kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Разработка урока по родному языку. Тема: Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирүче сүзләр

Нажмите, чтобы узнать подробности

Нинди? кайсы сорауларына җавап бирүче сүзләр белән таныштыру.  

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Разработка урока по родному языку. Тема: Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирүче сүзләр»

Тема: Предметның билгесен белдерүче сүзләр.

Максат: Нинди? кайсы сорауларына җавап бирүче сүзләр белән таныштыру.

Бурычлар:

1) Билгене белдерүче сүзләргә сораулар куярга өйрәтү;

2) Башка сүзләр арасыннан нинди? кайсы? сорауларына җавап бирүче сүзләрне аера алырга өйрәтү.

Материал һәм җиһазлар: презентация, кәрзин, таҗ, кызыл һәм сары төстәге көймәләр, поднос, йомшак уенчык куян, дәреслек 1 класс.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: укучыларның билгене белдерүче сүзләргә сораулар куя алулары, башка сүзләр арасыннан нинди? кайсы? сорауларына җавап бирүче сүзләрне аера алулары.

Дәрес барышы:

1. Уку эшчәнлегенә керү.

Укучылар, мин дәресемне үзгәреш белән башларга телим.

Күзләрегезне йомыгыз әле, балалар. Ә хәзер ачыгыз. Сез мине таныйсызмы? Кем мин? Әйе, мин -Яз. Хәзер елның кайсы вакыты? Мин сезгә кәрзинемә салып бик күп сюрпризлар алып килдем.

Релаксация.

- Балалар, күзләрегезне йомыгыз һәм кояшлы аяз иртәне күз алдыгызга китерегез. Кояш җиргә үзенең җылы нурын сибә. Кинәт кояшның бер нуры сезгә дә кагылып узды.Ул сезнең эчләрегезгә кагылды- эчләрегезне уыгыз, алсу битләрегезгә кагылды- битләрегезне уыгыз. Соңыннан сезнең башларыгызга күчте- башлары-гызны сыйпагыз.Сезгә җылы, тыныч һәм рәхәт булып китте.Күзләрегезне ачыгыз һәм бер- берегезгә елмаегыз.

2. Матур язу.

- Безнең хәзер кайсы ел фасылы? Әйе, яз җитте.Әйдәгез , балалар, яз сүзен матур һәм дөрес итеп языйк әле. (Яз сүзе языла.)

3. Актуальләштерү.

- Үткән дәрестә сез нинди сүзләр өйрәндегез?

-Предметны белдерүче сүзләр нинди сорауларга җавап бирәләр?

- Нинди предметлар кем? соравына , кайсылары нәрсә? соравына җавап бирәләр?

4. Темага керү.

- Укучылар, яз буш кул белән килмәгән. Кәрзинендә нәрсәләр бар икән, карыйк әле. Кәрзиннән сүзләр килеп чыкты әле.

Тамчы, кояш, гөрләвек, кыз, әни, әби, яңгыр, укучы, яшел., ( Сүзләр тактага куела)

- 1 рәт сүзләрнең кем? соравына җавап бирә торганнарын сайлыйлар, 2 рәт нәрсә? соравына җавап бирә торганнарын.

- 1 рәт дөрес билгеләдеме?( 2 рәт тикшерә)

- 2 төркем дөрес билгеләдеме? ( 1 рәт тикшерә)

- Без барлык сүзләрне дә әйттекме?

- Нинди сүз калды? Яшел.

- Ни өчен ул сүзне калдырдыгыз? (Ул кем? нәрсә? сорауларына җавап бирми? )

- Димәк, балалар, татар телендә башка сорауларга җавап бирүче сүзләр дә бар икән. ( Ул нинди? соравына җавап бирә)

-Димәк, без бу дәрестә нинди сүзләр өйрәнербез? ( Нинди? кайсы? сорауларына җавап бирүче сүзләрне) ( слайд 1)

- Ә сез ничек уйлыйсыз, бу сүзләр нәрсәне белдерәләр?

- Безгә нәрсә өчен кирәк? Ә белергә теләр идегезме?

-Башка сүзләр арасыннан нинди? кайсы? сорауларына җавап бирүче сүзләрне аера алырга өйрәнербез.



5. Яңа белемнәрне ачу.

1)Яз безгә текст алып килгән. Текстны укыгыз. ( слайд 2)

Урманда җәнлек яши. Аның колаклары, койрыгы бар.

-Кайсы җәнлек турында сүз барганын аңладыгызмы?

-Ни өчен?

-Бу текстка нәрсәләр җитми? ( Нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә торган сүзләр)

- Без аларны куеп карый алабызмы?

- Әйдәгез, куеп карыйбыз.

- Ә хәзер карагыз: Урманда кечкенә җәнлек яши. Аның колаклары озын, койрыгы кыска.

- Ә хәзер белергә сезгә нинди сүзләр ярдәм итте? ( кечкенә, озын, кыска)

- Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?

- Алар нәрсә белдерәләр? ( предметның билгесен)

- Кайсы текст сезгә күбрәк ошый?

- Предметның билгесен белдерүче сүзләр безгә ни өчен кирәк?

( Нәтиҗә чыгару)

- Нинди? кайсы? сорауларына җавап бирүче сүзләр нәрсә белдерәләр икән? Без дөрес таптык микән, дәреслектән укып тикшереп карыйк әле.( Дәреслектән кагыйдә укыла)

6. Физкультминутка.

7. Беренчел ныгыту. Укучылар, язның кәрҗинендә тагын нәрсәләр бар икән, карыйк. Куян да бар икән монда.

А)- Исәнме, куян.

- Исәнмесез, дусларым. Мин сезгә табышмаклар алып килдем. Белерсез микән?

Предметны бел.

(Парлап эшләү)

- Мин бер предмет уйлыйм, ә аны әйтмим,аның билгеләрен генә әйтәм, сез аны белегез. ( слайд 3 )

- Пөхтә, тәрбияле, матур ( кыз)

- Сары, әче ( лимон)

- Соры, ач (бүре.)

- Табышмакларга җавапларны нәрсәләргә карап белдегез? (предметның билгеләренә)

Ә хәзер сез шундый табышмаклар уйлап карагыз. Ә без белергә тырышырбыз.

( Укучылар парлап табышмаклар уйлыйлар)

8. Мөстәкыйль эш.

Язның кәрзиненә күз салыйк әле? Язга ияреп безгә кошлар да килгән. Нинди кош бу балалар? Сыерчыкның аягында нинди кәгазь икән ул? Безгә хат икән ул балалар. Ул безгә дәреслекнең 98 битен ачып, 162 нче күнегүне эшләргә кушкан.

( Дәреслек буенча эш.) ( слайд 4 )

- Нинди игътибарлы балалар, нинди акыллы балалар! Һәр сүзне дә тапканнар бит.

9. Язның кәрзинендә язның беренче чәчәкләре дә бар икән әле. Ул нинди чәчәк?

Бу чәчәк турында нәрсә беләсез?

(Укучылар түгәрәкләнеп басалар, һәрберсе башта үзенең, соңыннан янында торган иптәшенең берәр сыйфатын әйтә)

10. Проблемага әйләнеп кайту.

Укучылар, безнең дәрес башында нинди сүз калган иде әле? Шул сүзгә әйләнеп кайтыйк әле.Яшел сүзенә нинди сорау куябыз? Яшел сүзе нәрсәне белдерә?

Яшел нәрсәләр булырга мөмкин? ( алма, груша, туп, чирәм, яфрак)

Йомгаклау.

- Укучылар, без бүгенге дәрестә нинди сүзләр өйрәндек?

- Ул сүзләр нәрсәне белдерә?

-Без ул сүзләрне кайларда куллана алабыз?

- Ул сүзләр нәрсә өчен кирәк?

8. Рефлексия. Кәрзиндәге көймәләрне алып йөздерергә.

Кем аңладым һәм башкаларны да өйрәтә алам дип уйлый- ул кызыл көймәләр җибәрә, кем аңладым , ләкин башкаларны өйрәтә алмыйм дип уйлый – алар сары көймәләр җибәрәләр.


















































Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 1 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Разработка урока по родному языку. Тема: Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирүче сүзләр

Автор: Мавлекаева Зульфия Раефовна

Дата: 27.11.2025

Номер свидетельства: 677921


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей


ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства