Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелгән экологик кичә эшкәртмәсе.
Тема: Авылыбыз экосистемасы һәм аны саклауда практик эшчәнлек .
Максат : Туган як табигатен тирәнрәк өйрәнү. Җәмгыять белән табигатьнең узара бәйләнешле проблемаларын, а/х культураларының уңдырышлылыгын үстерү алымнарын ачыклау, табигый байлыкларны киләчәк буыннар өчен саклау һәм ишәйтү. Кешенең сәламәтлеге әйләнә-тирә мохитның халәтенә, рациональ туклануга, азыкның экологик яктан чиста булуына бәйлелеген ачыклау. Укучыларны иҗади эшләүгә тарту, экологик культура тәрбияләү.
Җиһазлар: компьютр, плакатлар, гөлләр, рәсемнәр,биремнәр (2 командага аерым битләрдә бирелә).
Кереш.
2013 ел – Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә- тирәлекне саклау елы буларак билгеләп үтелә һәм бу юнәлештә бик күп эшләр башкарыла. Экология нәрсә өйрәнә соң ул?
Экология-ул тере организмнарның әйләнә - тирә мохит белән үзара мөнәсәбәтләре турындагы фән. Табигатьне саклау – Ватанны саклау ул. Без табигать законнарын өйрәнәбез, законнарын белсәк кенә табигатьне саклый алабыз. Экология – киң мәгънәле төшенчә. Оясы тирәсендә адашып йөргән кырмыска баласыннан алып, планетабызга кадәр барысын да колачлый. Экология – табыннардагы ризыкның чисталыгы, сыйфаты да ул.
Экология проблемасы чикләрне белми. Бер күлнең чисталыгы, бер урманның яшеллеге, бер төбәктәге мохитнең сафлыгы өчен көрәш ахыр чиктә җиребезнең киләчәге, бөтен планетабызның иминлеге өчен көрәш ул.
Туган як табигате белән яхшырак, тирәнрәк таныштыру, файдалы дару үләннәре, туган төбәгебезнең флора-фаунасын фәнни яктан тирәнрәк өйрәнү, җәмгыять белән табигатьнең үзара бәйләнеше проблемаларына авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын үстерү алымнарына, экологик системалар һәм аларга кеше эшчәнлегенең йогынтысы турында, экологик культура тәрбияләү, күмәк иҗади эшләргә тарту. Менә без дә бүген телдән үткәрелә торган журналыбызның чираттагы чыгарылышын нәкъ шушы проблемаларга багышларга телибез. Без аны “Авылыбыз экосистемасы һәм аны саклауда практик эшчәнлек” дип атадык.
Безнең журналыбызның чыгарылышы әзер һәм ул түбәндәге сәхифәләрне үз эченә ала.
1нче сәхифәсе - “Экологик системалар”(Слайд 1,2,3)
Экологик бию.
Без урман, елга экосистемасы, андагы тереклек, аларның үзара бәйләнешен карадык. Кеше белән табигать арасындагы мөнәсәбәт бик җитди мәсьәлә.
Авылыбыз табигате искиткеч матур. Әгәр кеше авылда туып үссә, ул гомер буена туган җиренә, басу-кырларына, урманнарына, суларына гашыйк. Шушы гүзәллекне саклау һәр кешенең изге бурычы.
Үзебез яшәгән төбәкнең экологик хәлен даими өйрәнеп торабыз һәм аны яхшырту өчен табигатькә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәбез.
Кыргый табигатьнең бөтендөнья фонды мәгълүматлары буенча 2012 елда 10 меңнәрчә төр үсемлек һәм хайван юкка чыгарга мөмкин. Галимнәр исәпләве буенча, җир йөзеннән көн саен 1 төр үсемлек яки хайван юкка чыга. Чыннан да бүген табигатькә куркыныч яный. Ә иң мөхиме, билгеле бер төрнең юкка чыгуы туган ягыбыз генофонды ярлылануына китерә”
Промышленность предприятиеләре табигатьне бик пычраталар, су буенда урнашкан завод – фабрикаларның калдыклары чистартылмый.Алар суга чыкканда, елгалардагы балыклар һәм үсемлекләр һәлак була, сулар куллану өчен яраксызга әйләнәләр. Нефть һәм башка сыеклыклар суларга тарала, бик күп кошлар, балыклар үлә
(Экологик прзентация )
Әйе, без, кешеләр, табигатьне төрле юллар белән пычратабыз. Россиядә, Татарстанда хәзерге һәм киләчәк буыннарның имин яшәве өчен, кешелек алдына экологик проблема килеп басты. Табигатьтән, җир, су ресурсларыннан, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясыннан дөрес файдалану, һаваның һәм суның чисталыгын саклау юнәлешендә төрле чаралар күрелә: законнар кабул ителә, программалар эшләнә.
Халкыбыз, республикабызның табигать байлыклары мул булуы белән горурлана ала. Әмма табигать азык – төлек һәм материал чыганагы гына түгел, ул кешегә күп шатлык һәм илһам да бирә.
Авылымның табигатен,
Бигрәкләр дә яратам.
Болындагы чәчәкләре
Гел хуш исләр тарата.
Җәй көне печән чабалар,
Болыннарда, кырларда.
Бездәге күк тәмле җиләк
Юк башка авылларда.
Чишмәләре челтерәп ага,
Суы саф, тәмле аның
Бу суны эчкән кешенең
Тынычланадыр җаны.
(Нурлыева И. “Минем туган авылым”)
Җитәмени безнең туган якка. Җәен - яңгыр, кышын - кар исен Күкрәгеңә сулап, биек таудан Ил киңлеген сөенеп карыйсың. Сандугачлар кайтып моңнар түгә, Канат кага күктә бөркетләр. Көзен бөтен җиргә муллык җәя Язын чәчкән энҗе бөртекләр.
(Нур Гайсин “Җитәмени безнең туган якка”.)
Адәм баласы үзен һәрвакыт табигатьнең бер өлеше итеп хис иткән. Табигатькә табынган, табигатьтән тормыш алган. Табигатькә сакчыл карашта булган. Бу карашлар җыелмасы бик борынгыдан безнең бабаларыбыз тормышында да гамәлдә булган. Шулай табигатькә сакчыл караган, дөрес гамәл кылган. Җәмгыятьнең югарырак баскычларында кешелек җәмгыяте цивилизациянең югарырак баскычларына күтәрелә башлагач, табигатьтән читләшә, аны санга сукмый, үзе яшәгән тирәлекне, әйләнә-тирә мохитны алга-артка карамыйча туздыра, исраф итә башлый. Хезмәт җитештерүчәнлегенең үсүе, халык саны арту, яңа табигатькә яраклаштырылмаган җитештерү технологияләре куллана башлау атмосферага, сулыкларга, җиргә, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына зур зыян китерә.
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Челтерәп аккан чишмәләрем
Нигә кипкән?
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Сандугачлы талкайларны
Кемнәр кискән?
Табигатьне кемнәр шулай
Әрәм иткән?
Кешеләрдә миһербанлылык
Кая киткән?
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Бу гүзәллек, бу Җир шары
Яшәр микән?
( Энҗе Авзалова, “Кояшка хат”)
Кеше үз кулы белән ясаган хаталарны аңлый башлады. Елгаларны кирегә бору дисеңме, сал агызып елга төпләрен агач белән тутыру дисеңме, һавага зур күләмдә токсик матдәләр бүлеп чыгарумы, елгаларга завод-фабрика ташландыкларын агызумы, урманга барса, аны пычрату, агач кисү, хайваннарның шактый төрләре юкка чыгару дисеңме, авыл хуҗалыгында химик ашламаларны дөрес сакламау Һ.6., һ.б. бихисап күп «этлекләр» эшләде. Җир йөзеннән күп үсемлек һәм хайван төрләре юкка чыкты, яисә юкка чыгу алдында тора. Болар бар да — кеше кулы белән табигатькә карата эшләнгән җинаятьләр. Ә бит бабаларыбыз табигатьне сакларга, аңа тормыш чыганагы буларак сакчыл, хөрмәт белән карарга кушканнар.
Укучы:
Сандугач бизенсә бакчамнан
Ят күрсә җиремне торналар,
Нишләрмен, кипсәләр күлләрем,
Корыса күңелле урманнар?
Тургайлар очмаса биектә,
Тозланса саф сулы чишмәләр,
Саекса илемдә чишмәләр,
Киләчәк буыннар нишләрләр?
Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,
Саф һава аллатсын битемне.
Юлымда чирәмнәр үссеннәр,
Кешеләр, саклагыз җиремне!
Бәхетле бул, Кешем, бәхетле бул!
Җир язмышы синең кулыңда.
Мәңге сүнмәс йолдыз булып,
Гөлләр үссен йөргән юлыңда.
Авыл кешесе өчен табигать —эш урыны, муллык чыганагы, уртак сукмак, уртак хәтер, истәлекләр биләмәсе, һәр сукмак, ялан, болын чишмә исемле булу, аларга багышлап җырлар чыгару, истәлекләр саклау, табигать турында кайгыртуның аерым тәртиптә алып барылуыл шуны дәлилли. Тирә-як мохитне җимерү, файда артыннан куып хәтердән баш тарту — тормышны дәвамсыз итә, кешегә физик яктан гына түгел, рухи яктан да зур зыян китерә. Авылларда халыкның битараф, эчкечегә әйләнүе кеше күңеленең бер өлешен тәшкил иткән табигатьне рәнҗетүдән, җимерүдән үсеп чыга. Агачларны бәлки кабат үстереп тә булыр, әмма җуелган хәтерне кайтару, битараф күңелгә җан өрү мөмкин булырмы?
Хәзергесе көндә тәрбиянең шул хисаптан милли тәрбиянең дә актуаль бер юнәлеше мәктәпләрдә яшь буынны мөстәкыйль тормышка әзерләгәндә кулланыла башлады. Ул экологик тәрбия бирү, балаларда экологик мәдәният тәрбияләү, ягъни табигать белән килешеп, үзеңне табигатьнең бер өлеше, җан кисәге итеп карарга, табигатьтә сакчыл эш итәргә, аны хөрмәт итәргә һәм аңа карата ярату хисе тәрбияләргә.
Табигый экосистемаларны ныклап өйрәнү максатыннан мәктәбебездә экологик сукмак булдырылды. Маршрут мәктәп яныннан башланып, чишмә янында тәмамлана, 5 тукталыш бар. Без экологияне һәм мохитне саклауга багышланган проектларда катнашабыз. Гербарийлар, коллекцияләр төзүгә зур әһәмият бирелә. Фәнни конференцияләрдә иҗади эшләр белән чыгыш ясыйбыз.
Экологик юнәлештә җирлегебездә күп төрле чара, бәйге, айлык, тематик кичәләр, табигатькә экскурсияләр оештырыла. Шулай ук мәктәп урманчылыгы, лекторлар төркемнәре эше табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә.
2нче бит - Урманнар.(Слайдлар 4,5)
Милләтебез борын-борыннан туган җиргә, туган туфрак төшенчәсенә, аның байлыкларына хөрмәт тәрбияләгән, сакчыл эш итәргә кушкан. Бу халык әйтемнәрендә, мәкальләрендә чагыла. Бу әйтемнәрне һәрвакыт кабатлау,өйрәнү, куллану, аларның асылына төшендерү укчыларны уйланырга мәҗбүр итә. Мәсәлән, халкыбыз урманнарның әһәмияте, аларның табигатьтә һәм кеше тормышындагы роле турында: «Урман үстер —ачлык күрмәссең»,— ди. Инде урманны саклау һәм үстерү турында кисәтә һәм борчылып: «Урманга шырпы белән бармыйлар», «Агач үлеме —балтадан». Урман кисәргә туры килгәндә дә, иң кирәклесен генә, юкка сарыф итмичә генә эш итәргә куша. «Бер агач кисәрдәй элек, ике агач утырт!»— дип кисәтә.
Яшь агачны сындырма —яшь гомерең өзелер», «Агачның тамырына балта чабып, киләчәгеңне караңгылама», «Җимеш ашыйсың килсә, чәчәген өзмә»,— дип һәрдаим кисәтеп тора.
Урманнарның әһәмияте.
Урманнар атмосфера һавасына тәсир итеп, кеше тормышы өчен уңайлы шартлар тудыралар. Бер гектарга исәпләнгән урман 220 – 280 кг сөрем газын (СО) йота, ә атмосферага 180 – 200 кг кислород бүлеп чыгара. Уртача зурлыктагы агач 3 кешенең сулавын тәэмин итә ала. Күп кенә агулы матдәләр яфраклар ярдәмендә йотыла, ә калганнары бәбәктә, җимештә, бүлбедә һәм суганчада туплана. Һавасы пычранган тирәлектә үсүче агачларның һәм куакларның яфраклары вак, җыерчыклы була. Бигрәк тә чыршы һәм нарат ылыслары көрән яки кызгылт төскә керә. Бу исә атмосферада күкерт газлары күп булу белән аңлатыла.
Урман – табигатьнең тере һәйкәле
Урман сөюче – аны саклаучы да.
Урман аны саклаучы дусларга мохтаҗ
Урман кеше сәламәтлеген саклый.
Кеше сәламәтлеге өчен урмандагы агачлар махсус матдәләр – фитонцидлар бүлеп чыгаралар. Бу матдәләр авыру тудыручы бактерияләрне, микроорганизмнарны юкка чыгаралар.
Барысы 500 үсемлек фитонцид үзлеге белән характерлана. Алар арасында - имән, артыш, нарат, чыршы, шомырт, миләш, юкә, усак, тал бар.
Урман кешегә 20 меңнән артык төрдәге продукция җитештерү өчен чимал бирә. Урман сукмакларыннан саклык белән үтәргә, яңа юллар ясамаска кирәк.
Урман буйлап сәяхәт иткәндә без укучылар белән еш кына туздырып ташланган кырмыска ояларына юлыгабыз. Кайберәүләр аларны кызык өчен генә, ә икенчеләре «дәвалау максатында» туздыралар. Ләкин бу кешеләр һич тә табигать сөючеләр түгел, ә бәлки вәхшиләр дияр идек без. Туздырылган кырмыска оялары тиз арада һәлак булалар. Кырмыскалар – урманның сакчылары. Аеруча җирән кырмыска күп зарарлы бөҗәкләрне ашый. Җирән урман кырмыскасы сезнең саклауга мохтаҗ! Кырмыскалар бер сәгать эчендә үз ояларына мең ярымлап бөҗәк алып кайта. Бер гектар урманда дүрт кырмыска түмгәге булса, ул җирдә урман сәламәт булыр. Бер көндә бер түмгәктәге кырмыскалар 20 мең бөҗәкне алып кайта. Кырмыска оялары янында агач һәм куаклар яхшырак үсә, үләннәр сусылрак, чәчәкләр җетерәк төстә була.
Безнең мәктәп укучылары да кырмыска операциясендә актив катнашалар. «Яшь эколог» түгәрәге членнары бу операциядә катнашып, кырмыска ояларын киртәләп куялар, яңа урыннарга күчерәләр, аларны саклыйлар.
Урманнарны торгызу максатыннан без урманда агач утырту, аларны чистарту, агач чыбыкларын әзерләүдә катнашабыз. Тотылган кәгазь җыеп тапшыруыбыз да утырткан агачларны саклап калу максатында эшләнә.
Урманнар рәхимсез төстә киселә, чүп-чар түгелә, үләннәр таптала, кырмыска оялары туздырылы, агач-куаклар сындырыла, тиешле-тиешсезгә учаклар ягыла. Урман – ул безнең яшел үпкәбез.
җир йөзендәге барлык урманнар ел саен 40 триллион кислород бүлеп чыгара. Ә дөньяда минут саен 2 га урман юкка чыга;
20 кг макулатура бер агачны саклап калуга тиң, ә 1 т макулатура исә 0.4 га урманны киселүдән саклый;
Чүплек - тирә- юньне, һаваны пычратучы, авыру таратучы чыганак. Урманда ташлап калдырылган кәгазь тулысынча таркалып бетсен өчен 2 ел кирәк. Консерв банкасына – 90 елдан артык, полиэтилен пакет – 200, ә пыяла кисәге – 1000 елдан артык таркалмый.
Видеослайд карау “Урманнар ”
3нче бит – Экологик уеннар.
Укучылар, менә видеодан да карап киттек, барлык тере организмнар үзара энергетик мөнәсәбәтләр белән бәйләнгәннәр, чөнки аларның һәркайсы башка организмнар өчен яшәү чыганагы булып хезмәт итә. Әйдәгез, без дә туклану чылбыры төзик.
“Туклану чылбыры төзү” (Слайд 6)
Бер төркем Каенлык урманы экосистемасы буенча:
Кәлтә, карчыга, үсемлек, бака, чикерткә.
Икенче төркем Биҗады елгасы экосистемасы буенча:
Инфузория, алабуга, суүсем, дафния, табанбалык.
Туклану чылбыры 5-6 звенодан артмый, чөнки баскычтан баскычка 10% чамасы гына энергия күчә. Сезгә бу биттә экологик мәсьәлә дә бирелгән, әйдәгез чишеп карыйк
Кешегә 1 кг. тән авырлыгын төзү өчен, ничә кг. фитопланктон кирәк ?
Фитопланктон – иң гади төзелешлеләр – зоопланктон – балык – кеше
4нче бит - Фенологик күзәтүләр .(Слайд 7 )
“Яшь эколог” түгәрәге членнары төрле фенологик күзәтүләр, фәнни - тикшенеренү эшләре башкара. “Листопад” халыкара экологик проекты буенча да бик күп эшләр башкарылды. Бу эшне Ярослав Мудрый исемендәге Новгород дәүләт университеты һәм Эквис экологик берләшмәсе оештырды. Проектның максаты биологик эксперимент ысулларын өйрәнү, регионның климат шартларына бәйле рәвештә табигатьнең сезонлы күренеш үзенчәлекләрен билгеләү иде. Безнең җирлектә өянкеле каен 2 ай 6 көндә яфрагын коеп бетерде. Бу проектны башкаруда РФның бик күп өлкәләре катнашты. Безнең иҗади коллектив координацион советта югары бәя алды, рәхмәт хаты белән билгеләп утелде. Н.Н. Семчукның “Листопад” китабына кертелде һәм “Экология и жизнь” халыкара җыентыгында аерым мәкалә булып басылып чыкты.
5нче сәхифәбез- “Нәүрүзгөл” операциясе .(Слайд 8 )
Язын иртә чәчәк ата торган үсемлекләр һәрвакыт үзләренә игътибарны җәлеп итәләр, чөнки алар матур булулары өстенә, озакка сузылган кыштан соң чәчәк атучы беренче үсемлекләр дә. Кызганычка каршы аларны еш кына тамырлары белән йолкып алып, зур-зур бәйләм итеп җыялар һәм шул рәвешчә бөтенләй юк итәләр. Үсемлекләрнең күбесе, мәсәлән нәфис умырзая, күкебаш, йокы үләне хәзер бик аз очрый. Аларның бөтенләй бетүенә юл куярга ярамый. Шул максаттан без “Нәүрүзгөл” операциясенә кушылып, “Алар саклауга мохтаҗ” дигән кичә үткәрдек, буклетлар ясадык, листовкалар тараттык.
6нче бит- Канатлы дусларыбыз. (Слайдлар 9,10,11)
Сыерчыкларга оя яса — эшең уңар», «Кошларны кыерсытма —каргарлар», «Кошларга таш атма—күзең сукыраер», «Кош оясы туздырма—каргышы төшәр» — кебек үгет-нәсихәтләрне куллану аларга баланың үзенә булган мөнәсәбәтне булдырырга өйрәтә.
Ел саен җылы яктан очып кайтучы кошларны каршы алабыз, аларга оялар ясыйбыз, искеләрен чистартабыз. Яз бәйрәме – кошлар көне үткәрелә. Узган җәйдә Торна сазы, Биҗады елгасы буенда, Кече Бүләк болыны, тугай-күлләрендә зур ак челән (цапля большая белая), соры торна (журавль серый), акчарлаклар, кыр үрдәкләре, шулай ук сары төнбоек (кубышка желтая), ак төнбоек (кубышка белая) очратырга туры килде. Фән өчен әһәмияткә ия булган мондый табигый компонентлар белән бу урын аеруча игътибарга лаек, шуңа күрә без бу күлне туган җиребезнең табигать истәлеге итеп игълан иттек.
Сыерчыклар бик аз бу язларда,
Булганы да оя ясамый,
Һәр яз килеп бала очырганнар
Быел оясын да барламый.
Һаваларда зәңгәр элмәк тора,
Әйтерсең лә күкнең түшәме.
Кеше түзә алмаган газ болытына,
Әйтегезче, кошлар түзәрме?
Чишмә күзен тигәнәкләр сарган,
Кара таплы намус аркылы.
Табигатьнең пычрак мохитләре
Кеше кулы, кеше акылы.
Язлар быел сыерчыксыз калды,
Тавыш бирми кыргый казлар да.
Туган якның ямен таптап йөрсәк
Килмәс әле язлар да.
(“Килмәс әле язлар да”.)
7нче бит - Яшел даруханә .(Слайд 13)
Үсемлекләр җир йөзендәге бөтен лабораторияләрнең дә иң серлесе. Аларны бөтен жан ияләрен дә туендыручы гаҗәеп ашханә дияргә була. Табигать безне җылыта, ашата, эчертә, сәламәтлегебезне саклый.
Татарстанда үсә торган 1500 төр кыргый үсемлекләрнең 300 төре файдалы. Безнең республикада 42 төрле үсемлекне дару ясау максаты белән җыялар. Даруларның 60 % ка якыны усемлекләрдән әзерләнә. Безнең мәктәп яны тәҗрибә участогында экологик булек эшли. Анда Кызыл китапка кергән, саннары сирәгәя барган, витаминнарга бай дару үләннәре утыртыла.
Җыр: ”Әбием әкиятләре”.(В. Агапов көе, Э. Шәрифуллина сүзләре.)
Син сөйләгән әкиятләрдә
Чәчәкләр җирдә иде.
Балык сурәтләрдә түгел,
Елгада, күлдә иде.
Кирәксенмибез шифасын
Яңгырын,чиста карын .
Кайсы әкият сыендырыр
Без яшәгән җир шарын.
Син сөйләгән әкиятләрдә
Диңгезләр зәңгәр иде.
Юл буйлары – бәбкә үлән,
Егетләр мәргән иде.
Син сөйләгән әкиятләрдә
Изгелек – савап иде.
Әкиятеңне агуладык,
Кипте җирнең җилеге.
8 нче бит - Кечкенә чишмәләр, елгалар язмышы . (Слайд 14,15)
Сулыкларны саклау, аларның адәм баласы тормышында әһәмиятен ассызыклап: «Төкермә коега, суын эчәрсең», «Су кулны юа, ә суны ни юа?», савыттагы су өсләрен һәрвакыт ябулы тотарга, чишмә яннары чиста, пөхтә җыештырылган, агач утыртылган булуын искәргән һәм шулай эшләгән. Коеларның өсләре ябулы, кое бурасының җир өслеге өлеше балчык белән шактый биек итеп күтәртелгән булуын теләгән. Елгаларга тирес сулары, ашламалар, пестицидлар агып төшү бигрәк тә куркыныч. Елгалар тирәсендә бервакытта да техника юмаска кирәк, чөнки ягулык суга агып төшеп, суда яшәүче тереклек ияләренә зыян китерә. Шулай ук елгаларда шартлатып, күпләп балык тоту тыела.
Татар халкында мондый әйтемнәр бар: «Үзең эчәсе коега бер вакытта да чүп салма!», «Кул пычранса, су белән юарсың, ә су пычранса, ни белән юарсың?». Бөек химик Д.И. Менделеев болай дип язган: «Су тамчысы алмаздан да кыйммәтрәк». Мондый әйтемнәр табигатькә сак һәм җаваплы карарга кирәклеген искәртә.
Яшь экологлар игътибарыннан бер генә чишмә, елга, күл читтә калмый. Безнең авыл чишмәләргә бай, аларның һәрберсенең дә тарихы, үзенчәлеге бар. Без “Авылым чишмәләре” операциясендә катнашып, чишмәләрнең тарихы өйрәнелде, аларның паспортлары музейга тапшырылды. Әлеге чишмәләрне саклап калу өчен, мәктәп балалары, өлкәннәр белән беррәттән күп тырышлык куялар: сукмакларны, чишмәләрнең тирә - ягын чүп – чардан чистартып, яшеллеккә күмәләр, аның тирәсенә агачлар утырталар.
Чиста су - сәламәтлек нигезе. Чишмә суы иң чиста су, аның кадерен белегез! Чишмәләрне киртәләп алыгыз, хайваннар пычратудан саклагыз!
Язгы табигать, чишмәләр турында иҗат конкурсларында да һәрдаим катнашабыз. Без, яшь экологлар суның составына химик һәм биологик анализ үткәрдек. “Пар чишмә” суының составы:
Исе 0 балл
Тәме 0 балл
Хлоридлар мг/л 350-7,0
Сульфатлар мг/л 500-0,06
Катылыгы мг- экв/л 7-5,6
рН - 7
“Пар чишмә” суы авылыбызның иң сыйфатлы суы дип табылды. Ул табигатьнең үзе тарафыннан фильтрланып чыга һәм аны кайнатмый гына эчү файдалы. Рәхим итегез!
Безне кечкенә елгалар язмышы да кызыксындыра, борчый. Елганың үзенә генә хас хайваннары, үсемлекләре, микроорганизмнары бар. Елга суы чиста булсын дисәк, аның тирәсенә чүп- чар ташламаска, ярларын ишмәскә, пычратмаска кирәк!
Елгаларга тирес сулары, ашламалар, пестицидлар агып төшү бигрәк тә куркыныч. Елгалар тирәсендә бервакытта да техника юмаска кирәк, чөнки ягулык суга агып төшеп, суда яшәүче тереклек ияләренә зыян китерә.
Элек елга буендагы чокырларга тирес, чүп-чар түгелә иде, узган ел аның тирәсе тәртипкә китерелде. Җирлегебездә өмә рәвешендә елга буйларын чистарту эшендә катнашабыз. Су буйларын, елга чокыр тирәләрен ныгыту, анда агачлар утырту буенча да эш алып барыла. Ярларның җимерелүе туктатылды. Богады авыл советы әйләнә тирә мөхитне саклау, шул исәптән кечкенә елгалар мәсьәләсен хәл итүгә әһәмият бирә башлады. Махсус чүп түгү урыннары булдырылды.
Бу хакта тулырак итеп авыл җирлеге башлыгы Әмиров Р.Х. сөйләр.
Сүз: авыл җирлеге башлыгы: Амиров Рәмил Хәмитовичка бирелә
Татар халкында мондый әйтемнәр бар: «Үзең эчәсе коега бер вакытта да чүп салма!», «Кул пычранса, су белән юарсың, ә су пычранса, ни белән юарсың?». Бөек химик Д.И. Менделеев болай дип язган: «Су тамчысы алмаздан да кыйммәтрәк». Мондый әйтемнәр балаларга табигатькә сак һәм җаваплы карарга кирәклеген искәртә.
Авылыбызга терәлеп үк Биҗады елгасы ага. Ул Сөн елгасына коя. Биҗадының су керә торган урыны бик матур. Элегрәк 1 км югарырак аңа килеп кушыла торган сулык дуңгыз фермасына терәлеп үк тора иде, ә тау башыннан басулар башлана. Дуңгызлар шул сулык янында яталар, аларның калдыклары суга агып төшә. Яз көне бигрәк тә кар сулары белән басулардан ашламалар юылып төшәләр һәм суны пычраталар. Биҗады һәм Шыңшы елгалары составына анализ үткәрдек. Дуңгыз фермасы буендагы суның ике тапкыр ныграк пычрануы ачыкланды, ә аның суы Биҗады елгасына килеп кушыла.Дөрес, Биҗады елгасы составындагы аммиак һәм нитритлар концентрациясе билгеләнгән нормадан артмый, чөнки килеп ккушылганчы күпмедер биологик чистарту үтә. Биҗады елгасында яшәүче 6 төр балыкның инде 3се генә калып бара. Без үзебез яши торган генофондның ярлылануына юл куймаска тиеш. 2011 елда бу сулыкларны Алмаз абый чистартып балыклар җибәрде.
9 нче бит - Агроценозлар.(Слайд 16)
Милләтебезнең «Ашлаган җир аш китерер, ашламаган җир таш китерер»,— дигән гыйбарәсен генә алыйк. Бу җиргә нинди мөнәсәбәт булырга тиешлеккә ишарә түгелме соң?
Борынга заманда, кызны кияүгә биргәндә, иң беренче яшәү өчен кирәкле булган әйберләрне бирнә итеп биргәннәр. Шушы бирнә рәтендә иң әһәмиятлесе — ат йөге белән тирес булган, ике ат йөге тирес бирелсә, бу зур бирнәле кыз булып саналган. Тирәнтен уйлый төшсәң, бу чыннан да шулай. Яңа гаилә иген игеп яшәргә тиеш булган, аның уңышы җирне ашлау белән бәйле.
Милләтебездә туган туфракка карата булган изге мөнәсәбәтне генә алыйк. Чит җирләргә, яуга китүчеләр үзләре белән бер уч туфракны янчыкка салып киткәннәр һәм шушы туфракның аларны исән-имин туган җиргә алып кайтырына ышанганнар.
Табигатьне өйрәнү һәм саклау буенча беренче практик күнекмәләрне без мәктәп буе тәҗрибә участогында алабыз. “Агрономия һәм әйләнә-тирәлекне саклауны искә алып авыл хуҗалыгы культураларын үстерү технологиясе” авторлык программасын гамәлгә ашырып, шуның буенча эш алып барылды. Укыту-тәҗрибә эшләреннән тыш, җитештерү участокларында да, әйләнә-тирәлекне искә алып мул уңыш алу үзенчәлекләре өйрәнелде. Бу өлкәдә җирлегебездәге “Тамыр” хуҗалыгы белән киңәшләшеп эш алып барабыз.
Бу эшчәнлек озак еллар дәвам итә. Укуны тәмамлап чыкканнарны башкалар алыштыра. 2002 елда Мәгариф җурналының 8 нче санында “Яшь эколог” түгәрәге һәм андагы эшчәнлек турында язма басылып чыкты.
Мәктәп яны тәҗрибә участогында уңышлы эш алып барган өчен Республика һәм Россия күләмендә Мактау грамотасы 2005 елда мәктәп территориясе Казанның 1000 еллыгы уңаеннан үткәрелгән Республика смотр-конкурсында катнашып призлы урынга лаек булды.
Мәктәп яны тәҗрибә участогында биология дәресләрендә алган белемнәрне гамәли ныгытабыз, төрле культураларны игү агротехникасын өйрәнәбез, югары сыйфатлы уңыш алу мөмкинлекләренә төшенәбез, эстетик зәвык, хезмәткә мәхәббәт, экологик тәрбия алабыз.
Мәктәп яны тәҗрибә участогында экология бүлеге булдырдык. Анда “Кызыл китап”ка кергән, саннары сирәгәя барган, витаминнарга бай дару үләннәре утыртылып, алар турында мәгълүмат язылган картотека булдырылды һәм экологик кабинетта урын алды. Без беренче булып туфракка агрохимик тикшерү үткәрдек. Мехник составы буенча туфрак катламы – авыр кара туфрак. Гумус составы уртача – 8,7%. Туфракның әчелеге аз рН – 5,4 - 5,4. җирдән югары уңыш алу өчен аның химик һәм физик үзлекләрен яхшыртырга кирәк. Моның өчен без органик һәм минераль ашламалар кертәбез. Узган елны 1 гектарга 10 тонна органик, 80 кг минераль ашлама белән бергә известь кертелде.
Мәктәп яны тәҗрибә участогында ашламалар кертүнең бәрәңге үсешенә һәм уңышына тәэсирен өйрәндек. Тәҗрибә 5 вариантта үткәрелде. NPK +1/2 тирес керткәндә 63 центнерга өстәмә уңыш алынуы ачыкланды. Уңышны җыеп алгач яшелчәләрдә, бөртекләрдә нитрат микъдаре тикшерелде, алар нормадан артмый.
Мул уңыш бирә торган җирле шартларга яраклашкан сортларның югары класслы орлыкларын гына чәчәсең икән, отасың. Бу өлкәдә безнең хуҗалык мәктәп белән берлектә яхшы гына эш алып бара.
Хәзер шул хакта хуҗалыкның баш аграномы Нияз абыегыз сөйләп китәр.
Сүз: Әхмәтгалиев Ниязга бирелә.
10 нче бит – Илнең булачак хуҗалары.
Космик корабльдә очучы пассажир үзе утырган корабльне бервакытта сүтмәячәк. Чөнки ул бу вакытта үзенең һәлакәткә очраячагын белә. Җирдә яшәүче дә үзенең искиткеч космик кораблен шулай сакларга тиеш. Табигатьне саклау – сугыш афәтеннән ерак тору, аны булдырмау, энергия һәм азык – төлек мәсьәләсен хәл итү кебек зур максатлар белән беррәттән тора. Аларга халыкара хезмәттәшлек юлы белән генә ирешеп була. Дөньядагы барлык халыклар да җирне сакларга тиеш. Җирнең сакчысы һәм дусты булу өчен, табигать серләрен яхшылап өйрәнергә, күп укырга һәм эзләнергә кирәк. Без илнең булачак хуҗалары, хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен табигатьне сакларга тиешбез.
Нинди генә кеше булмасын, аның тормышын туган илсез күз алдына да китереп булмый торгандыр. Кайда гына тумасын, нинди илдә генә балачагын үткәрмәсен, барыбер үз Ватанын ул кеше өчен берни дә алыштыра алмый. Башка җиргә чыгып китсәң, сиңа хәтта туган як әрәмәлеге, кайчандыр син яратмаган гап-гади нәрсәләр дә кадерле була башлый. Мондый хисне, минемчә, бөтен кеше дә кичерәдер. Шуңа күрә без булдыра алган кадәр үз туган ягыбызны чиста тотуда өлешебезне кертергә тиеш.
Җыр “ Җир шарын саклыйк!”
Файдаланылган әдәбият.
Гайсин Н. А.
Таныш моң : Шигырьләр, поэма һәм әкиятләр/ Н. А.Гайсин.- Казан : Тат. китап нәшр., 1984. – 254 б.
Тыш. : 95 т.
Мулланурова Р. Г.
Чишмә күзе: Хикәяләр/ Р. Г. Мулланурова. – Казан: Тат. китап нәшр. , 1991.- 94 б.
1 с.
3. Насыйров Г. С.
Мәктәптә табигать почмагы: Укытучылар өчен ярдәмлек/ Г. С. Насыйров .- Казан: Тат. китап нәшр., 1986.- 88 б.
20 т.
4. Хәсәнов А. Г.
Урман серләре: Табигать турында хикәяләр/ А. Г. Хәсәнов.- Казан: Тат. китап нәшр., 1993.- 68 б.
1000 с.
5. Хәсәнов Г. Х.
Елның дүрт фасылы: Повестьлар, хикәяләр/ Г. Х. Хәсәнов.- Казан: Тат. китап нәшр., 1991.- 319 б.
2 с. 40 т.