kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект урока на тему "Исем һәм фигыль сүз төркемнәрен кабатлау"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат :1.Белем бирүдә : телдән һәм язма күнекмәләр ярдәмендә “ Исем,фигыль сүз төркеме ” темасы буенча алган белемнәрне ныгыту,камилләштерү,системага салу.

2.Фикер сәләтен үстерүдә : укучыларның эзлекле  фикерләү сәләтен, матур язу күнекмәләрен үстерү

3.Тәрбияви : туган авыл табигатенең матурлыгын,халкының тырышлыгын күрә белергә өйрәтү.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока на тему "Исем һәм фигыль сүз төркемнәрен кабатлау"»

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Түнтәр урта гомуми белем мәктәбе ”













Дәрес эшкәртмәсе

Тема : “Исем һәм фигыль сүз төркемнәрен кабатлау”

3 нче сыйныф















Укытучы : I категорияле башлангыч

сыйныфлар укытучысы

Рамазанова Ләйсән Фоат кызы









2019 нчы ел



Тема :Исем һәм фигыль сүз төркемнәрен кабатлау

Максат :1.Белем бирүдә : телдән һәм язма күнекмәләр ярдәмендә “ Исем,фигыль сүз төркеме ” темасы буенча алган белемнәрне ныгыту,камилләштерү,системага салу.

2.Фикер сәләтен үстерүдә : укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен , матур язу күнекмәләрен үстерү

3.Тәрбияви : туган авыл табигатенең матурлыгын,халкының тырышлыгын күрә белергә өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр :

Предмет нәтиҗәләре : исем , фигыль сүз төркемнәрен тирәнрәк үзләштерү,башка сүз төркемнәреннән аера белү

Метапредмет нәтиҗәләре :

Танып –белү УУГ : тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу,сорауларга җавап бирү

Регулятив УУГ : уку материалында укытучы күрсәткән ориентирны аңлау,мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын билгели һәм,биремне үтәгәндә , үз эшчәнлегеңне аңлата алу

Коммуникатив УУГ : уку процессын оештыру,коллектив фикер алышуда катнашу,иптәшеңне тыңлау,үз фикереңне тулы,төгәл һәм ачык ,аңлаешлы итеп әйтә белү ,аны яклау.

Шәхси УУГ : эшчәнлеккә бәя бирә белү , кыенлыклардан чыгу юлын эзләү,төркемнәрдә эшли белү,укуга карата кызыксыну уяту

Дәрес тибы:белем-күнекмәләрне гомумиләштерү

Төп төшенчәләр :исем,фигыль,сүз төркемнәре

Предметара бәйләнеш : рус теле,әдәби уку,әйләнә-тирә дөнья

Җиһазлау : “Исем , фигыль сүз төркеме“ темасына әзерләнгән презентация,төркемнәргә бүлү өчен кызыл,яшел төстәге түгәрәкләр,конверт эчендә биремнәр,саннар язылган кубиклар,кечкенә кисмәк,бизәкле көянтә-чиләк,”әйбер кисү” уены өчен уенчык рәсемнәре,ноутбук,проектор

Ресурслар : дәреслек 3 сыйныф 2 нче кисәк (И.Х.Мияссарова , К.Ф.Фәйзрахманова

Эшчәнлекне оештыру формалары : фронталь , индивидуаль ,парларда , төркемнәрдә эш.





Дәрес барышы

I .Оештыру өлеше.Эшчәнлеккә әзерлек булдыру (балаларда уңай хисси халәт,укуга ихтыяҗ тудыру)

-Укучылар,әйдәгез,матур итеп басыйк.Күз алдыгызга китерегез.Сезнең кулыгызда шар һәм сез аны кабартасыз.Шарга өргән саен безнең эчебездәге бөтен борчылулар,каушаулар,күңелсезлекләр,арыганлыклар чыгып китә.(шар зурайган саен кулларны да киңрәк куялар),

Ә хәзер шарларны бәйлик тә очыртып җибәрик.Тыныч кына утырыйк.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

Матур язу вакыты

- Кайсы хәрефне язарбыз? (Ф, Р, Д, И,Ш)

-И хәрефен

-Башкалардан кайсы ягы белән аерыла?

- Сузык аваз хәрефе

- Яза башлаганчы , язу кагыйдәсе белән танышыйк

  • Ручканы дөрес тотарга

  • Дәфтәрне авыш куярга

  • Яхшы кәеф белән яза башларга

  • Матур,пөхтә язарга

Ииф,Иир,Иид,Ииш

Укытучы. Бүген була күңелле сәяхәт

Гаҗәеп күңелле дәрес.

Укучылар үзара көч сынаша,

Менә булыр тамаша.

Уенга зирәкләр,тапкырлар,эшкә оста,сүзгә кыска булган укучылар гына катнаша.Мин беләм : сез барыгыз да шундый сыйфатларга ия. Менә хәзер шундый 2 төркем авылыбыз буйлап сәяхәткә чыгачак.Шул ук вакытта белемнәрен дә сынаячак.Сизгер һәм кыю булыгыз.Белемегезгә таянып эш итегез.Һәр укучы тел байлыгын , акылын , тапкырлыгын,игътибарын , зирәклеген эшкә җигәргә тырышсын.

Ә хәзер төркемнәргә бүленик.Сезне парта астында сюрприз көтә.Кызыл төстәге түгәрәк табасыз икән – 1 төркем,яшел төстә булса – 2 төркем булыр.

Шулай итеп,урыннарга утырыйк та башлыйк.

III. Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштереп кабатлау.



Сәяхәтнең планы белән укучыларны таныштыру.

Китапханә Музей



Т үнтәр авыл



Мәктәп буйлап сәяхәт

Мәдәният йорты

Сабантуй Чишмә

мәйданчыгы

Менә без үзебезнең гел яратып килә торган авыл китапханәсенә дә килеп җиттек.Безне һәрвакыттагыча елмаеп Гөлнур апабыз каршы ала.

Укучылар, сез Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов турында беләсез инде.Аның улы Габделхәй Динмөхәммәтовның “Ат саклаганда “ хикәясен укыганыбыз да бар. Ишмөхәммәт хәзрәтнең һәм мәдрәсәнең китапханәсе зур булган.Анда хезмәтче булып торган Хөсәен бабай,хәзрәт үлгәч,китапларны Биектаудагы кызы Латыйфага тапшырган.1918-30 елларда китапханәләр талана-таркала.Китапларның бер өлеше бүгенге көндә Татарстан милли китапханәсенең сирәк китаплар бүлегендә саклана.

Ә хәзер Гөлнур апабыз әзерләп куйган биремнәрне карыйк.Ә биремнәр без әдәби уку дәресендә өйрәнгән әсәрләрдән алынган.

1 төркем өчен конверт

Әсәрнең исемен әйтергә,фигыльләрне табарга,характеристика бирергә.(язмача эшләргә мөмкин)

Әмма моның да файдасы тимәгән,ашыйсыны китерә торган дәва да , дару да табылмаган. (“Тылсымлы китмән” ,уйгур халык әкияте)

Әсәрнең исемен әйтергә,исемнәр табарга, характеристика бирергә.

Авызына сөяк капкан бер Эт,күпердән чыкканда,суда үзенең шәүләсен күрде. (К.Насыйри “Комсыз эт “ мәсәле)

2 төркем өчен конверт

Әсәрнең исемен әйтергә,фигыльләрне табарга, характеристика бирергә.

Әмма табиблар күпме генә дәваласалар да, файдасы тимәгән ,падишаһ аның саен юаная гына барган.(“Иң яхшы дару”,әфган халык әкияте)

Әсәрнең исемен әйтергә,исемнәр табарга, характеристика бирергә.



Таш тутыргач,чүлмәк төбендәге су өскә күтәрелгән,Чәүкәгә эчәргә уңайлы булган. (Л.Толстой “Зирәк чәүкә”)

Ә хәзер укучылар эшебезне бәяләргә кирәк.Моның өчен эшләрне алыштырабаз.Тикшерәбез,билге куябыз.

Эшне бәяләү таблицасы

Тукталышлар

исеме

5 “ ле

4” ле

3”

1


2


3


4


5


6

Китапханә


Музей


Мәдәният йорты


Чишмә


Сабантуй мәйданы


Мәктәп








Шулай итеп,сәяхәтебезне дәвам итәбез.Авылыбызның горурлыгы булган музейга килеп җиттек.

-Музейда булганыгыз бармы?Анда нәрсәләр бар?

Түнтәр мәдрәсәсенең данлыклы мәдәрәсә булганлыгын беләсез инде.Бирегә килеп белем алучылар аз булмаган.Монда бик күп муллалар укып чыккан.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен “Түнтәр авылы тарихына караган хикәяләр” брошюрасы турында искә төшерү.

-Укучылар,сез бу брошюра белән танышмы ? Андагы хикәяләрне укыдыгызмы? Әйдәгез , алайса , белемнәрегезне тикшереп карыйк.

Кисмәктәге хикмәтләр” (Савыттан саннар язылан кубиклар алалар,шул санга туры килгән сорауга җавап бирәләр- һәр төркем 3 әр кубик ала)

1.Субаш авылы белән чиктәге коры елганың исеме?(“Каенлык чокыры” елгасы)

2.Ярлылардан русча укый-яза белүче бердәнбер кеше?(Мөхәммәтгали)

3.Авылдагы иң беренче чәчүлек җире?(Тарлау)

4.Кайсы елганың югары очында 1917 нче елга кадәр известь яндыру заводы булган?(Газыйм елгасы)

5.18 гасырда Түнтәр авылында яшәгән зур укымышлы,зыялы ишан?(Гали ишан)

6.Түнтәр мәдрәсәсенең иң соңгы мөдәррисе? (Ишмөхәммәт хәзрәт Динмөхәммәтов)

-Җаваплар кайсы сүз төркеменә караган?

-Исем сүз төркеме.

-Нинди исемнәр?

-Ялгызлык исемнәр.(Ялгызлык исемнәр турында белгәннәрне искә төшерәләр)

-Ә хәзер эшебезне бәялик.(Төркемнәр бер-берсенең эшен бәяли)

Киләсе тукталышыбыз Мәдәният йорты.

-Мәдәният йортында без нишлибез?

-Концерт-театрлар куябыз,кино карыйбыз.

-Әйе,укучылар,без монда күңелле итеп ял итәргә җыелабыз.Безнең ял итү вакыты җиткән бит.Хәзер без Рөстәм Закиров башкаруындагы бер матур җыр тыңларбыз.Көй барышында сез түгәрәккә басып,бер-берегезгә түбәтәй җибәрерсез.Көй туктауга , түбәтәй тотып калган кеше түбәтәйдән сорау алып, тиз генә җавап бирергә тиеш.

Сораулар :

1.Безнең авылдагы Гөл тамыры кергән кызлар исемнәре?

2.Ил тамыры кергән егетләр исемнәре?

3.Иң озын урам исеме?

4.Авыл аша үтүче елга исеме?

-Укучылар,әлеге җыр сезгә танышмы?

-“Түнтәрем” җыры.

-Нәрсә турында соң ул?

-Безнең авылның Тау асты чишмәсе турында.

-Укучылар,безнең киләсе тукталышыбыз да Чишмә яны булыр.

(Бизәкле көянтә-чиләк аскан бер укучы керә,чиләктә биремнәр язылган карточкалар)

Исемнәрне , фигыльләрне табарга,характеристика бирергә).

1.Зур чишмәне беренче тапкыр 1580 нче еллар тирәсендә Янгол бабайның 6 улы сәяхәткә чыккач тапканнар һәм шушы урынны ошатып, биредә Түнтәр авылына нигез салганнар.

2.Изгеләр чишмәсе Әҗмән елгасы буйлап югары күтәрелеп, Иске ферма дигән урыннан түбәндәрәк урнашкан.

3.Чепья базарына баручы Түнтәр,Көшкәтбаш һәм башка авыл кешеләре дә Ар тармагы чишмәсе суыннан бик теләп файдаланганнар.

4.Тәлтүч чишмәсеннән Тәлтүч һәм Көек басуларында эшләүчеләр һәм Тагашур урманына баручылар файдаланган.

(Төркемнәр бер-берсенең эшен бәяли)

-Укучылар,безнең авылның сез яратып бара торган тагы бер матур җире бар әле.Ул – Сабантуй мәйданчыгы.Сабантуйда нинди уеннар уйнарга яратасыз?Без бүген “Әйбер кисү” уены уйнарбыз.Һәр төркемнән 2 шәр кеше,күзне бәйләп,уенчыкларны кисеп ала,артына язылган биремне үти.

Биремнәр :

Кайсы сүз һәм ни өчен артык ?

1.Мин,алма,мич,арпа

2.Идел,нәркис,Яр Чаллы,Түнтәр

3.Тамчы,ландыш,Энҗе,лилия

4.Бардык,укыган,сөйли,күрдек

(Иптәшләребезнең эшен бәяләү)

-Укучылар,мәктәпкә кайтыр вакытыбыз да җитте.

Биредә безне “Йолдызлы сәгать» вакыты көтә.

1 бирем-1 төркем өчен

1.тамды

2.аккан

3.яшәргән

4.сорый

5.кайтып

Болар бар да хикәя фигыль (5- хикәя фигыль түгел)

Болар бар да барлыкта (3 – юклыкта)

Кайсы фигыль хәзерге заманда (4)

2 бирем- 2 төркем өчен

1.утырдым

2. күрмәде

3.үскән

4.язар

5.укы

Биредә үткән заман хикәя фигыльләр генә язылган (4 һәм 5 керми)

Барысы да хикәя фигыльләр. (5-юк)

Барысы да барлыкта (2-юклыкта)

(Эшләрне бәяләү)



IV. Рефлексия

Таблица буенча иң күп балл җыйган төркемне ачыклау.Билгеләр кую

-Укучылар,бүгенге сәяхәтебез сезгә ошадымы? Файдалы булдымы ул? Юлыгызда авырлыклар очрадымы?Сез аларны җиңдегезме?

-Укучылар,сезнең алдыгызда “Утраулар” картасы һәм һәркайсыгызның алдында кәгазьдән ясалган көймәләр.Сез ул көймәләрне , кайсы утрау дәрес ахырындагы халәтегезгә туры килә , шунда куегыз һәм 1-2 сүз белән генә ни өчен шул утрауга куйганыгызны аңлатыгыз.

Өй эше бирү.1.Иҗади бирем : “Авылымдагы иң матур урын”-хикәя язарга

2.Хикәядәге 1 исем,1 фигыльгә морфологик анализ ясарга

-Бүгенге дәрес өчен барыгызга да рәхмәт.





















Кулланылган әдәбият

1.Р.Ш.Зарипов Аллаһка якынаю юлында яки авылыбызның мәчет-мәдрәсәләре ,имам-хатыйблары һәм шәех-мөдәррисләре турында. Түнтәр авылы 2017 ел

2.Р.Ш.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем.Җиде бабаңны беләсеңме? Түнтәр авылы 2007 ел

3.Р.Ш.Зарипов Хәтер сандыгы Түнтәр авылы 2017 ел

4.Г.М.Сафиуллина,Ф.Ф.Хәсәнова,Ә.Г.Мөхәммәтҗанова Әдәби уку 3 сыйныф 2 кисәктә “Мәгариф-Вакыт “ нәшрияты 2013 ел

5.Түнтәр авылы тарихына караган хикәяләр. 1999 ел. Түнтәр урта мәктәбе


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Конспект урока на тему "Исем һәм фигыль сүз төркемнәрен кабатлау"

Автор: Рамазанова Ляйсан Фоатовна

Дата: 03.10.2019

Номер свидетельства: 521672

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(105) "Конспект  урока по теме "Билгесез ?тк?н заман хик?я фигыль" "
    ["seo_title"] => string(64) "konspiekt-uroka-po-tiemie-bilghiesiez-utk-n-zaman-khik-ia-fighyl"
    ["file_id"] => string(6) "235949"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1443892368"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(212) "Конспект урока по татарскому языку на тему: Затланышлы ??м затланышсыз фигыль т?ркемч?л?рен гомумил?штереп кабатлау. "
    ["seo_title"] => string(126) "konspiekt-uroka-po-tatarskomu-iazyku-na-tiemu-zatlanyshly-h-m-zatlanyshsyz-fighyl-torkiemch-l-rien-ghomumil-shtieriep-kabatlau"
    ["file_id"] => string(6) "194246"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1427738354"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства