Нурмөхәммәтова Мөнҗия Гыйлҗметдин кызы
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Урсай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбенең биология укытучысы
Биология фәне һәм эзләнү- тикшеренү эшләре
Россия Федерациясенең гомумибелем бирү мәктәпләрендә Федераль базис укыту планында укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру белем бирү процессының аерылгысыз өлеше булуына басым ясала. Бүгенге мәктәпнең төп бурычы- укучыларның җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары булып җитешүе ( социальләшүе), рухи-әхлакый үсеше, иҗади сәләтләренең камилләшүе, шәхси кызыксынуларының, омтылышларының тормышка ашуы өчен мөмкинлек тудыра торган шартлар булдыру, ягъни укучының һәрьяклы үсешен тәэмин итә торган белем тирәлеге тудыру. Бу уңайдан белем бирү укучының фәннәр буенча белемнәрне үзләштерү процессы гына түгел, бәлки һәр яктан өлгергән шәхес булып җитешүе дә. Шуның өчен мәктәпләрдә тәрбия процессы белем алудан аерылырга тиеш түгел, хәтта белем бирү һәм тәрбия бергә үрелеп барырга тиеш.
Дәрестән тыш эшчәнлек - ул укыту процессыннан тыш бөтен тәрбия эшчәнлеге.
Безнең мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлек түгәрәкләр эше аша тормышка ашырыла. Түгәрәкләр мәктәп администрациясе тарафыннан килешенгән расписание буенча эшли. Шәхсән үзем биология укытучысы буларак “Табигатьне яратучылар “түгәрәге алып барам. Түгәрәктә 6-9нчы класс укучылары йөри. Яңа буын Федераль дәүләт белем бирү стандартларында укучыларның дәрестән тыш эшчәнлегенә аерым игътибар турында әйтеп узган идем.
Яңа буын Федераль дәүләт белем бирү стандартларында укучыларның эшчәнлеген аларны чолгап алган микросоциумны өйрәнүгә ориентлаштырырга, көн кадагында торган проблемаларны һәм аларны чишү юлларын эзләү турында әйтелә. Укыту программасында биология - биологик белемнәр бирү белән бергә, әйләнә-тирәлекне өйрәнүдә, аны төзүчеләргә ихтирам тәрбияләргә, сак караш, ягъни экологик тәрбия бирүдә искиткеч роль уйный торган предмет. Димәк, эзләнү-тикшеренү эшләре алып бару өчен менә дигән җирлек. Шунлыктан “Табигатьне яратучылар “түгәрәгенә йөрүчеләр нәкъ экологиягә кагылышлы эзләнү- тикшеренү эшләре белән шөгыльләнәләр дә. Конкрет мисалларга күчсәк, түбәндәгеләрне әйтеп була. Түгәрәк әгзаларының беренче иҗади эше Урсай авылының Кызыл китабын төзү булды. Без иң элек Татарстанның Кызыл китабын өйрәндек. Үзебезнең җирлектә Кызыл китапка кергән нинди организмнар булуын ачыкладык. Соңыннан авылның Кызыл китабын төзергә булдык. Балалар бу эш белән шулай кызыксынып киттеләр, хәтта теге яки бу төрнең бик сирәк калганын, аларны сакларга кирәк икәнлеген башкаларга да аңлатып йөрделәр.
Без яшәгән җирлектә байбаклар (сурок) колонияләре бик күп. Соңгы елларда алар авылга бик якынайдылар. Машиналардан, кешеләрдән курыкмыйлар. Бу укучы балаларда зур кызыксыну уятты. Һәм чираттагы эзләнү- тикшеренү эше туды. Тикшеренү эше барышында укучылар шул исемдә кинофильм булуын да искә төшерделәр (“День сурка”). Америка фермерларының байбакның җир өстенә чыгуын күзәтеп, язгы кыр эшләренә керешүе турында да белделәр. Аларның колония булып яшәүләре, бик чиста хайван булулары, тик соңгы елларда кайбер комсызларның аларны аулап, шашлык пешерүләре турында да мәгълүмат тупладылар. Боларны без аларның оялары янында табылган гильзаларны күреп белдек.
Азнакай районы төбәге искиткеч матур урында: социаль-икътисадый үсеш ягыннан республикабыз маягы; халкы тырыш һәм милләтебез генофондын саклаучы һәм тулыландыручы регион. Безнең көньяк- көнчыгыш хакындагы борынгы чыганаклар, документлар бөтенләй булмаган. Тарих фәннәре докторы, республикабызның археология өлкәсендәге белгечләрнең берсе Равил Фәрхетдинов хезмәтләренә таянып, түбәндәгеләрне әйтергә була. “Археологик истәлекләр шәһәр һәм авыл урыннары, торак һәм иҗтимагый йорт калдыклары, каберлекләр, хәзинәләр, эш кораллары көнкүреш әйберләре керә”. Шулар янына төбәк атамаларын да өстәсәң, бу төбәкнең ничек яшәеше турында ифрат файдалы, кыйммәтле мәгълүматлар тупларга мөмкин.
Мин үземнең чыгышымда археологик истәлекләргә кагылмыйча, шушы төбәкнең атамалары килеп чыгышын өйрәнеп, укучылар белән төрле эзләнү-тикшеренү эшләре алып барырга мөмкин икәнлеген әйтергә телим. Бу эшнең актуальлеген шулай аңлатыр идем. Беренчедән, яңа стандартлар уку предметының реаль тормыш белән бәйле булуын аерым игътибарга ала. Яңа стандартлар буенча баланың алган белеме тупланып кына калырга тиеш түгел. Укучы бала алган белемнәрен тормышта иркен куллана белергә, килеп туган мәсьәләләрнең чишелешен эзли, таба белергә тиеш. Икенчедән, мин-биология укытучысы, димәк, дәресләрдә милли-региональ компонентларны куллану- минем бурычым. Өченчедән, предметара бәйләнеш - тарих фәне белән бәйләнеш туа. Шуның өстенә кече Ватанга мәхәббәт, патриотизм, аның тарихи истәлекләренә сакчыллык тәрбияләүне дә өстәсәк, никадәр файдалы эш эшләнүен исбатлау авыр түгел.
Тел белеменең тарихка кагылышлы ономастика дип йөртелә торган бер тармагы бар. Бу фәннең тикшерү өлкәсе искиткеч бай һәм кызыклы. Туган як атамаларына кагылышлы мәсьәләне яктыртканчы, шушы мавыктыргыч фәнгә- ономастикага тукталып узыйк. Бу фән кеше исемнәрен, фамилия һәм кушаматларны, күк җисемнәренең һәм географик урыннарның, шул исәптән елга-суларның, мифологик затларның риваятьләрдәге исем-атамаларын өйрәнә.
Ономастика фәнендәге табышлар һәм казанышлар тел тарихын өйрәнүдә генә түгел, ә халыкның этник тарихын яхшыртуда да зур әһәмияткә ия. Бу фәннең географик объектларны өйрәнә торган өлкәсе топонимика дип атала. Ә топонимиканың бер тармагы гидронимика дип атала. Барлык төр су чыганакларын: елга, күл, инеш, чишмә, сазлык, күпер атамаларын гидронимнар дип атыйлар. Әгәр тарихка күз салсаң, иң борынгы кешеләр су буйларына урнашкан, шунда тормыш корган, хуҗалыгын алып барган. Мисалга Башкортстан һәм Татарстан Республикаларын аерып торган, Татарстан Республикасының иң көньяк-көнчыгыш өлеше саналган Чәкән, Сарлы, Бүләк, Күктәкә, Тымытык, Урсай авыллары кырыеннан агучы Ык елгасын алыйк. Ык елгасы атамасының ничек килеп чыгышы турында төрле карашлар бар. Бер сүзлектә икик- “ага торган”, ики- “елга буйлап түбән таба”, икиш- “агым”, ык- “ җил исә торган як” дип аңлатыла. Ык атамасы фин-угыр телләрендә “ елга” мәгънәсен белдерә торган “йоги”, йокл”, йокка” сүзләре белән бәйләп аңлатыла.
Галимнәр фикеренчә, гидронимнар, ягъни су чыганаклары атамалары, ялгызлык исемнәренең барысыннан да алда барлыкка килгән. Шуңа күрә аларны өйрәнү, татар халкының килеп чыгышы мәсьәләләрен хәл иткәндә бик әһәмиятле белешмәләр бирә. Безнең Азнакай төбәгендә 40ка якын күл бар, аларның һәрберсенең исеме тарихи шәхесләр белән бәйләнгән.
Урсай төбәгендә булган конкрет атамаларына килсәк, авыл микротопонимикасының күбесе борынгы атамалар. Алар безгә борынгы бабаларыбызның тормыш-көнкүреше. Кәсеп-һөнәре, гореф-гадәтләре, булып узган вакыйгалар турында мөһим информацияләр бирәләр.
Атамалар килеп чыгарлык нинди мөһим вакыйгалар булган соң Урсай төбәгендә?..
Урсай авылыннан сигез чакрым ераклыкта, Ык елгасының уңъяк ярында, Кәрпи авылы ( чын атамасы Карповка) урнашкан. Бу авылның исеме урыс алпавыты Карповтан алынган. Карпов һәм аның нәселе зур җир биләмәләре, урманнар, болыннар тоткан. Урсайлылар белән тату яшәмәгән, күрәсең, аларны җирләреннән кысрыклаганнар. Карповка яныннан, Урсайга таба юнәлештә “ Миңгерә тау” дип йөртелә торган тау бик ерактан үзенә җәлеп итеп тора. Тау атамасының килеп чыгышы бик кызыклы. Бер бик бай , ләкин үтә дә ямьсез егет, киресенчә, бик тә чибәр кызга өйләнергә уйлый. Кыз, әлбәттә, егетне үз итми. Үзенең язмышын шул егет белән бәйләмәс өчен, атка атлана, малның күзләрен яулык белән бәйли һәм атта чабып килгән хәлдә тау түбәсеннән Ык елгасына ташланырга уйлый. Малкай һәлак була, ә кызның акылына зыян килеп, ул миңгерәүләнеп, акылына зыян килеп кала. Шуннан бирле, имеш, тау “Миңгерә тау” дип аталып йөртелә. Менә шул “ Миңгерә тау” урыныннан, Ыкның төп агымын үзгәртергә теләп, бер күлдән икенче күлгә кадәр , өч чакрым ераклыкта канау казыталар. Алпавытның крепостной крестьяннары аны озак кына казыйлар, ләкин Ыкны турыга агыза алмыйлар. Шул урында хәзер дә канау ачык беленеп тора. Еллар үтү белән бу урын агач-куаклар белән каплана. Ә авыл халкы бу урынны “Канау буе” дип йөртә. Карповлвр үз биләмәләрен һаман саен киңәйтә бара, элекке “Иске авыл” кешеләре Ык елгасының сулъяк ярына күчеп утырырга мәҗбүр булалар. Авыл халкы күченеп китсә дә, зиратны урыныннан күчерә алмый, кабер ташлары бабаларыбыз рухын саклап, утырып кала. 1980 нче елда Урсай авылына тарих укытырга килгән Зарипов Роберт Сәйдел улы “Мирас” клубы әгъзалары белән шушы каберлектән кабер ташларын алып кайтып, мәктәп музеена урнаштыралар. Соңыннан ачыкланганча, таштагы язуларның рун язуы белән язылуы исбатлана.
Кәрпи авылы юлының сул ягында, бик зур күл җәйрәп ята, аның бер башы Ык елгасына ун метр чамасы тоташмый калган. Бу күлне бик борынгы вакытлардан “Чыршы күле” дип атап йөрткәннәр. Ни өчен? Элек бу урыннарда нарат, чыршы агачлары үсә торган урман шаулап утырган. “Иске авыл” кешеләре бу урыннарга килеп утыргач, агачларны төпләгәннәр (күрәсең, хуҗалык эшләре өчен дә кирәк булган). Урман эчендә тирән күл булган. Су кырыендагы чыршы агачларын авыл халкы аудармый калдыра, ләкин еллар узу белән агачлар череп, күлгә авып төшкән. Күлнең үзен төптән агып чыккан чишмәләр һәм язгы ташуда җәелеп аккан Ык елгасы туендыра. Бу урыннарда инде чыршылар юк, ә халык аны “Чыршы күле” дип йөртүен дәвам итә.
Кызыклы исемгә ия булган тагын бер күл турында әйтеп китәсе килә. Ул Ык елгасының уңъяк ярында урнашкан “Мунчала күле”. Күл бу исемгә юкка гына ия булмый. Элекке вакытта авыл халкы, бу күлдә каезланган юкә агачы кайрысын батырып җебеткәннән соң, мунчала ясый торган булган. Ул түбәндәгечә эшләнелгән: юкә агачының кабыгын салдырганнар да акмый торган суга (буага, күлгә) салып куйганнар, ә өстенә авыр агач яки таш бастырып куйганнар. Өч-дүрт айдан соң юкә өлгергән һәм кабыгыннан кубып төшкән. Барлыкка килгән мунчала чабата үрү, мунчада тән, өйдә идән-сәке юу өчен менә дигән әйбер булган. Мунчаланы чыпта ясарга да кулланганнар. Әле узган гасырның 60-70 нче елларында да бу шөгыль кулланылышта иде. Бүгенге көндә химия промышленносте алга китү сәбәпле, авыл халкы бу шөгыльне онытып бара. Уйлап карасаң, бабаларыбыз хәзер бик модада булган “экологик яктан чиста продукт” кулланганнар бит. Уйлыйм-уйлыйм да, кешенең табигать белән дустанә һәм бик сак эш итүенә шаккатам. Күл белән бәйле тагын бер атама турында әйтеп узасы килә. “Сигезле күле” ул. Бу күл ике күлдән торып, сигезле санын хәтерләткәнгә күрә шундый исем белән йөртелә. Ә икенче бер күл “Умарталык күле” дип йөртелә, чөнки күл буена умарта тоткан кешеләр, үзләренең умарталарын китереп куя торган булалар. Тарихта бернәрсә дә эзсез калмый шул. Киптергеч кәгазь кебек һәр вакыйга күңел түренә сеңеп кала.
Ык аръягында үскән әрәмәлек эчендәге урын-“Чүмкәнтәй” атамасының килеп чыгышы да бик кызыклы. XV гасырда яшәгән “Иске авыл” халкы хәзерге Урсай авылы җиренә күчәргә тели. Ул вакытта бу урында чирмеш (мари) кабиләләре яшәгән. Бүгенге көндә аларның 4 кабер ташы сакланып калган. “Мари чокыры” дигән урын да бар. Авыл халкы аз-маз марича аңлый һәм сөйләшә белгән бер кешене вәкил итеп сайлый һәм чирмешләр янына җибәрә. Бу кеше күчеп утыру мәсьәләсе буенча алардан рөхсәт алырга тиеш була. Бер бара, ике бара ул, әйләнеп кайткан саен чирмешләр белән уртак тел таба алмавын белдерә. Өченче баруында аның артыннан күзәтеп барырга булалар. Күзәтү нәтиҗәсе шул була: ул чирмешләр янына бөтенләй бармый, әрәмәлектәге күл буенда кичкә кадәр печәнлектә йоклый икән. Кояш баегач, авылга кайтып ” Риза түгелләр”, - дип алдаша. Икенче көнне аны тагы җибәрәләр, ул тагы күл буена барып йокларга ята. Авыл кешеләренең үзләрен шулай алдап йөрүенә бик нык ачулары чыга. Артыннан килеп, йоклап яткан җиреннән кул-аякларыннан тоталар дә күлгә ыргыталар. Атып бәргәндә “Чум, кәнтәй, алдашмассың яңадан, чум, кәнтәй”,- диләр. Шул күл буе төбәге бүгенге көндә дә “Чүмкәнтәй” исеме белән йөртелә.
Географик объектның төренә, төсенә карап аталганнар урыннарга да искиткеч бай ул Урсай төбәге. Мәсәлән, Кызыл яр, Ак күл ( бу күлдә ак төнбоеклар үсә), Таштүбә күле.
Минем шулардан “Читән күпер” дип аталган атамага тукталасым килә. Бу күпер Урсай-Тымытык авыллары арасында урнашкан. Урсай халкы бөтен төзү материалы итеп, Ык буе әрәмәләрендә үскән агачларны һәм тал чыбыкларын кулланган. Ике авыл арасындагы бик тирән чокырга берничә кат читән үреп сала торган булганнар. Аны ел саен яңартып торсалар да, ул ныклы булмаган. Көчле яңгырлардан соң агып киткән. Бүгенге көндә күпер бетоннан эшләнсә дә, халык күңеленә ул Читән күпер буларак якын.
Шушы урында “Чуҗы” дигән атамага да тукталып үтик. Урсай авылы әрәмәсендә “Чуҗы юлы”, “Чуҗы аланы” дип аталган урыннар бар. Бу атамаларның килеп чыгышы бик кызыклы, авылга кагылышлы тарихи әһәмияте бар. "Урсай атамалары" дигән альбомнан алына: "Моннан биш йөз еллар элек, хәзерге Урсай авылының башлангычы, хәзерге "Иске авыл" дигән урында булган. Бу авылны язгы ташулар чагында, еш кына, су басып җәфалаган һәм авыл халкы, хәзерге Урсай урынына күчергә уйлаган.
Бервакыт шулай авылның ир-атлары җыелып әрәмә аркылы “яңа авылга” барырга әрәмә аркылы юл сала башлыйлар. Халык бик тырышып эшли, юан-юан юкә, карама-элмә агачларын кисеп, тал агачларын төпли. Эш бик авыр була, күп көч сорый. Шулай бер көнне, авылның аксакалы юл салучылар янына килеп хәлләрен белешә, аларның эшен күреп сөенә һәм болай ди: "И оланнар, авыр булса да "вчу же" юл салгансыз бит, тырышкансыз". Шуннан соң юл салучылар һәм авыл халкы бу урыннарны "Чужы" дип йөртә башлый. Бу атама "все же" дигән урыс сүзеннән бозылып татар-җирле сүзгә әверелгән. Авыл халкы бу җирләрдә, хәзер печән чаба, балан, шомырт, җиләк җыя.
Алдагы юлларда исә минем конкрет шәхесләр белән бәйле атамаларга тукталып, уйларымны хронологик тәртиптә дәвам итәсем килә . Ә алар мине узган гасырның 20 нче елларына алып кайта. Төгәлрәк булсам, 1918нче ел. Илдә, шул исәптән безнең Урсай авылы тирәләрендә дә гражданнар сугышы бара.
Урсай һәм Тымытык авыллары арасында Нурмый кабере дип йөртелгән урын бар. Кем ул Нәҗметдинов Нурмый? Бу кеше хакында авылның иң өлкән кешеләренең берсе булган Әскаров Тәкыйулла абый сөйләгәннәрдән.
“1918 нче елның яз айларында, Нурмый солдат Ютазы станциясенә килеп төшә. Анда ул Урсай кешеләрен очратып, авылга кайта алмавын белдерә һәм хатынына сәлам әйтеп җибәрә. Бу вакытта Бөгелмәдә кызыллар була һәм Нурмый аларга барып кушыла.
Көз айларында, Минзәлә ягыннан хәрәкәт итүче аклар Урсай авылына тукталалар. Кызыллар Бөгелмәдән килеп Тымытыкта урнашалар. Алар белән Нурмый да була. Кызыллар ягыннан, акларның кайда урнашканын белү өчен, Нурмый һәм тагы ике кызылармеец Урсайга разведкага киләләр. Килгәндә "Читән күпер" ягында акларның засадасына эләгәләр. Аларны кулга алып, авылга әсир итеп алып киләләр. Аклар аларны бик каты җәзалыйлар. Берсе комиссар, милләте- еврей. Комиссар икәнен белгәч, аны алмагачка бәйләп кылыч белән тураклыйлар, ат абзарыннан чыккан тирескә бутап, аръякка, күпер башына, тиреслеккә чыгарып ташлыйлар.
Нурмый белән бер иптәшен Рус Шуганына, ат тәртәсенә бәйләп, штабка алып киләләр. Аклар штабы аннан күчкән була. Аларны кире алып кайталар. Карповка авылына илтергә чыкканда (штаб шунда күчкән була) боларны яңадан тәртәгә бәйләргә телиләр. Нурмый иптәше белән бик нык каршылык күрсәтә. Аклар иптәшен атканнан соң, Нурмый түзеп тора алмый, аклар офицерының бугазына ябыша һәм жибәрми. Кулын кылыч белән кисеп, Нурмыйны да тураклап үтерәләр. Нурмыйның тормыш иптәше Мәрьям исемле. Аның гәүдәсен аклардан яшерү өчен, Ситдиков Харис дигән кеше Ык буена саламлыкка качыра. Саламлыктан Мостафин Шәһитнең әнисе Фәрдәнә карчык үзләренең базына алып кереп яшерә. Таң беленгәч, Әхмәдиев Мостафа,тирес түккән булып, Мәрьямне татар заводына (Тат. Смыловка авылы Мөслим районы) илтә.
Совет власте яклы кешеләр, аклардан яшереп комиссарның туракланган гәүдәсен җыеп һәм Нурмыйларның мәетен төнлә Тымытык юлы буена күмәләр. Ул вакытта Тымытыкка шуннан йөриләр. Бу вакыйгадан соң, Тымытык белән Урсай арасында бик каты сугышлар була. Кызыл Армия җиңгәч, Нурмыйның хатыны Мәрьям 4-5 солдат һәм бер комиссар белән кайтып, каберне казып, мәетләрне алып карап, шул ук урынга күмеп куялар”.
Узган гасырның 70нче елларында авыл Советы бу каберне рәшәткәләп ала. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан каберлек тәртипкә китерелә. Хәзер анда мәктәп укучылары һәр ел митинглар үткәрә, кабергә чәчәкләр салына.
Икенче бер атама 1964-65нче елларда СССР ның Генераль секретаре булып торган Никита Сергеевич Хрущев исеме белән бәйле. Кукуруз үстерү белән хыялланып йөргән еллары Никита Сергеевичның. Әнә шул хыяллары аны безнең Азнакай якларына да алып килә. Ул чакта район үзәге булып саналган Тымытык авылына килгәндә, юл өстендә булган урманда туктап ял итеп алырга була ил башлыгы. Ә тарих исә бу вакыйганы үз битләренә “Хрущев урманы”дип теркәп куя.
Шәхесләр белән бәйле атамаларның “иң яше”- “Президент басуы”. Шулай ук узган гасырның 90нчы елларында Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев эш сәфәре белән Азнакай районы Урсай авылына килә, басуларны карап йөри. Бәхеткә каршы, икмәкләр каерылып уңган була була ул басуда. Президент игенчеләрнең хезмәтеннән бик канәгать кала. Ә соңыннан инде колхозчылар бу басуны “Президент булган басу”, ” президент басуы” дип йөртә. Менә шушылары өйрәнгәннән соң 9 нчы класс укучысы Гарифуллина Энҗе “Туган җиремнең төбәк атамалары” дигән эзләнү- тикшеренү эше белән Яшүсмерләрнең регионара Каюм Насыйри укуларында катнашып, 3 дәрәҗә дипломга ия булды.
Безнең авылда 15 милләт вәкиле яши. Моны укучылар өйдән-өйгә йөреп барлап чыктылар. Һәм чираттагы эзләнү эше “туды”. “Киң күңелле туган авылым” эзләнү- тикшеренү эше белән 9 нчы класс укучысы Фазлыева Гөлназ Славян укуларында катнашып, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының Дипломына ия булды.
Соңрак без катлаулырак темаларга дә тукталдык. Шундыйларның берсе “Биотөрлелекнең юкка чыгу сәбәпләре”( Ык елгасындагы балыклар мисалында). Бу эшебез белән укучыларның А. М. Терентьев исемендәге XX Идел буе фәнни экологик конференциясендә катнаштык.
Быел шушы исемдәге конференциядә “Яшә,Ык!” исемендәге эшебез белән катнашырга уйлыйбыз. (Авылыбыз Ык елгасы белән янәшә урнашкан). Быел шулай ук КФУ үткәрә торган Лобачевский исемендәге конференциягә дә материаллар җибәрдек. 11 класс укучысы Гарифуллина Энҗе “Авыл һәм шәһәр укучыларының эмоциональ портреты” темасына эзләнү- тикшеренү эше белән Республикада Ибраһим Хәлфин укуларында катнашты. Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының II дәрәҗә Дипломына, Азнакай муниципаль районы үткәргән “Ачыш” фәнни-практик конференциясендә I дәрәҗәдәге Дипломга ия булды.
“Дәүләт символларында хайваннар һәм үсемлекләр сурәтләнеше” исемле эзләнү-тикшеренү эше дә уңышлы килеп чыкты.
Тагын шунсын да әйтеп узасы килә, безнең мәктәп укучылары 2 ел рәттән Мәскәү Халыкара “Одаренные дети” Форумының “ Яшь эколог” номинациясендә катнаштылар. Бер укучыбыз гран-прига лаек булды.
“Без нәрсә ашыйбыз?” исемле эзләнү- тикшеренү эше авылыбыздагы магазиннарда экскурсия ясаганнан соң туды. Азык пакетларының этикеткаларын өйрәнеп, без аларда булган консервантлар, Е кушылмасы булган матдәләр, биокушылмаларны ачыклап, бик кирәкле информация алдык.
Эзләнү-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнү искиткеч кызыклы, файдалы. Монда укытучының укучыларны проблемаларны күрә белергә, күзәтә белергә, эксперементлар үткәрә белергә, вакыйгаларны аңлата һәм нәтиҗәләр ясарга өйрәтүе мөһим. Тикшеренү эшләре укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә, кешелек культурасының төрле өлкәләренә иҗади якын килергә, тормышка өйрәтә.
Укучыларның эзләнү- тикшеренү эшчәнлеге үстерелешле технологиягә керә. Ул критик фикерләүне, информацион культураны , иҗади һәм коммуникатив мөмкинлекләрне, максат куеп, аңа ирешү юлларын үстерә. Шул ук вакытта укучы бу эшкә әзер булырга, проблеманы күрә, үз эшен планлаштырып, аңа бәя бирә белергә, публика алдында чыгыш ясарга, коммуникабель булырга,башкаларны тыңлый, теләсә нинди ситуациядән чыга белергә тиеш.