kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Технологическая карта урока по татарскому языку

Нажмите, чтобы узнать подробности

Актуальлек.  Федераль дәүләт белем бирү стандарты куйган таләпләрнең иң мөһиме – укытучы һәм укучы арасындагы эшчәнлекне дөрес итеп оештыру, ягъни укучылар белем алырга килә, ә укытучы белем алу процессын оештыра һәм аларга ярдәм итә.

          Укучыларга танып-белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек, иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлекне оештыра, эшне планлаштыра белү, уку хезмәтендә максат куя алу, аңа ирешү өчен этапара бурычлар билгеләү һәм аларга ирешү өстендә (адымлап биремнәр үтәү аша) эшләү осталыгы булдыру бик мөһим.     

          Белем бирү процессын ФДББС таләпләре буенча оештырганда “төп гомуми белем эчтәлегенең үзенчәлеге укучы нәрсә белергә (истә калдырырга, кабатларга) тиеш дигән сорауга җавап кына түгел, уку эшчәнлеген мөстәкыйль оештыруны тәэмин итә торган шәхес, коммуникатив, танып белү, регулятив өлкәләрдә универсаль уку гамәлләрен формалаштыруны да” исәпкә алырга кирәк. Шуңа бәйле рәвештә бөтен уку-укыту процессы универсаль уку гамәлләрен формалаштыру һәм бәяләүгә корыла.

          Яңа стандартлар шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләре дә үзгәреш кичерә. Белем бирү оешмаларында кулланыла торган дәрес планының структурасын ничек итеп күз алдына китерергә мөмкин?

Шушы мәсьәләне чишү өчен максат куелды:

  • Технологик карта төзү, нәтиҗә чыгару, тәҗрибә белән уртаклашу.

Максатка нигезләнеп түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  • Технологик карта юлында очраган кыенлыкларны ачыклау;
  • Технологик картаның төгәл бер формасына тукталу, аны тәкъдим итү.
  • : технологик карта укытучыга идеаль сыйфатларга ия булган

шәхес үстерүдә ярдәм итә торган план, проект.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Технологическая карта урока по татарскому языку»

ӨСТӘМӘ ПРОФЕССИОНАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ

ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты»






Татар теле дәресенә технологик карта

«Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында татар телен һәм әдәбиятын укытуның эчтәлеге яңару һәм инновацион алымнар » темасы буенча белем күтәрү курслары кысаларында







Башкарды:

Нигаматуллина Әлфия Рәис кызы,

Казан шәһәре Совет районы 121 нче

лицейның I категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Проект эшенең җитәкчесе:

Мөхәрләмова Гөлназ Нурфат кызы

26 февраль, 2016 ел





Казан – 2016

Эчтәлек


  1. Кереш

1 нче бүлек

Технологик карта төзүнең актуальлеге.

2 нче бүлек

Дәрескә технологик карта.

  1. Йомгаклау.

  2. Кулланылган әдәбият.































Актуальлек. Федераль дәүләт белем бирү стандарты куйган таләпләрнең иң мөһиме – укытучы һәм укучы арасындагы эшчәнлекне дөрес итеп оештыру, ягъни укучылар белем алырга килә, ә укытучы белем алу процессын оештыра һәм аларга ярдәм итә.

Укучыларга танып-белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек, иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлекне оештыра, эшне планлаштыра белү, уку хезмәтендә максат куя алу, аңа ирешү өчен этапара бурычлар билгеләү һәм аларга ирешү өстендә (адымлап биремнәр үтәү аша) эшләү осталыгы булдыру бик мөһим.

Белем бирү процессын ФДББС таләпләре буенча оештырганда “төп гомуми белем эчтәлегенең үзенчәлеге укучы нәрсә белергә (истә калдырырга, кабатларга) тиеш дигән сорауга җавап кына түгел, уку эшчәнлеген мөстәкыйль оештыруны тәэмин итә торган шәхес, коммуникатив, танып белү, регулятив өлкәләрдә универсаль уку гамәлләрен формалаштыруны да” исәпкә алырга кирәк. Шуңа бәйле рәвештә бөтен уку-укыту процессы универсаль уку гамәлләрен формалаштыру һәм бәяләүгә корыла.

Яңа стандартлар шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләре дә үзгәреш кичерә. Белем бирү оешмаларында кулланыла торган дәрес планының структурасын ничек итеп күз алдына китерергә мөмкин?

Шушы мәсьәләне чишү өчен максат куелды:

  • Технологик карта төзү, нәтиҗә чыгару, тәҗрибә белән уртаклашу.

Максатка нигезләнеп түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  • Технологик карта юлында очраган кыенлыкларны ачыклау;

  • Технологик картаның төгәл бер формасына тукталу, аны тәкъдим итү.

Гипотеза: технологик карта укытучыга идеаль сыйфатларга ия булган

шәхес үстерүдә ярдәм итә торган план, проект.






Укытучы

Нигаматуллина Әлфия Рәис кызы, Казан шәһәре Совет районы

121 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Предмет

Татар теле

Тема

Яз билгеләре

Планлаштырыл-ган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: Эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгели белү.

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: Аңлап уку һәм ирекле сөйләшү күнекмәсенә ия булу. Логик фикерләү күнекмәсен үстерү. Текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә әйләнә-тирә дөнья буенча белемнәренә нигезләнеп ориентлаша белү.

Коммуникатив УУГ: Укытучының сөйләмен тыңлый һәм аңлый алу. Телдән (диалогик һәм монологик) һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү. Коммуникатив максатлардан чыгып сүзләрне урынлы һәм дөрес куллана алу. Укытучы, сыйныфташлар белән хезмәттәшлекне планлаштыра алу.

Регулятив: Дәреснең темасын, максатын формалаштыру. Эчтәлеккә (үз) бәя бирү, үзләштергән һәм үзләштерергә кирәк булган материалны билгели белү.

Предмет буенча: “Яз билгеләре” темасы буенча яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлау, аларны дөрес куллана белү һәм “Яз билгеләре” темасы буенча диалог һәм монолог төзи белү.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне формалаштыру

Төп төшенчәләр

Яз билгеләре, кояш җылыта, кар эри, елгада боз ага, тамчы тама, кошлар кайта

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Чыганаклар

Р.З.Хәйдәрова , Г.М. Әхмәтҗанова, Л.А.Гыйниятуллина “Күңелле татар теле”,4 нче сыйныф. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен өйрәнүче укучылар өчен), 2 нче кисәк, Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2014

Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гиниятуллина Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 4 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма, Казан “Татармультфильм” нәшрияты , 2014

мультимедиа проекторы, презентация, рәсемнәр

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

Мотивлаштыру


а) Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра.

б) Үткән теманы үзләштерү дәрәҗәләрен ачыклый.


(“Яз билгеләре” темасына презента-ция, дәреснең темасын хәбәр итә)


-Кайсы ел фасылын күрәсез?

-Кайдан беләсез?


-Болар бер сүз белән нәрсә дип атала?

-Димәк, дәрес темабыз нинди?



Сыйныф эшкә әзерләнә (укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар)






-Яз.


-Кояш көлә,тамчы тама,кар эри.

-Яз билгеләре.


-Яз билгеләре.

Шәхескә кагылышлы: укытучы һәм сыйныфташларыңа хөрмәт, бер-береңә ихтирамлы мөнәсәбәт тудыру; үз уңыш- уңышсызлыклары-ның сәбәпләрен ачыклау, дәрескә әзерлеккә үзбәя.

Метапредмет:

Коммуникатив: укытучы, сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итү.

Регулятив: эш урынын әзерләү, һәр укучының тәрҗемәсен тыңлау, бәя-ләү; дәреснең темасын, максатын ачыклау.

Предмет буенча: үткән тема буенча лексик берәмлекләрнең эчтәлеген белү һәм аңлау.

Фонетик зарядка

“Яз билгеләре” темасы буенча яңа сүзләрне укыта презентациядән,тәрҗемә иттерә,

сүзтезмәләр төзетә.




яз билгеләре

кояш җылыта

кар эри

боз ага

тамчы тама

кошлар кайта

Яңа сүзләрнең татарча-русча, русча-татарча тәрҗемәләрен әйтәләр,индивидуаль рәвештә сүзтезмәләр төзиләр.


яз билгеләре

кояш җылыта

кар эри

боз ага

тамчы тама

кошлар кайта

Предмет буенча: өйрәнелгән лексик һәм грамматик берәмлекләрне кулланып сүзтезмә төзү.

Метапредмет:

Танып-белү: синтез.

Коммуникатив:

дөрес әйтелеш өстендә эшләү.

Регулятив: хаталарны табу, төзәтү, үзрегуляция.

Яңа белемнәрне формалаштыру


Яңа сүзләрне җөмләләр итеп алып сөйләмгә кертә.


Рәсем буенча сорауларга җавап таптыра.


-Бүген көн җылымы?

-Язын тамчы тамамы?

Язын кар эриме?

Син язны яратасыңмы?

Сиңа яз ошыймы?







Яңа сүзләрдән җөмләләр төзиләр.



Сорауларга җавап бирәләр.


Предмет буенча: “Яз билгеләре” темасы буенча яңа сүзләрне үзләштерү, кыска сөйләм берәмлекләре (җөмлә) төзи белү.

Метапредмет:

Танып-белү: синтез.

Коммуникатив: укытучының сөйләмен тыңлау һәм аңлау, дөрес әйтелеш өстендә эшләү.

Регулятив: укытучы бир-гән ориентлар ярдәмендә максатка ирешү. Хаталарны табу, төзәтү, уку мәсьәләсен дөрес аңлауны бәяләү.

Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

60 биттәге 2 нче күнегүдәге сораулардан файдаланып диалог-лар төзетә (парларда эшлиләр).

Диалог төзиләр, бер-берсен бәялиләр, уңышлысын сайлыйлар.





Шәхескә кагылышлы: күмәкләшеп эшләүнең әһәмиятен аңлау.

Метапредмет:

Танып-белү: планнан чыгып диалогик сөйләм төзү.

Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау.

Регулятив: планлаштыру, уку мәсьәләсен аңлауны бәяләү.

Предмет буенча: тема буенча диалог төзи белү.


Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Дәреслектәге күнегүләрне эшләтү:

1 нче күнегү (60 нчы бит)

Күнегүләрне язмача эшлиләр, лексик берәмлекләрне бирелгән ситуацияләрдән чыгып кулланалар.

Метапредмет:

Танып-белү: текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу.

Коммуникатив: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилли белү.

Регулятив: үзрегуляция.


Монологик сөйләмне камилләштерү

Төркемнәрдә эш: рәсем буенча “Ел фасылларының билгеләре” турында хикәя төзү

3 нче күнегү (60 бит)

Төркемдә (4 кеше) хикәя төзиләр, бер укучы хикәяне сөйли.

Метапредмет:

Танып-белү: белемнәрне структуралаштыру күнек-мәсе. Аңлап һәм ирекле сөйли белү.

Коммуникатив: монологик сөйләм, хезмәттәшлек.

Рефлексия

Дәрес, дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәти-җә ясый.Укучылар-ның эшенә бәя бирә.

- Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез?







- Бу дәрес нинди тәрбия бирә?



- Бүген сез барыгыз да бик актив булдыгыз. Рәхмәт балалар.


Өй эшен аңлата.

61 бит 6 нчы күнегү

1)диалогка репликалар өстәргә

2)диалогны дәвам итергә

3)яңа диалог язарга

Үз фикерләрен әйтәләр, өй эшен язып алалар, сораулар бирәләр.


-  Яз билгеләре, табигатьтәге язгы үзгәрешләр турында бик матур, мәгънәле, күп мәгълүматлар  алдык.

-Дәрес безне табигатьне яратырга, аны сакларга өйрәтә.


Шәхескә кагылышлы: үзбәя, эшчәнлекнең мак-саты һәм нәтиҗәсе арасын-да бәйләнешне билгеләү, үз уңыш-уңышсызлыкларның сәбәпләрен ачыклау.

Метапредмет:

Танып-белү: дифференциаль бирем (өй эше).

Регулятив: укучының эшчәнлеген бәяләү.





Йомгаклау

Мәгариф өлкәсендә булган үзгәрешләр нәтиҗәсендә, дәрес конспекты технологик карта белән алышынды. Технологик карта дәресне алдан күзалларга ярдәм итә.

4 нче сыйныф рус телендә сөйләшүче балалар өчен Р.З.Хәйдәрова , Г.М. Әхмәтҗанова, Л.А.Гыйниятуллина тарафыннан төзелгән “Күңелле татар теле”

дәреслеге буенча “Яз билгеләре” темасына дәреснең технологик картасы тәкъдим ителде. Проект эшенә куелган максатка ирешелде. Дәрес этапларын якынча дөрес бүлеп, уку эшчәнлеге төркемнәрдә оештырылып, укытучы-укучы хезмәттәшлеге; мәгълүмат җыю һәм эзләүдә инициативалы хезмәттәшлек; иптәшеңнең тәртибе, үз-үзен тотышы белән идарә итү; укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә җиткерүен формалаштырып, дәреснең һәр этабына универсаль уку гамәлләрен күрсәтеп технологик карта төзелде.

























Кулланылган әдәбият


  1. “Яңача белем бирүдә – заманча укыту-методик комплектлар” Р.Хәсәншина. “Мәгариф” журналы, №7 - 2015

  2. Хадиева Г.В. Технологик карта үрнәге.

  3. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары.

  4. Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гиниятуллина Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 4 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма, Казан “Татармультфильм” нәшрияты , 2014

  5. Р.З.Хәйдәрова , Г.М. Әхмәтҗанова, Л.А.Гыйниятуллина “Күңелле татар теле”, 4 нче сыйныф. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен), 2 нче кисәк, Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2014










Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Технологическая карта урока по татарскому языку

Автор: Нигаматуллина Альфия Раисовна

Дата: 30.12.2016

Номер свидетельства: 374652

Похожие файлы

object(ArrayObject)#865 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(114) "конспект урока (технологическая карта) урока татарского языка"
    ["seo_title"] => string(62) "konspiekturokatiekhnologhichieskaiakartaurokatatarskoghoiazyka"
    ["file_id"] => string(6) "271128"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1451382679"
  }
}
object(ArrayObject)#887 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(114) "конспект урока (технологическая карта) урока татарского языка"
    ["seo_title"] => string(63) "konspiekturokatiekhnologhichieskaiakartaurokatatarskoghoiazyka1"
    ["file_id"] => string(6) "271129"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1451382686"
  }
}
object(ArrayObject)#865 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(132) "Технологическая карта открытого урока татарского языка (ФГОС).Килешл?р ."
    ["seo_title"] => string(71) "tiekhnologhichieskaiakartaotkrytoghourokatatarskoghoiazykafgoskilieshlr"
    ["file_id"] => string(6) "332678"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1465120782"
  }
}
object(ArrayObject)#887 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(132) "Технологическая карта открытого урока татарского языка (ФГОС).Килешл?р ."
    ["seo_title"] => string(72) "tiekhnologhichieskaiakartaotkrytoghourokatatarskoghoiazykafgoskilieshlr1"
    ["file_id"] => string(6) "332679"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1465120788"
  }
}
object(ArrayObject)#865 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(91) "Технологическая карта урока на тему "Китапханәдә""
    ["seo_title"] => string(54) "tiekhnologhichieskaia_karta_uroka_na_tiemu_kitapkhan_d"
    ["file_id"] => string(6) "379942"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1484558021"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства