kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Фәнни-гамәли конференциядә ясаган чыгыш "Муса Җәлил-тынычлык җырчысы"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Муса Җәлил иҗатын өйрәнгәндә файдаланырга яңа материал.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Фәнни-гамәли конференциядә ясаган чыгыш "Муса Җәлил-тынычлык җырчысы"»

Татарстан Республикасы Сарман районы Муниципаль белем бирү учреждениесе “Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе”





Муса Җәлилнең иҗади мирасы

Герой – шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан фәнни –гамәли конференциягә әзерләнгән чыгыш:

“Муса Җәлил --- тынычлык җырчысы”.

























8 нче сыйныф укучысы Миннуллина

Айгизәнең фәнни – иҗади эше.

Җитәкче: Габдуллина Альфира Биҗан кызы

18 нче февраль, 2016 ел

Муса Җәлил – тынычлык җырчысы.

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә,

Ил кырында чәчәк атыгыз!

Күпме булса сездә көч һәм ялкын,

Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым,

Сездә минем керсез яшьләрем.

Сез үлсәгез мин дә онытылырмын,

Яшәсәгез мин дә яшәрмен.

Муса Җәлил

“ Дөнья һәм дөнья әдәбияты – исемнәре иҗатларының мәңгелек данына әйләнгән күп кенә шагыйрьләрне белә. Ләкин шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Менә алар: бөек Байрон, Венгриянең бөек халык шагыйре Петефи, герой Юлиус Фучик һәм, ниһаять, Муса Җәлил”, -- дип язды Сәмәд Вургун.

Атаклы “Моабит дәфтәрләре”нең авторы шагыйрь-педагог Муса Җәлил күпмилләтле Ватан тарихына тынычлык һәм халыклар дуслыгы, гаделлек җырчысы һәм милли азатлык җырчысы буларак кереп калды. Француз язучысы Луи Арагон үзенең “Менә нәрсә булды Берлин шәһәрендә” дигән мәкаләсендә аның турында болай дип язды: “Муса Җәлил үзенең һәрбер туганы -- Казан һәм Новосибирскидагы, Одесса һәм Сәмәркандтагы, Владивосток һәм Ленинградтагы, Тбилиси һәм Ригадагы туганнары өчен үлде. Ул шулай ук безнең өчен, ягъни французлар яисә чехлар өчен дә үлде”.

Бу сүзләрдә коралы һәм каләме белән тынычлык һәм дуслык өчен көрәшкән патриот һәм интернационалист шагыйрь Муса Җәлилнең иҗаты һәм тормыш юлының төп мәгънәсе чагыла.

Әйтергә кирәк, Муса Җәлилнең идея-әхлакый позициясе гражданнар сугышы чорына туры килгән мәдәрәсәдә уку елларында ук формалаша. Дутов бандаларының комсомолларны ерткычларча җәзалаулары, кылыч белән чабып үтерелгән кызылармеецларның, хатын-кызларның һәм балаларның үле гәүдәләрен аңа үз күзләре белән күрергә туры килә. Болар яшь Мусаның күңелендә патша иярченнәренә карата сыйнфый нәфрәт уята, гаепсезгә корбан булганнар өчен алардан үч алу хисләре кузгала.

Тынычлык өчен көрәш аның иҗатында шактый урын алып тора. Бу мәсьәләгә ул гаять җитди карый. Җир йөзендәге башка намуслы кешеләр кебек, илебез тирәсендәге, бөтен кешелек дөньясындагы хәлләргә ул битараф кала алмый. Германиядә властька фашистлар килүе, аларның беренче гамәлләре үк патриот шагыйрьне борчылырга мәҗбүр итә. Шуңа күрә ул яңа тормышка дан җырлау белән бергә, әледән-әле кешеләрне фашистларның мәкерлекләренә карата уяу булырга чакыра. “Ана” дигән шигырендә бу бигрәк тә ачык күренә.

Үзенең Бөек Ватан сугышына кадәр язган шигырьләрендә үк ул фашизмның дөньяга нинди куркыныч тудыруын, тынычлык язмышының да фашизм белән хәл ителәчәген яхшы аңлый. Шуңа күрә совет халкын, тынычлык сөюче барлык халыкларны революцион уяулыкка өнди. Бу яктан аның “Марат” шигыре аеруча характерлы:

--- Үзегез беләсез бит,

Мин тиргәмим сезне юк өчен!..

Тик аңлагыз, илебез капиталист

Хөкумәтләр белән уралган.

Шулай булгач, дошман тозагыннан

Сак булырга кирәк, туганнар.

Дошман илләр сугыш хәзерлиләр,

Шуңар туплап бөтен көчләрен...

Бүген поход иртән дип ташланырга

Ыржайталар безгә тешләрен.

Муса Җәлил, тынычлык өчен көрәш --- балаларның бәхете өчен көрәш, дип саный. “Ул үскәндә” (1937) шигырендә ул, үзенең балага кайнар мәхәббәтен чагылдырып, тирән философик гомумиләштерү ясый. Аныңча, балалар --- җирдә тормышны дәвам иттерүчеләр, аның матурлыгы, мәңгелеге...

Шагыйрь тормыштагы сәяси һәм социаль - икътисадый күренешләргә сыйнфый позициядән чыгып бәя бирергә кирәклеген күрсәтергә омтыла. “Тынычлык” төшенчәсенә тирән мәгънә салып, ул үзен, кызы Чулпан өчен генә түгел, җир шарындагы барлык балаларның бәхетле язмышы өчен җаваплы совет гражданины позициясенә куя:

Сакта төсле сизәм мин үземне

Шул кыйммәтле җәүһәр янында,

Мин аталык исемен өскә алдым,

Һәм бурычлы илем алдында.

(“Ул үскәндә”, 1937.)

Шул ук шигырендә алга таба шагыйрь үзенең фикерләрен тагын да ачыклый төшеп:

Чөнки алар безнең илебезнең

Киләчәге, алга күчүе,--

ди.

Интернационалист шагыйрь буларак, Муса Җәлил чит ил хезмәт ияләренә карата теләктәшлек белдерә һәм эшчеләр сыйныфын иҗтимагый азатлык өчен көрәшкә тупланырга чакыра:

Язам, тыңла! Әле без һаман

Кызыл дворецтан кул сузабыз,

Юеш подвал сиңа!

Ал аны,

Актык фронт, актык канга хәтле...

Берләшегез,

Бөтен җир шары...

( “Чит җир көрәшчесенә язган хаттан”, 1925.)

“Үлчәнер” шигырендә исә, шул ук идеяны дәвам итеп, шагыйрь чит илдәге көрәштәшләрен батыр һәм нык булырга, сыйнфый уяулыкка өнди:

Ерак дустым!

Саклан, ләкин

ялгыш

дусларыңа,

Төзәлмәсен мылтык күбәгең.

Җәлил шул ук шигырендә империализмның ерткыч йөзен фаш итә һәм сугыш уты кабызучыларга, планетабызның язмышы белән уйнаучыларга җитди кисәтү ясый:

Потлап-потлап кеше гәүдәләрен

Үлчиләр дә кояш батышында,

Ядрә белән бергә озаталар

Диңгез арты – таңнар атышына.

Уяу дустым!

Искәрт байларыңа:

Бу сөякләр бер көн үлчәнер,---

ди тирән ышаныч белән.

Социаль гаделлек, прогресс һәм тынычлык өчен көрәшнең алгы сафында торган Совет иленең көчен-куәтен шагыйрь илебез халыкларының узара дуслыгында, бердәмлегендә күрә һәм аны туктаусыз ныгыта барырга кирәклеген үзенең “Студент көндәлегеннән” (1927), “Юл сызмалары” 1928), “Кавказда” (1929), “Дуска истәлек” (1941), “Туганлык” (1942) кебек шигырьләрендә генә түгел, бәлки үзенең бөтен тормышы һәм эше белән дә күрсәтергә омтыла.

Муса Җәлил Бөек Ватан сугышын татар әдәбияты һәм сәнгатенең Мәскәүдә үткәреләчәк декадасына әзерлек алып барган көннәрдә каршылый. Ә “Алтынчәч” операсының премьерасын аңа Казан янындагы хәрби лагерьда хезмәт иткәндә тупчы солдат буларак тыңларга туры килә. 1943 елны Казанда басылып чыккан шигырьләр җыентыгын да, үзенең солдат эшчәнлегенә бәйле рәвештә, “Тупчы анты” дип атый.

Шагыйрь, сугыш башлану белән, үзен солдат итеп хис итте, үзен дә, иҗатын да фашизм белән көрәшкә багышлады. “Әйдә, җырым!” шигырендә ул сугыш башлангач туган рухи халәтен түбәндәгечә билгеләде:

Вакыт җитте...

Хәзер ярты юлда

Куеп торып тыныч эшемне

Багышларга Ватан сугышына

Үземне һәм каләм көчемне.

Каләмемне салдым юл сумкама,

Автоматым тактым аркама.

Фашистларга каршы пуля һәм җыр

Бил каешымда бергә саклана.

Шул көннәрдән үк батырлыкка юл башлый. Юлның авыр булачагын да, үлем белән тәмамлану ихтималын да белә. Аның күңелен электән үк кабул иткән антын --- халкына, Ватанына тугрылыклы хезмәт итү антын --- ничек итеп яхшырак үтәү мәсьәләсе борчый.

Без шагыйрьнең беренче вазифасын матурлык дөньясын ачуда күрәбез. Хәзер инде шагыйрьгә матурлыкны сугыш дәһшәтләре аша ачу бурычы йөкләнә.

Муса Җәлилнең шигърияте матурлыкны сугыш дәһшәтләре аша сынауның төрле этапларын үтә. Солдат-фронтовик лирикасының баштагы чоры чакыру һәм өндәүле публицистик рухының көчлелеге белән аерылып тора. Сугышның беренче айларында язылган шигырьләрендә фикер һәм хис турыдан-туры, ачыктан-ачык өндәү һәм чакыру рәвешендә, публицистик кайнарлык белән ачыла. Ул халыкны изге көрәшкә чакыра, бөтен көчне дошманны җиңү өчен тупларга өнди. Шагыйрь “котырынган этнең безнең корыч сафка таш маңгаен бәреп ярачагына” ышана. Сурәтләү чараларының бирелешендә дә үзенчәлек бар: тойгыга тәэсир итә, фашистларга каршы нәфрәт хисен ачыктан-ачык кычкырып сөйли торган эпитетлар, метафоралар сайлана. Фашистлар, мәсәлән, “котырган эт”, “бирән”, “мисез Гитлер” дип аталалар.

“Моабит дәфтәрләре” --- Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. “Моабит дәфтәрләре”нең сәнгатьчә байлыгы --- шагыйрь характерының ныклыгында һәм шагыйрьнең рухи байлыгында. Ул шигырьләрдә шагыйрьнең корыч кебек нык характеры, гаҗәеп кешелекле бай рухи дөньясы ачыла.

Муса Җәлилнең ике “Моабит дәфтәре” туган илгә кайтты. Берлинның Моабит төрмәсендә утырганда, фашистлар тарафыннан үлемгә хөкем ителгән шагыйрь төрле кәгазь кисәкләреннән үзе тегеп, ике дәфтәр – блокнот ясый һәм аларга үз шигырьләрен күчерә. Гарәп хәрефләре белән язылган беренче дәфтәргә автор 60 исемдә шигырь яза һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыятен дә теркәп куя. Әлеге дәфтәрне 1944 елның февралендә Моабит төрмәсеннән Габбас Шәрипов алып чыга.

“Моабит дәфтәрләре”нең икенчесе латин хәрефләре белән языла.Аның соңгы катыргы тышлыгында шундый юллар бар: “Бу төптә --- 33 шигырь. Әсирлектә һәм тоткынлыкта --- 1942 – 1943 арасында язганнарым --- 125 шигырь һәм поэма. Ләкин кая языйм? --- Үзем белән бергә үләләр”.

Муса Җәлилнең ике дәфтәрдә йөздән артык шигыре туган илгә кайта, ә дәфтәрләргә теркәлмәгән шигырьләр хәрби әсирләрнең хәтерендә сакланып кайта.

Рейхстагка үтү юлында Моабит тора. Бу --- Берлинның үзәге... Гитлерчылар безнең частьларны менә шушында канга батырып, контрудар белән үзәктән чигендерергә хыялланган иде, ләкин...

Биредә татар совет шагыйре Муса Җәлил тоткынлыкта була һәм шушында үтерелә. Кыю патриот гомеренең соңгы көненәчә дошман белән көрәшүен туктатмый, ялкынлы шигырьләр яза, Туган иленең җиңәчәгенә ышанып яши.

Җәлил “Кошчык” шигырендә фашистлар кулына тоткын булып эләккән, “аяк-куллары чәнечкеле чыбык белән бәйләнгән”, әмма рухы богауланмаган шагыйрь образын сурәтли. Шигырьнең беренче строфалары га физик һәм рухи газаплары белән таныштыра. Бу күренешне шагыйрь ирек һәм коллыкны каршы кую, ирек вәкиле кошчыкны әсирләр белән очраштыру, аңа мөрәҗәгать итеп эндәшү кебек төрле поэтик алымнар ярдәмендә ача:

Кояш чыга койма аръягында,

Күрше кырлар нурга коена.

Тик, нигәдер, аның нуры безгә

Тими үткән төсле тоела.

Сугыш кырында миллионнарча кешеләр һәлак булды, миллионнарча кешеләр концлагерьларда ачлыктан, авырулардан кырылды, бер сәбәпсез үтерелде, крематорийларда яндырылды.

Автор шигырьләрендә корбаннарның күңелне тетрәткеч авазлары яңгырый:

Килер ул көн, халык хөкем итәр,

Карар булыр кискен һәм кыска.

Каным белән язган соңгы җырым,

Бул гаепләү акты фашистка!---

дип яза ул “Хөкем алдыннан” шигырендә.

“Бүреләр” шигыренең нигезендә кешеләр үзләренең ерткычлыклары белән хәтта ерткыч хайваннардан да уздыралар дигән фикер ята:

Кешеләр сугыша, кан коя,

Киселә меңнәрчә гомерләр.

Төн буе улашып якында

Иснәнеп йөриләр бүреләр.

Бүреләр,

аһ... ләкин бүреләр

Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.

“Вәхшәт” шигырендә Муса Җәлил вәхшәтне, гомумән, сугышны тарихның, кешелекнең олы фаҗигасе итеп күрә һәм шигырен шушы вәхшилеккә каршы юнәлгән сугышчан чакыру белән тәмамлый:

Күтәр, илем, хаклык байрагыңны,

Буяп җирнең канлы яшенә,

Үлем булсын нуры ана канын,

Бала канын эчкән вәхшигә!

“Катыйльгә”, “Дуска”, “Батырлык турында” кебек лирик шигырьләрендә дә шагыйрьнең көрәш рухы белән сугарылган образы, батырлык фәлсәфәсе ачыла:

Батырлык һәм илгә турылыкны

Шушы үлем белән белдерик.

Безнең яшьлек шушы хисләр белән

Данлы иде, көчле иде!!

Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең

Эзсез сүнә диеп уйлама!

Әйтсен яшьләр:, “Менә шулай яшәп

Шулай үлсәң иде дөньяда!”

“Двинага” шигырен автор аңлатып бетерә алмаслык үкенү хисләре белән яза, кулыңа мылтык тотып сугыша да алмауны ул хурлык дип саный:

Килешә алмый күңелем коллык белән,

Башны һаман шушы уй баса.

Йөгрек дулкыннарның кочагына

Ал син, Двина, мине булмаса.

Двина, Двина,

көчле агымыңны

Җырым белән бергә бу гәүдәмне

Алып китәр идең илемә.

“Моабит дәфтәрләре” шагыйрь Муса Җәлилнең билгесез язмышын ачыклау һәм аның дошман белән көрәштәге каһарманлыгын ачуы белән зур әһәмияткә ия. Шигырьләр гаҗәеп олы сәнгатьчә гомумиләштерү көченә ия.

Автор, җырның көче пулялардан куәтлерәк икәнен бик яхшы белгәнгә, концлагерьларда йөргәндә, җыр жанрын да үзенең көрәш коралы итеп ала. Җыр солдат күңеленә тиз үтеп керә, йөрәгенә өмет уты сала, бөек иленең батыр солдаты икәнен оныттырмый. “Таң маршы”, “Азатлык маршы”, “Таң” кебек җырлар әнә шундыйлар.

Җәлил шигырьләре халкыбызның рухи дөньясына яңа байлыклар өстәде, әдәбиятыбыз мирасына кыйммәтле хәзинә булып керде һәм шагыйрьгә үлемсезлек алып килде.

Бәйрәм булыр, дускай, бу бәйрәмгә

Безнең дә бит тулы хаккыбыз.

Иң данлысы –керсез һәм нык килеш

Кайтты илгә изге антыбыз, --- дип язды герой – шагыйрь.

Син үлдең! Шулай да булсын!.. Ләкин кыю, көчле рухлыларның җырларында иреккә, яктылыкка горур чакыручы җанлы үрнәк булырсың син!

Максим Горький

“Муса Җәлил --- көрәш биеклегенең иң югары кыясына менгән, богауланган, тик бирешмәгән Прометей”, --- дип язды Әхәт Гаффар. Аның фикерен Кирәй Мәргән дәвам итеп болай диде: “Кешелек хыялы кешеләргә ут биргән өчен таш кыяга кадакланган Прометей образын тудырган. Муса Җәлил үзенең батырлыгы белән Прометейдан югарырак күтәрелде дияр идем мин. Ул күңеленең сүнмәс утларын таратуны Моабитның таш стенасына кадакланган хәлдә дә дәвам иттерде”.










Библиографик белешмә:

  1. Муса Җәлил “Кечкенә дусларга”.

  2. Муса Җәлил Шигырьләр (1941-1942).

  3. Фотоальбом “Муса Җәлил, Муса Джалил, Mussa Dshalil (1906-1966).

  4. Фотоальбом “Муса Җәлил”, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986.

  5. Габдуллина А.Б. төзегән альбом “Муса Җәлил --- сүнмәс йолдыз”.

  6. Әдәбият 11 нче сыйныф өчен дәреслек, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011

  7. “Мәгариф” журналы № 2, 1992 ел.



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 8 класс

Скачать
Фәнни-гамәли конференциядә ясаган чыгыш "Муса Җәлил-тынычлык җырчысы"

Автор: Габдуллина Альфира Бизяновна

Дата: 13.11.2016

Номер свидетельства: 358482


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства