Ә кеше яңгырны каршылап тәрәзәсен ачкан да куанып куйган һәм үзенең куанычын безгә тапшырган: "Люблю грозу в начале мая ,когда весенний, первый гром, как бы резвяся и играя, грохочет в небе голубом..» Бу-Тютчев.
Һәм икенче кеше,яңгырга исе китеп, туктап калган. Яңгыр тавышы аның өчен музыкага әйләнгән.Һәм ул музыканы безгә биргән. Дебюсси булган ул.
Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар, без шул өлкәне табып балага талантын күрсәтү өчен шартлар тудырырга тырышабыз.Һәр баланың төп кызыксынуын истә тотып, белем алу өчен шартлар тудырыла, иптәшләре белән тыныч мөгамәлә һәм үзара дуслык урнаштырыла. Беренче чиратта, һәр укучы үзен кабатланмас шәхес итеп тоярга, үзенең мөмкинлекләрен, зш - гамәлләрен аңларга һәм бәяләргә тиеш. Шул вакытта сыйныфташлары һәм укытучы тарафыннан аңа шәхес буларак ихтирам формалаша. . Укучыларның иҗади казанышлары-бу мәктәпнең хезмәт җимеше. Без моны курыкмыйча әйтәбез, чөнки авылда сәнгать мәктәпләре эшләми, үз-үзеңне үстерү өчен мөмкинлекләр чикле,теге яки бу түгәрәкләрне дә шул мәктәпнең укытучылары алып бара. Ә сәләтле балалар бар, гомумән, күз салсаң, талантлар, бөек кешеләр авылдан чыккан. Бу яктан авылның потенциалы зур,әнә шул балаларны ачыклау, югалтмыйча алга таба үстерү укытучы өстенә төшә, баланы тәрбияләгәндә без аңа өч юнәлештә йогынты ясыйбыз: аңына, рухына, әхлагына. Шул чакта гына безнең эшебезнең йогынтысы була, билгеле, яшь үзенчәлекләрен искә алырга кирәк. Аннары мондый эшчәнлек барлык балаларга да үз мөмкинлекләрен эшкә җигәргә мөмкинлек бирә.Барлык балага да акыл сәләте бирелмәгән. Кайбер укучы җырлый, икенчесе рәсем ясый,өченчесе бии. Шәхес тулысынча ачыла торган тәрбия эшчәнлеген табарга гына кирәк. Мондый эшчәнлекне оештыру өчен педагоглардан да, укучылардан да фантазия, уйлап табу, хыяллана белү, сорала.
Балаларның иҗади сәләтен үстерү максатыннан, без эшнең күп төрле формаларын кулланабыз. Һәр эшнең башы , билгеле, идея туплау, хыяллану- күмәк аралашу.
Мин үзем 30 ел гомеремне балаларда туган (татар) теле һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләүгә багышладым. Әлбәттә,укыту дәверендә нинди генә балалар белән очрашмадым:арада сәләтле балалар да , ялкаураклары да очрады. Эш тәҗрибәмдә ике төр балалар белән дә эш алып барырга тырыштым. Һәр баланы шәхес итеп күрергә тырышам.Миңа калса, һәр балада азмы-күпме сәләт бар,бары тик аны күреп ,үстерә алырга гына кирәк.
Бер төр балада,укуга көчле булмаса да. актерлык сәләте көчле.Мәктәп күләмендә куелган спектакльләрдә катнашып, үзенең сәләтен күрсәтә.Өч ел дәвамында мәктәптә эшләп килгән “Драма түгәрәге”ндә бу төр балалар белән эш алып бардым.Укучыларымның артистлык сәләтенә кайчак та үзем дә сокланып карап тора идем.Бигрәк тә Хамидуллин Рәзил,Гилязов Нәзиф, Ситдикова Алсу,Валеева Оксана,Сөләйманова Алинәләрнең һәр рольне йөрәк аша үткәрә алуларына сокланмыйча карау мөмкин түгел!
Уку буенча да сәләтле укучыларым бар.Алар:Кашбиева Гөлшат,Ширеева Эльвина,Ситдикова Алсу,Закиров Айнур,Валеева Эльза. Бу укучыларым район һәм республика күләмендә үткәрелгән олимпиада , конкурс, конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясап ,призлы урыннар яулыйлар.Ә 9нчы сыйныф укучысы Валеева Оксана , 9 ел дәвамында шигырь конкурсларында катнашып , призлы урыннар яулый.Кечкенә генә авыл мәктәбендә укып чыгып,тормышта үз юлын табып,зур уңышларга ирешкән укучыларыбыз да йөзләгән.Димәк,авыл мәктәбендә дә сәләтле балаларга үсү өчен тулы мөмкинлек бар дигән нәтиҗәгә курыкмыйча килә алабыз.