kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Татар халык мәкальләре

Нажмите, чтобы узнать подробности

Статья о татарских народных пословицах и их применении.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Татар халык мәкальләре»


Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Средняя общеобразовательная школа № 7 города Бирска муниципального района Бирский район

Республики Башкортостан











Проект на тему


Татарские народные пословицы

Татар халык мәкальләре




Выполнила учитель татарского

языка и литературы Муслимова Ф.Х

.




.







2021г.

Содержание

  1. Кереш.

2.Төп өлеш.

2.1. Халык авыз иҗатының балалар тәрбияләүдәге әһәмияте.

2.2 Татар халык авыз иҗатының бер жанры – мәкальләр.

2.3. Татар халык авыз иҗатының бер жанры- мәкальләрдә антонимнарның кулланылышы.

2.4. Укучыларның мәкальләрдә антонимнарның кулланылышы турында фикерләре.

3. Йомгак .

Кереш

  Халык авыз иҗатының әкиятләр, җырлардан башка, үзләренең төзелешләре һәм формалары ягыннан кечкенә күләмле булган тагын берничә төре бар. Гадәттә, вак жанрлар дип аталып йөртелә торган бу төрләргә мәкальләр керә.

    Мәкаль өйрәтә, киңәш бирә, аңа алдан хәбәр итү, күрәзәлек кылу, магиячелек тә чит түгел. Ул сөйләмне дә бизи, тыңлаучыларны көлдерү, күңел ачу максатларына да хезмәт итә. Мәкаль жанрының асылы һәм үзенчәлекле сыйфатлары аның барлыкка килү һәм үсеш тарихын, эчтәлеген, поэтик төзелешен тикшергәндә тагын да тулырак һәм конкретрак булып күз алдына килеп баса. Халыкның тормыш, хезмәт тәҗрибәсе нигезендә иҗат ителгән бу  мәкальләрдә әйтелергә тиешле уй-фикерне аңлату өчен кирәкле тел чаралары оста һәм уңышлы сайланып алынганнар. Мәкальләрнең мөмкин хәтле кыска һәм төгәлләнгән фикер төсендә, кире кагылмаслык нәтиҗә һәм файдалы киңәш төсендә әйтелүләрне һәркемне тирән канәгатьләндерә, һәркемдә аларга карата зур мәхәббәт уята. Халык иҗатында зур урын тоткан мәкальләрнең асылын түбәндәгечә билгеләп үтәргә мөмкин булыр иде: мәкальләр бер яки берничә кисәктән төзелгән тулы мәгьнәле җөмләләрдән торалар. Аларның һәрберсендә  халыкның тормыш-көнкүреш тәҗрибәсе нигезендә туган билгеле бер уй һәм фикер әйтелә, билгеле бер нәтиҗә ясала, кайберләрендә исә кешегә файдалы киңәшләр дә бирелә.

   Борынгы мәкальләрдә табигатькә табыну, күк җисемнәренә, хайваннар һәм кош-кортларга, төрле ияләргә, мифларга, хорафатларга ышану эзләрен таба алабыз.   Мәхәббәт, гаилә темасының органик һәр өлеше сыйфатында, мәкальләрдә бала тәрбияләү мәсьәләсендә дә зур игьтибар бирелә. Башлангыч белем алу чорында, балаларны укырга, язарга өйрәтү, белем- тәрбия бирү белән беррәттән, аларның фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм осталыгын камилләштерү, аларның рухи дөньясын баету, аларда күркәм әйлакый сыйфатлар тәрбияләү бурычы да куела. Бу проблеманы өйрәнү даими актуаль булып тора.

Без сөйләмебездә мәкальләрне еш кулланабыз һәм аларның төзелешендә антонимнарның бик күп булуы һәм аларның нинди максат белән кулланылуын белү теләге барлыкка килде. Шушы сорауларга җавап бирү максаты белән мин эзләнә башладым.

Минем фәнни – эзләнү эшенең темасы : Татар халык мәкальләре

Максаты: Татар халык мәкальләрен өйрәнү, тәрбияви әһәмиятен күрсәтү

Тикшерү объекты : Татар халык авыз иҗаты.

Бурычлар: 1) Татар халык авыз иҗатының бер төре - мәкальләрнең кулланылышын тикшерү.

2) “Мәкаль – сүзнең җиләге” дигәндә аның тәрбияви әһәмиятен өйрәнү.

Тикшерү методлары: Темага караган әдәбиятны өйрәнү, сораулар бирү, материал җыю, анализлау.






















II.Төп өлеш.

2.1. Халык авыз иҗатының балалар тәрбияләүдәге әһәмияте.

Халык авыз иҗаты - халык тарафыннан иҗат ителеп, халык хәтерендә сакланып килгән чәчмә яки тезмә әсәрләр җыелмасы. Ингли­з теленнән тәрҗемәдә ул «халык акылы, хикмәт» мәгънәсен бирә. Соңгы унъеллыкларда халык авыз иҗатын атау өчен фольклор, халыкның nоэтик иҗaты, халыкның сүз сәнгате атамалары да кул­ланылышта йөри. Европа сүз сәнгатендә фольклор атамасы халык авыз иҗатының барлык төрлә­рен-шигъриятне, музыка, бию, нәкыш сәнгатен h. б. күздә тота. Милли әдабиятта исә аның чик­ләре телдән иҗат ителгән чәчмә hәм шигъри әсәр­ләр, халык музыкасы hәм бию сәнгате белән билге­ләнә. Татар әдәбият белемендә фольклор атамасы соңрак кулланыла башлый. ХХ гасыр башында татарларда халык авыз иҗаты әсәрләре халык әдәбияты исеме белән атала. Мәсәлән, Г.Тукай халык җырлары турында 1910 нчы елны Казанның Шәрык клубында сөйләгән лекциясен «Халык әдәбияты» дип атый. Тукайдан соң бу атама әдәбият дөньясында шактый киң кулланылышка кереп китә. Танылган әдәбият галиме Г.Рәхим дә 1914 нче елда басылган күләмле мәкаләсен «Халык әдәбиятымызга бер караш» дип исемли. Фольклор атамасы узган гасырның 20 нче елларыннан сүз сәнгатенә килеп керә, 30 нчы еллардан аның халык иҗaты термины белән алышынуы күзәте­лә. 50 нче еллардан татар фольклорын татар халык uҗaты термины белән атый башлыйлар. Хәзер татар халык авыз иҗaты hәм фольклор атамалары параллель кулланыла. Фольклорда киң таралган жанрлар булып әкият, мәзәк, мәкаль - әйтем, табышмак, җыр жанрлары санала. Халык иҗаты жанрларының бер ише тормыш күренешләренә, вакыйгаларга турыдан – туры бәя бирә һәм кешеләрне шул шартларга яраклашырга өйрәтә. Икенче төркеме киресенчә, тормышның үзен үзгәртә. Беренче төркемгә әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар, җырлар керә. Икенче төркем мәзәк, әкиятләр жанрларын эченә ала. Җырны без җырлыйбыз, әкиятне сөйлибез, мәкальләрне сүзгә кыстырып әйтәбез, табышмакларны табабыз. Сиңа беркем дә мәкаль җырлап, җыр сөйләп утырмас. Димәк, авыз иҗатының һәрбер төренең үз үтәлеше, үзенә генә хас башкарылышы бар. Мәсәлән, беренче төркемгә керә торган мәкальләр һәм әйтемнәрдә ана телебезнең матурлыгы һәм камиллеге, төгәллеге һәм байлыгы гәүдәләнә. Халык үзе болай ди: «Әйтем – сүзнең бизәге, мәкаль – сүзнең җиләге». Мәкальләр, әйтемнәр кешенең фикерләү сәләтен үстерә, акылын, тапкырлыгын тирәнәйтә, телгә мәхәббәт тәрбияли. Халык педагогикасын татар халык авыз иҗаты әсәрләреннән башка күз алдына китереп булмый. Нинди генә эш, гамәл кылсак та, иң элек халык авыз ижатына игътибар итәбез. Халык урынлы гына һәрбер башкарылган эшкә җавабын тапкыр гына әйтеп куя. Нәтиҗәне дә халык авыз иҗаты әсәрләре белән бәйли. Юкка гына: «Тапкырга табышмак», - дип әйтмиләр. Ялганчы, ялкау, саран, гайбәт сөйләүче, мактанчык кешегә дә үтемле гыйбарә, мәкаль табыла. Шушылардан чыгып без, халык педагогикасының төп максатына түбәндәгеләрне кертәбез: балага кечкенәдән үк ата – ана, әби – бабай үрнәгендә милли тәрбия бирү, гореф – гадәтләребезгә мәхәббәт уяту, чын шәхес тәрбияләү. Халык авыз иҗатын туплауны Каюм Насыйри, Шиһаб Мәрҗәниләрдән соң Нәкый ага Исәнбәт дәвам итте. Ул мәшһүр әдип һәм галим, татар халкының горурлыгы. Үзе исән чакта үк исемен мәңгеләштергән , туган халкына гаять зур мирас калдырган кешеләрнең берсе. Нәкый Исәнбәт – татар халкының рухи мирасын, тел - әдәбият хәзинәләрен, фольклор җыю – барлау, гыйльми өйрәнү һәм аларны системага салып, бастырып чыгару өлкәсендә гомере буе армый – талмый эшләгән күренекле галим – энциклопедист та иде. Кырык меңгә якын берәмлекне үз эченә алган өч зур томлы «Татар халык мәкальләре», илле мең берәмлектән гыйбәрәт ике томлы «Татар теленең фразеологик сүзлеге», һәркайсы бишәр – алтышар йөз битле «Татар халык табышмаклары» белән «Балалар фольклоры» китаплары– болар үзләре генә дә тулы бер гыйльми институтның күпьеллык тырыш хезмәтенә торырлык. Тупланган материаллардан чыгып, шуны әйтәсем килә: халык авыз иҗаты әсәрләре гыйбрәтле фикерләргә, зыялы әйтемнәргә, тапкыр табышмаклар, милли тәрбиягә, үтемле мәкальләргә бай. Халык фикере – зирәк, акыллы. Күңелдәгесен тиешле итеп әйтеп бирә, шаянлыгын да онытмый. Халык авыз иҗаты әсәрләрен безгә җиткерүчеләренең сөйләме бай, аһәңле, сәнгатьле. Алардагы рухи байлыкка сокланмый мөмкин түгел.

Яшьләргә әхлак тәрбиясе бирү өлкәсендә халык гасырлар буе яшәп килгән үзара мөгамәләне чагылдырган. Халык педагогикасында игътибарны җәлеп итәрлек, кызыксындырырлык уңай тәҗрибәләр һәм халыкның гади әхлак нормалары хәзерге мәктәпләрдә яшь буынны тәрбияләү процессында мөһим роль уйный.

Халкыбызның әхлак тәрбиясендә балаларның өлкәннәрне ихтирам итә белүләренә нык игътибар ителә. Яшьләрнең әхлакый принциплары формалашуда гаилә тәрбиясенең тоткан урыны да гаять зур.Яхшы белән яманны бутамау, үзара мөнәсәбәттә хөрмәт, ялагайлык һәм ясалмалык кебек сыйфатларны аера белү кешене чолгап алган тирәлекнең йогынтысы астында бара. Өлкәннәрне, зурларны ихтирам итмәгән баланың үскәч үзенә дә шундый караш буласын аңлатып торганнар.

Халык тарафыннан иҗат ителгән гади әсәрләр балалар күңеленә тиз үтеп керә, яхшылыкка, гаделлеккә омтылыш тәрбияли. Ата-анага, әби-бабага, өлкән кешегә карата ихтирам тәрбияләүдә эченә бик тирән мәгънә сыйдырган, кыска , ләкин төгәл җөмләле халык хикмәте – мәкальне дә еш кулланабыз. Балалар кечкенәдән гаделлекә омтылалар. Алар бу үрнәкләрне өлкәннәрдән кабул итәләр. Кешегә карата нинди мөнәсәбәттә булсаң, үзеңә дә шундый мөнәсәбәт булыр. Халык педагогикасында бу фикер нык үстерелгән.

Әхлак тәрбиясе нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белерлек итеп тәрбияләп үстерү тора.

2.2 Татар халык авыз иҗатының бер жанры – мәкальләр Мәкаль – гарәп сүзе, “сөйләү,әйтеп бирү” дигәнне аңлата, функциясе фактларга мөнәсәбәт белдерү, өйрәтү. «Һәр халыкның мәкале үзенчә. Менә шулардан мәкальнең иң зур күпчелеге һәр халыкның үз иҗтимагый-тарихи тормыш тәҗрибәләреннән һәм ышануларыннан, аның үз теленең иҗат һәм сурәтләмә мөмкинлекләренә таянып барлыкка килгәнлеге аңлашыла. Аның кайчан туа башлаганы билгесез, авторлары исемсез, шулай ук аның әле дә туудан туктаганы юк. Тормыш һәм халык яшәгән җирдә аның тумавы мөмкин дә түгел: чөнки кеше үз табигате буенча шагыйрь, үзе тәҗрибә һәм иҗат иясе. Шунлыктан мәкаль башлап ялгыз кеше авызыннан әйтелсә дә, һәр уңышлы иҗатны эләктереп алучы халык аны телендә саклый, тагын да шомарта, чөнки аны гомуми мәгънәгә күтәрүче халык үзе бөек шагыйрь, үзе тормышны иҗат итүче бөек даһи ул» дип язган Нәкый Исәнбәт.

Мәкаль элек-электән халыкның акыллы киңәшчесе, үгет-нәсихәт бирүчесе булып килгән. Мәкальләрдә ана телебезнең матурлыгы һәм камиллеге, төгәллеге һәм байлыгы гәүдәләнә. Халык үзе болай ди:”Әйтем сүзнең бизәге,мәкаль – сүзнең җиләге”. Мәкальләр кешенең фикерләү сәләтен үстерә, акылын, тапкырлыгын тирәнәйтә, телгә мәхәббәт тәрбияли.

Мәкальләр һәм әйтемнәрне балалар да, яшьләр дә,өлкәннәр дә бик яратып куллана.Үзенең гомерен, бөтен эшчәнлеген,халык җәүһәрләрен туплауга,өйрәнүгә һәм таратуга багышлаган олуг әдибебез Нәкый Исәнбәт болай дип язды: “ Мин, мәсәлән,мәкальләрне кечкенә Нәкый булганда җыя башлаган идем. Нәкый абзый булгач та туктамадым, инде менә Нәкый бабай булгач та авыз иҗатының әле һаман да ишеткән берсен җыям,яратып җыям”.

Мәкальләрдә халыкның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирамы, әдәплелек, дуслык, туган илгә булган чиксез мәхәббәте, дөреслек кебек сыйфатлар чагылыш таба. Мәкаль элек электән халыкның акыллы киңәшчесе, үгет – нәсихәт бирүчесе булып килгән.

Халкыбыз аң-белемгә багышлап бик күп мәкальләр иҗат иткән.

Мәсәлән: “Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар”. ”Белем бәхетле итә”. “Белемле кеше югалмас”. “Беләгеңә таянма, белемеңә таян”. “Бер галим мең наданга тора”. “Дөньяда иң зур байлык- белем һәм саулык”.”Дөнья-йозак, ачкычы-белем”.”Укымаган күзлене укыган сукыр җиңәр”.

Мәкальләр халыкның бөеклеген, акыл иясе булуын, зирәклеген күрсәтә. Халыкның тыйнаклык турында да зирәк мәкальләре шактый. “Үзеңне үзең мактама, сине кеше мактасын”. “Кешедән көлмәк, үзеңә килмәк”.

Туган ил-халыкның бишеге ул. Аның белән кешенең бөтен тормышы, гомере бәйле. Шуңа күрә туган ил халык өчен бар нәрсәдән дә кадерле, газиз.Бу гасырлар буе телдән-телгә, буыннан-буынга күчеп килгән мәкальләрдә дә тирән чагылыш таба. Мәсәлән, “Дустыннан аерылган җиде ел елар, иленнән аерылган гомер буе елар”,” Үз илем-алтын бишек”,”Ил барда ир хур булмас”,”Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык”, “Ватан-икенче ана”, “Үз илендә чыпчык та үлмәс”, “Иленнән аерылган-канаты каерылган”, “Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил”.

Тел белән сүз турында да халкыбызда матур мәкальләр бар.”Тел белемнең ачкычы, акылның сакчысы”, “Акыллы сүз алтыннан кыйбат”, “Яхшы сүз өй салдыра, яман сүз өй туздыра”, “Иң татлы тел-туган тел, анам сөйли торган тел”, “Асыл сүз-телдән чыккан алтын”.

Әхлак турындагы мәкальләр белән дә танышыйк әле.

“Әдәпле кеше солтан, әдәпсезнең бите олтан”,”Акыллы атын мактар, кыланган үзен мактар”, “Ата-ананы тыңлаган-адәм булган, тыңламаган-әрәм булган”.Халкыбызда дуслык турындагы мәкальләр дә шактый. “Дус акчадан кыйммәт”, “Дус хәлеңә керер, дошман бавырыңа керер”,”Дустын сакламаган дошманына эләгер”, “Дустыңның кем икәнен беләсең килсә бурычка бир”, “Дус артыңда мактар, дошман алдыңда мактар”.

Әйе, тормышның һәр өлкәсендә дә без халык тарафыннан иҗат ителгән мәкальләр белән очрашабыз, аларны тормышыбызда киң кулланабыз.

2.3. Татар халык авыз иҗатының бер жанры- мәкальләрдә антонимнарның кулланылышы

Антонимнар – алар капма – каршы мәгънәле сүзләр: зур – кечкенә, югары – түбән, яхшы – начар, каты – йомшак, карт – яшь, күп – аз, озын –кыска, дөрес – ялган. Антонимнарга халык мәкальләре бай. Мисаллар: “Күңел –куркак, кул – батыр”.” Эшләгән үлмәс, эшләмәгән көн күрмәс”. “Эш башында мактанма, эш беткәндә мактан”.” Аз сөйлә, күп эшлә”.

Лексик мәгънәләре ягыннан антонимнарны 4 төргә бүлергә мөмкин:

1)Предметларның (күренешләрнең) озынлык – күләм үлчәвен белдерүче антонимнар: озын – кыска,тар – киң, якын – ерак, югары - түбән.

2)Вакыт төшенчәсен белдерүче антонимнар: кич – иртә, көн – төн,быел – былтыр,бүген – кичә, элек – хәзер.

3)Кешеләргә,предметларга характерлы сыйфатларны тасвирлаучы антонимнар: пычрак – чиста,батыр – куркак, саран – юмарт, әдәпле – дорфа,эшчән – ялкау,таза – ябык, яшь –карт.

4)Табигать күренешләрен белдерүче антонимнар: җылы – салкын, аяз – болытлы, җир – су,тирән –сай, коры –юеш, кар – яңгыр.

Без мәкальләр белән тирәнтен таныша башладык, аларда антонимнарның кулланылышын тикшердек. 1987 нче елда басылып чыккан, “Мәкальләр һәм әйтемнәр” китабын кулыбызга алдык, мәкальләрдә антонимнарның кулланылышына игътибар иттек:

* Баланы кыйнап юатма, көйләп юат. * Баладан бәхетең булса,
Карт көнеңдә яшь итәр;
Баладан бәхетең булмаса,
Иртә яшьтән карт итәр. * Акылы кысканың теле озын. * Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел,
Иң ачы нәрсә дә — тел. * Тәмле дә тел,
Тәмсез дә тел. * Акыллы әйтер — юл куйдым, ахмак әйтер — җиңдем * Яхшы сүз җанга рәхәт,
Яман сүз җанга җәрәхәт. * Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар. * Аз сөйлә, күп бел! * Кәкре линейка белән туры сызып булмый. * Йөз явызлыкны бер дөреслек җиңә. * Азны белмәгән күпне һич белмәс. * "Барын да беләм" дигәнче, берен дә белмим дисәңче! * Бу әле әкиятнең баласы,
Алда булыр әле анасы. * Җырлап ачылмаса күңел,
Елап ачылачак түгел. * Тарга тар дөнья, киңгә киң дөнья. * Иртән көлсәң кешедән, кич көләрләр үзеңнән. * Яхшы белән юлдаш булсаң,
Җитәрсең син моратка,
Яман белән юлдаш булсаң,
Калырсың син оятка. * Биш җүләргә киңәш иткәнче, бер акыллыга киңәш ит. * Яшь беләгенә ышаныр,
Карт белгәненә ышаныр. * Аз сөйлә дә күп эшлә. * Яхшы гадәт адәм итәр,
Яман гадәт әрәм итәр. * Сүзең - кыска,акылың озын булсын. *Аз сүз – алтын, күп сүз –бакыр. *Тел байлыгы бай итәр – тел юклыгы юк итәр. *Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган. *Бер галим мең наданга тора. *Дус хәлеңә керер, дошман бавырыңа керер. *Дустын сакламаган дошманына эләгер. *Дус артыңда мактар, дошман алдыңда мактар. *Укымаган күзлене укыган сукыр җиңәр. *Яхшы сүз өй салдыра, яман сүз өй туздыра. *Ни чәчсәң, шуны урырсың. *Усал тел кыш кебек, яхшы тел яз кебек.

Бу мәкальләрдә халык акылы чагыла. Кыйнап – көйләп, яшь – карт, кыска – озын, татлы – ачы, тәмле – тәмсез, акыллы – ахмак, яхшы – яман, быел – былтыр,аз- күп, явызлык – дөреслек, аз – күп,беләм – белмим, баласы – анасы,җырлап – елап,тар – киң, иртән – кич,җүләр акыллы, байлыгы – юклыгы,барлар – юклар, галим – надан, дус – дошман, күзле – сукыр,чәчсәң – урырсың, кыш кебек – яз кебек антонимнарының бу мәкальләрдә кулланылуы чагыштыру фунциясенең тирән мәгънәгә ия булуын күрсәтә. Халык антонимнарны фикерен төгәл итеп җиткерү өчен куллана һәм нәтиҗәгә ирешә дә.

“Тел байлыгы бар итәр, тел юклыгы юк итәр”- телең бай булса,син кешеләр белән бик тиз уртак тел табасың, телне белмәсәң, югалып калырга мөмкин.”Ни чәчсәң, шуны урырсың”- эре уңыш чәчсәң, урган вакытта яхшы уңыш җыярсың, яхшылык кылсаң, үзеңә яхшылык эшләрләр дигәнне аңлата.

Мин үземнең дөрес юлда булуымны белү теләге белән укучыларга сораулар биреп карарга уйладым.


















Укучыларның мәкальләрдә антонимнарның кулланылышы турында фикерләре:

Мин 5нче Д, 7 нче А,7нче В сыйныф укучылары арасында анкета уздырдым. Укучыларга түбәндәге сорауларны бирдем:

  1. Халык авыз иҗатының нинди жанрларын беләсең?

2. Мәкаль – нәрсә ул?

3. Антонимнар дигәндә нинди сүзләрне күз алдына китерәсең?

4. Мәкальләрдә антонимнар кулланыламы?

  1. Мәкальләрдә антонимнар кулланылуның тәрбияви максаты бармы?

  2. Син нинди мәкальләр беләсең?


  1. “Халык авыз иҗатының нинди жанрларын беләсең?” дигән сорауга

5нче Д сыйныфында сорауда катнашкан 12 укучының 10 сы “мәкальләр,әкиятләр, табышмаклар” дип җавап биргән, 1се “мәкальләр,әкиятләр” дип,1се “ мәкальләр, табышмаклар” дип җавап биргән.

“мәкальләр,әкиятләр, табышмаклар” дип җавап биргән, 7нче В сыйныфында сорауда катнашкан 12 укучының 12се дә “мәкальләр,әкиятләр, табышмаклар, сынамышлар” дип җавап биргән.

2. “Мәкаль – нәрсә ул?” дигән сорауга 5нче Д сыйныфында сорауда катнашкан 12 укучының 5 се мәкаль –гарәп сүзе,”сөйләү,әйтеп бирү” дигәнне аңлата дип язганнар, 2 укучы төгәл билгеләмә язмаган. 7нче А,7нче В сыйныфында сорауда катнашучы 24 укучы да мәкаль –гарәп сүзе,”сөйләү,әйтеп бирү” дигәнне аңлата дип язганнар.

3. “Антонимнар дигәндә нинди сүзләрне күз алдына китерәсең?” дигән сорауга 7нче Асыйныфында сорауда катнашкан 12 укучының 10 сы “антонимнар – капма – каршы мәгънәле сүзләр” дип дөрес җавапны язганнар, мисаллар китергәннәр.

III. Йомгак

Тел – кешеләрнең аралашуы өчен иң әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел – кешеләрнең бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә. Халык үз сөйләмендә, тәрбияви максат белән мәкальләрне бик күп куллана. Мәкальләр төзелешендәге антонимнар кешедә яхшы сыйфатлар тәрбияләүгә,төрле кимчелекләргә һәм яман гадәтләргә каршы көрәшү максатында хезмәт итәләр.























Литература

1. 2.Татар халык иҗаты.Мәкальләр һәм әйтемнәр. Казань.Татарское книжное издательство,1987.

2.Г.Х.Әхәтов. Татар теленең лексикасы. Казан. Татарстан китап нәшрияты,1995

3.Нәкый Исәнбәт.Татар халык мәкальләре.4 нче басма. Яр Чаллы: «Идел-йорт», 2003.

4.”Мәгариф” журналы. Казан , 1998 №10.

5.”Казан утлары” журналы. Казан, 1999 №10 – 12.























17



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
Татар халык мәкальләре

Автор: Муслимова Фиалка Хамзиновна

Дата: 09.06.2021

Номер свидетельства: 583044

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(109) ""Бала ни очен алдалый"ток-шоу формасында ата-аналар жыелышы "
    ["seo_title"] => string(64) "bala-ni-ochien-aldalyi-tok-shou-formasynda-ata-analar-zhyielyshy"
    ["file_id"] => string(6) "133853"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1416590344"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(156) "А.Алиш ?киятл?ре буенча IV класста класстан тыш уку д?ресе.  Тема: "?киятл?р иле”н? с?ях?т. "
    ["seo_title"] => string(96) "a-alish-kiiatl-rie-buiencha-iv-klassta-klasstan-tysh-uku-d-riesie-tiema-kiiatl-r-ilie-n-s-iakh-t"
    ["file_id"] => string(6) "201421"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1429037743"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(71) "21 нче февраль -  Халыкара туган тел к?не "
    ["seo_title"] => string(46) "21-nchie-fievral-khalykara-tughan-tiel-konie-1"
    ["file_id"] => string(6) "231212"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1442418682"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(74) "4 нче  сыйныф К.Тимбикова "Бану ?би тел?ге" "
    ["seo_title"] => string(44) "4-nchie-syinyf-k-timbikova-banu-bi-tiel-ghie"
    ["file_id"] => string(6) "200623"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1428866552"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(22) "Кем ?ырлады? "
    ["seo_title"] => string(14) "kiem-zh-yrlady"
    ["file_id"] => string(6) "208635"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1430851280"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства