I.Эшчәнлеккә мотивлашт ыру. Укучыларны уку эшчәнлегенә кертү 2. Белемнәрне акту- альләштерү. 3.Уку проблемасын кую. Максат. Аваз анализлауда кыенлык тудыру 4 “.Яңа” белемне ачу ( укучылар “ача”) Максат. [ч], авазы, Ч,ч хәрефләре белән танышу. 5 . Беренчел ныгыту 6. Яңа белемнәрне куллану. . 7.Ныгыту. Максат. Уку күнекмәләрен үстерү. 8.Рефлексия Эшчәнлеккә контроль һәм бәя Максат. Дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау | - Елмаеп карагыз дөньяга, Рәхәт бит яшәве шулаймы?! Елмаеп яшәсәң көн саен , Укырга, уйларга бик җайлы. - Укучылар, бер-берегезгә карап елмаегыз һәм тыныч кына утырыгыз. - Укучылар, бүген дәрестә кунаклар да бар.Сезнең кәефләрегез ничек икән? - Кемнең кәефе бик әйбәт , “кояш” ны күтәрә, кемнең кәефе бик начар “болыт”ны күтәрә, ә кемнең кәефе уртача” болыт арты- на кача башлаган кояш” ны күтәрсен. -Молодцы, укучылар. Минем дә кәефем бик әйбәт( укыту чы “ кояш” күтәрә). Кунаклар барында, беркемнең дә кәефе начар булырга тиеш түгел. -Кем бүген сыйныфта дежур? - Укучылар , тәрәзәдән урамга карагыз әле. Табигатьтә кайсы ел фасылы? - Ни өчен кыш? - Кыш айларын кайсыгыз әйтер икән? -Укучылар, кыш көне нәрсәләргә азык табуы авыр? Без сезнең белән кошларга җимлекләр ясап элдек инде.Анда нинди кошлар кунакка килә? -Укучылар, мин сезнең парталарыгызга кош рәсемнәре куйдым, ләкин алар “гади “генә кошлар түгел, ә” серле”, чөнки аларның артына җөмләләр язылган. - Хәзер мин табышмакларны укыйм, кайсыгызның кошы та- бышмак җавабына туры килә, кош артындагы җөмләне укый һәм кошны тактадагы җимлеккә куя. - Чуар киемле урам малае борчак җыя, кырда куна.Ул нинди кош? - Койрыгын алса –башы ябыша, Башын алса –койрыгы ябыша -Кап-кара түбәтәй кигән, Ап-актыр яңаклары. Яшькелт – сары түшләре Карасу канатлары. - Беренче карлар яугач Килә ул безнең якка. Кышкы урманны сөя Исе китми суыкка. - Чыпчык ,саескан, песнәк ,кызылтүшләр нинди кошлар? -Балалар ,безнең җимлеккә тагын бер кош очып килде.Нинди кош икән ул? Кем белә?. -Бик дөрес балалар.Бу күгәрчен.Ул шулай ук нинди кош? 3. Проблемалы ситуация тудыру -Балалар ,әйдәгез күгәрчен сүзендәге таныш авазларга анализ ясыйк әле. КҮГӘРЧЕН(слайдта күрсәтеп барыла) Слайд 1 Укучылар, ни өчен [ч]авазына анализ ясамадык. - Димәк, без сезнең белән бүген дәрестә нинди аваз белән белән таны шабыз икән? Слайд 2 -[ч ]авазын әйтегез..Ул нинди аваз? -Колакларыгызны каплап әйтеп карагыз әле, бу аваз ничек әйтелә? -Парлымы, парсызмы? -Ничек ясала? - Бик дөрес укучылар[ч ]авазы- саңгырау ,парлы тартык аваз. -Күгәрчен сүзендә ничә иҗек? - Сүз нинди әйтелешле? -Ни өчен? -Укучылар ,”ч” авазы Ч ч хәрефләре белән белдерелә. -Менә монысы баш Ч хәрефе.Ул кайларда языла?Слайд 3 -Менә монысы юл ч хәрефе.Ул кайларда языла? - Ә хәзер Ч хәрефен төзеп карыйк. -Элвина белән Салават шырпыдан,Ислам белән Зөһрә төймәләрдән Ч хәрефен төзиләр. -Рәхмәт укучылар.Укучылар,күгәрчен безгә буш килмәгән..Аның томшыгында ниндидер хат бар.Укып карыйк эле. Кадерле балалар.Без урманга чаңгы шуарга барган идек.Кайтырга юлны таба алмыйбыз.Сез безгә булыша алмассымы икән?Сездән ярдәм көтеп калучы Әминә,Әмир. -Балалар булышабызмы Әминә белән Әмиргә? -Әйдәгез башта ял итеп алыйк,аннары юлга кузгалырбыз. Физкультминутка күзләр өчен. -Рәхмәт балалар.Ял итеп алдык.Урманга без нәрсә белән барырбыз икән? -Юлга чыкканчы урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик әле.( Слайд 4) Ә хәзер чаңгыларны кидек тә ,юлга кузгалдык.Бөтен тирә –як ак карга капланган. Менә урманга килеп тә җиттек балалар.Урман – зифа буйлы агачларның, җырчы кошларның , матур чәчәкләрнең туган йорты. Ул сезнең кебек матур, тәртипле балаларны һәрвакыт көтеп ала. ала. -Балалар ,карагыз әле урман буенда моңаеп нәрсә утыра? -.Ул нинди җәнлек?Ни булды икән аңа.? -Балалар,аның койрыгы бозга ябышып калган икән..(Слайд 8) Ул бик тунган балалар.Аңа безнең ярдәмебез кирәк.Ярдәм итәбез ме бүрегә? -Бүрегә ярдәм итәр өчен дәреслекнең 76 битендәге чуртан, чиләк,чәчәк сүзләренә бирелгән схеманы анализларга кирәк.. -Чуртан сүзе астында нинди аваз буш квадрат белән бирелгән ? -Бу сүздә ничә аваз,ничә хәреф? -Чуртан сүзендә ничә иҗек? -Бу сүз ничек укыла-калынмы,нечкәме? -Чиләк сүзе астында нинди аваз буш квадрат белән бирелгән ? -Бу сүздә ничә аваз,ничә хәреф? -Чиләк сүзендә ничә иҗек? -Бу сүз ничек укыла-калынмы,нечкәме? -Чәчәк сүзе астында нинди аваз буш квадрат белән бирелгән ? -Бу сүздә ничә аваз,ничә хәреф? -Чиләк сүзендә ничә иҗек? -Бу сүз ничек укыла-калынмы,нечкәме? -Рәхмәт балалар.Сезнең ярдәм белән бүренең койрыгы каткан боз эреде. Ул безгә зур рәхмәт әйтеп үзенең балалары янына кайтып китте. (Слайд 9) Ә без Әмир белән Әминәне эзләвебезне дәвам итәбез. -Балалар ,карагыз әле,куянны кемдер рәнҗеткән.Ул елап утыра. (Слайд 10) -Балалар ,аны төлке өеннән куып чыгарган икән.Аның барыр урыны калмаган.Куянга ярдәи итәбезме? -Куянга ярдәм итү өчен ,текстны тыңларга һәм аннан [ч] авазы кергән сүзләрне табарга кирәк(.Бирем экранда чыга) Чишмәгә барып ,чәй өчен Чиләгемә су алам... Көннәр буе әниемнең, Кул астында чуалам. -Рәхмәт балалар.Без куянга да булыштык.Төлке куян өеннән чыгып качты.(Слайд 11,12) -Укучылар ,без эшебезне дәвам итәбез.Миңа урман патшасы бер рәсем бирде.Әгәр дә укучылар шушы рәсемгә яшеренгән җән- лекләрне тапсалар,мин сезгә Әмир белән Әминәне табарга ярдәм итәм диде. -Рәсемдә ничә җәнлек булды? -Нинди җәнлекләр инде алар? -Афәрин,укучылар.Без урман хуҗасының биремен үтәдек.Әнә Әминә белән Әмир дә күренделәр. -Ә хәзер әйдәгез ял итеп алыйк та,мәктәбебезгә кайтырбыз. Физкультминутка (Слайд 13) Чиләк,чәч,читек,чаңгы,чикерткә,чык,чүлмәк. -Балалар ,без урманда йөргәндә безнең җимлеккә тагын бер кош килгән.Ул нинди кош икән,кем белә? -Ул буш кул белән килмәгән.Ниндидер тартмасы бар.Бу тартма эчен- дә нәрсә икәнен беләсегез киләме? -Әгәр дә без дәреслекнең 78 битендә бирелгән хикәяне матур итеп укып күрсәтсәк,сызгырак чыпчык безгә бу тартманы бирер һәм без аның эчендә нәрсә барлыгын белә алырбыз.(Слайд 14) -Укучылар, дәреслектәге сюжетлы рәсемне карагыз әле. Сез анда нәрсәләр күрәсез? -Кырмыскалар турында сез нәрсәләр беләсез? -. Хикәянең исеме ничек? Салават укып күрсәтсен әле. - Ә хәзер хикәяне безгә сәнгатьле итеп Ислам укып күрсәтер, игътибар белән тыңлап, карап барыгыз.Хикәядә сүз нәрсәләр турында бара икән? -Ә хәзер тестны бер кат эчтән укыгыз.Аннары чылбыр буенча кычкырып укырбыз. - Укучылар, бу хикәя безне нәрсәгә өйрәтә? Карлыгач сүзендә нинди сүзләр яшеренгән? -Укучылар, без бүген нинди аваз белән таныштык? -Бигрәк тә нәрсә ошады? -Дәрес ахырына килеп җитте, сезнең кәефләрегез ничек икән? Кәефләрегез үзгәрмәдеме? - Сез бик тырыш булдыгыз, бик зур рәхмәт. Күтәренке кәеф белән дәресебезне тәмамлыйбыз.(Слайд15-кояш рәсеме) | -Елмаерга өйрәнергә кирәк, Ачулыга бездә урын юк. Матур сүзләр әйтеп елмаегыз, Андый сүзләр бездә бик тә күп. Укучылар кәефләрен ачыклыйлар. Дежур укучы сөйли. Сорауларга җавап бирәләр, үткән материалны кабатлыйлар. - Кыш. - Чөнки кар яуган. Гыйнвар-кыш ае. -Декабрь, гыйнвар, февраль. -Җәнлекләргә, кошларга азык табуы авыр, шуңа күрә без аларга ярдәм итәргә тиеш. -Балаларның җавабы. Уку эшчәнлегнә кереп киттеләр. - Чыпчык. ( Җәмилә,Җамал урманга җиләккә баралар) -Саескан (Урманда каен җиләге,җир җиләге күп) -Песнәк ( Җаның күпме тели ,шулкадәр җый) - Кызылтүш( Җайлы урын гына тап) - Кышлаучы кошлар -Күгәрчен -Бездә кышлаучы кош. [К]-саңгырау тартык аваз,парлы [Ү]-нечкә сузык аваз [Г]- яңгырау тартык аваз,парлы [Ә]- нечкә сузык аваз [Р]- яңгырау тартык аваз,парсыз [Ч] [Э]- нечкә сузык аваз [Н]- яңгырау тартык аваз,парсыз - Чөнки, без ул авазны белмибез. - [ч ]авазы -Тартык.Чөнки [ч ]авазын сузып булмый. -Саңгырау тартык -Парлы( тактадагы таблицага карап әйтәләр) ( көзгеләргә карап әйтеп карыйлар) -тел-аңкау - 3 иҗек -Нечкә -Чөнки, 3 нечкә сузык аваз -Баш Ч хәрефе җөмлә башында,кеше,авыл исем- нәрендә языла. -Юл ч хәрефе сүзнең башында,уртасында, ахырында языла. Әйе булышабыз. Музыка астында күзләргә төрле күнегүләр эшли- ләр. -Чаңгы белән. 1.Урманда агачларны сындырма. 2.Хайваннарга,кошларга тимә,кычкырып сөйләшмә. 3.Урманда чүпләреңне ташлап калдырма. 4.Урманга өлкәннәрдән башка ялгызың гына барма. - Соры бүре. Балаларның җавплары. -Әйе. - [ч] авазы -6 хәреф,6 аваз. -Бу сүздә 2 иҗек. -Бу сүз калын укыла,чөнки чуртан сүзендә 2 калын сузык аваз бар. - [ч] авазы -5 хәреф,5 аваз. -Бу сүздә 2 иҗек. -Бу сүз нечкә укыла,чөнки чуртан сүзендә 2 нечкә сузык аваз бар. - [ч] авазы -5 хәреф,5 аваз. -Бу сүздә 2 иҗек. -Бу сүз нечкә укыла,чөнки чуртан сүзендә 2 нечкә сузык аваз бар. -Ярдәм итәбез. Укучылар үз фикерләрен әйтәләр. Укучылар текстны тыңлыйлар, [ч] авазы кергән сүзләрне табаларр -Чишмәгә,чәй,чиләгемә,чуалам
-Бер партага бер рәсем.Укучылар рәсемдәге җән-лекләрне табып буяп куялар. -Биш. -Куян,бүре,тиен,поши,төлке Татарча бию көе уйный. Көй туктагач бала- ларга сүз әйтелә. Сүз ничә иҗекле булса,шул сан өстенә баса- лар. -Сызгырак чыпчык -Әйе,килә. -Кырмыскалар Белгәннәрен әйтәләр. “ Берлкектә көч.” Укучылар җавабы тыңлана.Укучылар текстны эч- тән укыйлар. Диалог. Балаларның җаваплары. Кар,карлы,агач,карга,кал,кач,ач. Сорауларга җавап бирәләр. Укучылар җавабы тыңлана. Смайликлар белән кәефләрен күрсәтәләр. | Коммуника тив: уку процессын оештыру; үз хисләрең- не белдерү һәм бәяләү. Танып белү: эзләнү, уку өчен кирәкле мәгълүматларны табу;. Коммуникатив: укытучы белән диалогка керү; кол- лектив фикер алышуда кат- нашу. Регулятив: уку материалында укытучы күрсәткән ориентирны аңлау. Танып белү: сүз моделе төзү; анализ алымын куллану. Коммуникатив:коллектив фикер алышуда катнашу; укытучы белән берлектә эшчәнлекне планлаштыру. Шәхси: танып белү мөмкинлеген үстерү; уку эшчәнлеге мотивын ачыклау Регулятив: укытучы белән берлектә яңа материалны ачу. Танып белү: сүз моделе төзү; анализ алымын куллану. Коммуникатив: диалогта катнашу; иптәшеңне тыңлау. Шәхси: уку материалына кызыксыну белдерү Коммуникатив: диалогта катнашу; коллектив фикер алышу. Шәхси: яңа белемгә кызык- сыну белдерү. Коммуникатив: коллектив фикер алышу. Танып белү: дәреслектә ориентлашу; текст белән эшләү. Коммуникатив: диалогта катнашу; коллектив фикер алышу. Шәхси: яңа белемгә кызыксыну белдерү. Коммуникатив: үз фикереңне тө- гәл,тулы әйтә белү. |