kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

8Кл

Нажмите, чтобы узнать подробности

                                                                                                    К?з (диктант)

       Т?рле буяулары бел?н алтын к?з кил?.К?ндез ?ылы ??йд?н аерма юк диярсе?: кояш кыздыра,к?к й?зе з??г?рл?неп тора.Ирт?н ??м кичен к?нн?р салкынча.Агач яфраклары,аз гына кагылуга,т?рле т?ст?ге к?б?л?кл?р кебек,?ирг? сибел? башлыйлар.Бу чорны халыкта “?бил?р чуагы”дип й?рт?л?р.Урманнар сир?г?я башлый.Бары тик чыршылар гына,яшел туннарын киг?н килеш,кышка керерг? ?ыеналар.??йне? тырыш эшчел?ре-бал кортлары_ кышка ?зерлекл?рен т?мамлап кил?л?р.??нлекл?р,хайванннар ??м кошлар ?чен ?ле ?ирд? азык к?п, шу?а к?р?дер, аларны? к?ефл?ре яхшы.

    Алтын к?з ?зене? муллыгы бел?н к??елг? якын.?лгерг?н ?ил?к-?имеш,яшелч?,иген ?ле ?ыелып бетм?г?н.??ркем шул у?ышны ?ыю бел?н м?шгуль.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«8Кл »

8 нче сыйныфларның татар группасы өчен контроль эшләр











Көз (диктант)

Төрле буяулары белән алтын көз килә.Көндез җылы җәйдән аерма юк диярсең: кояш кыздыра,күк йөзе зәңгәрләнеп тора.Иртән һәм кичен көннәр салкынча.Агач яфраклары,аз гына кагылуга,төрле төстәге күбәләкләр кебек,җиргә сибелә башлыйлар.Бу чорны халыкта “Әбиләр чуагы”дип йөртәләр.Урманнар сирәгәя башлый.Бары тик чыршылар гына,яшел туннарын кигән килеш,кышка керергә җыеналар.Җәйнең тырыш эшчеләре-бал кортлары_ кышка әзерлекләрен тәмамлап киләләр.Җәнлекләр,хайванннар һәм кошлар өчен әле җирдә азык күп, шуңа күрәдер, аларның кәефләре яхшы.

Алтын көз үзенең муллыгы белән күңелгә якын.Өлгергән җиләк-җимеш,яшелчә,иген әле җыелып бетмәгән.Һәркем шул уңышны җыю белән мәшгуль.













Бурыч (изложение)

Сәгать алты тулыр-тулмас иртәнге прогулкага чыгып барганда,күрше квартирага звонок биреп торучы карчыкка юлыктым.Звонок төймәсе шактый биектә,әбинең буе тәбәнәк кенә:ул,аяк очларына басып,өскә үрелгән.Язгы палто өстеннән бөркәнгән ак шәле җилкәсенә җыерылып төшкән.Карчык,кулын звонок төймәсеннән алмый гына миңа текәлеп карап куйды.Йөзе борчулы,күз карашында ниндидер өметсезлек,аптыраш сизелә иде.Болай да ябык,җыйнак гәүдәсе борчудан куырылып калган кебек тоела.

Әбигә күршеләремнең бер генә атна элек ялга китүләрен әйттем.Ул,хәвефләнеп,ни әйтергә белми тотлыгып калды.Аның тәмам өметсезлеккә төшүен күреп,кызганып куйдым.”Бик кирәк идемени соң алар? “-дим.Карчык баскан җирендә таптанып алды,авыр сулады.”Кирәк иде шул,бәбкәм,бик кирәк иде.Өченче килүем инде.Мунчага барганда,акчамны онытып калдырып,Хәбирәдән 25 тиен акча алып торган идем.Шуны бирәсем бар иде,-ди. ”И әби,шул 25 тиен артыннан йөрмәсәң инде,-дим,-әллә ни зур акча түгел ич!”

Карчык миңа ялт кына карап алды.Сүзләремне ошатмавы шундук йөзенә чыкты.”Бирәчәкнең зурысы-кечесе юк аның,бала.Олы кешегә андый бирәчәк белән яшәү дөрес түгел.Үлеп-нитеп китсәм,өстемдә кала ич!”-диде.”Алайса,калдыр соң миңа 25 тиенеңне,алар кайткач,кертеп бирермен”-дим.

Әбиемнең йөзе балкып китте,җыерчыклары язылды.Ул,кире уйламасын тагын дигәндәй,миңа ашыгып тиеннәрен сүзды.”И,балам,игелекле кеше икәнсең,рәхмәт яугыры,тагын ничекләр килермен дип хафаланган идем. Рәхмәт ,балам,аягың-кулың сызлаусыз булсын”.

Әбинең өстеннән тау төштемени!Ул ашыга-кабалана ишектән чыгып китте. Бурычыннан арынган әбинең эчке бер нур белән балкыган йөзе,җете ак челтәр шәле күз алдымда озак торды.



Кышкы кичтә (диктант)

Атна буе инде буран котыра,Ишегаллары,урам коймалары тау-тау булып өелгән көрт астында калган.Буран исә һаман котырына,ак ялын уйнаклатып,тәрәзә пыялаларына сарыла,морҗага кереп,кемнедер тирги,үзе белән көч алышырга чакыра.

Безнең өйдә җылы,рәхәт.Мич кашагасына утырткан сукыр лампадан бүлмәгә сүрән генә яктылык сирпелә.Әби,чуар яулыгын артка чөеп бәйләгән дә,мич буендагы утыргычта йон эрли.Аның орчыгы,буран белән узышып,зыр-зыр әйләнә.Аш урынын җыеп алгач,кайнар су белән сап-сары итеп юган өстәл артында без ,дүрт бала, рәттән тезелеп дәрес карыйбыз.

Бирем. Тексттагы фигыльләрне табып,төркемчәләрен билгеләргә.

Дуслык

Дуслыкның гүзәл хис икәнен аңлау өчен,философ булу кирәкми дә. Ышаныч,түземлелек,уртак сөенеч,күпмедер дәрәҗәдә көнләшү хисе-дуслыкка бар да сыя.

Дуслар серләрен яшерми. Балачактан без иң якын кешебезне дус-сердәш дип саныйбыз.Башкаларга кирәк тә булмаган нәрсәне арада олы бер сер итеп саклаган булабыз.Ул аерым гына кинога китсә дә, үпкәлибез.Әмма болар бар да вакытлыча гына бит.Еллар үтәр, карашлар үзгәрер,дусларыбыз артыр.Кем беләндер әдәбият-сәнгать турында гәпләшербез, кем беләндер яңа әйбер алганда киңәшләшербез, кемнәндер кыен чакта ярдәм сорарбыз.

Чын дуслык- гомерлек. Шөгыльләребез яңара,танышларыбыз алышына,үзебез дә үзгәрәбез. Яңа дуслар да табыла. Юк, иске дуслар онытылмый. Бары тик вакытлар үтү белән аралар ерагаерга, фикерләр туры килмәскә мөмкин. Якын дус та мәңгелек түгел-моның белән килешергә туры килә.

Бирем. Тиңдәш кисәкләрне табып, асларына сызарга.





Игелеклелек

Безнең татар халкы элек-электән игелекле булган,мохтаҗларга ярдәм итүдән тәм тапкан.Элек үк татар байлары ярлы балалары өчен мәктәп-мәдрәсәләр, больницалар салдырган.Шулай итеп,бергәләп тотынып, милләтне саклап калганнар. Менә хәзер йөз еллардан соң да без изгелек турында сүз кузгаттык.Әйе, безнең белән янәшәдә авыр тормышта яшәүче,бездән күпкә бәхетсезрәк кешеләр дә бар.Ә һәркемнең бәхетле буласы килә.Кемнедер бәхетле итү кулыңнан килә икән,нигә аны эшләмәскә! Моны фән дә, дин дә,халык та хуплый.Бабайлар да :”Юмарт кулга мал күбрәк керә”,-дигәннәр бит.

Бирем. Беренче-өченче җөмләләрдәге ия белән хәбәрнең асларына сызарга,нинди сүз төркемнәре белән белдерелүләрен күрсәтергә.





Ялгышны төзәтү.

Кешене тормыш төрле хәлләр белән сыный. Шатлыклары да, югалтулары да, ялгышулары да була. Менә шул ялгышлардан чыга белергә, аларны бик тиз һәм матур итеп төзәтергә кирәк.

Әгәр кеше үз ялгышын танырга теләми яки артык хәсрәтләнә, тормышын беткәнгә саный икән, моннан аның үзенә дә, башкаларга да кыенлык килә. Башкаларны ялгыш үзе түгел, ялгышканнан соң аны төзәтә белмәүченең хәле борчый.

Ялгышны тану җиңел түгел, моңа тәҗрибә кирәк. Ялгышканнан соң эшкә мөмкин кадәр тизрәк тотынырга,җиңелрәк кереп китәргә кирәк . Башкалар ялгышучы кешедән үз ялгышын тануны түгел, аны төзәтүне таләп итәргә тиешләр. Ярыш вакытында егылып, үз ялгышын җиңел генә төзәткән спортчыны тамашачы кул чабып алкышлаган шикелле,тормышта ялгыш җибәреп, аны төзәтә алган кешене дә уңай очрак туры килгән саен

Бирем. Беренче обзацтагы җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.



Сүзтезмә һәм җөмлә (тест)

1. Җөмләне язып бирегез.

Зөлфиянең апасы ике ел элек...

а) яхшы укый б) кияүгә чыкты в) кунакка барачак.

2. Бу җөмләгә туры килгән сорауны сайлап языгыз.

Ул көндез эштә бит

а) әниең өйдә юкмыни? б) кунаклар кайчан килә? в) синең буш вакытың бармы?

3. Бу җөмләләр нинди темага карый?

Туган көн бәйрәменә аның барлык туганнары да килделәр. Олы кызы бәйрәмне видеотасмага төшерде.

а) “Мәктәп” б) “Гаилә” в) “Рәсми сөйләм”

4. Кайсы реплика шикләнүне белдерә?

а) Ярый, рәхмәт б) Могҗиза! в) Юк, булмас!

5. Сүзнең дөрес тәрҗимәсен табыгыз.

Ышанам –

а) сомневаюсь б) верю в) люблю.

6. Артык сүзне күрсәтегез.

а) килен б) кияү в) буяу г) каенана д) каената.

7. Ялгыш тәрҗемәне табыгыз.

а) бәхет – радость б) кайгы – горе в) терәк – опора.

8. Кирәкле алмашлыкны куеп языгыз.

... әниең белән шатлыкны да, кайгыны да уртаклашасың.

а) без б) сез в) син

9. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

Вам хотелось узнать.

а) сезнең беләсегез килде б) сезгә белергә кирәк в) сез белергә тиеш.

10. Җөмләгә кирәкле сүзне сайлап языгыз.

Бер кешегә дә ... китермә.

а) яхшылык б) зыян в) хөрмәт.

11. Җөмләне язып бетерегез.

Сеңелем балалар бакчасында сонарга...

а) йөзде б) көлде в) өйренде.

12. Кайсы раслау дөрес түгел?

а) Ия белән хәбәр – җөмләнең баш кисәкләре

б) Татар телендә сыйфат төрләнә в) Фигыльләр барлыкта яки юклыкта була.



Изложение «Госпитальдә»

Карчык,кулына яңгырдан шактый чыланган шәлен тотып,бүлмәгә килеп керде. Кергәч тә ул, эзләнеп,бүлмә буйлап бик тиз генә күзләрен йөртеп чыкты.Аның күзләре аңа таба елмаеп, өзелеп карап торган яшь егеткә текәлде. Бер секунд. Шул секундта аның кашлары, иреннәре кинәт калтырый башлады, һәм ул, ашыгып, каушап, яшь егеткә таба китте. Эчтән, ерактан калтырап чыккан тавыш белән:

-Балам... бәгырем!..-диде һәм баласын,кочып,күкрәгенә кысты,аннары,тавышсыз гына аккан күз яшьләре белән чылата-чылата,аның күзләреннән, кызу яңакларыннан үпте.

Бераздан соң егет, үзен кулга алып,һаман да әле беркадәр калтыраган, күз яшьле тавыш белән:

-Елама, әни,-диде.

Шатлыгыннан бер үк вакытта тавышсыз гына елаган да ,елмайган да ана, аны сөя-сөя, җавап бирде:

-Юк, балам...Юк,бәгырем!..

Берничә минуттан соң инде алар,тынычланып,сөйләшеп утыра башладылар. Ана сестра кертеп куйган капчыкны чишеп җибәрде,аннан кызарып пешкән эре-эре алмалар чыгарды, берсен улына сузды һәм шунда урыныннан торып,яралыларга да өләшеп чыкты.

Бер сәгатьтән соң инде ул бу палатада ята торган яралыларның гомуми аналары кебек якын ,сөекле һәм алар өчен кайгыртучан,шатланучан да булып китте.

Егетнең курыккан һәм аннан сакланган нәрсәсе котылгысыз рәвештә туды. Ана капчык төбеннән бәрән йоныннан бәйләнгән йомшак,җылы,мамыклы оекбаш чыгарды.

-Үзем эрләп, үзем бәйләдем,мамыклы булсын, дидем.Йонын авылдан, шул ук Садыйк аркылы алдырдым. Я әле ,улым,кидерим,аягың җылынып китсен.

Саттаров ялварулы тавыш белән кычкырып җибәрде:

-Әни! Аякларымны ачарга ярамый!

Ана кинәт туктады.Сорау тулы күзләре белән улына карады.

-Яраланмаганын дамы?

Егет җавап бирмәде. Аның күзләренә гаҗәпләнү чаткылары чыкты.

-Улым, бәгырем,-диде ана,-яшермә!Мин барысын да беләм. Фронтта нинди батырлыклар күрсәткәнеңне дә, сул аягыңның тездән киселгәнен дә беләм.Батырлыгыңны ишетеп шатландым мин,ә яралганыңны белгәч, бөтен җаным белән әрнедем... Хәзер, сине күргәч, шатлыгым гына калды...

Ул, одеялның бер читен ачып,сыңар оекбашны улының таза аягына кидерде. Аннары,бераз уйланып торганнан соң, улына тагын сорау тулы күзләре белән карап алды да аның яралы аягы өстендәге одеялны саклык белән генә ачты һәм аның тездән югары киселгән, марля белән уралган аягына,күзләрен йоммыйча,иреннәрен каты кысып,бераз карап торды. Сыңар оекбашны нишләтергә белмичә кулында әвәли-әвәли:

-Бусын,бәлки, сестра кигезер?-диде.

Улы,ярар дип, башын селкеде.

Ана, улының аякларын сакланып кына одеял белән томалап төреп, яңадан урынына утырды.



Изложение Кем җырлады?

Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде.

Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станиядә ике эшелон очрашып,янәшә туктадылар. Боларның берсе тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон,икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы санитар поезды иде.

Теплушкаларның берсендә түбәнге сәкедә каты яралы яшь лейтенант-татар егете ята. Егетнең хәле авыр, уң аягы тездән югары киселгән,ә санитар поезды юлга чыккач,аңарда гангрена башланды. Менә бер тәүлек инде ул, ни йоклый, ни уяна алмыйча, ярым һушын югалткан хәлдә ята. Вакыт-вакыт ул аңына килә,шул чакта авыр газаптан талган күзләрен ача,янында басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрә, аның салкын кулын маңгаенда тоя. Бер мәлгә егет үзен җиңеләеп киткәндәй хис итә, хәтта уң аягы бар, ул кычыта кебек тоела аңа.Ләкин бу озакка бармый.

Бу кечкенә станиягә килеп туктагач, күпмедер вакыттан соң, егет тагын бер мәлгә һушына килде...

Әллә шул чакта,әллә чак кына соңрак,егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Татарча җыр!.. Егет, өне катып,тынып калды. Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? Я хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң?

Искиткеч таныш,якын тавышны ишетеп, беренче тирән тетрәнүдән соң егетнең рухи хәлендә гаҗәп бер үзгәреш туды: ул җырлаучының кем булуы белән кызыксынмас булды. Күрәсең, аның сүнеп бетмәгән аңы могҗиза булуына-Таһирәнең кул сузымы гына җирдә җырлап торуына ышана алмады.Хәер, кем җырласа да барыбер түгелмени, тик җыр булсын, җыр туктамасын, Татар җыры,Таһирә җыры, Туган ил җыры... Ах, моңардан да кадерле һәм ләззәтле нәрсә булырга мөмкинме?

Кыз җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон кайчан тавышсыз-тынсыз гына кузгалып китте- егет моны сизмәде. Ул инде яңадан аңына килә алмады.

Поезд китте, ялгыз кабер торып калды...

Караңгы төндә каршы очраган эшелонның ишегенә сөялеп, ялгыз гына моңаеп җырлаган кыз исә, чыннан да, бу егетнең сөйгәне Таһирә иде.









Тестлар (Җөмлә кисәкләре.)

1.Сүзләр арасындагы тезүле бәйләнешне табарга:

1)язгы көн 2)уку башланды 3)конкурс булды 3)килдек һәм күрдек

2.Хәбәрлекле мөнәсәбәтне табыгыз:

1) кичә кайту 2) кунаклар кайтты 3) абыең бездә 4) сабыр, акыллы

3.Ачыклаулы мөнәсәбәтне табыгыз:

1) әнинең яулыгы 2) китап дустымныкы 3) бала уйный 4) без,малайлар

4.Сүзтезмәнең төрен билгеләгез: безгә әйтү

1)алмашлык сүзтезмә 2)фигыль сүзтезмә 3)исем сүзтезмә

5.Сүзтезмәне күрсәтегез:

1) мәктәптән кайту 2) әтәч гөмбәсе 3) җир җиләге

6. Сүзтезмәнең төрен билгеләгез: җиденче кат

1) сан сүзтезмә 2) сыйфат сүзтезмә 3) исем сүзтезмә

7 . Сүзтезмәнең төрен билгеләгез:сөйләшә – сөйләшә бару

  1. исемле фигыль сүзтезмә 2)сыйфатлы исем сүзтезмә 3)фигыльле фигыль сүзтезмә

8.Спорт белән шөгыльләнү сүзтезмәсендә бәйләүче чара:

1) янәшә тору 2) бәйлек 3) килеш кушымчасы 4) фигыль кушымчасы

9. Мактап сөйләү сүзтезмәсендә бәйләүче чара:

1) янәшә тору 2) бәйлек 3) килеш кушымчасы 4) -п хәл фигыль кушымчасы

10. Матур йорт сүзтезмәсендә бәйләүче чара:

1) янәшә тору 2) бәйлек 3) килеш кушымчасы 4) хәл фигыль кушымчасы

11. Авылга кайту сүзтезмәсендә бәйләүче чара:

1) янәшә тору 2) бәйлек 3) юнәлеш килеш кушымчасы 4) сыйфат фигыль кушымчасы

12. Ияне тыбыгыз: Рушадның исәбе малайларга тагын бер чиләк су китертү иде.

1 )исәбе 2) Рушадның 3) чиләк 4)су

13.Хәбәрне табыгыз: Хәлим аларның сүзләрен колагына җыеп торды.

1) сөйләгән 2) җыеп 3) торды 4 )колагына җыеп торды

14.Хәбәрнең төрен билгеләгез: Шомырт куагы тирәсендә бал кортлары очып йөри.

1) гади фигыль хәбәр 2) кушма фигыль хәбәр 3) тезмә фигыль хәбәр 4) тезмә исем хәбәр

15.Аергычны табыгыз:

1) Чапан –яшел, чалма-чуар. 2) Галинең безгә киләсе бар .3) Тизрәк уйлагыз. 4) Җиденче яшемдә мине мәктәпкә бирделәр.

16.Тәмамлыкны табыгыз. Габдулланы ике кеше чыбылдыклы бүлмәгә алып керделәр.

1) Габдулланы 2) чыбылдыклы 3) бүлмәгә 4) кеше

17. Тәмамлыкның төрен билгеләгез: Сине көтеп, күп вакытыбыз үтте.

1) туры тәмамлык 2) кыек тәмамлык

18.Урын хәлен табыгыз: Йорт алдына матур итеп яшел төстәге эскәмияләр тезеп куйганнар.

1) эскәмияләр 2) матур итеп 3) йорт алдына

19.Вакыт хәлен табыгыз: Төнлә коеп салкын яңгыр яуды.

1) төнлә 2) коеп 3 )яңгыр

20. Җөмлә кисәкләренең астына сызыгыз, нинди сүз төркеме белән бирелгәнлеген билгеләгез:

Карт имәннәр тыныч тормышның беренче кышына дан җырлыйлар.













Грамматик биремле диктант. “Кышкы урман”

Кышкы урманның үз нәфислеге бар.Кояшлы иртәләрдә ул аеруча матур, аеруча гүзәл. Чуклы ак шәл яябынган зифа каеннар бигрәк матур. Алар мәңге яшел наратлар янәшәсендә горур кыяфәт белән басып торалар.

Җилсез аяз көннәрдә урман бигрәк тә тын. Җитез песнәкнең берөзлексез сызгыруы, тырыш тукранның тукылдавы гына тынлыкны боза.

Яңа гына явып киткән ап-ак кар күзләрне чагылдыра. Аксыл-зәңгәр күктән елмаеп торган кояш нурында ак канатлы кар бөртекләре асыл ташлар кебек җемелдиләр.

Кайчан гына әле ямь-яшел киемнәргә төренеп, шаулап торган урман хәзер тирән уйга талган кебек тып-тын. Ул карасу-саргылт төскә чумып утыра. Тик ылыслы агачлар гына аңа урыны-урыны белән яшькелт төс биреп торалар. (103 сүз)





Бирем. Җөмлә кисәкләренең асларына сызарга.





















Тест Иярчен кисәкләр

1.Ияне табыгыз:

Рушадның исәбе малайларга тагын бер чиләк су китертү иде.

1.исәбе 2.Рушадның 3.чиләк 4.су

2.Хәбәрне табыгыз:

Хәлим аның сөйләгән сүзләрен колагына җыеп торды.

1.сөйләгән 2.җыеп 3.торды 4.колагына җыеп торды

3.Хәбәрнең төрен билгеләгез:

Шомырт куагы тирәсендә бал кортлары очып йөри.

1.гади фигыль хәбәр 2.кушма фигыль хәбәр 3.тезмә фигыль хәбәр 4.тезмә исем хәбәр

4.Аергычны табыгыз:

А)Тизрәк уйлагыз да гариза языгыз. Б)Галинең безгә киләсе бар.

В)Чапан –ямь-яшел,чалма-чуп –чуар. Г)Җиденче яшемдә мине мәктәпкә бирделәр.

1.тизрәк 2.Галинең 3.ямь-яшел,чуп-чуар 4.бирделәр

5.Тәмамлыкны табыгыз:

А)Габдулланы чыбылдыклы бүлмәгә алып керделәр. Б)Ишектән юл кешесе килеп керде.

В)Теге вакыт әнисе килгән иде. Г)Таҗи шул уйлар белән чәй яныннан торып китте.

1.Габдулланы 2.ишектән 3.теге вакыт 4.әнисе

6.Тәмамлыкның төрен табыгыз:

Сине көтеп,күп вакытыбыз үтте. 1.туры тәмамлык 2.кыек тәмамлык

7.Урын хәлен табыгыз:

А)Абыйдан хат килде. Б)Синең бу эшең мактауга лаек.

В)Йорт алдына матур итеп эскәмияләр ясап куйганнар .Г)Кесәңдәге хатны төшереп калдырма.

1.абыйдан 2.мактауга 3.йорт алдына 4.кесәңдәге

8.Хәлнәң төрен билгеләгез:

Иртә белән көн томаланган иде. 1.вакыт хәле -2.урын хәле 3.рәвеш хәле 4.максат хәле

9.Җөмләдә нинди хәл аерымланган:

Тагын мин,авылымны искә төшереп,ерактан балачагыма иеләм. 1.вакыт хәле 2.рәвеш хәле 3.сәбәп хәле 4.максат хәле

10.Аныклагычны табыгыз:

А)Ихтимал,минем бу вакыттагы дулкынлануым да шуны сизенүдән килә торгандыр.(Ә.Е)

Б)Зөһрә-бик матур исем.(Ә.Е) В)Аерата төпчек кызлар-игезәкләр сылу булып үсте. (А.Г)

Г)Син китәрсең безне базга бикләп, Д)Хуш,иске ел, көмеш сакаллы!(М.Җ)

1)ихтимал 2)матур исем 3)игезәкләр 4)көмеш сакаллы

11.Эндәш сүзне табыгыз:

А) Синең белән булышырга бала-чагамыни мин?(М.Ә) Б) Ипи салу...Дөньяда иңигелекле,мәгънәле,иҗади бер эш ул.(М.М)

В) Исәнмесез, керергә мөмкинме? Г) И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкәтдәс нәрсә-эш.(Г.Т)

1. Синең белән 2. Ипи салу 3. Исәнмесез 4. И сабыйлар

12.Кереш сүзне табыгыз:

А)Әйдә!-диде яшьти.(М.М) Б)Кара аны,начар укып, әтиеңнең йөзенә кызыллык китермә.(И.Г В)Игътибар белән карасаң,күрәсең. Г)Бәйрәм көнне күктән җиргә нурлар ага, әйтерсең лә чыккан бу көн ике кояш.(Г.Т)

  1. 1. Әйдә 2. Кара аны 3.Карасаң 4. Әйтерсең лә

13.Кайсы җөмләдә җөмлә кисәкләрен билгеләүдә хата бар?

1)Бу дөньяда һәммә кеше кебек үк, һәр халык та үзенең барлыгын,өстенлеген расларга тырыша;һөнәре,сәнгате белән мактана, көч сынаша,булдыклыныгын күрсәтә- җир йөзендә мәртәбәле урын даулый.(М.Г.)

2)Туган тел ул-

Бездән соң да

Яшәр өчен туган тел.(З.Н.)

3)Мин,ахры, сабыйлыктан-

шигырьдән китә алмамдыр.(Р.Ф.)

4)Ихтимал, ул иртәгә кайтып җитәр.

14.Бу нинди иярчен җөмлә?

Минем киңәшем шундый:намусыңны яшьтән сакла.

1)иярчен аергыч 2)иярчен хәбәр 3)иярчен ия 4)иярчен сәбәп.

15.Яңа китап укыгач(9-10 җөмлә белән үз фикереңне язарга).



Ачкыч:1.1) , 2.4) , 3.3) , 4. 2), 5.1) , 6.1) , 7.3) , 8.1) , 9.2) , 10.3) , 11.4) ,12.2) ,13. 1, 14.2)













Урман! Урман!



Урман! Урман! Сине ничә тапкыр иңләгәнем, матурлыгыңа сокланып арлы-бирле йөргәнем бар. Кайчан килсәм дә, син минем күңелемә илһам, ял бирәсең. Син җәй көне дә, көзен яфракларың алтынланганда да, кышын ак юрган ябынганда да, язын бө-реләрең уянганда да матур. Синең зифа каеннарың, мәһабәт имәннәрең, иркә юкәләрең, горур өрәңгеләрең, алан тирәли тезелгән умырзаяларың килгән саен миңа нидер сөйлиләр, күрми үтсәм, дәшеп калалар. Мин үземне һәрвакыт иң якын дусларым арасында кебек хис итәм. Менә бүген дә сиңа килдем. Синең уянуыңны, бөреләр ачылуын үз күзләрем белән күрү өчен килдем. Әйе, яз сине дә, кешеләрне дә яшәртә, минем дә күңел бөреләрем ачы-лалар, йөрәгемдә яңа хисләр уяна. Минем күңелем дә җилле көнне син шаулаган төсле шаулый...

Кояшның беренче нурлары агачларны кисеп үтте. Әкрен генә җил исеп куйды. Җил торган саен көчәя барып, агачларны чайкалдыра башлады. Урман язгы ташу кебек шау-ларга тотынды. Ул уянды.



Бирем.Калын хәрефләр белән бирелгән җөмләгә тулы синтаксик анализ ясарга.













Гади җөмлә синтаксисы (тестлар):

  1. Синтаксисның төп өйрәнү объекты ...

а) җөмлә, б)сүзтезмэ в)синтагма, г)синтаксик бөтен

  1. Аергыч ияреп килгән кисәк... була.

а) саналмыш , б)сыйфатланмыш, в)аерылмыш , г)аныкланмыш

  1. Тиңдәш кисәкләр ...

а) бер үк сорауга җавап бирәләр, б)бер үк сүз төркеменнән булалар, г) бер үк синтаксик вазифа башкаралар,

  1. Сүзләр арасында тезүле бәйләнешне ... белдерә.

а) тезүче .теркәгечләр, б)ияртүче теркәгечләр, в)тезүче һәм ияртүче теркәгечләр, г) санау һәм каршылык интонациясе

  1. Тәмамлыклар... белдерәләр:

  2. а) үтәүчене генә, б)билгене генә, в) объектны гына, г)сәбәп-максатны гына,

  3. Хәлләр эш яки хәлнең ... белдерәләр:

  4. а) үтәлү вакытын, урынын; б)шартын, күләмен, билгенең билгесен, киресе буласын, рәвешен; в)сәбәбен-максатын;

г)алда күрсәтелгән мәгънәләрнең барысын да

  1. Күләм хәлләре ... белдерәләр: а)предметның билгесен, билгенең билгесен,

б)эш яки хәлнең үтәлү дәрәҗәсен, в)эш яки хәлнең күләмен, г)эш яки хәлнең үтәлү дәрәҗәсен, күләмен

  1. Сүзләр арасында ияртүле бәйләнеш вакытында...

А)җөмлә кисәкләре тигез хокуклы була, бер-берсенә буйсынмый; б) Сүзләр үзара бер-берсенә буйсынып килә;

В) кисәкләре тигез хокуклы була, сүзләр үзара бер-берсенә буй­сынып килә; г)сүзләр үзара каршылык мөнәсәбәтендә.

  1. Туры тәмамлык ... белдерә:а) туры объект,

Б)кыек объект, В)туры объект, кыек объект, г) үтәүчене,нинди дә булса хәлне кичерүче затны

  1. Тезүле бәйләнешне ... барлыкка китерә: а)кушымчалар,

Б)бәйлекләр, в) янәшәлек г) тезүче теркәгечләр

13.Кыек тәмамлык... формасын алган сүзләр белән бирелә.

а) төшем килеше, б) билгесез килеш, в) баш килеш, г)чыгыш килеш,

13.Сүзләр арасында төгәлләүле мөнәсәбәт ... арасында була.

а) аныклагач белән аныкланмыш, б) ия белән хәбәр,

в) хәбәр белән хәл кисәкләр, г) ия белән аергыч,

14.Урын хәле эш яки хәлнең үтәлү... белдерә.

а) урынын, б) вакытын ,в) урынын һәм вакытын г) сәбәбен,

15.Аныклаулы мөнәсәбәт вакытында

а) иярүче сүз ияртүчедән һәрвакыт алдан килә, б) иярүче сүз ияртүчедән соң килә,

в) иярүче сүз ияртүчедән алдан да, соң да килә, г) иярүче сүз ияртүчедән соң килә алмый,

д) иярүче сүз ияртүчедән ерак урнаша.

16.Максат хәле — эш яки хәлнең ... белдереп килүче иярчен кисәк.

а) максатын, б)сәбәбен, в)сәбәбен һәм максатын, г)күләмен,

17.Бер составлы фигыль җөмләнең баш кисәге ... белән белдерелә.

а) теләсә нинди сүз төркеме, б) фигыль, фигыльдән башка сүз төркемнәре, в)исемнәр, г)рәвешләр

18.Атау җөмләләрнең баш кисәге… белән белдерелә. Фигыль,

А)фигыльдән башка сүз төркемнәре, б)теләсә нинди сүз төркемнәре, в)исемнәр, г)ымлыклар

19.Шарт хәле эш яки хәлнең… белдерә. Киресе булуын,

А)шартын, б)максаты, в)рәвешен, г) сәбәбен

20.Сүзтезмә…

А)төшенчәне, күренешне гомумиләштереп атый; б) төгәлләп бирә;

В)гомумиләштерә дә, төгәлли дә; г) аныклап бирә, яңалык хәбәр итә.

21.Күләм хәле эш яки хәлнең … белдерә. Вакытын,

А)шартын, Б)күләм-дәрәҗәсен В)рәвешен, Г)максатын

22.Җөмләгә... а)модальлек кенә, б)хәбәрлек кенә в) модальлек һәм хәбәрлек хас; г) хәбәрлек,

модальлек һәм хәбәрлек хас түгел.

23.Сүзләрнең кире тәртибе булганда, ... урнаша. А)ия хәбәрдән ала,

Б)аергыч аерылмыштан алда, В)тәмамлык, хәлләр ияртүчеләреннән алда, г)аныклагач аныкланмышыннан соң,

д)ия хәбәрдән, аергыч аерылмыштан, тәмамлык, хәлләр ияртүче­ләреннән соң

24.Эмоциональ бизәге ягыннан җөмләләр ... булалар.

а) тойгылы хикәя ,б) тойгылы сорау, в) тойгылы боерык, г) саф тойгылы гына ,д)тойгылы хикәя, тойгылы сорау, тойгылы боерык, саф тойгылы

25.Аергыч... иярә.

а) теләсә нинди сүз төркеменә, б) исемгә генә, в) сыйфатка гына, г) рәвешкә генә, д)фигыльгә генә

26.Җөмләнең модаль кисәкләренә ... керә.

а) эндәш сүзләр ,б) кереш сүзләр, в) ымлыклар, г)әйе, юк сүзләре, д) эндәш сүзләр, кереш сүзләр

27 Җыйнак җөмлә ... тора.

а) бер генә сүздән, б) баш кисәкләрдән генә, в)баш һәм иярчен кисәкләрдән г) иярчен кисәкләрдән, д)модаль кисәкләрдән генә

28.Кире хәл эш яки хәлнең ... белдереп килә.

а) киресе булуын, б)шартын, в)сәбәбен, г) максатын, д)вакытын

29.Ия... бирелә.

а) баш килештә исем урынында килгән теләсә нинди сүз төркеме белән, в)баш килештәге сүз һәм бәйлек белән, г) иялек килешендәге исемнәр белән, д)төшем килешендәге сүзләр белән

30.Ияләр... булалар.

а) гади генә, б) тезмә генә, в) гади һәм тезмә г)кушма, д)гади, тезмә, кушма

31.Модальлек... белдерелә.

а) хикәя, б)сорау,. в)боерык, г)тойгылы җөмләләрне барлыкка китерүче чаралар белән д)боларның барысы белән дә

32.Тезмә ияләр... белән белдерелә.

а) тиңдәш кисәкләр, б) исем һәм бәйлек, в) бер генә сүз ,г)фразеологик берәмлек, ирекле сүзтезмэ, контекстта таркалмый тор­ган сүзтезмәләр, д) исем һәм кисәкчә

33.Гади сүзтезмэ... тора.

а) бер мөстәкыйль, бер ярдәмлек сүздән б)ике мөстәкыйль сүздән, в)ике тиңдәш кисәктән г)бер мөстәкыйль, ике ярдәмлек сүздән,

34.Кушма хәбәр ... белдерелә.

а) бер сүз белән ге ,б)ике, икедән артык сүз белән, в) тиңдәш кисәкләр белән, г) кушма сүзләр белән,

35.Хәлләрнең аерымлануы өчен. түбәндәге шартларның булуы кирәк:

а) ярымхәбәрлек төшенчәсенә ия булу, б) ияртүчесеннән ераклашкан булу,

в) аерымлану интонациясе белән әйтелү,

г) алда саналганнарның барысы да булу,

д) ярымхәбәрлек төшенчәсенә ия булу һәм аерымлану интонациясе белән әйтелү.

36.Исемнәргә ияреп килгән теләсә кайсы сүз ... була.

а) тәмамлык, б) ия, в) аергыч, г) урын хәле, д) сәбәп хәле

37 Татар телендә җөмлә кисәкләренең саны:

а) биш, б) алты, в) җиде, г) сигез, д) тугыз



Ике йөрәкле кеше

Андый буранлы көннәр безнең якларда кышын да куп булмый торгандыр. Әнкәй мондый буранны “җен туе» ди. Күз ачкысыз кар гарасаты. Ишектән упкын төбенә тешкәндәй чыгып китәсең. Ничек кенә җылы киенсәң дә, суык җил күз ачып йомганчы сине үзенең сөякләргә үтеп керерлек салкын тулы кочагына бетереп ала, тәнеңдәге hәp күзәнәгеңә салкын энәсен кадап чыга. Бит-йезеңне тун якалары белән томалап, үз-үзеңне кочып, ярым йомарланган хәлдә барасьң да барасьң.Иң мөhиме, трамвай тукталышына кадәр алып баручы сукмакны югалтмаска кирәк. Гел шул хакта гына уйларга туры килә. Уйларьң башка якка китеп, юлдан язсаң, тиз гeнә эзгә тешәм димә. Әле ярый усал җил тапталудан таш кебек каткан сyкмaк карын ялап та, кимереп тә ала алмый. Шулай барганда, бер тавышка игьтибар иттем. Хәер, мин ул тавышны байтактан ишетеп килә идем инде. Башта аны җил галәмәтедер дип уйладым. Аннары куңелемә зәhәр суыктан тавыш галлюцинациясе башланамы әллә дигән уй теште. Ничек кенә 6улмасын, үзәкне езеп чыелдаган тавыш бетмәде, киресенчә, кечәя, ачыклана гына барды. Чыелдавык тавыш чыгарьш яткан ул төргәкне мин аздан гына китереп басмадым. Үзем дә сизмәстән, читкә тайпылдым. Төргәк кыймылдап куйды. Сукмак читендә бияләй кадәрле генә көчек баласы ята идее. Әйе, ята иде, чөнки әлеге тере төргәк аз гына калкына башласа, аны җил, сукмактан кубарып, үзе белән әллә кайларга алып китәр тесле иде. Көчекне кулыма алдым. Аның калтыранган тәнен тойдым. Тиздән бу калтырану үземә дә күчте. Һәм миңа әлеге кечкенә җан иясе алдында ачы буран өчен, көчекне адаштырып калдырган кешеләр өчен бик тә, бик тә оят булып китте. Изүемне ачып, кечекнә куеныма куйдым. Җылыны тоеп алган тере йомгак үзе дә эчкәрәк кереп урмәләде, нәкъ йөрәк турысына барып җитеп, борынын култык астына төртте дә тынып калды. Минем үземә дә җылы булып китте. Бураны-кары да, зөhәр суыгы да индекуркытмый иде. Бу мизгелдә мин hәp кар бертегенә күзләрен йома торган, суыкның hәpсулышына бөерешеп ката торган гадәти кеше тугел идем. Уен эшмени - куенымда, ярсып-ярсып, берьюлы ике йөрәк тибә иде!







Еллык контроль диктант

Туган җир

Туган җир. Аның нәрсә икәнлеге аерылгач беленә. Берәүләр аны тоташ яктылыктан торган киңлекләр рәвешендә күрсә, икенчеләре, ирексездән, ямансу күкселлек, бушлык итеп хәтерлиләр... Балалык, яшьлек еллары сугыш чорына туры килгән безнең буын кешеләре туган җир күренешләрен күз алдына иртәнге алсулык кыяфәтендә генә китерми торганнардыр. Кайда гына булмасын, кайчан гына булмасын, шул ерак хатирәләр, ничектер көзге җил сыман кагылып, күңелне өшетеп узалар... Моңсу да, шатлыклы да әллә нинди бер хис йөрәкне сулкылдата. Әрнүе дә, ләззәте дә бергә. Туган җир син, ах, туган җир...

Яз көне, сары яфраклар, былтыргы үләннәр түшәген аралап, ямь-яшел үлән шыта... Аксыл гына, көчсез генә... Аны йолкып алу өчен, шундый ук төстәге яшькелт-сары бибиләр дә әллә ни көч куймыйлар.

Чемченәләр:

  • Пип-пип, пип-пип!



Табигать алардан курыкмый.



Алар җир матурлыгын арттыралар, тулыландыралар. (120 сүз)

(Ә.Баяннан)

Бирем. 1. Сезгә туган җир нәрсәсе белән якын? Берничә җөмлә белән язарга.

2. Кушма җөмләләрне табарга, гармматик нигезне билгеләргә. Схемаларын сызып, төрен язарга.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 8 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
8Кл

Автор: Петрова Фания Ахметовна

Дата: 18.04.2015

Номер свидетельства: 202811

Похожие файлы

object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(15) "Графики "
    ["seo_title"] => string(7) "grafiki"
    ["file_id"] => string(1) "7"
    ["category_seo"] => string(10) "matematika"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1400501839"
  }
}
object(ArrayObject)#884 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(45) "Видимое движение светил "
    ["seo_title"] => string(28) "vidimoie-dvizhieniie-svietil"
    ["file_id"] => string(1) "8"
    ["category_seo"] => string(6) "fizika"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1400502238"
  }
}
object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(131) "Образование действительных причастий настоящего и прошедшего времени "
    ["seo_title"] => string(86) "obrazovaniie-dieistvitiel-nykh-prichastii-nastoiashchiegho-i-proshiedshiegho-vriemieni"
    ["file_id"] => string(6) "100000"
    ["category_seo"] => string(12) "russkiyYazik"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1400505649"
  }
}
object(ArrayObject)#884 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(132) "Образование действительных причастий  прошедшего и настоящего времени "
    ["seo_title"] => string(86) "obrazovaniie-dieistvitiel-nykh-prichastii-proshiedshiegho-i-nastoiashchiegho-vriemieni"
    ["file_id"] => string(6) "100002"
    ["category_seo"] => string(12) "russkiyYazik"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1400506550"
  }
}
object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(56) "Введение. Живое Средневековье "
    ["seo_title"] => string(37) "vviedieniie-zhivoie-sriednieviekov-ie"
    ["file_id"] => string(6) "100003"
    ["category_seo"] => string(8) "istoriya"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1400507579"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства