Этап урока | Цель | Деятельность учителя | Деятельность ученика | УУД |
1. Организацион өлеше. | Укучыларны актив уку эшчәнлегенә көйләү (мотивация) | 1.Исәнләшү. Метод:сөйләү методы Форма:коллектив Алым: диалог формасында әңгәмә -Исәнмесез,укучылар! 2.Шигырь сөйләү Метод:сөйләү методы Форма:коллектив 3.Сораулар системасы: - Нинди максат белән бу шигырьне дәрес башында укыдык? - Татар теле дәресендә алган белемнәрегез сезгә кая кирәгер? 4. Укытучы сүзе: - Бүгенге дәресебезнең девизы:... - Бу девизны тәрҗемә итегез. 5. Укытучының бәясе: - Бик яхшы. Рәхмәт. | Исәнләшәләр. Татар теле- туган телем, Иң яраткан газиз телем, Өйрәнәбез мәктәпләрдә, Чын йөрәктән күңел биреп! -Яңа белемнәр алыр өчен. -Алган белемнәр безгә тормышта кирәгер. Балалар укыйлар: -“Күп укыган,күп белер”. -Кто много читает, тот много знает. | Предметара нәтиҗәләре: Шәхси нәтиҗәләре: |
2. Белемнәрне актуальләштерү. | “Яшелчәләр” темасына өйрәнгән сүзләрне искә төшерү | 1. Укытучы сүзе: - Игътибар белән тактага карыйбыз . Нинди бирем эшләргә кирәк? 2. Тикшерү. - Бу сүзләрне нинди ике төркемгә аерып була? - Яшелчәләр исемнәрен әйтегез. 3. Укытучының бәясе: - Бик яхшы. Рәхмәт. - Син дөрес эшләдеңме? Уйла. | Парлы эш: Бирелгән карточкалардагы кроссвордка тиешле сәзләрне кертәләр: Кишер, алма, карлыган, карбыз, кабак, чөгендер. - Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр. - Кишер, кабак, чөгендер. | Танып белү нәтиҗәләре: Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү. Коммуникатив нәтиҗәләре: Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү. Парлап эшләү, аралаша белү һәм фикер осталыгын формалаштыру |
3. Дәрескә кереш. | Укучыларны дәрес темасын ачыкларга, максат куерга өйрәтү | 1. Алым: Табышмаклар белән кызыксындыру. - Табышмакларны тыңлагыз. Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә. Озын, яшел – түтәлдә, Сары, тозлы – кисмәктә. Кызыл да ул, яшәл дә ул, сары да була тик үзе түгәрәк. 2. Проблемалы сораулар системасы: - Табышмакларга карагыз һәм әйтегез: нинди сүзләргә таяндыгыз? - Какие слова помогли отгадать загадки? - Сүзләрне тәрҗемә итегез. - На какие вопросы отвечают эти слова? Яңа сүзләргә нинди сораулар куеп була? - Скажите по-татарски? 3.Укытучы сүзе: -Димәк, дәреснең темасы: ... -Дәреснең максаты: ... | - Кишер. - Кыяр. - Алма. 1)яшел, кызыл, 2)озын, яшел, сары, тозлы 3) кызыл, яшәл, сары, түгәрәк. - Зелёный, красный, жёлтый, солёный, круглый. - Какой? -Нинди? - Нинди? (Какой?) соравы. - Сүзләргә нинди? соравын дөрес кую, дөрес тәрҗемә итә белү | Шәхси нәтиҗәләре: табышмаклар аша укуга карата кызыксыну хисе уяту Танып белү нәтиҗәләре: Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү. Регулятив нәтиҗәләре: укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү. |
4. Яңа теманы аңлату. | Укучыларны сүзләргә нинди? соравын куярга һәм сорауга җавап бирергә өйрәтү Яңа сүзләр белән танышу, яшәлчәләрнең һәм җиләк-җимешләрнең тәмен, төсләрен билгеләү, укучыларны белемнәрне үзләре эзләргә һәм табырга өйрәтү | 1.Укытучы сүзе: - Игүтибар белән диалогны тыңлагыз. 2. Алым: диалог өстендә эшләү. - О чем говорится в диалоге? - Как же спросить по-татарски: Огурец какой? Яблоко какое? 3. Алым: сүзлек эше - Бирелгән сүзләргә тәрҗемәләрен дөрес табыгыз. 1) тәмле – ачы – баллы – 2) яшел – кызыл – сары – кара – ак – 3) түгәрәк – озын – 2. Тикшерү. - Бу сүзләрне нинди ике әйтегез. 3. Укытучының бәясе: - Бик яхшы. Рәхмәт. - Син дөрес эшләдеңме? Уйла. | Ике укучы диалог формасында сөйлиләр. 1) - Бу кыярмы? -Әйе, бу кыяр. - Кыяр нинди? - Кыяр яшел. 2) - Бу алмамы? -Әйе, бу алма. - Алма нинди? - Алма тәмле, түгәрәк. Диалогны тәрҗемә итәләр. Укучылар нәтиҗә ясыйлар: Кыяр нинди? Алма нинди? Төркемдәге эш: укучылар сүзлекләрдән тәрҗемәләр эзлиләр. тәмле – вкусный ачы – горький, кислый баллы – сладкий яшел – зелёный кызыл – красный сары – жёлтый кара – чёрный ак – белый түгәрәк – круглый озын - длинный Тактадагы буталган карточкадагы сүзләрне дөрес кара-каршы куялар. | Танып белү нәтиҗәләре: Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү. Сөйләмдә дөрес куллану. Регулятив нәтиҗәләре: Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү. |
5. Физминутка. | | Без иде хәзер зурлар Без иде хәзер зурлар, Күп эшли безнең куллар. Без бәрәңге дә утыртабыз, Без чия дә җыябыз, Яшелчәләргә су сибәбез. Менә шундый уңган без, Менә шундый булган без. | | |
6. Белемнәрне ныгыту. | Яңа теманы үзләштерүгә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү | 1. Дәреслек буенча эш. Алым: күнегү эшләү (телдән) 47 бит, 2 күнегү. 2. Алым: күнегү эшләү (язмача) - Үрнәк буенча сүзтезмәләр языгыз:алма (нинди?) тәмле чия (нинди?) ... бәрәңге (нинди?) ... кавын (нинди?) ... карлыган (нинди?) ... кәбестә (нинди?) ... суган (нинди?) ... 2. Тикшерү. 3. Укытучының бәясе: - Бик яхшы. Рәхмәт. - Син дөрес эшләдеңме? Уйла. 4. Диалог торгызу. - Парлап кара-каршы диалог төзеп сөйләгез.. 5. Укытучының бәясе: - Бик яхшы. Рәхмәт. - Син дөрес эшләдеңме? Уйла. | Дәреслек буенча сүзтезмәләр төзиләр. Укучылар сүзтезмәләр язалар: чия (нинди?) кызыл бәрәңге (нинди?) сары кавын (нинди?) баллы карлыган (нинди?) кара кәбестә (нинди?) түгәрәк суган (нинди?) ачы Ике укучы кабат диалог сөйлиләр. - Бу кыярмы? -Әйе, бу кыяр. - Кыяр нинди? - Кыяр яшел. | Танып белү нәтиҗәләре: Дәреслек белән эш итә белү. Предметара нәтиҗәләре: Коммуникатив нәтиҗәләре: дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү |
7. Рефлексия. | Укучыларның дәрес темасын аңлау дәрәҗәсен билгеләү | 1.Укытучы сүзе: - Хаталар табыгыз. кишер яшел суган тәмле груша ачы бәрәңге сары | Укучылар хаталар табып, сүзтезмәләрне дөрес әйтәләр: кишер кызыл суган ачы груша тәмле бәрәңге сары | Регулятив нәтиҗәләре: теманы аңлау дәрәҗәсен билгеләү |
8. Дәрес темасын йомгаклау. | Анализ ясарга осталыгын үстерү | 1.Метод: самоанализ (сораулар системасы): -Нинди тема буенча эшләдек? -Дәрестә нинди максат куйдык? - Бу дәрестә алган белемнәрегез сезгә кая кирәгер? | - Нинди? (Какой?) соравы. - Сүзләргә нинди? соравын дөрес кую, дөрес тәрҗемә итә белү - Базарга барганда. Күнегүләр эшләгәндә. | Регулятив нәтиҗәләре: |
9. Укучыларны бәяләү | Алган белемнәрне анализлау | Укучыларны мактау, кимчелекләрне әйтү. | Мне все понятно, со всеми заданиями справился Я тему понял, но не со всеми заданиями справился Мне тема не понятна, требуется помощь | Регулятив нәтиҗәләре: эш сыйфатына бәя бирә белү.
|
10. Өй эше | Алган белемнәрне куллану | 1.Укытучы сүзе: - Күнегүне ничек эшлисез? Дәреслек: 50 бит, 7 күнегү. | Күнегүне әшләү юлларын сөйлиләр. | |