kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Н.Дәүли "Бәхет кайда була?"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Н.Дәүли"Бәхет кайда була" шигыренә тулы анализ

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Н.Дәүли "Бәхет кайда була?"»

Тема: Нәби Дәүлинең “Бәхет кайда була?” шигыре (5 нче сыйныфның татар төркемендә татар әдәбиятыннан ачык дәрес планы)

Максат һәм бурычлар :

1) Шагыйрьнең иҗатын күзәтү, аның “Бәхет кайда була?” шигырен анализлау;

2) уйлау, фикер йөртү сәләтен, активлыкларын үстерү; парларда, төркемдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү;

3) укучыларда китап укуга теләк уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча УУГ: Н.Дәүли иҗаты турында гомуми күзаллау булдыру, аның “Бәхет кайда була?” шигырен анализлый белү.

Танып-белү УУГ: шигырьне аңлау һәм төп идея-темасын билгели, үз фикереңне җиткерә белү, бәхет төшенчәсен, анын кайда булуын аңлау.

Коммуникатив УУГ: йөгерек һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын фаразлау, уку эшчәнлеген оештыра, үз эшен бәяли белү

Шәхси УУГ: хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү

Тибы: уку мәсьәләсен чишү

Методлары: әңгәмә, йөгерек уку, тикшерү, эзләү, нәтиҗә ясау, гомумиләштерү, модельләштерү.

Җиһазлау: компьютер, презентация, карточкалар

Дәрес барышы:

I. Уңай эмоциональ халәт. тудыру

Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Бүген нинди матур көн! Әйдәгез әле, укучылар, бер-беребезне сәламлик, матур көн телик. (Куллар белән йөрәк күрсәтеп, матур теләкләр теләү)





II.Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Укучылар , мин бүген дәрескә кәрзин белән килдем.”Бәхет кәрзине “дип “Бәхет”дип атадым.миңа сезнең соравыгыз юкмы? Ни өчен мин аны шулай атадым? Беләсегез киләме? Нинди генә бәйрәм булмасын, нәрсә телиләр? Сәламәтлек, бәхет . Ә сез бу сүзне аңлата алыр идегезме? Мин юк, бәлки, бу сорауга бергә җавап бирербез

III. Проблемалы ситуация булдыру.Уку мәсьәләсен кую.

Нәрсә ул бәхет? Ул кайда була?Ул кая китте

  • Дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?Бу сорауны ачыклар өчен Нәүби Дәүлинең “Бәхет кайда була?” шигыре дә ярдәм итәр. Бу дәресебезнең темасы була (дәфтәргә язып куялар). Дәресебезнең бергәләшеп максатын да билгелик:

Нинди максат куябыз?

IV. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү

Төркемнәрдә эшләү

1 нче төркем- Бәхет-нәрсә ул? Исемнәр белән белдер( Кем? Нәрсә?соравына җавап бирелә

-гаилә ( әти-әни, әби-бабай)

-дуслар

-акча

- сәламәтлек

-туган ил

-туганнар

-белем, уку

2 нче төркем- Нинди формада, төстә, тәмдә ( вкус), истә (запах)дип

уйлыйсыз?

-түгәрәк

-матур, кызыл, сары

-баллы,тәмле

-аромат, хуш исле

3 нче төркем- бәхетне фигыль белән белдер. (бәхетне нишлиләр , мәсәлән , телиләр, кешене нишли, нишләтә?

-шатланалар

-әйтәләр

-яраталар

-телиләр

4 нче төркем. Сез бәхетне нәрсә белән чагыштырыр идегез?

-кояш

-кар

-туганнар

Р әхмәт, менә никадәр бәхет турында беләсез икән.( кластер алмагач рәвешендә)













Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү

Китапны ачыгыз. (96 нчы бит) Бәхет кайда була? соравына нинди язучының шигыреннән өйрәнәчәкбез

-Нәби Дәүли.Укытучы сөйләве

-Н.Дәүли(Дәүләтшин 1910 нчы елның 1 нче июнендә Татарстанның Әлки районы Мәүләшә авылында ярлы гаиләдә туа

Дүрт яшендә әтисе, озак та тормый аннан әнисе үләАны балалар йортына бирәләр

Сугыш башлангач,ирекле рәвештә сугышка китә, әсирлекккә эләгә аннан кача.Ул 1989 нчы елда үлә.

-Укучылар, нинди тормышта кичерә,

-Авыр

- Мондый кеше бәхетле була аламы? Бу сорауга тиз генә җавап биреп булмый, Н. Дәүли бәхетне кайда күрә? дәрес ахырында әйтербез


Шигырьдә шундый сүзләр булачакCүзлек эше. (Укучылар 4 нче слайдтагы сүз һәм сүзтезмәләрне укыйлар һәм сүзлекләренә язып куялар)

  • Тирбәлеп талда – раскачиваясь на иве

  • Йомшап калды – разрыхлилась

  • Игән – склонил

  • Тамалар – капают

  • Пешеп тулган – поспели

  • Таулар өя – складывает горы

  • Җиде ят – совершенно чужой

  • Азат – свободный

Физкультминутка

  1. Укучылар бүлмә буенча йөриләр.

  2. Музыка туктагач, укытучы “Катып кал!” дип әйтә. Укучылар туктап

кала.

  1. Укытучы сорау бирә.

  2. Җавапта нинди сан чыгуга карап, укучылар шуның кадәр төркемләп

баса.

Сораулар:

  • Шигырьнең исемендә ничә сүз? (3)

  • Бәхет сүзендә ничә иҗек? (2)

  1. -Укытучы укый. Шигырьне игътибарбелән тыңлагыз! (Укытучы шигырьне укый, аннан соң укучыларга бирелә)

  2. -Укучылар укый.

  3. Ничә өлешкә бүлеп була?

  4. Укучылар шигырьне өлешләп укыйлар,ничә өлешкә бүлүен һәр өлештә сүз нәрсә турында

барганын әйтәләр, исем бирәләр, дәфтәрләренә яза баралар: Төркемдә эшләү(өлешләргә сораулар төзегез)


V. Яңа белемнәрне тикшерү (төркемләр янына килү, сөйләтү)

I өлеш: “Ике дус”.

    • Кайсы ел вакытында, кайда очрашалар?

    • Малайларның исемнәре ничек?

    • -Алар дусмы?

II өлеш: “Бабай белән танышу, аның киңәше”.

-Бабай каен төбенә ни өчен киләӘ

-Малайларга нинди киңәш бирә?

-Нәрсә алырга куша?


III өлеш: “Бакчада эш”.

-Малайлар бакчада нишлиләр?

-Озак эшлиләрме? Бәхет еракмы?

IV өлеш: “Көзге бакча”, “Уңыш

-Алмагач ни өчен башын игән?

-Бабай нәрсә җыя?

-Ике малайны нишли?

VI. Яңа белемнәрне ныгыту

Укучылар, нәтиҗә ясыйк:

-Бәхет кая китте?Гыйбәрәтле хикәягә җавап бирү

Төркемдә бергә уйлап , алманы кую

-бәлки, теге егет артыннан, бәлки, кешеләргә аңлатырга, бәхетле эзләмәгез, ул үзегезнең кулыгызда, Үз үзебездә( эчебездә)

-Бәхет кайда була?

-безнең өйдә

-азат җирдә

-хезмәттә

Рәхмәт, укучылар.Язучы Н.Дәүли бәхетлеме?

-Әйе, чөнки бәхетен хезмәттә, халкына язу эшендә тапкан

Алманы агачка элү

VII. Рефлекция, бәяләү, үзбәя

Хезмәт яраткан кеше бәхетле була.Сез дә бүген бик яхшы эшләдегез.

Миңа дәрес авыр(җиңел) булды

Миңа дәрес кызык ( кызык түгел)булды

Мин тагын дәрес буенча нәрсә әйтер идем.

Ә сез бәхетлеме? Сез нәрсәдә күрәсез



















































Нәби ( Нәбиулла) Хәсән улы Дәүли

( Дәүләтшин)





1910 нчы ел 1 нче июнь





ТР Әлки районы Мәүләшә (Иске Камка) авылы





Бөек Ватан сугышы- әсирлек (плен),төрле лагерьлар, кача





1989 нчы елда үлә







1 нче төркем . Бәхет-нәрсә ул? Исемнәр белән белдер( Кем? Нәрсә?соравына җавап бирелә











2 нче төркем- Бәхет нинди формада, төстә, тәмдә ( вкус), истә (запах)дип

уйлыйсыз?











3 нче төркем. Бәхетне фигыль белән белдер. (бәхетне нишлиләр , мәсәлән , телиләр, кешене нишли, нишләтә?











4 нче төркем. Сез бәхетне нәрсә белән чагыштырыр идегез?









Проблема, максат, бурыч

1. Нәрсә ул бәхет ?

2. Бәхет кайда була?

3. Бәхет кая китте?

Проблема, максат, бурыч

1. Нәрсә ул бәхет ?

2. Бәхет кайда була?

3. Бәхет кая китте?




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 5 класс

Скачать
Н.Дәүли "Бәхет кайда була?"

Автор: Габидуллина Дина Гаязтиновна

Дата: 29.12.2020

Номер свидетельства: 568982

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(120) "Ш. Галиевне? и?атына багышланган тамаша “С?злек бабай”да кунакта "
    ["seo_title"] => string(72) "sh-galiievnien-izh-atyna-baghyshlanghan-tamasha-suzliek-babai-da-kunakta"
    ["file_id"] => string(6) "133508"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1416511964"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства