Данная разработка будет полезна учителям татарского языка при подготовке к уроку.
Просмотр содержимого документа
«Конспект урока для 2 класса по татарскому языку на тему:"Сүз төркемнәре. Сүз төркемнәре турында төшенчә"»
ТЕМА: Сүз төркемнәре.
Сүз төркемнәре турында төшенчә.
Дәрес планын төзеде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фазлыева Альбина Рәдүс кызы
2014
2 сыйныф
ТЕМА: Сүз төркемнәре. Сүз төркемнәре турында төшенчә.
Максат: 1. Укучыларны сүз төркемнәре белән таныштыру, төшенчә бирү.
Сүзләргә сорауларны дөрес, аңлап куярга өйрәтү.
2. Матур язу күнекмәләре өстендә эшләү. Укучыларның сөйләм
телләрен үстерү.
3. Игътибарлылык, төгәллек тәрбияләү. Табигатьне яратырга
өйрәтү.
Җиһазлау. Таблица, рәсемнәр: буратино, презентация,
компьютер, такта, карточкалар, кәрзиннәр.
ДӘРЕС БАРЫШЫ.
Оештыру моменты.
- Психологик уңай халәт тудыру.
- Исәнләшү.
II. Актуальләштерү.
1.Үткән дәрес темасын искә төшерү. Тактада бирелгән сүзләрдә басымны дөрес билгеләгез.
Агач, бала, китап, күлмәк, мәктәп, урман, өстәл, йолдыз
II. Уку мәсьәләсе кую.
а) Укучылар, хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, сез миңа аның җавабын әйтерсез
Көннәр озая
Төннәр кыскара
Бу кайсы вакыт,
Я, әйтеп кара. (яз.)
- Яз көне, укучылар, көннәр җылына, матур була. Агачлар яшеллеккә күмелә. Гел тышта гына йөрисе килә. Әйдәгез әле без дә, укучылар, шушы язгы матур көндә сәяхәткә чыгып кайтыйк.
Автобус белән сәяхәткә чыгабыз икән. Ләкин, укучылар, автобуска утыру өчен безгә билетлар кирәк. Буратино әдәпле сүзләр әйткән кешегә генә билет бирә.
(Әдәпле сүзләр әйтү).
Уку мәсьәләсе чишү.
1 нче тукталыш “Исем” урманы.
-Укучылар, карагыз әле Буратино безгә күчтәнәчләр әзерләгән, ләкин аларны бирем үтәгәч кенә алырга мөмкин. Бирем: гөмбәләр һәм чикләвекләр гади түгел. Аларның артларына сүзләр язылган, дөрес сорау куеп кәрзиннәргә тутырыгыз. (Кем? Нәрсә?)
2 нче тукталыш “Сыйфат” яланы.
-Карагыз әле, нинди матур җиргә килеп эләктек. Бирем: “Чәчкә” уены. Чәчкә таҗларына исемнәр язылган, сез аларның билгеләрен атагыз. 2 нче күнегү. Баганалап бирелгән сүзләргә сорау куегыз.
Физминутка.
3 нче тукталыш “Фигыль” күле.
Менә без “Фигыль күленә” дә барып җиттек. Буратино безгә тагын биремнәр әзерләп куйган. Төркемнәрдә эш: дәресле 4 нче күнегү
Рәсемнәргә карагыз, кешеләргә исемнәр бирегез. Рәсемнәрдә кем нишли, шул турыда сөйләгез.
IV. Рефлексия.
Укучылар, без сезнең белән бүген нәрсә белдек?
Бүген безнең дәрестә яхшы катнашкан укучыларга мин яхшы билгеләр куям.
V. Өй эше:
6 нчы бит “Дөрес сөйләгез” биремен дәфтәрләргә язып килергә