kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Сценарий праздника День пожилых (на татарском языке)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Олкэннэр коненэ багышланган сценарий.Концертно игравая форма.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Сценарий праздника День пожилых (на татарском языке)»

Олкэннэр  коненэ багышланган сценарий.(2017)

 1.Буген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә безнең буыннан!

Бар дөньяны бүләк итәр идем

Әгәр килсә минем кулымнан!

Үтә гомер аккан сулар кебек

Ә күңел һич туймый яшьлектән.

Йөзләрегез инде картайса да,

Ник күңелләр болай яшь икән?

2.Хэерле кон, Исэнмесез эбилэр,бабайлар,апалар,абыйлар! Бүген бездэ олы бэйрэм.

1-октябрь олкэн яшьтэгелэрне хормэтлэү коне буларак билгелэп үтелэ. Бүгенге бэйрэмебезнең кунаклары- хезмэт ветераннары, тормыш юлларын авыл тормышы белэн бэйлэп, лаеклы ялга чыккан авылдашлар. эйе, сез чынлап та авылыбызның хормэткэ лаек кешелҽре.

1.Сезгэ бүгенге конне тик исэнлек-саулык, түземлелек, озын гомер, гаилэгезгэ иминлек һэм бэхет телисе генҽ кала. Э хҽзер барлык борчуларыгызны, сызлануларыгызны, эшлэрегезне онытып ял итеп алыгыз. Бу очрашу сезнең күңеллэрдэ матур истэлеклэр калдырсын иде.

2.Сезнен каршыгызда халык инструменталь ансамбле чыгыш ясый.Торле койлэргэ тезмэ.Житэкчесе Ахмадуллина Венера Ангам кызы.

1.Котлау очен сүз авыл хакимияте башлыгы Азат Финарат улы Габсалямовка бирелэ. Рэхим итегез!

2.Сезне бэйрэм белэн котлый «Урал» ачык акционерлар жэмгыяте директоры Динар Финус улы Хайруллин.

1.Бэйрэм белэн тэбрик итэ Тэтешле районынын ветераннар советы рэисе Энэс Фатхи улы Магзумов.Рэхим итегез.

2. Котлау очен сүз мэктэп директоры Ралия Ваис кызы Исламовага бирелэ. Рэхим итегез!

1. Котлау очен сүз авыл ветераннар советы рэисе Венера Ангам кызы Ахмадуллинага бирелэ. Рэхим итегез!

2.Бэйрэм белэн сезне мэктэп укучылары котлый Рэхим итегез! (монтаж)

1. Нигэ картлык шатлык түгел дилэр

Картлыкны да шатлык итик без.

Балалар, оныклар белэн бергэ

Шатланышып гомер итик без.

Картлык шатлык була аладыр ул,

Балалардан булса игътибар.

Карт кешегэ эллэ ни кирэкми.

Якты чырай, тэмле сүз бары.

2.Бүген бездэ кунакта иң якын кешелэребез- безнең соекле картэнилэребез,картэтилэребез. Бу кичәбез концерт-конкурс булыр. Хөрмәтле өлкәннәр, сез дә узегезнең күңел көрлеген, зиһен үткенлеген күрсәтегез Без сезне, бер яшьлектэ, бер картлыкта дигэн бэйгедэ катнашырга чакырабыз. (ярыш очен ике команда кирэк булачак, уйнарга телэучелэр бирегэ рэхим итегез)

1. Беренче бәйге. “Исэнмесез,бу мин”- дип атала. Командалар үзлэре белэн таныштыралар,исем уйлыйлар.Командалар эзер булганчы сезгэ узенен монлы тавышын булэк итэ Гузэлия Башарова.

2.Икенче бәйге. 1) Буй белэн тезелергэ.

2) Аяк киеме размеры белэн тезелергэ.

3) Исемнэр алфавит буенча тезелергэ.

4) Яшь буенча тезелергэ.

1.Энисэ Валиева узе ижат иткэн шигырен укый «Рэхмэт эйтэм туган жиремэ»

2.Өченче бэйгене башлап җибәрәбез. “Әби мәктәп баласы”дип атала ул. Әниләр һәм әтиләр балаларына дәрес әзерләргә булыша, кайчак сез дә булышасыздыр. Хәзер без сезнең белемегезне тикшерәбез.

- Йомык күз белән дә нәрсә күреп була? (төш)

- Америка акчасы. (доллар)

- Көн белән төн нәрсәбелән  бетә?(н хәрефе)

- Нәрсәне ак алтын, нәрсәне кара алтын дип атыйлар? (мамык, нефть)

- Нинди шәһәрдә аш пешереп була? (Казан.)

 - Нинди шәһәрдән аркан ишеп була? (Баулы)

-Кечкенә чагында кайсы шагыйрьне Апуш дип атаганннар? (Г.Тукай)

-Районыбыз башлыгының тулы исем, фамилиясе ничек?

1.Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең кызлар әнә ничек

Очкын чәчеп бииләр.

Татар халык биюе карагыз.

2.Безнең дэу энилэр дэу этилэр- алар безнең Ушинский, Сухомлинский, Макаренколар. Алардан тәрбия ысулларын әле безгә өйрәнергә дэ ойрэнергэ генә. Дэу энилэр үзләре белгән тәрбия ысулларын безнең белән дә уртаклашсыннар дигән теләк белән ”Педагог әби” бэйгесен башлыйбыз.

- Телевизордан кызык кино бара, сез ашарга пешердегез. Аш суына. Аны ничек кинодан аерып ашарга китерәсез?

- Котырып уйнаган оныкны ничек йокларга яткырырга?

- Кибеттә йөргәндә оныгыгыз үзенә окшаган уенчыкны сатып алырга куша. Сез нишлисез?

- Оныгыгыз мәктәптән елап кайта. Сез нишлисез?

- Оныгыгызның көндәлегендә укытучыдан кисәтү. Нишлисез?

- Оныгыгызны тәрбиләүдәге тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз.

1.Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын

Өлкәннәрнең көләч йөзе

Гел көләч булып калсын.

2. Сезне бэйрэм белэн сэлэмли «Лэйсэн »вокал ансамбле кызлары «Туган жиремэ»

1.Алдагы бэйге “Әбием әкиятләре” дип атала. Сез, әбиләр, оныкларыгызга нинди әкиятләр сөйләдегез икән. Әйдә, искә төшерик әле.( Уйларга вакыт бирәбез.)

2. “Иң ягымлы кешем шул син,

Әбием, бердәнберем!

Өйрәт әле, мин дә белим

Әби булуның серен”.

Әби көлә:”Әби булу

Тора бары оныктан.

Мин бит әби булдым, кызым,

Нәкъ син туган минуттан”.

1. Сезнен каршыгызда «Божья коровка» кызлар вокал ансамбле «А ты меня любишь»

2.Сез бәйрәмнең иң түрендә

Әби, бабайларыбыз.

Бары тик Сезнең хөрмәткә

Яңгырый җырларыбыз

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр

Иң сөйкемле, Мәрхәмәтле

Алар безнең әбиләр.

Иң кадерле, иң хөрмәтле,

Булсын җирдә әбиләр

Әбиләрне кадерләсәк

Тыныч булыр ил-көннәр

1.Алсу Каримова сезне бэйрэм белэн котлап жыр булэк итэ « »

1.Безнен ярышлар ахрына якынлашты катнашучыларга зур рэхмэт .

(жинучелэр билгелэнэ булэклэр тапшырыла)

2.Җырлар тынлыйк, җырлыйк, отыйк,

Җыр кунелне җылыта.

Эйдэ, җырлап яшик, дуслар,

Җыр дуслыкны ныгыта Сезне хормэтлэп жырлый Венера апа Ахмадуллина

« »


1.Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,

Күңелләрдә булган саф хисләр,

Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр-

Безнең сезгә әйтер теләкләр.

2.Омет белэн яшик, тик сынатмыйк,

Ходай гына бирсен сабырлык.

Матур килэчэкне янартырга

Бардыр эле җирдэ саф орлык.


1.Мәңге яшь булыгыз әле,

Килик кабат-яңадан.

Ходай насыйп итсен иде

Очрашырга яңадан!

2 Сабыр, йомшак күңелле әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Гел шундый якты йөзле, тәмле сүзле булып оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез! Сезнен очен эзерлэнгэн концерт программабыз тэмам.  Хэзер Сезне чэй табыны янына чакырабыз.







.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Сценарий праздника День пожилых (на татарском языке)

Автор: Галиуллина Ильзида Савировна

Дата: 28.11.2017

Номер свидетельства: 441254


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства