kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотизм хисе тәрбияләү

Нажмите, чтобы узнать подробности

Акцентирую внимание детей на духовность и умение нести людям радость.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотизм хисе тәрбияләү»

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә

патриотизм хисе тәрбияләү.

(№1) Хәерле көн, хөрмәтле жюри әгъзалары, хезмәттәшләрем!

(№2) Мин сезне татар теле һәм әдәбият дәресе буенча үткәреләчәк "осталык дәресендә " күрүемә бик шатмын. Мастер- классымның темасы:" Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотизм хисе тәрбияләү " темасы аша проект эшчәнлегенә чыгу.

Максатым:

(№3) Уен технологиясе,заманча технология алымнарын: проект эшчәнлеге, тәнкыйди фикерләү алымнарын кулланып укучыларда патриотизм хисе тәрбияләү.

(№4) Ризаэддин Фәхреддин: ” Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар”, -  дип язып калдыра. Шактый вакыт үтсә дә, бөек мәгърифәтченең  бу фикере үзенең актуальлеген хәзер дә югалтмый һәм югалтмаячак!

(№5) Укытучы. Мин сезгә осталык дәресемнең 5 алымын тәкъдим итәм.Уен,тәнкыйди фикерләү,синквейн ,әдәби мәсьәлә алымнары аша проект эшчәнлегенә чыгу-баннер төзү. Иң беренче эш итеп без "парын тап" дигән уенны башкарырбыз.Әлеге уенны без төркемнәрдә эшләрбез.Эшебезне башлаганчы, төркем җитәкчеләрен билгеләп үтәм.(төркем җитәкчеләре сайлана)

(№ 6)Укытучы. Сезнең алда фотографияләр һәм карточкалар ята.Сезгә дөрес итеп,менә шушы карточкаларны парлаштырырга кирәк. Ягъни хикәянең нинди фотога туры килгәнен ачыкларга һәм фоторәсемнең исемен язарга кирәк.Биремне үтәү өчен 45 секунд вакыт бирелә. (таймер 45 секунд)

-Эшләрегез әзер булса ,мин сүзне 1 нче төркем җитәкчесенә бирәм.Дөреслеген тикшереп китәбез. Фотоның исемен әйтергә.

1 нче төркем:

2 нче төркем:

(№7)Укытучы. Алга таба 1 нче төркемдәге карточкаларда кайбер хәрефләр зәнгәр төс белән ,ә икенче төркемдәге карточкаларның кайбер хәрефләре яшел төс белән билгеләнгән.Әлеге хәрефләрне билгеле бер тәртиптә куеп сүз төзергә кирәк булачак.

-Әзер булсагыз ,1 нче төркемнең нинди сүз килеп чыкты?

-1 нче төркемнең (Җиңү)сүзе килеп чыкты.

-2 нче төркемнең?

-2 нче төркемнең (Балтач) сүзе килеп чыкты.

-Шулай итеп безнең Җиңү, Балтач дигән сүз килеп чыкты.

-Әйе, быел Бөек Җиңүнең 9 майда 75 еллыгы , Балтач раойоны оешуга 90 ел булачак.

(№8)- Хәзер мин сезгә әдәби мәсьәлә тәкъдим итәм:

2020(?)-75(?)=1945(?)

2020(?)-90(?)=1930(?)

(Шушы өлештә кыска гына сугыш , район турында мәгълүмат биреп китәргә мөмкин булуы турында әйтелә. )

(№9) Алга таба эшемне дәвам итеп,әйдәгез әле,синквейн алымын кулланып иҗат итеп алабыз!Хәзер мин сезгә бу алымны аңлатып китәм:

1. 1 нче юлга исем языла(синквейнның темасы була,бары тик бер генә сүз языла)

2.2 нче юлга шушы теманы ачыклаучы- 2 сыйфат.

3. 3 нче юлга 3 фигыль язабыз.(темага караган)

4.4 нче юл төп фикерне ачыклаучы фраза.

5.5 нче юлга темага карата әйтелгән синоним сүз.(1 генә сүз- исем язабыз)

-(№10) Мин Сезгә хәзер ватанпәрвәр сүзе белән төзелгән синквейн төзеп күрсәтәм.

(№11) Ә хәзер үзегез Җиңү, Балтач сүзе белән синквейн төзергә тәкъдим итәм. Язу барышында схемадан куллана аласыз. Сезгә бер минут вакыт бирелә. (таймер куела 1 минутка)

(комментарий: Синквейн алымы иҗади сәләтләрне үстерергә, дөрес бәяләргә, үз карашыңны булдырырга  өйрәтә. Зур күләмле информацияне гомумиләштерергә, катлаулы мәсьәләләрне гадиләштерергә булыша. Синквейнны язуның төгәл тәртибе укучының фикерен дөрес формалаштырырга, төп фикерне билгеләргә ярдәм итә.)

(№12)Язып бетерсәгез, синквейннарыбызны укымый торабыз. Алар безгә проект эше өчен кирәк булачак!Сезнең өстәлләрдә А3 форматындагы кәгазьләр ята. Бөек Җиңүнең 75 , Балтач районы оешуның 90 еллыгына карата проект эше башкарып китәбез.Баннер эшлибез!

(№13) Баннерның нәрсә икәне искә төшерелә, баннер-рәсемнәр белән эшләнгән мәгълүмати чыганак, һәм инде мисаллар күрсәтеп китәргә була. Ике төркемдә дә мәгълүмат җыелды. Шуларны А3 кәгазь битенә урнаштырып, баннерның исемен һәм үзегез чыгарган бишьюллык шигырьне (Синквейнны) язарга кирәк!

Сезгә 2 минут вакыт бирелә. (таймер ике минутка куела)

(комментарий: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.)

(№14)Эшләр тәмам булса,проект эшләрен якларга чыгабыз.



Проектны яклау тәртибе:

1)Проект эшенең исемен әйтергә

2) узегез чыгарган шигырьне укып бирергә кирәк.(Төркемнәр проект эшләрен яклыйлар)

(№15) Рәхмәт Сезгә! Осталык дәресендә барыгызда актив,иҗади булдыгыз. Хөрмәтле коллегалар , осталык дәресендә сезнен үзегезнең эшчәнлектә кулланырлык алымнар күрсәткән булсам, мин бик шат!


3. Ватанпәрвәр

Кыю,фидакарь

Саклый, яклый,булыша

Башкаларны Втанны яратырга чакыра

Кеше


1. Балтач

Матур, чиста,

Үсә, яхшыра, яши.

Мин районымны яратам.

Ватан.




2. Җиңү

Бөек, куанычлы,

Шатландыра,тоела,бүләкли.

Төсе уңмый ”Җиңү” сүзенең

Тынычлык.



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Прочее

Целевая аудитория: Прочее.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотизм хисе тәрбияләү

Автор: Хурматова Эльвера Магдановна

Дата: 08.12.2021

Номер свидетельства: 593844


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства