kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект урока по татарскому языку в 3кл. "Әдәп төбе-матур гадәт"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Яшь буынны кешеләргә, үзенең якыннарына карата игътибарлы, ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга өйрәтү, әдәпле сөйләм күнекмәләрен булдыру, сүз байлыгын үстерү.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«конспект урока по татарскому языку в 3кл. "Әдәп төбе-матур гадәт"»

Тема. Әдәп төбе-матур гадәт.

Гайсина Г.Ф.,121нче лицей

(башлангыч сыйныф укучылары өчен)

Максат. 1.Яшь буынны кешеләргә, үзенең якыннарына карата игътибарлы, ихтирамлы,мәрхәмәтле булырга өйрәтү, әдәпле сөйләм күнекмәләрен булдыру.

2. Укучыларның сүз байлыгын үстерү.

3.Әти-әниләрнең укытучы, укучылар белән араларын якынайту.


Җиһазлау: дәреснең компьютер презентациясе (урман; аю, болан, куян, төлке, бүре,тиен, керпе;аларның сораулары; сөйләм әдәбе кагыйдәләре), шигырьләр,мәкальләр, М.Җәлил сүзләренә “Сәгать” җыры, “Әни теләкләре” җыры,сценарийлар).

Эпиграф: Кеше булып калу өчен

Әдәплелек-иң төп сыйфат.

Тәмле телле булу,шәфкатьлелек

Һәр кешегә көн дә кирәк.


Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.

1.Исәнләшү.

Укытучы. Кәефләрегез ничек?

Укучылар.Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен,анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

Укытучы. Рәхмәт, балалар. Моңсу көз ае булса да, сезнең кәефләрегез һәрчак бүгенгедәй күтәренке булсын.

2. Ике укучы ишек шакып керә (бер малай белән бер кыз).

Укучылар. Керергә ярыймы?

Укытучы. Сез кем буласыз?

Укучы малай. Минем исемем Кирлемән. Безнең кем икәнлегебезне шигырьләребезне тыңлап белерсез (шигырь сөйли):

Әни мине уята да уята,

Ә мин һаман, иренеп, тормый ятам.

Урыным да җыймаган,

Бит-кулым да юмаган,

Чәчем дә тарамаган, көзгегә карамаган.

Өстәлдәге ашамлыкның

Кайсын этәм, кайсын төртәм,

Ник алай?

Кире ягым белән торган малай мин.

“Киен тизрәк” дигәнгә,

Ятып елыйм идәнгә.

Укучы кыз.

Тыңламыйм әтине дә,

Тыңламыйм әнине дә.

Сүз тыңламый интектерәм

Бабайны, әбине дә.

“Тор!”-дисәң, утырам мин,

“Утыр!”- дисәң, торам мин.

Кешедәген тартып алам,

Үз кулымдагын бирмим.

“Бир!”-дигән сүз генә беләм,

“Мә!”-дигән сүзне белмим.

Җылыда салкын кирәк,

Салкында җылы кирәк.

Белмим, миңа ни кирәк?

Син түгел ул, ул да түгел!

Без – бер бик тә тискәре

Һәм кире беткән бер малай.

Укытучы. Укучылар, без бу малай белән кызны дәресебезгә кертикме?

Укучы. Юк, чөнки алар тәртипсезләр,әдәпсезләр.

II. Кереш.

Укытучы. Минемчә,балалар, мондый укучылар да дәрестә катнашсыннар. Чөнки бүген без әдәплелек, сөйләм әдәбе турында сөйләшербез. Бу укучылар да әдәпле кешеләрнең ничек сөйләшүен тыңласыннар.

Укытучы. Бүгенге дәресебезне без елмаеп исәнләшүдән башладык. Көндәлек тормышта кешеләр белән очрашканда, без һәрвакыт шул сүзне кабатлыйбыз. Борынгы Кытай һәм Мисырда “Сез бүген тамак ялгадыгызмы? “яки “Сезнең мал-туарларыгыз тазамы?”дип

исәнләшкәннәр.Кешенең күркәм булуы әнә шул “Исәнмесез” сүзеннән башлана да инде.

Исәнмесез! Нинди тәмле, ягымлы сүз. Бүген бу сүз тагын да матур яңгырый, чөнки кичә генә без тылсымлы сүзләр турында сөйләшкән идек. Матур итеп сөйләшү өчен тылсымлы сүзләр белергә кирәк.

III. Актуальләштерү.

  • Укучылар, иртә белән торгач, әти-әнигә, әби-бабайга һәм бөтен кешегә без нинди сүз әйтәбез?

  • Көндез ничек исәнләшәләр?

  • Кич белән әйтелә торган сәламләшү сүзе нинди?

- Йоклар алдыннан нинди сүзләр әйтелә?

Сез тагын нинди тылсымлы сүзләр беләсез? Тәмле сүзләр ишеткәч, без үзебезне ничек хис итәбез? Тылсымлы сүзләргә багышланган нинди әдәби әсәрләр беләсез?

Укучы (Бер укучы Р.Арсланованың “Тәмле сүзләр” шигырен яттан сөйли).

Тәмле сүзеңне кызганма,

Син, дустым, сөйләшкәндә.

Ягымлы һәм мөлаем бул,

Кешегә эндәшкәндә.

“Хәерле төн!” “Тыныч йокы!”-

Телибез йоклаганда.

- Хәерле иртә! – дибез без

Йокыдан уянганда.

Олыларны сәламлибез

Исәнлек-саулык теләп.

“Исәнмесез! – дигән сүзне

Бик нәниләр дә белә.

“Тәмле телебезне”, дуслар,

Кызганмыйча сөйләшик.

Тик ягымлы сүзләр белән

Бер-беребезгә эндәшик!

Укучы( Икенче укучы Хәкимҗан Халиковның “Якты сүз” шигырен яттан сөйли).

Һәммәбезгә иң кадерле

Олы сүз ул.

Күңелләргә нур бирүче

Җылы сүз ул.

Көлеп торган кояш кебек

Якты сүз ул.

Витамин күк шифалы һәм

Татлы сүз ул.

Әйтергә дә шулкадәрле

Рәхәт сүз ул.

Сез ничектер, яратам мин

“Рәхмәт” сүзен.

Укытучы. Рәхмәт нинди сүз? Рәхмәт ишетер өчен нишләргә кирәк?

Балалар, тормышта тәмле сүзләрне белү генә җитми бит әле, аларны тәмле һәм ягымлы итеп урынлы куллана да белергә кирәк.



IV.Төп өлеш.

Укытучы.Без әдәпле була беләбезме икән? Хәзер читтән торып урманга сәяхәт итик. Урман җәнлекләре безне сынап карар өчен сораулар да хәзерләп куйганнар. Нинди сораулар хәзерләделәр икән урман хуҗалары?

( Сораулар презентациядә, сорауларны балалар укый).


1.Иң беренче булып безне аю сынап карый. Аның соравы мондый:

Руслан мәктәп коридорында бер төркем укытучыларның сөйләшеп торуын күреп, укытучысы белән генә исәнләшеп узып киткән. Руслан дөрес эшләгәнме? Ярдәм итик әле, ул нишләргә тиеш булган? (Балаларның җаваплары тыңлана).

2.Ә болан мондый сорау әзерләгән:

Кешеләр бер-берсе белән исәнләшкәндә, салют, привет, сәлам, чао, исәнмесез, исәнме, әссәламәгәләйкем сүзләрен кулланалар.

Ә сез бу сүзләрне дөрес куллана беләсезме?”

(Балаларның җаваплары тыңлана).

3. Куян куркак булса да бик матур сорау әзерләп куйган:

“Танышлар булмасак та,

Бер-беребезгә баш иеп исәнләштек: Исәнмесез!

Бер-беребезгә нинди сүз әйттек?

“Исәнмесез”дән башка бер сүз әйтмәдек. Ә нидән соң бер тамчы кояш артты дөньяда? Нидән соң бер тамчы шатлык артты дөньяда?”

Сез ничек уйлыйсыз, исәнләшкәч, ни өчен шатлык арта икән? (Җаваплар тыңлана).


4.Матур тун кигән хәйләкәр төлкенең соравы мондый:

“Классташыгыз бәйрәмгә яңа күлмәк киеп килгән. Сез аны күрүгә...

“Дәвам итегез әле минем сүземне”,-ди төлке.

Укытучы. Яңа күлмәк киеп килгән классташыгызга сез нәрсә дип әйтер идегез? (Җаваплар тыңлана).

5.Ә бүренең соравы тагын да гыйбрәтлерәк:

“Малайлар футбол уйный иде. Ринат бар көченә тупка китереп типте. Тик аның аягы тупка түгел, ә Айратның тезенә тиде. Айратның тезе бик авыртты. Шулай да ул еламады. Бу очракта Ринат ни эшләргә тиеш?”

(Җаваплар тыңлана).

6.“Шул сүзләрне бер кат уку белән күңелдән кайсыгыз сөйли ала?-дип сорый тиен.

- Тәмле сүзләр:

“Хәлвә”, “шикәр”, “бал”.

Салкын сүзләр:

“Буран”, “давыл”, “кар”.
(Укучылар бу юлларны күңелдән сөйләп карыйлар)

7.“Урманның иң матур җирендә-

Зур аланда торам мин.

Малайлар һәм кызлар!

Сезне кунакка чакырам мин”,-ди керпе.

Укытучы. Укучылыр, сез ничек уйлыйсыз, безне керпе ни өчен кунакка чакыра икән?

(Укучыларның җаваплары тыңлана).

Физкультминут.

Укытучы.Тел, сүз,сөйләм әдәбе турында халкыбызның бик күп мәкале бар. Сез аларны беләсезме икән? Әйдәгез, тикшереп карыйк әле. Мин мәкальне башлыйм, ә сез тәмамларсыз.

Мәкальләр.

1. Җылы сүз...

2. Яхшы тел...

3. Яхшы сүз...

4. Татлы сүз..

5. Теле татлының...

6. Сөйдергән дә тел,...

7. Сүзнең башыннан элек...

Укытучы. Хәзер мин бер хикәя укыйм. Аның кайбер сүзләре төшереп калдырылган. Сез шул сүзләрне табыгыз.


Хикәя.

Наил, автобуска утырып, урамны карап бара. Тукталышта автобуска бала күтәргән ана керә. Наил тиз генә урыныннан тора һәм болай ди: “..........................”.

Әни кеше дә бик әдәпле була . “....................”,- ди малайга.

Автобус кинәт туктый. Наил, чайкалып китеп, бер өлкән кешенең аягына баса. Ул абзый малайны ачуланырга тели. Наил аңа:

“..................................”, - ди.

Укытучы. Наил нинди сүзләр әйткән? Бу хикәядәге геройлар үзара ничек сөйләшәләр?

Укытучы. Укучылар, хәзер балалар башкаруында бер күренеш карап алыйк.

Күренеш.

Әни. Соңга каласың бит инде,улым, тизрәк бул!

Авыраяк. Бер носкиемны тапмыйм. Эзләшегез әле.

Әни. Әйберләреңне кичтән әзерләп куярга кирәк иде.

Авыраяк. (еламсырап). Өйрәтеп тормагыз. Эзләшегез. Бармыйм, алайса.

Әни. Менә бу оекбашларны ки.

Авыраяк. Аларны киясем килми.Бармыйм. Хәзер соңга да калам инде.

Әни. Мә алайса, яңа носкиларыңны ки!

(Малай носкиларын кия,иренеп кенә сумкасын алып чыгып китә).

Укытучы. Сезгә бу малай ошадымы?Аның кайсы яклары сезгә ошамады? Аны әдәпле дип буламы? Сез дә мәктәпкә бу малай кебек китәсезме? Мәктәпкә киткәндә, сез әти-әниегезгә нинди сүз әйтәсез? Кайткач нәрсә дисез?

Укытучы.Әдәпле, тәрбияле бала һәр эшен алдан планлаштыра. Ул мәктәпкә дә бервакытта да соңга калмый, кешеләр белән дә матур сөйләшә.

Музыкаль тәнәфес.

Укытучы. Ә хәзер М.Җәлил сүзләренә язылган “Сәгать” җырын җырлап алыйк. Җ.Фәйзи музыкасы.

Укытучы. Ә хәзер тагын бер күренеш карап узыйк.

Күренеш.

Кыз. Исәнме, бабакай! Кая барасыз болай ашыгып?

Бабай. Исәнме,кызым!

Кыз Сәлимә әбекәй ни хәлдә?

Бабай. Сәлимә әбиегез авырып тора иде шул. Менә даруханәгә дару алырга барам, табиб язу биргән иде.

Кыз. Язуыгызны бирегез, үзем барып килим.Мин тизрәк йөрим. Өегезгә кайта торыгыз. Сәлимә әби борчылмасын, терелер, Алла боерса (язуны алып йөгерә).

Бабай. Нинди тәмле телле, шәфкатьле бала!

( Бер малай килеп чыга).

Малай. Әй,син,агач аяк! Юлдан кит әле,күрәсең ич,ашыгам!

(Бабай аңа юл бирә).

Бабай. Агач аяклы булу-бер бәхетсезлек, ә менә агач телле булу-зур бәхетсезлек.

Укытучы.Укучылар, сезгә кайсы бала ошады? Аларны әдәпле дип буламы? Алар олы кеше белән ничек сөйләшә? Сез олылар белән ничек сөйләшәсез? Өлкәннәргә һәм үзегездән кечеләргә нинди ярдәм күрсәткәнегез бар? (Укучыларның җаваплары тыңлана).

Укытучы. Бу кыз шәфкатьле,тәмле телле. Шәфкатьлелек- әдәплелекнең нигезе.

Ә хәзер Наил Ф.Зиятдинованың “И сөенәм” шигырен сөйли.


И сөенәм. Ф.Зиятдинова .

Егылганда иптәшемә сузсам кулым,

Өлкәннәргә хөрмәт белән бирсәм урын,

Я берәрсе,мине сөеп, рәхмәт дисә,

Улы кебек якын итеп кулын бирсә,

И сөенәм,и сөенәм...



Әнкәемне бишле алып сөендерсәм,

Күрше картка чишмәбездән су китерсәм,

Ә ул мине сөя-сөя, улым, дисә,

Битләремә аның олы кулы тисә,

И сөенәм, и сөенәм.

Укытучы. Димәк, яхшылык эшләгәч, кеше үзен ничек хис итә?(Җаваплар тыңлана).

Укучылар, сез дә кешеләргә игътибарлы, мәрхәмәтле булыгыз. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулыгызны сузарга әзер торыгыз.

Без бүген карап узган мисалларда әдәпле һәм әдәпсез сөйләшкән кешеләрне күрдек. Сөйләшә белү-осталык ул.Сөйләшкәндә нинди сөйләм әдәбе кагыйдәләрен истә тотарга кирәк?(Укучыларның җаваплары тыңлана. Аннары презентациядән сөйләм әдәбе кагыйдәләре күрсәтелә һәм укыла).


Сөйләм әдәбе кагыйдәләре

Исеңдә тот:

  • кеше белән елмаеп исәнләш;

  • кешене сөйләвеннән бүлдермә;

  • сөйләшкәндә кулларыңны болгама;

  • “мин” сүзен еш кабатлама;

  • “гафу итегез” димичә, кеше сүзенә кушылма;

  • сөйләшкәндә тылсымлы сүзләр куллан;

  • кеше белән сөйләшкәндә, читкә карап торма, аны игътибар белән тыңла;

  • сөйләшәп бетермичә яки әңгәмәдәшеңнән рөхсәт сорамыйча урыныңнан торма;

  • кешегә бармагың белән төртеп күрсәтмә;

  • аерылышканда ягымлы итеп саубуллаш.

Укытучы.Укучылар, сез бу кагыйдәләрне истә тотыгыз. Мин аларны бүгенге дәрес истәлеге итеп, һәрберегезгә таратам.

Без бүген нәрсә турында сөйләштек?

Әдәпле кеше нинди була? Сез үзегездә әдәпле кешеләргә хас нинди сыйфатларның булуын теләр идегез?(Балалар бу сыйфатларны әйтә баралар, презентациядә бу сыйфатлар чыга бара).

V. Йомгаклау.

Укытучы. Без бүген нәрсә турында сөйләштек?

Әдәпле кеше нинди була? Сез үзегездә әдәпле кешеләргә хас нинди сыйфатларның булуын теләр идегез?(Балал нигезеар бу сыйфатларны әйтә баралар, презентациядә бу сыйфатлар чыга бара: кешелекле,тәрбияле,мәрхәмәтле,ярдәмчел,шәфкатьле,гадел,игътибарлы,тәмле телле,тәүфыйклы,намуслы,инсафлы).

Нинди матур сүзләр! Болар һәр кешене бизи торган асыл сыйфатлар.Укучылар, тәмле телле,әдәпле, тәрбияле, шәфкатьле булып үсегез. Шәфкатьле булу-барлык күркәм гадәтләрнең башы,әдәплелекнең нигезе.Сөйләшкәндә кешенең әдәплелеге сизелә. Безнең телебездә тәмле сүзләр бихисап. Кешеләргә кояш кебек балкып торган нурлы сүзләр генә әйтик, күтәреп булмаслык авыр сүзләр әйтеп кешеләрне рәнҗетмик. Тәмле әйбер ашагач, авызга рәхәт була; тәмле сүз ишеткәч, күңелгә рәхәт була. Ашый торгач, тәмле әйбер бетә. Ә тәмле сүз... Күпме генә тыңласаң да, аның кадере китми. Пычрак киемне юып куйсаң, ул чистара; әйткән сүзне юып төшереп булмый, ул онытылмый. Яхшы, күркәм гадәтләрне үзегездә кече яшьтән үк тәрбияләргә тырышыгыз. Үзебезгә тормыш биргән әти-әниләребезгә игътибарлы, мәрхәмәтле, тәмле телле булыйк.

Дәрестә актив катнашуыгыз, матур җавапларыгыз өчен рәхмәт.

Укытучы. Дәресебездә кунакта укучыбызның әнисе Гөлнара Мидхәтовна да бар. Ул безгә буш кул белән килмәгән. Аны тыңлыйк әле.

Әни. Кадерле балалар! Бүгенге дәрестәге киңәшләрне исегездә тотыгыз! Кешеләрне һәрвакыт матур эшләрегез, игелекле гамәлләрегез белән сөендерегез! Ә хәзер мин сезгә “Әни теләкләре” дигән җыр башкарам.


VI. Билгеләр кую.

Билгеләр фишкалар санын исәпкә алып куела.

VII. Өй эше. Мәктәп тормышыннан үзебезнең арада әдәпле балалар яки әдәпсезлек күрсәткән балалар турында мисаллар язып килергә.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 3 класс

Скачать
конспект урока по татарскому языку в 3кл. "Әдәп төбе-матур гадәт"

Автор: Гайсина Гузалия Фаттаховна

Дата: 06.11.2016

Номер свидетельства: 355730


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства