kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Выступление на тему "Сәләтле укучылардан сәләтлелеккә"

Нажмите, чтобы узнать подробности

       Укучы ул – кеше. Кеше, шәхес – иң бөек кыйммәт. Шуңа күрә дә без, укытучылар, һәр укучыда талантлы, үзенчәлекле шәхесне күрә белергә бурычлыбыз.

       Сәләт ул – асылда күпкырлы күренеш. Аны кешенең тирә-юнь чынбарлыгын үзенә генә хас оригинальлек белән кабул итү мөмкинлеге дип аңларга кирәк. Сәләт кешенең анатомик-физиологик, психологик үзенчәлекләренә нигезләнә. Ул эмоциональ дәрт, ихтыяр көче, эшкә дәрт, иҗади көч-куәт, үз-үзеңә ышаныч кебек мөһим психологик сыйфатлар аша тормышка ашырыла. Үз-үзеңнең булдыра алуыңа ышанганлык, башлаган эшеңне ахырынача җиткерү омтылышы, билгеле бер тәртипкә ирешергә тырышу – болар сәләтеңнең, талантыңның үсеше өчен мәҗбүри шартлар булып тора.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Выступление на тему "Сәләтле укучылардан сәләтлелеккә"»

Сәләтле укучылардан сәләтлелеккә.


Сабирова Ралена Даимовна,

6 нчы мәктәпнең югары квалификацион категорияле

туган тел һәм әдәбияты укытучысы.


Укучы ул – кеше. Кеше, шәхес – иң бөек кыйммәт. Шуңа күрә дә без, укытучылар, һәр укучыда талантлы, үзенчәлекле шәхесне күрә белергә бурычлыбыз.

Сәләт ул – асылда күпкырлы күренеш. Аны кешенең тирә-юнь чынбарлыгын үзенә генә хас оригинальлек белән кабул итү мөмкинлеге дип аңларга кирәк. Сәләт кешенең анатомик-физиологик, психологик үзенчәлекләренә нигезләнә. Ул эмоциональ дәрт, ихтыяр көче, эшкә дәрт, иҗади көч-куәт, үз-үзеңә ышаныч кебек мөһим психологик сыйфатлар аша тормышка ашырыла. Үз-үзеңнең булдыра алуыңа ышанганлык, башлаган эшеңне ахырынача җиткерү омтылышы, билгеле бер тәртипкә ирешергә тырышу – болар сәләтеңнең, талантыңның үсеше өчен мәҗбүри шартлар булып тора.

Өлкәннәрнең күп вакыт бишектәге баланы күзәтеп, үзара: «Унынчыны тәмамлап туган диярсең, нинди белдекле» яисә «Атасы да шулай тиктормас, хәрәкәтчән иде, оясында ни булса, очканында шул булыр диләр шул» кебек фикерләрен ишетеп торабыз. Болар нәселдән килгән генетик сыйфатлар, темперамент, хәтер, дикъкатьлелек һ.б. психик процессларның үзенчәлекләре белән бәйләп аңлатыла һәм укыту-тәрбия чараларын һәрбер үсеш чорына тәңгәл рәвештә сайлап алып файдалану таләп ителә.

Әйткәнемчә, кечкенәдән үк күренеп торган сәләтлелек сыйфатлары аеруча зур игътибар сорый. «Май чүлмәге тышыннын күренә», дибез бу очракта. Сәләтсез балалар юк, дибез. Иң мөһиме – һәрбер балага үзсәләтлелек сыйфатларын ачу һәм аны үстерү мөмкинлекләренә ия булган технологияләрне эзләп, сайлап файдалану. Балалар бакчасында, мәктәптә укучы балалар арасында кемдер төгәл фәннәрдән көчле, шуңа өстәп ул әле лирик та, шигырь язу, җыр-бию белән дә мавыга; кемдер – гуманитар фәннәрдә беренчеләр рәтендә, ә кемдер – физик яктан көчле. Алар фән олимпиадаларында, сәнгать һәм спорт ярышларында уңышларга ирешә. Акыл белән уйлап оештырылган шартларда, күмәк эшчәнлектә үзара иҗади хезмәттәшлек булганда төрле яктан сәләтле балалар башкаларга уңай тәэсир итә, башкаларда да югары нәтиҗәләргә китерүче теләктәшлек уята.

Бу юнәлештә акыллы җитәкчелек итә белү – өлкәннәрдән искиткеч югары педагогик осталык таләп итә торган эшчәнлек ул. Моны педагогикада югары пилотаж дип әйтеп була. Чөнки мондый педагог-остаз – берүк вакытта укытучы, остаз, галим дә. Шунсыз сәләтле баланың сыйфатлары бик тиз җуела. Шундый шартларда гына баланың сәләте, таланты мөстәкыйль эшчәнлегендәге ялгышлары, табышлары өлкәннәр белән үзара теләктәшлек ситуацияләрендә бара, үсеш ала. Үзара теләктәш хезмәттәшлек, нәтиҗәдә, балада үз-үзенә карата ышаныч өсти, булдыра алу теләге уята, үз-үзен хөрмәт итү, берникадәр «мин-минлек» сыйфатлары үсешенә китерә. Укучының әлеге сыйфатлары максатка ирешү юлындагы өзлексез иҗади эшчәнлеге нәтиҗәсе икән, андый укучы – һичшиксез, мактауга лаек, яшьтәшләренә үрнәк була алырдай шәхес. «Зур бәхетләр эшкә бирелгәннән килә», ди бит бөек Тукай да.

Бик күп балаларның сәләтлелек үзенчәлекләре соңрак беленә. Моңа бик күп мисаллар китерергә була. Сәләтне, талантны ачу – бик катлаулы һәм түземлелек таләп итүче, махсус шартларда оештырылган педагогик эшчәнлек нәтиҗәсе.

Сәләтле балаларны укыту, тәрбияләү эшчәнлегендә безгә ярдәм итәрдәй төп методик кагыйдәләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • сәләтле укучыларның уңай мотивларын тормышка ашыруга китерә алырдай әһәмиятле кыйммәтләрдән торган референт төркем сайлау;

  • сәләтле укучыларның табигый сәләтләрен алга таба үсешенә китерүче, аларны реальләштерүче эшчәнлек төрләрен дөрес сайлау һәм кирәкле шартлар белән тәэмин итү;

  • укытучыга үз-үзен сәләтле укучы урынына куеп карау дәрәҗәсенә күтәрелү.

Бу мәсьәләләрне, укытуның нәтиҗәле алымнарын кулланып, гадәти булмаган дәресләр, укучыларны үзлекләреннән белем алырга өйрәтү аша ирешергә мөмкин. Дәрестә һәр укучыны кызыксындыра белергә һәм эшләргә өйрәтергә кирәк. Дәрес укучы өчен артык катлаулы булмаска, аны эзләнүгә этәрергә тиеш.

Минем уйлавымча, һәр дәрес укучы файдасына эшләргә тиеш. Яңа заман әхлаклы, кешелекле, хезмәт итәргә сәләтле, эшлекле шәхесләр көтә.  Бүгенге мәктәп инновацион педагогик технологияләргә йөз белән борыла, бу – заман таләбе.

Куелган максатларга ирешү юллары төрле һәм иҗади эшләүче укытучы өчен мөмкинлекләр җитәрлек.

Сәләтле балалар белән эшләгәндә түбәндәгеләргә игътибар итәм: 1) укучыларның белем үсеше дәрәҗәсен төгәл билгеләү;

2) нинди алым, эш формалары кулланырга кирәклеген билгеләү; 3) укытучы-укучы дуслыгын тагын да нәтиҗәле итү юлларын табу;

4) балада үзбәянең югарылыгы. Аның үз көченә ышанучанлыгын булдыру;

5) гаиләдә һәм мәктәптә тиешенчә уңай психологик климат тудыру.

Белгәнебезчә, дәрес – уку эшчәнлеген оештыруның төп классик формасы.

  1. Танып-белү эшчәнлеген оештыру формалары да төрле. Мин дәресләремдә индивидуаль, төркемнәрдә эшләү, фронталь эш алымнарын кулланам.

  2. Белем чыганаклары да күп : дәреслек, белешмә сүзлекләр, интернет, таратма материаллар.

3. Хәзерге чорда мәгълүмати сайтлардан файдалану отышлы, дип саныйм.

- Балалар www.openclass.ru, һttp://www.belem.гu сайтлары аша өстәмә мәгълүматлар ала алалар.

4. Дәресләремдә Рәхимовның “Коммуникатив үстерелешле укыту”технологиясенә, тәнкыйди фикерләү технологиясенә, коммуникатив технологияләргә нигезләнеп эшлим. Һәр технологиянең үзенең отышлы яклары бар.

Тәнкыйди иҗади технологияләр нигезендә эшләгәндә балаларны иҗади фикерләргә өйрәтү, тормышта дөрес юнәлеш сайлап алу мөмкинлеге тудырыла.

Укытучы дәрестә яңалыкны үзе генә аңлатмый, җавапны укучылар үзләре эзләп табарга һәм анализларга тырышалар.

Бүгенге көндә укытучыга, белем сыйфатын күтәрү максатыннан, эш алымнарын иҗади эзләнүләр аша табарга кирәк. Мин дәресләремдә түбәндәге эш алымнарын кулланырга тырышам:

  • Акылга “һөҗүм итү”алымы. (Отышлы ягы шунда – укучы төркемнәрдә эшли, үз фикерен курыкмыйча әйтә ала)



  • Кластер(тәлгәш) ул материалны график калыпка салуны күз алдында тота. Мәсәлән, тел гыйлеменең төп бүлекләре буенча белемнәрне системалаштырганда куллану уңайлы.



  • Синквейн алымын татар теле дәресләрендә дә, сыйныф сәгатьләрендә дә кулланырга мөмкин.

Рус төркемнәрендә телне гамәли үзләштерүгә коммуникатив методтан башка ирешү мөмкин түгел.

  1. Һәр өйрәнелә торган сүз синтаксик модель аша үзләштерелергә һәм сөйләмгә кертелә барырга тиеш.

- Бу – нәрсә?

- Бу – китап.

- Китап кемнеке?

- Бу китап минеке.

2. Лексик- грамматик материалны ситуатив- тематик нигездә өйрәтү.

Уен формасын кулланганда балалар материалны җиңелрәк үзләштерәләр.

  • Булат,бас! ( боерык фигыль)

  • Мин басам. (хикәя фигыль).

  1. Лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә лексик модельләр, грамматик модельләр, структур модельләр аша өйрәтергә тырышам.

Чагыштырма пропорцияләрне сузык һәм тартык авазларның үзенчәлекләрен өйрәнгәндә кулланам.

А : Ә = У: ?

А : Ә = У: Ү

Укучы эшчәнлеген бәяләү – укытучының үз эшен, уку эшчәнлегенең сыйфатын контрольдә тоту ул.

Белем сыйфатын тикшерү мониторингын алып бару һәр балага шәхси якын килеп эш итәргә мөмкинлек бирә.

Мондый контроль алымын тел гыйлеменең төрле бүлекләрен (фонетика, морфология, синтаксис, лексика һ.б.) өйрәнгәндә кулланырга була.

Балаларда фән нигезләренә карата кызыксынуны бары тик дәресләр кызыклы һәм мавыктыргыч булганда гына уята алабыз.

Бары тик системалы эшләгәндә генә нәтиҗәләргә ирешеп була. Фәнни конференцияләргә әзерләнүнең дә укучылар сәләтен үстерүдә зур әһәмияте бар. Укучы өстәмә чыганаклардан файдаланып әзерләнә, үзен кызыксындырган сорауларга җавап эзли. Ул мөстәкыйль фикер йөртә, эзләнә, нәтиҗә ясый. Бу юнәлештә нәтиҗәләрем куанычлы.

  • Коллегаларым, сезгә үз эшегездә уңышлар телим. Хезмәтегезне яратыгыз, гаиләгезне яратыгыз, үзегезне яратыгыз!




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 9 класс

Скачать
Выступление на тему "Сәләтле укучылардан сәләтлелеккә"

Автор: Сабирова Ралена Даимовна

Дата: 07.05.2018

Номер свидетельства: 468708


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства