик алымнар сезг? д? эшегезд? ярд?м ит?р дип ышанып калам.

??м со?гы алым. ?зегезг? ошаган к?газь кеше сур?тен сайлагыз. Аны? й?зен ясагыз, х?зер ул кеше сезне? к?ефегезне чагылдыра. Х?зер бу кешел?рне б?кл?гез. ?зебез сайлаган кешел?рне берг? тигезл?п, турайтып карыйк. Ничек кен? тырышсак та, аларны тип-тигез ит? алмыйбыз. Мин д?, ?з чиратымда, сезне? бел?н аралашканнан со? якыннарыгызны?, коллегаларыгызны? ??м ?зегезне? д? й?р?гегезд? андый эзл?р калмавын телим! ?йл?н?-тир?не а?лап, уртак тел табып яш?гез! И?ади у?ышлар телим сезг?! Сау булыгыз!

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Мастер-класс "Биология ф?нен? кереш" »

Мастер-класс "Биология фәненә кереш" «И Табигать, илаһи көч!»

Укытучы: Хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләр, коллегалар! Сезнең белән очрашуыма бик шатмын, һәм мастер класста сезнең ярдәмегезгә, хезмәттәшлек итүегезгә ышанып калам. Кулларымны сезгә сузып, мин сезне уртак хезмәтәшлеккә чакырам. Әгәр минем тәкъдимне кабул итсәгез, җавап итеп учларыгызны миңа ачуыгызны көтәм. Әгәр риза булмасагыз, кулыгызны арты белән куегыз.

Учлар” кара-каршы элемтә алымы.

Ярдәмегез өчен рәхмәт, дәресебезне башлыйбыз.

Укытучы: Табигать... Без бу сүзне бик еш ишетәбез, ул безнең аңыбызда төрле ассоциацияләр һәм образлар тудыра. (Слайд 1, 2)

Һәр кешенең дә үз ассоциацияләре бар: образ – төс, образ – пейзаж. Хәзер сез чиста ак кәгазь бите, карандаш, фломастер яисә акбур алып, Табигать образын үзегезчә сурәтләгез.

"Ассоциацияләр"алымы, Джеймс Ласт «Одинокий пастух» музыкасы фонында башкарыла. (Слайд 3).

Укытучы: Ә хәзер үз эшләрегезне күрсәтегез әле. (Эшләрне демонстрацияләү). Игътибар белән карасак, бер генә кабатланган, бер-берсенә охшаш рәсем булмавын күрербез. Моның сәбәбе бик гади: табигать дөньясы күптөрле һәм кабатланмас. Кем өчендер ул – киң зәңгәр күк йөзе яисә дулкыннар, бүтән берәү өчен – серле урман яки сихри чәчәк дөньясы, өченчеләр табигать образын безнең уникаль планета итеп күрә. (Параллель рәвештә 4 – 6нчы слайдлар күрстелә.)

-Ә безнең планетабыз нәрсәсе белән үзенчәлекле? (Катнашучыларның җаваплары: безнең планетада гына тормыш бар).

-Табигать нәрсә ул? дигән сорауга ничек җавап бирер идегез? (2-3 фикер тыңлана)

Зур Энциклопедик Сүзлек биргән төшенчә белән дә танышыйк әле. (Слайд 7).

Әйе, кеше – табигатьнең бар бер кисәге (өлеше) генә. Һәм, һичшиксез, без үзебез яшәгән дөньяны танып белергә тиешбез! Бу безгә аның белән гармоник мөнәсәбәтләр урнаштырырга ярдәм итәчәк. Шуңа күрә кеше элекке заманнардан ук Табигать дөньясының сихри һәм кабатланмас серләрен ачарга, өйрәнергә тырышкан. Ә никадәр гаҗәеп могҗизалар бүләк иткән ул безгә!

Аларның берничәсе белән танышу өчен мин сезгә “Иң-иң” алымын тәкъдим итәм (Слайд 8)

- тере организмнар төзегән иң зур корылма – Квинслендта – Австралиянең төньяк-көнчыгыш ярларындагы Зур Барьер рифы. 2027 км-га сузыла, киңлеге – 72 км. (Слайд 9)

- иң зур чәчәк – раффлезия Арнольди, диаметры 1мга якын, Суматра, Ява һәм Калимантан утравында үсә. ( Слайд 10)

- иң зур хайван – зәңгәр кит, размеры 33метр, массасы 140 т, йөрәге 600-700 кг (Слайд11)

- җир өстендәге иң җитез имезүче хайван– гепард, корбанын куганда, тизлеген 120 км/сәг-кә кадәр җиткерә ала.(Слайд 12)

- иң калын агач – баобаб. Биеклеге – 20м, кәүсә әйләнәсе – 20м, агачта 120мең л су туплана ала. (Слайд 13)

- иң озын елан – анаконда, 11м 43 см озынлыгындагы экземпляр булуы билгеле. (Слайд 14)

Укытучы: Бу исемлекне әле бик озак дәвам итеп булыр иде. Биология дигән сихри фәнне өйрәнгәндә, без әлеге исемлекне тулыландырып барырбыз. Башка фәннәрдәге кебек үк, биологиянең дә үз өйрәнү объектлары бар. Әйдәгез аларны бергәләп билгеләп карыйк. Бу эштә сезгә минем подсказка ярдәм итәчәк: бирелгән оъектлар арасыннан кирәкмәгәнен сайлап алыгыз, һәм нигә аны сайлавыгызны аңлатыгыз. Бу алым "Дүртенчесе – артык" дип атала. (Слайд 15)

  • Тау токымы – гөмбә – боз – болыт

  • Ромашка – нарат – арыш – крокодил

  • Бактерияләр – су – һава – кар

  • Өстәл – китап – мимозашкаф.

Нәрсә килеп чыкканын бергәләп тикшерик. (Слайд 16)

Укытучы: Нәрсә барлыкка килде соң? Без тере табигать патшалыкларының барлык вәкилләрен җыйдык, нәкъ менә алар биология фәненең өйрәнү объектлары булып торалар. (Слайд 17).

Сез ничек уйлыйсыз: ник менә нәкъ алар билогиянең өйрәнү объектлары булып санала? Бу фән нәрсәне өйрәнә дип саныйсыз?

Җавап: Саналган барлык объектлар да – тере организмнар, тере табигатьне өйрәнә торган фән – биология. (Слайд 18).

Биология безнең алга бик күп табышмаклар һәм серләр куя, һәм аларны чишәр өчен, без бик игътибарлы һәм күзәтүчән булырга тиешбез. Хәзер мин “Бу нәрсә булырга мөмкин?” дип аталган кечкенә генә конкурс үткәрергә тәкъдим итәм. (Слайд19).

20– абага , 21 – лишайник, 22 – бактерия , 23 – җимеш.

Укытучы: Нәрсәдән чыгып, күрелгән барлык затларны да тере дип саныйбыз? (Иҗади битләр белән эшләү, гипотезалар тәкъдим итү).

Тере организмнарның билгеләре:

  • Үсәләр;

  • Үрчиләр;

  • Тукланалар;

  • Сулыйлар;

  • Күзәнәкләрдән торалар (Слайд 24)

Укытучы: Бу процессларның асылына төшенергә Биология фәне ярдәм итәчәк..

"Идеяләр чылбыры" алымы. ТОКИН МЭТ. Биология фәнен бер җөмлә, сүз, фраза, символ белән генә аңлатырга. (барлык катнашучылар да иҗади битләрдә эшли).(Слайд 25)

"Иҗат ит" алымы. Тәкъдим ителгән сүзләрдән биологиягә багышланган шигырь иҗат итәргә. Танып белергә, тормыш, телибез, күзәтергә, матурлык, мәгънә, биология. (Слайд 26)

Укытучы: Мастер классыбызның эше азагына якынлаша. Дәрескә нинди максатлар куелган иде?- дигән сорауга җавап эзли торырга тәкъдим итәм. (1. Биология фәнен, аның төп төшенчәләрен үзләштерү; фәннең күптөрлелеген һәм өйрәнү объектларын ачыклау. 2. Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү. 3. Абстракт фикер йөртү сәләтен үстерү).

Укытучы: Ә хәзер фикерләребезнең туры килү-килмәвен карыйк. (Слайд 27).

Куелган максатларга ирештекме? Сез ничек уйлыйсыз?

Рефлексия.(Слайд 28)

Бирелгән җөмләләрнең икесен сайлап алыгыз һәм аны үз фикерегез белән тулыландырыгыз:

- Мастер-класста мин ... .

- Бүген минем өчен иң кызыгы ... булды.

- Алдагы эшчәнлегемдә мин ... .

- Укытучыга минем теләкләрем: ... .

- Минем киңәшләрем: ... .

Укытучы: Очрашуыбызны йомгаклап, сезгә биологияне үземнең ничек күзаллавымны җиткерәсем килә:

Биология? Биология! Биология:.. (Слайд 29).

Укытучы:

Биология? (Әле күп серләр саклый)

Биология! (Табигать җәүһәрләре искитмәле һәм соклангыч)

Биология (Бу фәннең әле киләчәге бик зур).

Укытучы: Барыгызга да урта хезмәтебез өчен зур рәхмәтләремне җиткерәм! Бүгенге дәрестә кулланылган методик алымнар сезгә дә эшегездә ярдәм итәр дип ышанып калам.

Һәм соңгы алым. Үзегезгә ошаган кәгазь кеше сурәтен сайлагыз. Аның йөзен ясагыз, хәзер ул кеше сезнең кәефегезне чагылдыра. Хәзер бу кешеләрне бөкләгез. Үзебез сайлаган кешеләрне бергә тигезләп, турайтып карыйк... Ничек кенә тырышсак та, аларны тип-тигез итә алмыйбыз. Мин дә, үз чиратымда, сезнең белән аралашканнан соң якыннарыгызның, коллегаларыгызның һәм үзегезнең дә йөрәгегездә андый эзләр калмавын телим! Әйләнә-тирәне аңлап, уртак тел табып яшәгез! Иҗади уңышлар телим сезгә! Сау булыгыз!

















Ел укытучысы - 2015” конкурсына




Мастер-класс "Биология фәненә кереш"









Фарзиева Миләүшә Рудиковна,

Лениногорск районы Урмышлы төп

гомуми белем бирү мәктәбенең

I квалификация категорияле

биология укытучысы






Лениногорск, 2015


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Биология

Категория: Прочее

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Мастер-класс "Биология ф?нен? кереш"

Автор: Фарзиева Милеуша Рудиковна

Дата: 09.09.2015

Номер свидетельства: 229671


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства