kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Мастер-класс “Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә, тавышландыру алымын кулланып, рус телле укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”

Нажмите, чтобы узнать подробности

Туган  тел  һәм әдәбиятыннан  мастер-класс үрнәкләре.Рус  телле  укучыларны татар  теленә  өйрәтү алымы  бирелә. Бу-тавышландыру  алымы. Укучылар бирелгән  мульфильмны  тавышландырырга  тиеш  булалар. Әдәбияттан  әсәрне  анализлау  һәм  фикерләү  сәләтен  үстерү алымнары  күрсәтелә.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Мастер-класс “Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә, тавышландыру алымын кулланып, рус телле укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”»

Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә, тавышландыру алымын кулланып, рус телле укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” темасына мастер-класс

Кергәндә, төсле карточкалар биреп кертү (алар артында рольләр бүленеше). Группага бүлеп утырту. Тавышсыз мультфильм карау. Мультфильмны тавышландыру. Алымнар: тавышландыру алымын куллану

Укытучы сүзе:

-Сез башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрелгән бәйләнешле сөйләм үстерү өчен кулланылган алымнар белән таныштыгыз. Рус телле укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү өчен, урта сыйныфларда төрле алымнар кулланабыз. Шуларның берсен-тавышландыру алымын тәкъдим итәбез.Сезнең алда кюар кодлар бар. Планшет ярдәмендә сүзлек өстендә эш, бәйләнешле сөйләм үстерү өчен штрих кодларны чишәргә кирәк булачак. Башладык.

Укытучы:

-Нинди сүзләр килеп чыкты?

Кунаклар җавап бирәләр:

-Ишегалды, әйләнә-тирәлек, утын төяү,табигатькә файда китерү, утын калдыклары, чисталык.

Укытучы:

-Бу сүзләр ярдәмендә мультфильмны тавышландырырбыз. Моның өчен сезне төркемнәргә бүләбез. Сезгә елмаюлар бүләк иттек, шул елмаюлар артында серле язулар бар. Серле язулар булганнар үз урыннарын алуларын сорыйбыз.

(кунаклар аерым-аерым урыннарга утыралар).

Укытучы:

-6 октябрь- Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көне. Бу көндә Җир шарының табигый байлыгын, уникаль яшәү урыннарын саклау өчен төрле экологик чаралар үткәрелә.Шушы мәсьәләне чагылдырып, тавышсыз мультфильм күрсәтәбез. Бу мультфильмны караганнан соң, рольләргә кереп, алда әйтелгән проблеманы күтәреп, үзегез аңлаганча тавышландырырга тиеш буласыз. Әзерләнү өчен берничә минут вакыт бирәбез.

Укытучы :

- Мультфильмны карыйбыз. Укучылар мультфильмның исеме ничек?

Укучылар:

- Мультфильм “Песи һәм аның дуслары” дип атала.

Укытучы:

- Монда нәрсә турында сүз бара?

Укучылар:

-Мультфильмда табигатьне саклау турында бара.

Укытучы:

-Кемнәр катнашты?

Укучылар:

-Әти, әни, малай, хат ташучы, песи, эт, кондыз.

Укытучы:

-Укучылар бабёр нәрсә була ул?

Укучылар:

- Бабёр кондыз була.

Укытучы:

-Әйе, бабёр кондыз була. Хәзер һәрберегез рольләрне бүлешеп алыгыз. Мультфильмны карыйбыз, уйлау өчен вакыт бирәбез. Кюар кодларны һәр дәрес кулланабыз, инновацион технологияләр дә файдаланыла.Укучыларга бик ошый. -Ә хәзер кунакларыбыз сезгә шушы ук алым белән мультфильмны тавышсыз күрсәтәбез. Шулай ук уйлау өчен вакыт бирәбез.

Укытучы: -Укучылар, сез әзерме? Әйдәгез, сүзне сезгә бирәбез.Укучыларның сөйләмен аудиоязмага яздырабыз, аннары үзләренә тыңлатабыз, хаталарны таптырабыз. Бу эш төре бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү өчен ярдәм итә.

Укучылар сөйлиләр.

Укытучы: -Хөрмәтле хезмәттәшләребез сез әзерме? Сүзне сезгә бирәбез.

Килгән кунаклар мультфильмны сөйлиләр:

- Малай: “Ишегалдыбыз, урманыбыз пычранган.Әйдәгез, чисталык саклыйк, утын калдыкларын алыйк, урманны чистартыйк, табигатькә файда китерик. Әти-әни, кондыз, песи ишегалдын ямьләндерик. Әнә урманыбыз пычранган, җәнлекләргә булышыйк”.

Әти-әни: “Чыннан да, улым, аларга ярдәм итәргә кирәк. Әтисе, ничек уйлыйсың?” Әтисе: “Син хаклы”. Печкин: “Рәхмәт, җылы сүзләрегезгә”.Песи: “Ә бу чәчәкләр Сезгә”.Әнисе: “Искиткеч чәчәкләр!” Малай: “Без табигатебезне сакларбыз, әйдә, кондыз, агач калдыкларын алыйк”. Кондыз: “Яхшы”. Укытучы:

- Матур чыгышыгыз өчен рәхмәт. Әйе, безнең табигатебез, чыннан да, матур.

Укучы:

- Табигатьнең төрле төсләрен җыйган бүләгебезне истәлек итеп бирәсебез килә.

Кунаклар:

- Бүләгегез искиткеч, рәхмәт!

Укытучы:

-Хөрмәтле коллегалар! Бүгенге мастер-классыбыз тәмам, Сезгә ошагандыр дип уйлыйбыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!












Татар әдәбиятыннан мастер-класс


Тема. Әхлакый кыйммәтләр – тормыш нигезе. Максат.  Р.Шәйдуллина “Карт шомырт хатирәсе” әсәренә нигезләнеп, иҗади  фикер йөртү алымнары аша  күркәм әхлакый сыйфатлар, аралаша белү, бер-береңне тыңлый белү культурасы, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек, миһербанлылык тәрбияләү. Җиһазлау: презентация, агач рәсемнәре, кәлам, кәгазь, агач макеты, ат рәсеме һәм җимешләр

Мастер-класс барышы

Укытучы:

-Хәерле көн , хөрмәтле коллегаларым! Рәсемдәге кояш кебек балкып яшәргә язсын!

Борынгы фәлсәфәчеләр: “Кеше ике тапкыр туа. Беренче тапкыр физик яктан, икенчесе рухи яктан,” - дигән. Икенче тапкыр туу иң катлаулы , дәвамлы процесс. Бүгенге әдәбият дәресләренең бурычы – иҗади  алымнар аша бала күңеленә үтеп кереп, аларда күркәм әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Ягъни рухи яктан туарга, рухи байлык тупларга ярдәм итү.

Бүгенге мастер-классыбыз шушы әхлакый кыйммәтләр хакында сөйләшүдән гыйбарәт.

Әңгәмәбезне рәсемнәр күзәтүдән башлыйк . 

-Әлеге рәсемнәрдә сез нәрсә күрдегез?

Кунаклар:

-Агач.

Укытучы:

-Агачлар бертөрлеме? Нинди алар?

Кунаклар:

- Агачлар бертөрле түгел. Мәсәлән, яшел агач,  зифа агач, саргайган агач,  корыган агач, җимешле агач, ялгыз агач.

Укытучы:

-Агачлар да кешеләр кебек төрле –төрле икән. Бәлки шуңадыр кеше тормышын еш кына агач белән чагыштыралар . Күзләрегезне йомыгыз әле. Ә хәзер үзегезне агач итеп күз алдына китерегез. Агач кояш үрелә , яктылыкка омтыла. Тамырлары белән туфракның иң тирән катламнарына үтеп керә , су эчә , сулый , җилдә тирбәлә . Агачның җылысы бар , үз холкы бар. Күзләрегезне ачыгыз.

Сорау-җавап рәвешендә әңгәмә корыла.

Укытучы:

-Мин хәзер сезгә бер минут вакыт бирәм, үз агачыгызны ясап карагыз әле.

Кунаклар агач рәсеме ясыйлар.

Укытучы:

-Хөрмәтле коллегалар!  Сезнең белән агачлар дөньясына сәяхәт кылыйк әле. Агач нинди өлешләрдән тора?

Кунаклар:

- Агач тамыр, кәүсә, ботак, яфрактан тора.

Укытучы:

-Кеше белән чагыштырыгыз әле. Нинди охшашлыгы бар?

Кунаклар:

- Агачлар кешеләр кебек җимеш бирәләр.

Укытучы:

- Сез - бүгенге тормыш геройлары. Ә мин сезне әдәби әсәр герое белән таныштырам. Р.Шәйдуллинаның “Карт шомырт хатирәсе” әсәренең иң кыска варианты тәкъдим ителә. (5 минут сөйләү).

- Әсәр нәрсә турында?

Кунаклар:

-Куканнар нәселе турында.

Укытучы:

-Кукан сүзе нәрсәне аңлата? Ул нинди ат?

Кунаклар:

-Кукан сүзе ат дигәнне аңлата. Бу ат чабышкы ат булган.

Укытучы:

-Әсәрдә кеше язмышы белән ат язмышы ничек чагыштырыла?

Кунаклар:

- Әсәрдә ат һәм кеше язмышы чагыштырыла. Атның хуҗасы аның белән бергә елый. Ат та үлемгә һөкем ителгән, хуҗасы да туган җиреннән куылган, үлем белән көрәшә. 

Фокус группа белән әңгәмә. Агач, ат рәсеме тәкъдим ителә.

Укытучы:

- Бу – карт шомырт агачы. Бу агач (ат) төп геройга охшаган, чөнки......

Кунаклар:

- Бу агач (ат) төп геройга охшаган, чөнки төп герой да шушы агач сыман күп кайгылар күргән....

Фокус группага кызыл төстәге, залда утыручыларга яшел төстәге җимешләр таратыла. Төп герой холкына хас сыйфатларны җимешкә язалар (фокус группа).

Укытучы:

-Хөрмәтле коллегалар!  Җимешле агачны күз алдына китереп карагыз әле. Җимешне сез нәрсә белән чагыштырыр идегез?

Кунаклар:

-Җимешне без үсеп килүче буыннар, балалар һәм яхшы кешеләр белән чагыштырыр идем...

Укытучы:

-Мин сезгә яшел алмалар тараттым. Әйдәгез, үзебездә булган матур сыйфатларның кайсысын булса да шул геройга бирик.

(җимешкә матур сыйфатлар язалар)

Кунаклар:

-Мәрхәмәтле, әдәпле, миһербанлы, саф күңелле, тырыш, ярдәччел.....

Укытучы:

-Минем кулымда шомырт агачы. Әйдәгез, бергәләп агачны тулыландырыйк.

(яфрак һәм җимешләр эленә)

Кунаклар:

-Яфраклар, җимешләр, ботаклар, кәүсәсе...

Укытучы:

-Хөрмәтле коллегаларым! Һәммәгезнең агачы нык тамырлы, төз кәүсәле булсын, тормышның кырыс җилләренә бирешмәсен, татлы җимешләрегез мул булсын.Тормыш авырлыкларын җиңәргә язсын.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 5 класс.
Урок соответствует ФГОС

Автор: Авхадеева Алсу Вагизовна

Дата: 11.01.2022

Номер свидетельства: 597396


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства