kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!

Нажмите, чтобы узнать подробности

Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар, без бүген сезнең белән “Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә исән калганнар!” дип исемләнгән  кичәгә  җыелдык

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!»

ГБОУ «Ново – Кинерская школа – интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья», Арского муниципального района.







Хәтердә сез, һәлак

булганнар!

Рәхмәт сезгә, исән

калганнар!

(Сугыш ветераннары белән

очрашу.)







Григорьева Г.Н.

А.б.: - Хәерле көн, барыгызгада!

Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар, без бүген сезнең белән “Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә исән калганнар!” дип исемләнгән кичәгә җыелдык.

Бу кичәгә без хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннарыбызны: Халитов Рәгыйб абый Усман улын һәм Халитова Фәния апа Рахим кызын чакырдык.

Хөрмәтле ветераннарыбыз без бүген сезнең батырлыгыгыз, түземлегегез, сабырлыгыгыз алдында баш иябез.Сезнең язмыш сугыш уты белән үрелгән. Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

Рамил: Ул елларны ничек онытасың,-

Ил язмышы кылыч йөзендә,

Ир – егетләр китте яу кырына,

Алып көче тоеп үзендә.

А.б.: “Бер кайтмасак, бер кайтырбыз” диеп китсәләр дә, күпме якташларыбыз, авылдашларыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Туган җиребез өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк.

Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар! Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән якташларыбызны, авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк. Берминут тынлык игълан итәм.

Бөек Ватан сугышы совет халкы өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк рус, татар, чуваш һәм башка милләт халыклары туган илне – Ватанны сакларга күтәрелде. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу мәшхәрдән җиңүче булып чыктык.

Көрәшкә бир бөтен гомереңне,

Әгәр күңелең яшәү теләсә;

Син яшәрсең әгәр ил яшәсә,

Син үлмәссең халкың үлмәсә.

А.б.: Ветераннарыбыз үз илебезне генә түгел, бөтен Европаны фашизм коллыгыннан коткардылар. Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә, безгә Җиңү таңын күрергә насыйп булды.

Әйе, якташларыбыз, авылдашларыбыз сугышның төрле фронтларында дошманга каршы аяусыз сугыша. Берлинга кадәр барып җитә.

Хәзер без сүзне хөрмәтле кунагыбыз Халитов Рәгыйб абый Усман улына бирәбез.

(Рәгыйб абый чыгышы)

Сүз Халитова Фания апа Рәхим кызына бирелә.

(Фәния апа чыгышы)

Чыгышыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә хөрмәтле ветераннар.

Хөрмәтле ветераннарыбыз, ә хәзер, без сезгә үзебезнең кечкенә генә чыгышыбызны бүләк итәбез.

А.б.: Авыл уртасында һәйкәл тора,

Хәтерләтеп сугыш ачысын.

Исемнәре уелган ул ташка,

Онытмаска халкым язмышын.

Авыл уртасында һәйкәл тора,

Бәйрәм көнне халык җыела.

Сагына ана газиз улын, ирен,

Ул да килгән һәйкәл янына.

Авыл уртасында һәйкәл тора,

Моңсу гына, дәшми, сөйләшми.

Кай җирләрдә ятып калган алар?

Бронза һәйкәл берни эндәшми.

Авыл уртасында һәйкәл тора,

Истә һаман дәһшәтле көннәр.

Дәшә сыман җан авазы белән,

“Тыныч булсын дөнья кешеләр!”

Авыл уртасында һәйкәл тора,

Күз карашы гаять сагышлы.

Барысыда үзебездән тора,

Булдырмаска кирәк сугышны!

1. “Солдатлар” җыры

2. Гузәл: Солдатка киткән әтиләр

Үз илен саклар өчен

Ватан терәге ир - дигән

Исемне яклар өчен

3. Илнур: Бабайлар сугышка киткәннәр,

Бабайлар авыр юл үткәннәр.

Оныклар бәхетле булсын дип,

Күгебез гел аяз торсын дип,

Каһарман бабайлар үлгәннәр,

Оныклар шат тормыш корсын дип.

4. “Моряклар” биюе

5. Камилә: Һәйкәлләрне ңансыз дия күрмә,

Һәйкәлләрнең җаны таш түгел,

Һәр Һәйкәлдә күпме солдат каны,

һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.

6. ”Татар халык” биюе



7. Илнар: Кирәми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш.

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш.

8. Рус халык биюе “Кадриль”

9. Айгөл: Чәчәк аткан гөлне

Һәркем күрергә тиеш.

Туган илен һәр егет

Аяусыз сакларга тиеш.

10. Слава: Шауласын яшел урманнар,

Яфрак ярсын тал-тирәк.

Яшәсен өчен матурлык,

Бергә: Безгә тынычлык кирәк!

11. Җыр “Я тоже хочу, быть как ты”

А.б.: Хөрмәтле ветераннарыбыз безнең сүзне тыңлап килгәнегез өчен, шундый эчтәлекле, йөрәккә үтеп керә торган чыгышыгышыгыз өчен сезгә чиксез олы рәмәтебезне белдерәбез.

Без сезгә чын күңелебездән нык сәмәтлек, бәхетле-шатлыклы көннәр, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, алдагы тормыш юлыгызда да тигез булып, бергә - бергә гөрләшеп, озын-озак гомер итүегезне, менә шулай тагында безнең белән очрашып торуыгызны теләп калабыз.

Картаймагыз әле ветераннар,

Картаймагыз, әй тынгысыз җаннар!

Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

Сезгә тиеш әле бик күп назлар!

Хөрмәтле кунакларыбыз шуның белән безнең әзерләнгән чыгышыбыз тәмам, ихтибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Ә хәзер өстәл янына рәхим итегез.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!

Автор: Григорьева Гульгена Нурисламовна

Дата: 10.01.2017

Номер свидетельства: 377690


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства