1 нче категорияле укытучы Касыймова Рушания Вәкил кызының ачык дәрес конспекты.
11 нче сыйныф (рус группасы)
“Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры ”
Максат:
Укучыларны татар халыкның мәдәнияте, күренекле кешеләре белән таныштыру. Сөйләм телен булдыру, логик фикерләү сәләтен үстерү, татар халкының тарихына, мәдәниятенә кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, тактадагы язмалар, рәсемнәр, күрсәтмә материаллар, сүзлекләр, компьютер слайдлары.
Дәрес барышы:
1. оештыру өлеше.
-Исәнмәсез, укучылар!
-Хәлләрегез ничек?
-Бүген класста кемнәр юк? Ни өчен юк?
Дәресне башлыйбыз.
2. Актуальләштерү.
-Укучылар, әйдәгез Казан шәһәрененең кайбер ял итү урыннарын карап үтик.
- (слайдлар)
- Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры.
- М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры.
- Г. Кәриев исемендәге татар яшьләре.
- К. Тинчурин исемендәге яшь тамашачы театры.
Курчак театры
-Качалов исемендәге рус драма театры.
- Ә бү нинди бина? Үткән дәрестә бу бина турында сөйләштек.
-Дөрес, Татарстан республикасының Композторлар берлеге.
- Композторлар берлеге турында нәрсәләр белдегез?
( Өй эше тикшерелә)
-Әйе, укучылар бүгенге көндә Татарстан республикасының Композторлар берлеге рәисе Р. Кәлимуллин.
-Кем ул Р. Кәлимуллин? Кем әзерләнеп килде? (Бер укучы сөйли) -Димәк Р.Кәлимуллин безнең якташыбыз, ул районыбызнын горурлыгы.
-Композитор нәрсә яза? -Музыка
-Әйдәгез, шул турыда сөйләшик. Бу өй эшенең 2нче өлеше иде. (тактада сораулар.)
3. Яңа тема. Бүген без М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры турында сөйләшербез. (Театр турында яңа мәглүмат бирү.)
-Сезнеңча композиторларның опера театры белән бәй ләнеше бармы?
-Нинди бәйләнеш?
- Театрга ни өчен М. Җәлил исеме бирелә?
4. Дәреслек белән эшләү. Текст өстендә эшләү.
А) Яңа сүзләр бирү.
Б) Сүзтезмәләрне тәрҗемә итү.
В) Аерым җөмләләрне тәрҗемә итү.
5. Слайдлар Рудольф Нуриев, Шаляпин.
Р. Нуриев һәм Шаляпин турындагы кайбер мәглүматлар бирелә.
6. Укучылар текстка карата сораулар төзиләр
1нче рәт- 1-2 абз.
2нче рәт- 3-4 абз.
3нче рәт- 5 абз.
7. Опера һәм балет театры турында нинди яңалык белдегез?
8. Ныгыту. Күнегү эшләү.
Татар опера һәм балет театры ... урнашкан.
Казанда ике зур халыкара фестиваль үткәрелә: беренчесы ..., икенчесе ....
Атаклы рус җырчылары арасында якташыбыз ....
Мин балет белән кызыксынам, чөнки ... яратам.
9. –Укучылар, театрга ни өчен йөрибез?
- Минем театрларда булганым бар.
- Юра, ә синең театрда булганың бармы?
- Ә син белмисеңме, Ксюшаның кайсы театрда булганы бар?
-Сора, ул театрга кем белән барган? (...)
Шул рәвешле укучылар бер-берсе белән диалог төзиләр.
10. Өй эше.
1 группа Опера һәм балет театры турынд сөйли.
2 группа Мәскәү һәм С. Петербург театрлары турында мәглүмат язып киләләр.
ИТОГ: Без бүген нәрсә турында сөйләштек?
Дәрестә нинди яңалык белдегез?
Билгеләр кую.